+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
11 февраль 2016, 02:00

Миражлар

Меңәр чакрымдагы әйберләрне уч төбендәгедәй күреп буламы?

Немец метеорологы Н. Бедиге XIX гасыр азагында матбугатта шундый гаҗәеп хәбәр бастырып чыгара: “1898 елның 27 мартына каршы төндә Тын океан уртасында Бремен шәһәреннән булган “Матадор” судносы экипажы куркыныч фата-моргана күреп шакката, хәтта коты алына. Төнге 12нче яртыда вахтада торучы матрос корабның сизелер-сизелмәс җилдән ышык ягында, якынча 2 миль (3700 метр) ераклыкта, җилкәнле зур корабның шторм белән көрәшүен күреп ала, гәрчә “Матадор” тирәсендә океан тып-тын булса да. Көндезге кебек үк дип әйтерлек якты, айлы тропик төнендә җилкәнле корабның табигать казасы белән ничек көрә­шүен, зур-зур дулкыннарның кораб борыны өлешенә гөрселдәп килеп ябырылуын, аннары, күбекләнеп, палуба буйлап агып китүен “Матадор” матрослары йөзләре агарынып күзәтә, бер-бер хәл булырын куркып көтә. Ул да булмый, җил­кәнле кораб, юнәлешен кинәт кенә үзгәртеп, “Матадор” алдында ук пәйда була, менә-менә бәрелешүне көткән диңгезчеләрнең котлары оча, кайберләре хәтта суга си­керергә әзерләнә. Әмма шулчак кораб юнәлешен янә үзгәртә һәм “Матадор” янәшәсеннән генә көнь­якка борыла. Ул үтеп барганда диңгез­челәр өрәк-корабтагы капитан каютасында ут сүнүен күреп кала, берничә секундтан ул үзе дә юкка чыга...

...Чилиның бер портында “Матадор” капитаны Геркенс океанда очрашкан теге Дания корабы капитанының шушы портта моннан өч атна элек язып калдырган рапорты белән таныша. Анда языл­ганча, 27 мартка каршы төндә, көчле шторм вакытында, аның каютасында лампа шартлаган, шунда өлкән штурманның тәне пешкән... Димәк, “Матадор” экипажының котын алган күренеш белән җилкәнле кораб капитаны язып калдырган рапортның көне һәм вакыты туры килә. Моны, әлбәттә, мираж белән генә аңлатырга мөмкин.

Шул көнне һәм шул вакытта бу ике корабның океанның кайсы ноктасында булганлыкларын ачыклаганнан соң, “Матадор” белән Дания судносы арасында мираж барлыкка килгәндә аларның бер-берсеннән 1700 чакрым ераклыкта йөзгәнлеге билгеле була. Өстәвенә, Тын океанның шул өлешендә ул төндә чыннан да көчле шторм булган”.

Метеорологның бу хәбәренә ышансак, димәк, кайчак офык артында баручы хәл-вакыйгаларны да күреп була икән. Ләкин бу мөмкинме соң? Яктылык ничек тарала? Стакандагы чәйгә салган калак нигә безгә сынган кебек күренә? Моның җавабы, беренче карашка, бик гади: бер мохиттән икенчесенә – тыгызлыгы азрак булган һавадан ныграк тыгызлыктагы суныкына – күчкәндә яктылык нурлары сынылыш кичерә. Бу – физика законы. Моннан тыш, билгеле бер хәл-шартларда һавада “атмосфера көзгесе” барлыкка килә. Бигрәк тә иртән, астагы һава салкынрак булганда, аның бер катламы яктылык нурларын чагылдыру сәләтенә ия була.

Санкт-Петербургтан 40 чакрымда, Фин култыгы буенда, Ломоносов дигән шәһәр бар. Аннан Питер, гадәттә, бик начар төсмерләнә, әмма кайбер көннәрдә аның халкына шәһәр уч төбен­дәгедәй ап-ачык булып күренә, чөнки һавада Петербургның чагылышы пәйда була. Андый чакта Ломоносов кешеләре Нева ярларын, күпер­ләрне, биек йортларны аермачык итеп күрә.

Шунысы да билгеле: һаваның югары катламнарында барлыкка килгән мираж ерактагы вакыйгаларны һәм күренешләрне чагылдырып кына калмый, аларны зуррак һәм ачыграк та итеп күрсәтә. Мәсәлән, Американың Буффало шәһәре белән Канаданың Торонто шәһәре арасы 80 чакрым. Кайчак АКШ шәһәре халкы Торонто чир­кәүләренең гөмбәзләрен, гаваньдагы судноларны күрә.

1815 елда Наполеон сугышлары тарихында киң билгеле Ватерлоо алышы була. Француз галиме Камил Фламмарион “Атмосфера” дигән китабында Бельгиянең Вер­вье шәһәре кешеләренең күктә кораллы сугышчылар китеп барганлыгын күрүләре турында яза. Ватерлоо белән Вервье арасы – 105 чакрым.

1927 елда очучы Чарльз Линдберг Атлантик океанны очып узганда Ирландия ярларыннан 300 километрда коры җир – таулар һәм агачлар күреп кала. Ләкин моның булуы мөмкин түгел! Тәҗрибәле очучы аңлап алган мираж берничә минут дәвам итә.

Димәк, без бик еракта урнашкан предметларны да гаять зур һава линзасы аша күрә алабыз. Әллә инде бу күренешләр безгә кечерәк берничә мираж аша тапшырылып килеп җитәме? Бу сорауны язмабыз башында искә алынган вакыйгага – бер-берсеннән 1700 чакрымда булган ике кораб мисалына карата да куеп була, чөнки аны аңлату бик авыр. Димәк, мираж­ларның оптик механизмында әлегә фән аңлата алмаган нәрсәләр дә күп кала.
Читайте нас: