2019-23 елларда республикада әлеге төр хуҗалыкларны үстерүгә 3,3 миллиард сум акча бүленде
Быел август аенда “Русия Федерациясенең хәвефсезлеген тәэмин итү максатында аерым махсус икътисади чаралар куллану турында”гы закон эшли башлауга 10 ел тулды. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, илебездә азык-төлек эмбаргосы гамәлгә керде. Аның төп максаты илнең эчке базарында, нигездә, үзебезнең аграр продукциягә өстенлек бирү һәм шул ук вакытта, чит илләргә бәйлелекне киметү иде. Узган 10 ел, беренче чиратта, агросәнәгать тармагының үсеш чоры булды һәм җитештерүнең артуы дөньяның азык-төлек сәүдә базарында төп юнәлешләр буенча тотрыклы лидерлар сафында урыныбызны ныгытырга булышлык итте.
Азык-төлек эмбаргосы башлану чорыннан илнең авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне билгеләп, Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин: “Ил Башлыгы Владимир Путин Русия агросәнәгать тармагының югары темпта үсүен һәм үз позицияләрен ныгытуны Көнбатыш илләре санкцияләре шартларында ясалма сынауларга бирешмәвебез буларак ассызыклады. Безгә шушы динамиканы саклау мөһим. Хөкүмәт, тармакның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен төрле дәрәҗәдә дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыра һәм шулар арасында фермер хуҗалыкларына игътибар мөһим урын тота”, – диде. Әйткәндәй, узган елда гына әлеге юнәлешкә казнадан 6 миллиард сум акча бүленгән.
Ил Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кабул ителгән һәм тормышка ашырылучы “Кече һәм урта малтабарлык” гомумдәүләт проекты кысаларындагы программалар эре аграр предприятиеләр белән янәшә хуҗалык итүнең кече формалары үсеше өчен дә нәтиҗәле чара булды. Грантлар рәвешендә бирелгән дәүләт ярдәме, мәсәлән, соңгы елларда Башкортстанда гына берничә мең кешегә аграр җитештерүдә “старт башлангычы” булды. Республика Башлыгы Радий Хәбировның аграр тармак проблемаларына җитди игътибар бирүе, агросәнәгать комплексы үсешенә бәйле мәсьәләләрне Хөкүмәт утырышына чыгарып хәл итәргә омтылуы яхшы нәтиҗә бирде.
Башкортстанда быел агросәнәгать җитештерүе алдында торган өстенлекле бурычларга тукталып, Радий Хәбиров тармакны модернизацияләү, экспорт күләмен арттыру, төп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен үстерү һәм башка юнәлешләр буенча тәгаен бурычлар куйды. Шул җөмләдән, республикада авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерү, аларга максатлы ярдәм күрсәтүнең дә даими игътибар үзәгендә булырга тиешлеген ассызыклады республика җитәкчесе.
– Бүгенге шартларда сәүдә базарында зур сорау белән файдаланган продукция җитештерүче ныклы хуҗалыклар барлыкка килү һәм аларның үсешенә булышлык итү мөһим. Фермерлар, авыл малтабарлары өчен “Агростартап” программасы аеруча нәтиҗәле булуын күрсәтте. Быел грантка дәгъва итүчеләр җитдирәк сынау тотты. Конкурста катнашу өчен 172 заявка бирелгән иде. Шуларның 36сы грантка ия булды. Авыл хуҗалыгында кече бизнесны үстерергә теләк белдерүчеләргә ярдәм итү өчен казнадан 149 миллион сум акча бүленә.
Шунысын да билгеләргә кирәк: мондый ярдәм үзен аклый. Әйтик, фермерлар бүген республикадагы тулай аграр продуктның 18 процентын җитештерә. Соңгы биш елда бу күрсәткеч күзгә күренеп артты. Һәм якын киләчәктә без әлеге юнәлештә авыл малтабарлары өлешенең тагын да артачагын көтәбез. Һәрхәлдә, элекке елларда грант алучыларның эшчәнлеге шуны дәлилли, – диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Илшат Фазрахманов.
