+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
25 февраль 2016, 02:00

Ханнар заманындагы… электр батарейкасы

Бу ачышлар барлык фәнни фаразларны челпәрәмә китерә.

Байлар зираты

Болгариянең Кара диңгез ярлары буенда табылган 81 кабердәге әйберләрне тикшерүнең нәтиҗәләре турында отчет 1977 елның җәендә басылып чыкты. Ул каберлек безнең эрага кадәр 4500 елга, техник прогресс казанышлары, нигездә, агач яисә балчык алачыклардан, төрле таш балталардан һәм керамик чүлмәкләрдән ары китмәгән чорга карый.

Әлеге зират табылдыклары Лос-Анджелестагы Калифорния университеты профессоры, археолог Мария Гимбутаска шулкадәр көчле тәэсир итә ки, ул аларга бәя биргәндә хәтта бүгенге заман терминнарын кулланырга мәҗбүр була. “Каберләр алтын, бакыр, мәрмәр, обсидан, кремний, ярымкыйммәтле ташлар, Эгей диңгезе кабырчыклары, шулай ук техник прогрессның күрсәткече саналучы графит һәм алтын йөгертелгән керамикага бик бай булуы белән үк сенсацион дип аталырга хаклы,” – дип яза ул.

Бу археологик ачыш тарихи серлелек пәрдәсен янә ача төшкәндәй булды, чөнки хәзер кайчандыр Европа уртасында гөрләп чәчәк аткан, үз заманыннан күпкә алга киткән һәм һәлак булган цивилизация турында сүз алып барырга мөмкин. “Караново халкы” мул тормышлы тыныч гомер сөргән, социаль тигезсезлек булмаган, күрәсең, чөнки 5 кабердә генә алтын әйберләр табылмаган. Ә бер байбичәнең кабере аерым игътибарга лаек: мәрхүмәнең муенында өч алтын чылбыр, һәр кулында эре-эре өчәр алтын беләзек, алтын чыбыктан бик зәвыклы итеп эшләнгән турыпочмаклы ике алка, чәчлә­рендә алты кечкенә алтын чәчкыстыргыч, өс киеменә тегеп куелган төрле зурлыктагы алтын боҗралар була. Бер ягында – сабы саф алтыннан бизәкләп эшләнгән таш балта, икенче ягында бакыр сөңге ята, аның да сабына алтын йөгертелгән.

Техник казанышлар

70нче елларда искиткеч ачышлар бер-бер артлы диярлек була. Шул ук 1977 ел башында Лондонның Археометаллургия тикшеренүләре институты директоры, профессор Бено Ротенберг Израиль­дә һәм Испаниядә безнең эрага кадәр 4000 елга караган бакыр рудниклары һәм бакыр эретү биналары табылу турында белдерә. Бу ачыш галимнәрнең борынгы тау эшкәртү технологияләре кулланыла башлау вакыты турындагы мәгълүматларын хәтта 2000 елга артка чигерә.

Шул ук вакытта археолог­лар Андриан Бошье белән Пьер Бомон Африканың көньягында охра эшкәртүгә кагылышлы урынны ачыклый. Бу табылдык исә Израиль белән Испаниядәгесеннән дә күпкә мөһимрәк. Охра чыгару ком­плексларының берсен Голландиянең Гронинген университетында углерод ысулы белән тикшерү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, ул комплекс безнең эрага кадәр 20-26нчы меңьеллыкларда файдаланылган, ә эшкә кушылуы, бәлки, 40 000 елларда ук булгандыр?! (Икенче урында табылган, яше 35-50 мең ел дип билгеләнгән сөяктәге киртекләр кешенең шул чорда ук саный-исәпли белүе турында сөйли). Үз ачышларына үзләре дә шаккаткан галимнәр Свазилендтагы охра рудникларын үзләштерә башлау вакытын якынча безнең эрага кадәр 80-70нче меңьеллыклар дип бәяли.

Борынгы батарейка

1936 елның июнендә Багдад тирәсендә казу эшләре алып барган тимер юл төзүчеләр бетон плитә белән капланган борынгы кабергә тап була. Анда безнең эрага кадәр 250нче елдан безнең эраның 220нче елларына караган чор әйберләре (барлыгы 613 данә) — энҗе-мәрҗәннәр, балчык сыннар, кирпечләр һ. б. — табыла. Шулар арасында тимер үзәкле бакыр цилиндр галимнәрне аеруча гаҗәп­ләндерә һәм кызыксындыра. Аны немец археологы Вильгельм Кениг гади генә электр батарейкасы дип бәяли.

Германиягә кайткач, ул аны Иракта табылган башка цилиндрлар белән чагыштырып карый. Үзәкләре һәм асфальт бөкеләре булган бу цилиндр­ларны кислота ашаган кебек була. Галим фикеренчә, үзара тоташтырылган шундый ун батарейкадан алынган ток ювелир эшләнмәләрне бизәү өчен алтын һәм көмешне эретергә кирәк булган. Бу да алтын эретү яшен 15 гасырга “яшәртә”.

– Ләкин бу мөмкинме соң? “Борынгы заманнарда яшәгән кешеләрнең мөмкинлекләре әле тиешле дәрәҗәдә бәһа­ләнмәгән, – ди билгеле химик һәм физик Уолтер Уинтон. – Шул чорда ук ул кешеләрнең электр батарейкасы уйлап табуы мөмкин түгел, дип башка сеңдерелгән инану үзенекен эшли, ә Месопотамиядә яшәгән ерак бабаларыбызга 2000 ел элек үк электр тогы билгеле булуын танырга, моңа ышанырга безгә заманы­бызның фәнни казанышлары белән тәкәббер мактану, һавалану комачаулый”.
Читайте нас: