Биредә эшләп килүче ике хуҗалык – Ленин исемендәге колхоз һәм “Мөэминов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Риф Мөэминов безне бик борчулы йөз белән каршы алды. Җәен ай буе яуган яңгырлар чәчүлекләргә шактый зыян салган, бик күп уңыш югалган, калганының сыйфаты түбән.
Көннәрнең инде атна-ун көн кояшлы торуына карамастан, кайбер басуларга һаман да керерлек түгел: техника бата.
– Яңгыр нәтиҗәсендә 150 гектар борчакны югалттык, 150 гектарда чөгендер су эчендә утырды, басуда чери башлады. Ун көннән анда төшәргә планлаштырабыз. Шикәре дә юк, аны завод кабул итмәс инде. Нишләтергә, урында хәл итәчәкбез, – ди Риф Вәкил улы.
Әлеге вакытта уҗым бодаен суктыралар. Ул 700 гектарда үстерелгән. Аңа берничә атна элек керешкән булганнар. Сөзәк урыннан җыеп та алганнар, ә тигез мәйданга комбайннар керә алмаган. Аннан китеп торып, 150 гектар мәйданда сабан бодаен урып-җыйганнар. Берничә көннән, эшләрне тәмамлап, җитенгә төшәчәкләр, ул 400 гектарда үстерелгән. Бу төшемле культураны инде ике ел үстерәләр.
Аннары 100 гектар арпа һәм 500әр гектар мәйданда – көнбагыш һәм шикәр чөгендере, 140ар гектар мәйданда соя белән кукуруз кала.
Риф Вәкил улының борчулары аңлашыла. Авыл хуҗалыгына 35 ел гомерен багышлаган тәҗрибәле белгеч тармак өчен бу кадәр сынаулы елны хәтерли микән әле. Аның кул астында эшләүче 27 кешенең күпме көче, хезмәте юкка чыккан дияргә була. Ә бу акча, хезмәткәрләрнең имин тормышы, яңа техника, социаль бурычларның үтәлеше белән бәйле. Техника дигәннән, монда аны яңартып беткәннәр дияргә мөмкин. Чәчү комплекслары, тракторлар сатып алганнар.
– Уңыш яхшы булмакчы иде. Үсентеләр матур гына шытып чыкты, гөрләп үсеп китте. Һава торышы барысын да бозды. Бер ай туктамыйча яуды бит. Ә җиргә, үсемлекләргә суларга да кирәк. Артык дым яхшыга түгел. Бездә генә түгел бу хәл, бөтен республика буенча авыл хуҗалыгы каза күрде, – дип хафалана җитәкче.
Мондый вакытларда хуҗалыкны терлекчелек коткара. Биредә 200 баш мал асрала, шуларның 72се – атлар. Аларны иткә чират торып алалар. Кадрларга килгәндә, бу юнәлештә проблемалар бар. Механизаторлар җитешми. Хезмәт хакы эшенә карап яхшы гына түләнә, югыйсә. Радик Гобәйдуллин, Рафаэль Мәүлетов, Рушат Вахитов, Азат Ярмөхәммәтов кебек күп еллар иңгә-иң терәп эшләгән егетләренә таяна Риф Мөэминов.
Риф Вәкил улы үзе дә – игенчеләр династиясеннән. Кечкенәдән механизатор әтисенә булышып, басуда тир түгеп үскән егет ул. Улы Денис – династияне дәвам итүче, хуҗалыкта агроном. Ни хәл итәсең, авыл хуҗалыгында уңыш һава торышына турыдан-туры бәйле: игеннәрне я артык эссе көннәре көйдерә, я койма яңгырлары черетә. Ләкин Мөэминовлар кебек авыл дип, җир дип җан атучы ир-егетләребезгә бу вакытлыча авырлыклар киләчәктә тагы да чәмләнебрәк, тырышыбрак эшләргә бер сәбәп кенә булачагына шик юк.