2023 ел күрсәткече белән чагыштырганда, грант алучылар саны да, аның суммасы да быел 1,5 тапкыр арткан. Узган ел, мәсәлән, мондый ярдәмне – барлыгы 97,7 миллион сумны – 24 проект хуҗасы алган. Әлеге программа кысаларында узган ел дәүләт ярдәме күрсәтү күләме байтакка артты. Сөт һәм ит терлекчелеге белән шөгыльләнүчеләргә бу сумма – 7 миллион сумга кадәр, башка авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча 5 миллион сумга җиткерелгән иде. Шулай ук, документка ярашлы, проект бәясенең кимендә 10 проценты фермерның үз акчасы булу мотлак.
2019-23 елларда республикада крестьян фермер хуҗалыкларына грантлар рәвешендә күрсәтелгән ярдәм 3,3 миллиард сумнан артты. Бу турыда 12 августта авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган Хөкүмәт утырышында аграр ведомство башлыгы хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, “Кече һәм урта малтабарлык субъектлары акселерациясе” төбәк проекты кысаларында, соңгы биш елда республикада 296 яңа фермер хуҗалыгы барлыкка килгән. Шушы вакыт эчендә әлеге категориядәге берәмлекләргә 12 меңнән күбрәк консультация хезмәте күрсәтелгән. Әлеге юнәлештәге дәүләт ярдәме 10 меңнән күбрәк кешене кулланучылар кооперациясенә җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының 220дән артыгы дәүләт ярдәме алды.
“Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе белән республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә, – диде Илшат Фазрахманов. – Соңгы 5 елда, мәсәлән, кулланучылар кооперативлары саны – 1,3 тапкыр, пайчылар 2 тапкырдан күбрәккә артты. Ел башыннан ике дистәдән артык шундый берәмлек оештырылды”.
Хөкүмәт утырышларының берсендә Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы кооперативлары санын һәм алар җитештергән продукция төрлелеген арттыруга гына түгел, ә аларга үзләре тәкъдим иткәнне эре сәүдә нокталарына чыгару кирәклегенә дә басым ясаган иде. Республика җитәкчесе куйган бурыч үтәлде. 170кә якын авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенең әзер һәм сертификатланган продукциясе республика буенча 2,5 мең сәүдә ноктасында урын алган. Узган елларда мондый “нокта”лар саны 900дән артмый иде. Әйткәндәй, республиканың кече җитештерү берәмлекләре җитештергән продукцияне хәзер “У дома” форматындагы кибетләрдә, “Дворики” кибетләр челтәрендә, “Пятерочка”, “Магнит”, “Байрам” һәм башка эре сәүдә челтәрләрендә дә сатып алырга була.
Белешмә. Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү темпы буенча Башкортстан илдә иң югары күрсәткечләргә ия. Әлеге вакытта республикада шундый 445 кооперация объекты эшли. Шуларның 259ы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә. Аларның гомум кереме соңгы елларда 35-40 процент үсеш биреп, узган ел 3 миллиард сумга җитте.
Узган айда үткән Хөкүмәт утырышында Республика Башлыгы авылда фермерлар, кече малтабарлык субъектларында аларның продукцияне эшкәртү проблемаларын өйрәнергә һәм хәл итәргә кирәклеген билгеләде. Һәм шушы ук чорда Хөкүмәткә продукция эшкәртүне үстерү буенча аерым доклад әзерләргә күрсәтмә бирде.
– Республиканың эчке сәүдә базарын тәэмин итүдә дә, тышкы сәүдәгә тәкъдим итү өчен дә аграр җитештерүчеләрнең мөмкинлекләре бар. Хәзер безгә җитештерүне генә түгел, чимал продукциясен эшкәртү мәсьәләләренә дә ныграк игътибар итәргә кирәк. Әлегә без бу юнәлештә билгеләнгәннәрне тулысынча үтәмибез. Шуңа күрә, алда тагын да нәтиҗәлерәк эшли алачагыбыз турында сөйләшү бик мөһим, – диде Радий Фәрит улы.
