+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
21 апрель 2016, 02:00

Шайтан башнясы

Ул кешеләрне әсирлеккә ала, кире җибәрмәве дә ихтимал.Шайтан башнясы – АКШның Вайоминг штатында урнашкан, аерым таш баганалардан торучы, ләкин бербөтен булып тоелучы кыя. Нык дөрес геометрик формалы бу кыя 65 миллион еллар элек барлыкка килгән, дигән фараз бар, бик озак вакытлар аны кеше кулы белән булдырылган корылма дип уйлаганнар. Бу кыя зурлыгы буенча Хеопс пирамидасыннан 2,5 тапкыр (биеклеге – 386, нигезендәге киңлеге дә якынча шундый ук) зуррак бул­ганлыктан, бу “башня” кеше кулы белән төзелмәгән, аны шайтан төзегән, дип барганнар, атамасы да шуннан алынган. Тау элек-электән урындагы халыкның табыну объекты һәм курку чыганагы булган, аның тирәсендә, һәм түбәсендә, имеш, ниндидер утлар уйнавын да күргәннәр. Индеецларның лакота кабиләсе телендә ул “Мато Типила”, ягъни “Аю өне” дип атала, ләкин бүгенге атамасы сакланып калган.

Шайтан башнясының килеп чыгышы һәм төзелеше фәнни яктан өйрәнелгәч, аны мистик һәм фантастик фильмнар төшергәндә файдалана башлыйлар. Шундый фантастик киноларның берсе – Стивен Спилбергның “Близкие контакты третьей степени” фильмы. Кыя турындагы соңгы леген­даларның берсендә бәян ителгәнчә, гади кеше менә алмаган тау түбәсендә, имеш, НЛОлар төшә торган мәй­данчык бар.

Күтәрелү шартлары бик катлаулы булганлыктан, анда ике генә кеше менә алган: берсе – шул тирәдә яшәгән бер ир ХIХ гасырда, икенчесе — кыяга профессиональ үрмә­ләүче Джек Дюранс 1938 елда. Анда самолет төшеп утыра алмый, ә вертолетларга кыя түбәсендәге көчле җил мөмкинлек бирми. Шулай итеп, кыя чын-чыннан “баш бирмәс” дип әйтерлек тау булып кала.

Тәҗрибәле парашютчы Джордж Хопкинс 1941 елда тау түбәсенә менгән өченче кеше булып танылырга тели, ләкин моның бөтен хәвефен бәяләп бетерми. Ул башня башына уңышлы гына килеп төшә, ләкин төшәр өчен соңрак самолетлардан аңа ыргытылган барлык арканнар, кыяга бәрелеп, яраксызга әверелә. Парашютчы, шулай итеп, кыяның әсиренә әйләнә. Бу хактагы хәбәр бөтен Америкага таралгач, моны күрергә меңнәрчә кеше җыела.

Башня түбәсендә калган Джордж телевидение “йолдызына” әверелә, шаяртулары бөтен эфирга тарала. “Аста туфан калыкса, кешелек дөньясын дәвам итәр өчен миңа монда хатын-кыз гына җитми”, диюе барысына да бик ошый.
Озакламый реклама максатында башня өстендә дистәләгән самолет оча башлый, алар товар җитеш­терүчеләр исеменнән парашютчыга азык-төлек, төрле җиһазлар ыргыта. Өстенә коел­ган әйберләрдән кача-кача арып беткәч, ул товар бомбардировкасын туктатуларын үтенә башлый.

Ашарына күп булса да, бераздан кыя әсиренең хәле бетә башлый. Аның бәхет­сезлегенә, кеше менә алмаслык шоп-шома гранит кыя түбәсендә комаклар күп була, өстәвенә, алар көннән-көн әрсезләнә, кыюлана бара. Хопкинсны коткару өчен махсус оештырылган комиссия тәҗ­рибәле альпинист Эрнст Филд белән иптәше Гореллга мөрәҗәгать итә. Кыяны бер сәгать өйрәнгәннән һәм өч сәгать күтәрелгәннән соң, алар да кире борылырга һәм “Бу шайтан кыясы алдында без көчсез!” дип танырга мәҗбүр була. Кеше ышанмаслык хәл: 8000 метр һәм аннан да биегрәк тауларны “яулаган” профессионаллар 386 метрлы кыя алдында көчсезлеген таный!

Шуннан соң махсус комиссия матбугат, радио һәм телевидение аша Джек Дюрансны эзли башлый. Аны бер тәүлек үткәч кенә табалар, тагын бер тәүлектән ул башня янына килеп җитә һәм үзе генә белгән маршрут буенча күтәрелергә әзерләнә башлый. Төш вакытында башланган штурм томан төшкәч тә тукталмый. Операция уңышлы тәмамлана, Дюранс җитәк­челегендәге альпинистлар төркеме кыя башына менеп җитә һәм тәмам хәлдән тайган Хопкинсны махсус тартма ярдәмендә җиргә төшерә. Джордж кыя башында барлыгы бер атна үткәрә.

Бүген инде альпинистлар­ның кораллары да, җиһазлары да икенче, заманча. Шуңа да Шайтан башнясына күтәре­лергә теләүчеләр бик күп. Шулай да, башня янына ел саен 400 000гә якын турист килсә дә, шуларның бер проценты гына югарыга үрмәләргә тырышып карый.

Хәзерге заманда, техника ярдәмендә кеше пла­нетаның теләсә кайсы ноктасына барып җитә алган бер вакытта, әллә ни зур да булмаган шушы кыя кешеләр өчен ябык булып кала, ә комаклар анда рәхәтләнеп йөгерешеп йөри...
Читайте нас: