Җәй ахыры озайлы яңгырлары белән кәефне бераз төшерсә дә, көз, чын патшабикәдәй, тормышыбызга чагу төсләре белән килеп керде. Кояшлы, җылы көннәр күптән сагындырган иде. Моңа бигрәк тә авыл эшчәннәре сөенә, үстергән уңышны вакытында җыеп алу өчен менә дигән мөмкинлек туды.
Иглин районы авыл хуҗалыгы эшчәннәре дә кояшлы көннең һәр минутын файдаланып калырга тырыша. Август ахырында атналар буе яуган яңгыр, чыннан да, кәефне кырган иде. Әмма хәлләр алай ук начар түгел, ди алар.
– Райондагы 35711 гектар чәчү мәйданының 11590 гектарына бөртекле культуралар чәчелде. Уҗым культуралары – 3176 гектарда, сабанашлык – 8414, техник культуралар (монда җитен белән көнбагыш керә) 715 гектарда үстерелде. Районда терлекчелек тармагы яхшы үсеш алды, шуңа да аларга азык культураларын күпләп чәчәбез. Атап әйткәндә, моның өчен 20590 гектар бүленде, – ди Иглин районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Миңнеәхмәт Халитов.
Районда берничә эре хуҗалык бар. Болар – “Агротех”, “Агроресурс”, “Агровесна” хуҗалыклары. “Калтыман” җәмгыятендә генә 2500 баш терлек асрала. Алар, башлыча, ит җитештерү белән шөгыльләнә. Башка ваграк крестьян-фермер хуҗалыклары да уңышлы эшләп килә.
– Бездә җитештерелгән продукцияне Иглин районында һәм башка кибетләрдә сатып алырга мөмкин. “Калтыман” җәмгыяте, мәсәлән, җитештерелгән продукциясен республиканың төрле сәүдә нокталарында сата.
Быелгы һава торышы урып-җыю эшләренә үзгәрешләр кертте, әлбәттә. Аерып әйткәндә, ашлыкны киптерү мәсьәләсе авырлыклар тудыра. Шуңа карамастан, игенчеләребез уңышны мөмкин кадәр аз югалтулар белән җыярга тырыша. Һава торышын без көйли алмыйбыз, шуңа да төрле хәлләргә яраклашырга туры килә. Әлеге коры көннәрне нәтиҗәле файдаланып калырга ашыгабыз. Әлегә, кызганычка каршы, ашлыкның яртысы гына җыеп алынган. Әмма һава торышы яхшы торса, калган өлешен тиз арада урып-суктырырга планлаштырабыз.
Бүген без, урып-җыю эшләре белән беррәттән, терлеккә азык хәзерләү белән дә, уҗым культуралары чәчү белән дә мәшгульбез. Гомумән, әлеге вакытта һәр юнәлештә эш бара. Шундый киеренке шартларда эшләүгә карамастан, уңыш тулысынча җыеп алыныр, дип уйлыйм, — ди Иглин районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Миңнеәхмәт Халитов.
Кызганычка каршы, озайлы яңгырлар Иглин районы басуларына гына түгел, республиканың башка төбәкләренә дә зур зыян салды. Шулай булуга карамастан, бүген авыл эшчәннәре уңышны мөмкин кадәр югалтусыз җыеп алырга тырыша. Шуңа да бүген басуларда техника гөрелтесе тәүлек әйләнәсенә тынмый.
— Без ике мең гектарда бодай, җитен үстерәбез. Уңышны үзебезнең базарга да чыгарабыз, Европа илләренә дә экспортлыйбыз. Хуҗалыкта ун кеше эшли. Хезмәт хакларын вакытында түләп барабыз.
Авыл хуҗалыгын үстерү өчен дәүләт ярдәмен без дә алдык. Мәсәлән, 2020 елда 86 миллион сумлык грантка ия булдык. Башка төр ярдәмне дә тоеп торабыз. Кызганычка каршы, быелгы яңгырлар кәефне бераз кырды, моңардан без дә җитди зыян күрдек. Шулай да төшенкелеккә бирелмибез, — ди “Рәшитов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдар Рәшитов.
Чыннан да, басуларда җан атып эшләүче шундый ир-егетләр булганда төшенкелеккә бирелергә урын юк.
Гөлия Гәрәева.
Иглин районы.