Республикада үз эшләрен үрнәкле оештырып, башкаларны әйдәүче фермерлар аз түгел.
Гүзәлия һәм Рөстәм Махияновларның “Ирәндек” хуҗалыгы – Әбҗәлил районында шундыйларның берсе. Фермер елкычылыкка һәм сарыкчылыкка махсуслашкан.
– Кайчандыр мин гомум кооператив көтүендә бер генә баш атым булса иде, дип уйлана идем, – ди фермер. – Бу хыялымның тормышка ашуы барлык эшчәнлегемне үзгәртеп җибәрде. Үзем 13 баш ат сатып алдым. Хәзер үзебезнең зур көтүебез барлыкка килде.
Махияновларның үз хуҗалыгында эшне ничек оештыруы турында Авыл хуҗалыгы министрлыгының электрон челтәрендә күптән түгел бик җанлы язма дөнья күрде. Булдыклы фермерның эшчәнлеге безне дә кызыксындырды.
Еллар дәвамында фермер хуҗалыгында бияләр саны 110га җиткән. Иртә яздан алар кымыз җитештерә. Әйткәндәй, төп керемнәре дә шуңардан. Гүзәлия Махиянова әйтүенчә, елы уңай туры килгәндә, сихәтле эчемлекне 300-400 тоннага кадәр җитештерәләр.
Фермер хуҗалыгында җитештерелгән кымызның даны Әбҗәлил районы белән генә чикләнми. Әйткәндәй, Урал аръягы төбәгендә алар кебек сихәтле эчемлек җитештерүчеләр саны берничә дистәдән арта. Әмма һәр кымызчы тәкъдим иткән табигый продукциянең үз тәме бар, диләр. Мондый көндәшлек булу, билгеле, аларга үз сатып алучысы өчен көрәшергә этәргеч бирә. Бүген Махияновлар маркасы белән тәкъдим ителгән кымызның Уфа, Магнитогорск кебек зур шәһәрләрдә дә үз сатып алучылары бар икән, бу – бик зур бәя.
– Республикада авылда кече һәм урта малтабарлыкны үстерүгә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелү, гомумән, крестьян ихаталарын җанландыруга, яңа эш урыннары булдыруга зур этәргеч бирде. Хөкү-мәтнең Урал аръягы районнарын социаль-икътисади үстерүгә юнәл-телгән өстәмә чаралары соңгы елларда авыл яшәеше, кешеләрнең тормыш хәлен яхшырту мәсьәләләрендә эзсез калмады. Фермерлар саны, сәүдә базарында алар җитештергән продукция төре арту да шуны күрсәтә. Без, мәсәлән, 2012 елда сарыкчылык тармагы белән дә шөгыльләнә башладык. Әкренләп аның “Дорпер” токымлысын ишәйтеп, ит юнәлешенә күчеп барабыз. Кымыздан тыш, сарыкчылык та – перспективалы юнәлеш. Бәясе дә арта бара. Сорау зур, – ди Рөстәм Махиянов.
Белешмә. Башкортстан Башлыгы тәкъдиме белән республикада елкычылыкны, кымыз җитештерүне үстерү һәм аларны Башкортстан бренды дәрәҗәсенә күтәрү буенча зур эш башкарыла. Республика әлеге сихәтле продукция җитештерү күләме буенча илдә лидерлык дәрәҗәсен ышанычлы тота. Тармак министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта республика хуҗалыкларында барлыгы 8 мең баш савым биясе асралган 180 кымыз фермасы эшли. Узган ел барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан 3759 тонна кымыз җитештерелде.
Олег Төхвәтуллин.
Фотолар Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан алынды.