+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 октябрь , 11:26

Күмәк тырышлык уңыш китерә

“Урожай” токымчылык заводында һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 27,2 килограмм тәшкил итә  

Күмәк тырышлык уңыш китерә
Күмәк тырышлык уңыш китерә

Илеш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 7625 баш савым сыеры бар. Агымдагы ел башыннан биредә сөт җитештерү 39 мең тонна тәшкил итте, ягъни, 2023 елның шушы чорына караганда, 2 мең тоннага күбрәк, һәр сыердан уртача тәүлеклек савым – 17,7 килограмм. Хуҗалыкларда 7,9 мең тонна печән, 89 мең тонна сенаж һәм 20 мең тонна салам хәзерләнгән. Иң югары күрсәткечләр — “Урожай” токымчылык заводында. Мал азыгы хәзерләү дәвам итә.

2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Илеш районына эш сәфәре барышында “Урожай” хуҗалыгында булып, яңа технологияләргә нигезләнүче 1600 башка исәпләнгән сөт комплексы төзелеше белән танышкан иде. Республика җитәкчесе эшләр торышына югары бәһа бирде. “Урожай”да ул вакытта сафка кергән заманча саву залында Израильдән кайтарылган дөньяда иң яхшы саналган “Afimilk” җиһазы урнаштырылды. Андагы 200дән артык программа сөт комплексының һәм һәр сыерның җитештерү эшчәнлеген контрольдә тота. Сыерның активлыгы, сөтнең майлылыгы яки кислоталылыгы буенча әлеге система маллардагы авыруларны да ачыклый ала.


Хуҗалыкка ул чакта барлыгы 479,1 миллион сум инвестицияләр җәлеп ителде. Хәзер инде яңа технологияләргә нигезләнеп югары күрсәткечләргә ирешүче “Урожай” токымчылык заводы – республикадагы иң нәтиҗәле агросәнәгать предприятиеләренең берсе. Ел башыннан биредә барлыгы 14,3 мең тонна сөт җитештерелде, һәр сыердан уртача савым 27,2 килограмм тәшкил итте.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы “Инвестиция сәгате” утырышын үткәрде. Анда агросәнәгать комплексы тармагындагы яңа проектлар каралды. Биредә “Урожай” токымчылык заводының генеральный директоры Айдар Мөхәрләмов 1500 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган яңа терлекчелек комплексы төзү проектын тәкъдим итте.


1,4 миллиард сумлык яңа проект кысаларында хуҗалыкта сөт җитештерү күләмен тәүлегенә 35 тоннага кадәр арттыру янә 30 кешене эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Яңа куәтләр токымчылык заводының гамәлдәге мәйданчыгында төзелә. Әлеге технологик комплекста заманча Русия-Белоруссия җиһазлары урнаштырылачак. Утырышта фикер алышу нәтиҗәләре буенча проектка өстенлекле статус бирелде. Билгеле булуынча, өстенлекле инвестиция проекты статусы инвесторларга төрле ташламалар, атап әйткәндә, модернизацияләүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплатуга акча алу мөмкинлеге бирә.


Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов югары күрсәткечләргә бары тик бердәм һәм тату коллектив тырышлыгы белән генә ирешеп була, дип исәпли.
– Терлекчелек тармагындагы нәтиҗәлелек, беренче чиратта, эшне дөрес оештыруга һәм компетентлы белгечләргә бәйле. Һәркем үз җаваплылыгындагы участокта эшне даими контрольдә тотса гына, гомум уңышка ирешеп була. Шөкер, белгечләргә зарланырлык түгел. Терлекчелекне үстерү планы белән яшибез. Ә бу эш токымлы маллар һәм заманча биналар гына түгел, белгечләрның компетентлылыгын да таләп итә. Аларның һәркайсы турында бары тик мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин, – ди ул.


Шунысы үзенчәлекле, биредә саву операторлары ир-атлар, алар ике сменада эшли. Фларит Гыйльметдинов, Рузил Вәлиев, Денис Хаматириялов, Вил Латыйпов, Ильяс Ваншин, Евгений Тарасов, Зөлфир Сабирҗанов, ферма мөдире Радик Харисов, ясалма орлыкландыру технигы Илһам Галиханов, терлекче Юрий Калитов, бозау караучылар әниле-кызлы Анфиса һәм Сабрина Сабирҗановалар – үз һөнәрләренең осталары.

Лира ГӘРӘЕВА.
Илеш районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: