Борай районында фермер хуҗалыкларының күбесе токымлы мал үрчетү белән шөгыльләнә. Үләй авылыннан Чулпан һәм Замир Гайфуллиннар да 2019 елда фермер хуҗалыгы төзү өчен ярдәм сорап авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итә.
– Мин, авыл малае буларак, бәләкәйдән күпләп мал асрарга хыялланып үстем. Ә гаилә коргач инде тормыш иптәшем Чулпан белән тәүдә шәхси хуҗалыгыбызда берничә баш мал асрап, тәҗрибә тупладык. Кызлар да үсеп, кул арасына керә башлагач, авыл җирендә башка эш урыны юк, дип, фермер хуҗалыгы төзергә ниятләдек. “Агростартап” программасы нигезендә грант оттык. Программа шартларына ярашлы, 25 баш герефорд токымлы таналар һәм бер “Беларусь” тракторы сатып алдык. Менә биш ел инде ит юнәлеше буенча мал үрчетү белән шөгыльләнәбез.
Итне, әлбәттә, үзебезнең район халкы өчен үстерәбез. Атна саен ял көнне сату итәбез. Әлеге вакытта фермада 100 башка якын герефорд токымлы терлек асрала. Бу токым бозаулары тиз үсә һәм аларда итнең чыгышы 65-70 процент тәшкил итә. Бүген хуҗалыктагы бозаулар уртача 1000 грамм көнлек үсеш бирә. Алар тәүлек буе ашыйлар, чөнки бәйдә тормыйлар һәм көн дәвамында саф һавада йөриләр. Утарда печән һәм салам беркайчан өзелми. Фураж тиешле күләмдә бирелә. Кышлату чорына мал азыгы төрлесеннән һәм җитәрлек күләмдә әзерләнде. Бу токым маллары кышын да ачык һавада утарда тора. Төнгелеккә генә абзарга кертәбез. Мал саны арткан саен эш тә күбәя. Шуңа күрә ике кешегә эш тә булдырдык. Тормыш иптәшем Чулпан — олы таянычым, ярдәмчем. Кызларым да шушында эшли. Олы кызым Диләрә хуҗалыкның исәп-хисап эшен алып бара. Эльнара белән Азалия көнозын фермада. Малларны ашату, эчерү аларга йөкләтелгән, – диде Замир Гыйльмулла улы.
Фермерларның олы кызлары Диләрә дә авыл хуҗалыгы юнәлешендә һөнәри белем алып, программа буенча ярдәмгә ия булган.
– Диләрә Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтты. “Яшь белгеч” республика программасы буенча матди ярдәм алды. Республика җитәкчелеге тарафыннан мондый хәстәрлек яшь белгечләргә авыл җирендә эшләү өчен зур этәргеч булып тора. Диләрә киләчәк тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләвенә бик шат, – ди әти кеше.
Гаилә башлыгыннан атлар турында да сорыйм.
– Атлар — кызларның хоббие. Хуҗалыкта асралган атлар төрле чабышларда катнаша, призлы урыннар яулый. Киләчәктә, бәлки, елкычылык белән дә шөгыльләнербез. Планнар күп. Тик аларны тормышка ашыру өчен бердәмлек һәм көч кирәк.
– Фермер булу сезне нәрсәгә өйрәтте? – дип сорыйм.
– Фермер буларак мин шушы җирдә тир түккән ата-бабаларымның нинди көчле булуын аңладым. Фермер сынаулардан курыкмаска, кырыс климат шартларында да нәтиҗәле эшләргә, бирешмәскә тиеш. Көчле булырга өйрәндек, – дип тәмамлады ул сүзен.
Шул ук вакытта...
“Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы үсешендә хуҗалык итүнең кече төрләре әһәмиятле урын били. Киләчәктә авылларның тотрыклы үсүе нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Инде берничә ел дәвамында районыбызда әлеге юнәлештә эзмә-эзлекле эшчәнлек алып барыла. Максат – авыл җирендә кече эшкуарлыкны киңрәк колач белән җәелдерү, халыкның активлыгын арттыру. Крестьян-фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә авылда тормыш зарланырлык түгел. Республика җитәкчелеге төрле юнәлештәге программалар белән ярдәм итә. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагы өчен тоемлы ярдәм күрсәтелә. Авыл кешесе мал-туар асрауны нинди авыр заманнарда да ташламаган. Хәзер исә мөмкинлекләр бик зур. Бары тик теләк һәм аны гамәлгә ашыру өчен тырышлык кына кирәк”, – ди Борай районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илвер Нурмөхәмәтов.
Автор: Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.
Рәсемдә: Диләрә.
Фото Гайфуллиннарның гаилә альбомыннан.