Берничә ел элек Канаданың Торонто шәһәрендә шундый хәл була. Хатыны һәм кечкенә кызы булган егерме өч яшьлек клерк көтмәгәндә эшсез кала һәм, бурычларын түләргә теләп, комарлы уеннар белән мавыга. Аның йокысы кача, төннәр буе уйланып ята, ләкин юньле генә бернәрсә дә уйлап таба алмый. Ләкин бер төндә йокы аны барыбер баса. Йокы вакытында ул торып утыра, чыгып, машинасын кабыза, аннары дистәләрчә чакрымда яшәүче әтисе, аны бик яратып, “безнең юаш гигант” дип кенә дәшүче үги әнисе янына китә. Шуннан әлеге “юаш гигант” әтисе йортына хәнҗәр тотып барып керә һәм икесен дә чәнчеп үтерә. Соңрак үз аңына килгәч, полициягә бара һәм, “Мин кемнедер үтердем бугай”, дип, канга баткан кулларын күрсәтә...
Шушы һәм аңа охшаш башка хәлләрне аңларга тырышу “лунатизм” дигән күренешкә килеп бәйләнә. Мәгълүм булуынча, йокы вакытында кайбер балалар, һәм сирәгрәк очракта өлкәннәр, урамга чыгып китә. Элегрәк моңа тулы Айның йогынтысы бар дип уйлаганнар, шуңа да аларны “лунатиклар” дип атаганнар. Соңрак әлеге төнге сәяхәтләргә Ай фазаларының бернинди дә йогынтысы булмавы ачыкланган. Хәзер табиблар аларны “сомнамбула” (латинчадан “сомнус” – йокы, “амбуло” – йөрим) дип атау яклы. Йокы вакытында барлык хәрәкәтләрне алар бик оста, җиңел башкара, хәтта өй түбәсендә дә йөри, чөнки мондый чакта сомнамбуллар киеренкелек, курку тоймый.
Төнге сәяхәтләр, гадәттә, тирән йокы белән тәмамлана, иртән алар берни булмагандай уяна һәм маҗараларын бөтенләй хәтерләми, нәрсәдер исенә төшсә дә, моны төштә күргәнмендер, дип уйлый. Кызганычка каршы, төнге маҗаралар сәяхәт кылу белән генә тәмамланмый, шуңа табиблар “авыртынусыз автоматизм” дигән термин да куллану яклы, чөнки кеше, чыннан да, автомат кебек йөри.
Боларның барысын да, әлбәттә, кызык һәм романтик хәлләр дип атап булыр иде, ләкин әти-әнисен пистолеттан атып үтергән кыз, хәнҗәр белән чәнечкән “юаш гигант”ның җинаятьләре җитди уйланырга мәҗбүр итә. Болардан тыш, көндез яраткан хатыннарын төнлә буып үтергән ирләр, өйдә янгын чыккан дип уйлап, кечкенә балаларын тәрәзәдән ыргыткан хатыннар, төнлә руль артында йоклаган килеш китеп барганда җәяүлеләрне берни булмагандай таптатып үткән шоферлар хакындагы очраклар бер-ике генә түгел шул.
Әлегедәй җинаятьтә гаеплеләрне судьялар, гадәттә, аклый. Барысына да чир сәбәпче, ди алар. Кеше йокы вакытында үз-үзен нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итә алмый, бу – патология. Авыру бернинди мәкерсез гамәл кыла һәм моннан үзе үк зыян күрә, җәфалана. Канаданың Виннипег шәһәрендәге Изге Бонифаций дәваханәсе каршында эшләп килүче Йокы бозылуларны тикшеренү үзәге директоры Нейл Кригер фикеренчә, лунатик җинаятьчеләрне аклаган судьялар карары белән килешергә кирәк, ләкин бу очракта төрмәне клиникада мәҗбүри дәвалау белән алмаштырырга һәм аларның тирә-яктагылар өчен хәвефсез булуына инангач кына җәмгыятькә кайтарырга мөмкин. Невролог һәм психиатрларның күпчелеге исә сомнамбулның җинаяте нигезендә психик чир ятуын кире кага. Алар фикеренчә, хис-тойгы проблемалары, даими киеренкелек, үткәргән стрессның йогынтысы – болар чир түгел, ә аерым бер холыклы кеше өчен гадәти хәл, йоклаган чакта торып йөрү күренеше башлануга сәбәп була ала, моны транквилизаторлар һәм киеренкелекне киметүче башка дарулар белән дәвалап була.
Америка психиатры Эрик Ностингер да Нейл Кригер фикерен яклый, үз аңында чакта алдан уйлап җинаять ясаган кешенең соңрак үз гамәлен сомнамбулизм белән акларга маташуы ихтималлыгын кире какмый. Мисалга ул Батлер шәһәрендә булган хәлне китерә. Анда 37 яшьлек бер ир хатынын бәреп үтерә дә аннары “бернәрсә дә хәтерләмим” дип белдерә. Суд аңа ышанмый, чөнки бу ирнең моңа кадәр дә хатынын еш кыйнаганлыгы ачыклана, хатыны үлеменнән соң да ул үкенү белдермәгән. Икенче очракта суд сәер хәл-шартларда хатынын үтергән ирне аклый. Барча тирә-як күршеләре бу гаиләне тыныч, күркәм холыклы дип бәяли, ләкин бер төндә бөтен урам коточкыч тавыштан тетрәнеп уяна: карасалар, ире хатынын башы белән асфальтка бәрә-бәрә кыйный! Хатыны тынып калгач, ир, берни булмагандай, машинасына кереп утыра да тирән йокыга тала. Шушы ике очракны чагыштырып, доктор Ностингер әйтүенчә, әгәр сүз сомнамбулизм турында барса, авыру кешене ялганчыдан аеруның бернинди кыенлыгы да юк.