+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
18 июнь 2016, 02:00

Үлемечле боҗра

Аның эченә эләккән барлык нәрсә шундук юкка чыга.Иң якындагы торак пунктка кадәр моннан егерме чакрым чамасы. Монда әкияти матурлык: Валдай калкулыгының сөзәк таучыклары, йөзьяшәр наратлар... Тавык тәпиендә басып торучы кечкенә йортына кадәр бар. Ләкин анда Убырлы карчык түгел, шушы биләмә урманчысы Михаил Чумаков хатыны Татьяна Алексеевна белән яшиләр. Үз биләмәләрен Михаил Кондратьевич бер генә дистә ел урап йөрми инде, шуңа да мондагы һәр куакны, һәр уйсу җирне биш бармагы кебек белә. Бик кунакчыл итеп каршы алып, юкә балы белән чәй эчергәч, Чумаков мине серле могҗизасын күрсәтергә алып китте.

– Унтугызынчы октябрьдә мин Кузьмолов ызанын карарга бардым, – дип сөйләп китте ул. – Җәй көне анда янгын булган иде, өстән үткән янгын. Шуңа агачларның өстәге ботаклары янып бетте, кәүсәләре исән калды. Урман хуҗалыгы ул участокны кисәргә карар итте, күрәләтә черетеп булмый бит инде. Мин киселәсе участокның чикләрен аныграк билгеләргә тиеш идем. Шулай сукмактан китеп барганда этем бер куян артыннан торып чапты, аны сазлыкка таба куа китте.

Кылый күзнең кире бу якка чыгачагын аңлап, бер аклан читендә тегеләрне качып көтеп торам. Эт өргән тавыш якынлаша башлагач, мылтыкны әзерләп куйдым. Менә берзаман куян акланга атылып килеп чыкты, аның артыннан эт чаба. Куянга мылтыкны төби генә башлаган идем, ул күз алдымда юкка чыкты, һавада эрегән кебек юк булды. Эт тә аптырап туктап калды – нинди могҗиза булыр бу? Шуннан эт, гаепле кыяфәттә башын иеп, акрын гына миңа таба йөгерә башлады.

Шулай баскан урынымда куркып басып торам, теге урынга якынаерга шүрләтә! Азрак һуш җыйгач, бер таяк алдым да теге сәер урынга таба ыргыттым, ул шунда җиргә төшеп җиткәнче үк юкка чыкты! Шулчак яңгыр сибәли башлады. Ни күрим: биеклеге кеше буе чамасы, биш-алты метр диаметрлы идеаль боҗра барлыкка килде. Дө­ресрәге, әлеге боҗра эчендә яңгыр... бөтенләй яумый иде...

Кондратьевич сөйләвеннән туктагач, без берничә минут сөйләшмичә атладык. Ни­һаять, ул бәян иткән сәер урынга барып җиттек. Алдыбызда гап-гади аклан иде, мондыйлар урман эчендә йөз­ләрчә. Соңрак кына абайлап алдым: бу аклан эчендә бернәрсә дә юк иде! Таш та, үлән дә, куак та юк, тип-тигез җир генә бар.
– Әнә боҗраның чиге, – дип күрсәтте Чумаков. – Ауган агачны күрәсезме, яртысын пычкы белән кисеп алган кебек. Әйткәндәй, боҗра акрынлап үсә, киңәя бара. Үткән атнада бер читендә төп күргән идем, хәзер ул юк, боҗра йоткан.

Зур гына бер ботак алып, мин аны боҗра эченә томырдым. Аклан өстендәге һавада ул юкка чыкты!
Урманчының йортына кич­кә таба гына кайтып җиттек. Моңа кадәр убырлы карчыкларга да, шүрәлеләргә дә бервакытта да ышанмый идем, ә монда ниндидер иблис вәс­вәсәсе!

Шәһәргә кайткач, мин галимнәргә мөрәҗәгать иттем. Аларның фикере төрлечә булды. Боҗраның ничек барлыкка килүе билгесез. Аның эчендә барган процессларга килгәндә, берничә версия бар. Беренчесе – боҗра эченә эләккән барлык матди әйберләрнең эчке молекуляр бәйләнеше җимерелә, икенче төрле әйткәндә, әйберләр молекулаларга таркала. Икенчесе – әлеге боҗра безнең планетаны параллель дөнья белән тоташтыручы тоннель булып тора, аның эченә эләккән барлык нәрсәләр шул “дөньяга” чыгып китә. “Башка цивилизация йогынтысы”, “дулкыннар коллапсы” дигән фаразлар да бар, ләкин бу гипотезаларның берсе дә чынбарлыкка туры килми кебек. Шунысы ачык: боҗра тере һәм тере булмаган һәрнәрсәне йота бара, алай гына да түгел, секундына 8 миллиметрга үсә, зурая, киңәя. Арытаба да шулай дәвам итсә, озакламый якындагы авыл һәм шәһәрләр халкын эвакуация­ләргә туры килмәгәе...
Читайте нас: