+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
5 Май 2016, 02:00

Эт зурлык комаклар кайда яши?

Алар кеше аягын чәйнәп өзәргә дә күп сорамый.Гаҗәеп хәлләр, күренешләр шаһиты буласың килсә, моның өчен Бермуд өчпочмагына бару мәҗбүри түгел, Мәскәүнең һәм шул өлкәнең җир асты тоннельләренә төшү дә җитә. Спелеологлар фикеренчә, Русиянең җир асты юллары һәм мәгарәләренең 90 процентына әлегә кадәр кеше аягы басмаган.

Шул ук вакытта андеграунд – фән дә аңлатма бирә алмаган күренешләр булып торучы аерым бер дөнья ул. Тикшеренүчеләр раславынча, мәгарәләрнең берсендә шырпы каплары үзеннән-үзе кабынып китә, икенчесендә вакыт агышы акрыная яисә тизләнә, өченчесендә сәер җәнлекләрнең гаҗәп эзләре табыла, дүртенчесендә өрәкләр очратырга мөмкин. Ләкин фән әһелләре, ни сәбәпледер, җир астына төшәргә ашыкмый.

Виктор Емельянов үзен профессионал хәзинә эзләүче дип исәпли. Сәфәргә чыкканчы вакытын ул айлар буе китапханәләрдә һәм музейларда үткәрә. Дистә ярымлап сәяхәттә бул­ган, шуларның берсе генә уңышсыз тәмамланган. Шуңа да ул анысы хакында сөйләргә бик яратмый, үзен “матчасы киткән” дип исәпләрләр, дип курка, күрәсең.

Румянцево авылы тирәсендәге хәзинә турында ул китапханәдә революциягә кадәр чыккан гәзитләрнең берсеннән укып белә. Риваять буенча, чиркәү астындагы тоннельләрнең берсенә ул хәзинәне Волоколамск сәүдәгәрләренең берсе яшергән. Совет заманында коммунистлар чиркәүне сыер абзарына әйләндерә, ә бүген аның хәрабәләре генә калган.

– Мин анда сапер көрәге һәм биолокация рамкасы белән коралланып бардым, – ди Виктор. – Үземне хәзинә эзләүгә әзерләдем: баштан кирәкмәгән бөтен уйларны алып ташладым, чәчелеп ятучы борынгы алтын-көмеш акчаларны күз алдыма китердем дә ашыкмыйча гына хәрабәләр буйлап киттем. Монда күпкә өмет итеп була иде, чөнки рамка берничә урында бөтерелеп алды. Берзаман ул кинәт кенә бик көчле итеп бөтерелергә тотынды! Шик калмады: хәзинә бар, җир астына төшү юлын гына табарга кирәк!

Виктор алтарь янында казып карамакчы була, ләкин шулчак карашы җимерек чиркәү манарасына төшә: аның өстендә ачык зәңгәр нурланыш балкый! Бу күренеш берни белән янамаса да, Викторның коты оча, аннары ул станциягә кадәр берничә чакрым туктамыйча йөгерә.

Мондый күренеш белән хәзинә эзләүче күпләр очраша. Аның хакында борынгы язмаларда да искә алына: “Аще бо или серебро, али злато сокровенно будет, то мнози видят огнь горящ на том месте – диаволу показующу, сребролюбивых ради”.

Мәскәүнең җир һәм су асты юллары хайваннар дөньясына да искиткеч бай. Дистә еллар элек Русия Фәннәр академиясенең Экология һәм эволюция мәсьәләләре институты белгечләре Мәскәү елгасындагы тереклекне тикшерде һәм шәһәр чигендә генетикасы үзгәреш кичермәгән бер генә балык та калмавын раслады. Галимнәргә күзсез, канатсыз, тәңкәсез балыклар очраган. Ә җир астыннан агучы пычрак һәм шакшы суларда ни генә булмас?! Мәскәү диггерлары башлыгы Вадим Михайлов сөйләвенчә, җир астында аерым фауна барлыкка килгән: химик селтедә дә үзләрен иркен тоючы мутант селәүченнәрдән башлап, ташбака зурлык тараканнар бар. Уртача эт зурлык комаклар турында сөйләп тә торасы юк, аларның аягыңны чәйнәп өзүе дә бик ихтимал. Йөз метр тирәнлектә ярканатлар яшәве турында спелеологлар 1960 елларда ук сөйләгән иде, ләкин 1995 елда Педагогия университеты студентлары мәгарәгә төшкәнче бу сүзләргә беркем дә ышанмады.

Тула өлкәсендәге Иске Васюковка поселогы шахтерлары җир астында эшчеләр үзара “кобеас” дип йөрткән зур күзле җәнлекләр яшәве турында сөйли. Алар шахталар ишеләчәге хакында алдан хәбәр итә икән. Мәгарәләрдә һәм рудникларда тәне баштанаяк йон белән капланган кеше яшәве турында да сөйлиләр. Ул “кар кешесе”нә охшаган һәм буе бер метрдан да артык түгел икән...

Мондый өрәкләр турында һәр мәгарәгә бәйле риваятьләр бар. Аларның яңарып торуы җир астындагы сәер хәлләрне аңлатырга фәнни белем җитмәве турында сөйли. Утыз ел стажлы спелеолог Сергей сөйләвенчә, кайчагында мәгарәдә дөм караңгыда уянып китәсең, ә тирә-як ниндидер яшел нурлар белән чак кына яктыртылып тора. Я булмаса, төнге күк йөзендә йолдызлар балкыган кебек, ниндидер якты нокталар яна. Һәм болар – берничә дистә, хәтта йөзләрчә метр җир астындагы дөм караңгылыкта.

Галимнәр боларны, әлбәттә, галлюцинацияләр белән аңлата. Җир астындагы үле тынлыкта һәм дөм караңгыда баш мие мәгълүмати һәм сенсор “ачлык” кичерә, шунлыктан аң-фикер төбеннән кирәкле сурәтне үзе “чокып чыгара”. Ләкин, мәсәлән, бер үк яшькелт ут уйнавын берьюлы 5-6 кеше күзәтсә, моны ничек аңлатырга? Монысы инде коллектив “глюк”мы? Простоквашино турындагы мультфильмда әйтелүенчә, грипп белән генә бөтенесе берьюлы чирләргә мөмкин, ә “матча китү” һәркемнеке үзенчә.

2003 елның җәендә бер немец спелеотуристы Испаниядәге мәга­рәләрнең берсендә адаша. Ике көннән тапкач, коткаручылар белән ул саф испан телендә сөйләшә башлый, гәрчә моңа кадәр ул телне бөтенләй белмәсә дә... Җир астында көчле стресс кичерүдән кешеләрнең иҗади сәләтләренең аномаль рәвештә ачылып китүе турындагы мисалларны дистәләп китерергә мөмкин.
Читайте нас: