1829 елның 16 октябре иртәсендә шхуна Австралиянең Сидней култыгыннан көнбатыш яр буйларындагы Кольер-Бейга юлга чыга. Суднода капитан Сэмюэль Нолброу җитәкчелегендә зур тәҗрибәле 18 матрос һәм 3 пассажир була. Юлга чыкканның дүртенче көнендә җиңелчә генә җил исә, якты кояш нурлары күзләрне камаштыра, барометр да һава торышы үзгәрәчәген вәгъдә итми. Ләкин көндезге сәгать икеләр тирәсендә җил тына, ә күк йөзен куе соры болытлар каплап ала. Аптырашта калган капитан Нолброу барометрның кинәт төшеп китүен күрә. Кичкә Австралия белән Яңа Гвинея арасындагы штильне көчле җил алыштыра, ә бераздан коточкыч шторм башлана!
Зур-зур дулкыннар яшен яктысында шхунага ябырыла. Чираттагы дулкын “Мермэйд”ны су асты ташларына китереп бәрә, шуннан ул ярылып, күп тә үтми бата. Салкын суда чәбәләнгән экипажның бөтен максаты – йөз метрлап ары шәйләнгән шәрә кыяга йөзеп барып җитү. Иртән яктыргач карасалар, 22 кешенең барысы да исән-сау булып чыга. Өч көн буе алар салкын яңгыр астында шул кыяда утыра, дүртенче көнне генә аларны “Свитшу” баркы (җилкәнле корабның бер төре) үз бортына ала.
Өч көннән “Свитшу” Яңа Гвинея ярларына барып җитә. Ләкин шулчак барк картада билгеләнмәгән көчле агымга эләгә һәм бу агым аны кыяга китереп бәрә. Ташларга бәрелеп челпәрәмә килгән судно бата, ләкин “Мермэйд”тан коткарылган 22 кеше, “Свитшу”ның 14 кешелек командасы исән кала һәм кечкенә утрауга йөзеп чыга ала.
Берничә сәгатьтән әлеге утрау янына Папуага китеп баручы “Губернатор Рэди” шхунасы килеп чыга һәм һәлакәткә тарыган диңгезчеләрнең барысын да үз бортына ала. Ләкин өч сәгать үтүгә әлеге шхунада янгын чыга. Аны сүндерергә тырышу бернинди дә нәтиҗә бирмәгәч, барысы да суга ташлана. Булган коткару көймәләренә хәзер инде өч кораб экипажы көч-хәл белән сыеп бетә, ә алар бу вакытка 68 кеше, шул исәптән өч капитан, була.
Тирә-якта йөзләрчә чакрымга сузылган дәрья, өстәвенә, ул тирәдән башка корабларның маршрутлары да үтми. Димәк, исән котылуга бернинди дә өмет юк. Шулай да хәлдән таеп, җәфаланып беткән кешеләр белән тулы шлюпкаларны Австралиянең җилкәнле хәрби “Комет” корабы командасы әгъзалары күреп ала һәм барысын да үзенә сыендыра.
Шушы состав белән җиде тәүлек йөзгәннән соң кинәт кенә көчле шторм башлана, нәтиҗәдә, корабның бердәнбер мачтасы сына, руле ватылып чыга. Бернинди хәрәкәтсез калу гына ул кадәр куркыныч булмый әле, озакламый аның трюмына су үтә башлый, күп тә тормастан ул бата. Бәхетсез диңгезчеләргә янә батып үлүдән котылу чарасын эзләргә туры килә: кемдер кечкенә көймәләргә эләгә ала, кемдер корабтан калган такталарга, бүрәнә кисәкләренә ябышып, суда чәбәләнә.
Яшәү өчен 18 сәгать буе шулай көрәшкәч, бахырларны “Юпитер” пакетботы (кайбер илләрдә почта һәм пассажирлар ташуда файдаланылган ике мачталы судно) коткара. Хәзер инде зур булмаган җилкәнле корабка 85 диңгезче һәм дүрт капитан көч-хәл белән сыя. Ләкин “Юпитер”га да тоткан курсы белән барып җитәргә язмый: су асты кыясына бәрелеп, ул да бата. Ничек тә йөзеп чыгып, мескенкәйләргә янә таш кыяларда күшеккән каргалар кебек калтырашып утырырга туры килә. Шулай да 125 бәхетсез диңгезченең һәм аларның тагын да бәхетсезрәк биш капитанының маҗараларына һәм интегүләренә үзендә дә йөзләгән пассажиры булган, Австралиягә юл тоткан “Сити оф Лидз” шхунасы нокта куя. Ниһаять, диңгезнең ачуы басыла һәм бу шхуна портка исән-имин кайтып җитә.
Регистрда теркәлгән бу вакыйгалар искитмәле, шулай бит? Ләкин әллә каргалган, әллә каһәрләнгән әлеге кораблар белән бәйле маҗаралар, гаҗәеп хәлләр шуның белән тәмамланган, дип уйларга ашыкмагыз. Аның искиткеч зур шатлык алып килгән бер сәхифәсе дә бар. Йоркшир шәһәреннән “Юпитер” шхунасында моннан унбиш ел элек югалган улы Питерны эзләргә сәфәр чыккан өлкән яшьтәге Сара ханым Ричи газиз баласын иксез-чиксез океан уртасында “Мермэйд” шхунасының коткарылган командасы әгъзалары арасыннан табып ала! Менә хәзер тел шартлатсагыз да була.