Сентябрьнең кояшлы көннәре Кырмыскалы районы аграрийларына басуларга чыгып, үстерелгән уңышны җыеп алу мөмкинлеге бирде. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә аяз көннең һәр сәгате генә түгел, һәр минуты кадерле. Әлеге вакытта, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән, фермер хуҗалыкларында да бөртекле культураларны соңгы гектарларда суктыралар. Шул ук вакытта уҗым культураларын чәчү, мал азыгы хәзерләү, пар җирләрен сөрү, туфракны эшкәртү эшләре дә дәвам итә.
Яңа Кыешкы авылыннан фермер Радик Йөзлекбаев үзе махсус хәрби операция зонасында булса да, хуҗалыгында эшләр оешкан төстә бара. Егет өлешләтә мобилизация игълан ителгәч тә, үз теләге белән тәүгеләрдән булып илебез сагына басты. Ә крестьян-фермер хуҗалыгындагы эшләрне әтисе Рәфил Йөзлекбаев һәм сыйныфташы Филүс Гайнуллин алып баралар.
Рәфил Рәшит улының бөтен гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле. Хезмәт юлын ул “Урал” колхозында механизатор булып башлый, колхозлар таркалгач, 2008 елда, берничә кеше берләшеп, пай җирләрендә эшләвен дәвам итә. Күпмедер вакыттан аларның һәрберсе аерым эшләргә карар итә. Рәфил Йөзлекбаевның өлкән улы Радик, урындагы мәктәпне тәмамлап, Уфа финанс-икътисад колледжына укырга керә. Аннары – армия хезмәте. Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша егет. Хәрби хезмәттән соң читтән торып Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга керә һәм нефть-газ тармагында эшли башлый. Берничә елдан ул әтисе сукмагыннан китәргә карар итә һәм крестьян-фермер хуҗалыгы ача. Арендага башта – 250, аннары Үтәгән авылы янында 900 гектар җир алып, эшен башлый. Әлбәттә, фермер хуҗалыгын үстерүгә күп вакыт таләп ителә. Монда аңа вахта ысулы белән Себер якларында эшләүче бертуган энесе Рәмзил дә ярдәм итә. Шушы вакыт эчендә Йөзлекбаевларның хуҗалыгы үсте, киңәйде һәм бүген алар аягында ныклы басып тора.
Бүген хуҗалыкның 1000 гектар җир биләмәсе һәм 80 гектарга якын печәнлеге бар. Быел 150 гектарда – бодай, 200 гектарда – арыш, 130 гектарда – арпа, 100 гектарда – солы, 80 гектарда карабодай чәчтеләр. Моннан тыш, Йөзлекбаевлар терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Үтәгән авылындагы фермаларны алып, анда 50ләп баш сыер, йөзләгән баш сарык үрчетәләр, атлары да бар.
Агымдагы ел авыл хуҗалыгы эшчәннәрен шактый сынады. Шуңа карамастан, үстерелгән уңышны җыеп алу өчен игенчеләр бөтен көчен сала. Менә Йөзлекбаевлар да соңгы гектарларны эшкәртә. Тагын 10-15 көн шулай матур торса, эшләрне тәмамлар идек, ди фермер. Техника бар, эшче куллар җитәрлек. Яз көне кыска вакытлы ялга кайткач, Радик Рәфил улы “Акрос” комбайны алган. Шуңа быел күпкә җиңел. Үзләренең бер “Нива” комбайны булса да, башка елларда Йөзлекбаевларга урак чорында “Үзәк” МТСыннан комбайн чакыртырга туры килә иде. Быел техниканы читтән җәлеп итмиләр. Хуҗалыкның техника паркы елның-елында тулыланып тора. Әйткәндәй, яңа “Акрос”ны быел Рәфил Рәшит улы үзе иярләгән. Ә “Нива” штурвалы артында – Үтәгән авылы егете Илфат Идрисов. Мәхмүт Сәйфетдинов басудагы игенне “ЗиЛ” машинасында ташып тора. Алдагы көнне генә карабодайны суктырып бетергәннәр. Бүген ул басуда Зәбир Гайнуллин салам төргәкли. Карабодай саламын маллар яратып ашый, ул татлы, ди Рәфил абый. Быел саламның бер бөртеген дә әрәм итмәскә тырышалар, чөнки печәнлекләренең күп өлеше, көчле яңгырлардан соң Агыйдел ярларыннан ташып чыгып, су астында калган. Шулай да 30 гектарга якын мәйданда печәнне чабып алганнар.
– Элекке елларда печәнгә соң төшә идек, үләннәрнең орлыклары коелгач кына. Бу очракта киләсе елда печән мул була. Шуңа вакыт бар әле, җирләр кипсә, Бакрак авылы янындагы печәнне дә җыеп аларга исәп тотабыз, көннәр генә коры торсын, – ди Рәфил Йөзлекбаев.
Иген складларында да эш гөрли. Арпаның бер өлеше дымлырак вакытта җыеп алынган, шуңа аны берничә тапкыр җилгәрергә туры килә. Бу эшләр Мәхмүт Байгилдинга йөкләнгән. Шулай ук анда Рәмзия һәм Филүс Гайнуллиннар ярдәмләшә.
Калган басуларда да уңыш яхшы үскән. Бер басуны соңгарак калдырганнар. Арыш коелмый, шуңа тәүдә солы белән арпаны җыеп алырга карар иткәннәр. Арышны – спирт заводына, карабодайны ярмага Дүртөйлегә озаталар. Арпа белән бодайның уңышы уртача, аны, башлыча, авыл халкы өчен үстерәләр. Әлеге вакытта пай җирләре өчен халыкка иген тараталар.
Икенче улы Рәмзил “К-700”дә басуларны сөрү белән мәшгуль. Үзенең төп эшенә киткәнче, көнне-төнгә ялгап эшли. Шулай да көзен урып-сугу эшләренә иртә таңнан тотынып булмый, кичен дә чык төшкәнче генә эшлиләр. Көннәрнең яхшы торуына өмет итәләр, ул вакытта үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алырга мөмкин булачак.
Радик Рәфил улы исә алгы сызыкта хәрби бурычларын намус белән үтәвен дәвам итә. Бу вакыт эчендә ул берничә тапкыр яраланды да. Намуслы хезмәте, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен әлеге вакытта рота командиры вазыйфасын башкаручы егет Батырлык ордены, генерал Миңнегали Шәйморатов һәм башка бихисап медальләр белән бүләкләнгән.
Әйе, хуҗалыгы өчен күңеле тыныч аның, чөнки ул – ышанычлы кулларда. Мөмкинлек чыккан саен әтисе һәм гаиләсе белән аралашып торалар, хәл белешкән арада хуҗалык эшләре белән дә кызыксына, үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерә. Әйткәндәй, Радик Йөзлекбаевның фотосурәте бүген Кырмыскалы авылының үзәк урамнарының берсендә эленеп тора. Менә шулай хезмәттә дә уңган, яуда да кыю безнең егетләр!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.