Әйе, Ак йорт аппаратының элекке начальнигы Дональд Риган үзенең мемуарларында язганча, Джоан Куигли – Нэнси Рейганның атна саен киңәшләшкән “ахирәте”. Риган искә алуынча, ул ханым аның тормыш-яшәешенә, вазыйфа бурычларына шулкадәр үтеп кереп, йогынты ясый ки, аппарат начальнигының эш өстәлендәге календарьның һәр бите төрле төсләр белән чуарланып бетә: яшелгә буялган көннәр – яхшы, кызыллары – уңышсыз, сарылары уртача дип тамгалана. “Мин АКШ Президентының эш сәфәрен, халык алдындагы чыгышларын, чит ил башлыклары белән сөйләшүләр алып баруын “яхшы” көннәргә генә туры китерергә, көйләргә, җайлаштырырга тиеш идем”, – дип яза Риган. Ләкин Ак йортта ике ел эшләп тә ул “ахирәтнең” чын исемен белә алмый.
Ничек кенә булмасын, Джоан киләчәк хәл-вакыйгаларын бик төгәл әйтеп биреп килә, шуңа Нэнси Рейган аның фаразларына шикләнеп тә карамый, ышана. Куигли, мәсәлән, 1986 елның ноябре-декабрендә “гадәттән тыш хәлләр” булачагын алдан әйтеп бирә. Һәм, чыннан да, нәкъ шул вакытта “Ирангейт” җәнҗалы куба. Шул ук елда Джоан Америка авиалайнеры бортында бомба шартлаячагы турында кисәтә, һәм бу хәл, чыннан да, була. Әйткәндәй, нәкъ шушы шартлаудан соң Нэнси Рейган “ахирәтенә” тулысынча, ныклап ышана башлый. Ә инде 1981 елның 30 мартында Рональд Рейган өчен “ниндидер күңелсез хәл” булачагын фараз иткәннән соң нәкъ шул көнне ил Президентына һөҗүм оештырылып, террорчы пулясы Рейганның бер үпкәсен тишеп чыккач, Нэнси белән Джоан аерылмас дуслар булып китә.
Әйткәндәй, Джоан белдерүенчә, ул үзенең хөкүмәт һәм дәүләт эшләренә чын-чыннан йогынты ясавы турында уйланып та карамаган. “Мин һәр клиентыма бертөрле карыйм, бу — минем өчен гадәти, шулай булырга тиеш хәл”, – дигән. Ә инде иренең Кэмп-Дэвидтагы резиденциясеннән Джоанга һәр атнаның шимбәсендә шалтыраткан Нэнси Рейган Куиглиның бик тә сәләтле астролог булуы, аның астрологияне конструктив файдалануы хакында белдергән.
Гомумән, Джоан Куигли үз клиентлары турында сөйләргә яратмый. “Тайм” журналы Риганның мемуарларыннан өзек бастырганнан соң репортерлар “ахирәтне” ныклап эзләргә тотынмаса һәм аны Парижда тапмаса, ул, бәлки, алар хакында беркайчан да сөйләмәгән булыр иде. Үзе турында ул бик тыйнак сөйли, дан-шөһрәт яратучы астролог булмавын, эшенең “җитди, фәнни һәм техник яктан нык катлаулы” булуын ассызыклый.
Джоан әйтүенчә, аны чын астрологиянең абруе югалуы, гәзит-журналларда йолдызнамәләре басылучы “шарлатаннарның астрологияне хорафатка әйләндерүе” борчый. Моңа мисал итеп, ул “Вашингтон Пост” гәзитендә 1981 елның 30 мартына басылган йолдызнамәне китерә (ул көнне нәрсә булганы югарыда язылды –
Д. Д). Әлеге йолдызнамәгә ярашлы, бу көнне Рональд Рейганга “түрәләренең аңа булган ярдәмен югары бәяләвен күрсәтергә киңәш ителә, нәтиҗәдә ул аларның яклавына исәп тота алачак, шулай ук, зур нәрсәләргә ия булачак”, дип язылган була.
Куигли үзенең хезмәтен авыруга диагноз куючы табиб эше белән чагыштыра. Аның әйтүенчә, “йолдызнамә кеше турында психиатр берничә сәгать сөйләгәннән дә күбрәк мәгълүмат бирә ала. Шундый заман җитәчәк: астрологияне хәтта мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә укыта башлаячаклар, ә астролог, табиб һәм юрист кебек үк, иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булачак”.