Әлбәттә, Мельбурнның бу трюгы яңалык булмый. Урман янгыннарыннан соң койма яңгырлар башлануын элек-электән белгән шаманнар да корылыклы елларда ачык яланнарда зур-зур учаклар якканнар. Америкада 1861-65 елларда барган Гражданнар сугышында катнашкан солдатлар да хәрби бәрелештән соң яңгыр явуын гадәттәге хәл дип санаган, чөнки утлы корал атканда файдаланылган дары төтене күпләп һавага күтәрелгән, бу, үз чиратында, яңгыр болытлары хасыйл иткән, шушы ук реакция Мельбурнның трюгы нигезенә яткан.
Канзас штатының Гудленд төбәге фермерлары берләшеп, 1891 елда Френк Мельбурнны бик озакка сузылган корылыктан соң ярдәмгә чакыралар. Ул үз эшен башлаганчы күктә болытның әсәре дә булмый, ә сихерченең сөрем төтене күккә күтәрелеп, озак та үтмәстән, шул ук кичтә баш очында яңгыр болытлары пәйда була һәм, әллә ни мул булмаса да, яңгыр явып үтә, фермерлар шатлыгының чиге булмый. Нәкъ бер елдан Гудленд игенчеләре Френкны тагын чакыра, бу юлы инде яңгыр ишеп ява! Шушы хәлләрдән соң Австралия шаманы юкка чыга, сөйләүләре буенча, аны Африкага “акча эшләргә” киткән, диләр. Әлбәттә, изге урын буш булмый, аның урынына бу “киштә”не башка сихерчеләр биләп ала...
Тагын бер “экспериментатор” К. Джуэлзның яңгыр чакыру ысулы икенчерәк төрле була: ул зур булмаган һава шарында шартлаткыч динамитны 150-300 метрга кадәр күтәрә дә электр кабеле аша заряд җибәрә, шулай итеп ике куянны берьюлы тота: тамашачылар өчен фейерверк оештыра һәм фермерларга койма яңгыр яудыра.
Әмма яңгыр яудыручы иң билгеле сихерче дип Чарльз Меллори Хетфилдны танырга кирәктер. Ул гомер буе яңгыр чакыру белән шөгыльләнә, ә инде Эдвард Пауэрсның “Плювикультура фәне” дигән китабын укып чыккач, үзе дә тәҗрибәләр үткәрә башлый.
Бу китап җәмәгатьчелектә шулкадәр зур шау-шу тудыра ки, Пауэрсның фәнни чаралар, экспериментлар ярдәмендә яңгыр яудыру теориясен чынбарлыкта тикшереп карау өчен хәтта Америка Конгрессы бюджеттан махсус акча бүләргә мәҗбүр була.
Ә Чарльз Хетфилд төп терәк-таяныч булган дүрт метрлы дүрт багана (субайлар) өстендә зур баклар урнаштыра, анда су белән болгата-болгата химикатлар тутыра, аннары шуның өстенә кислота сала да агач капкач белән тыгызлап яба. Егерме минут чамасы тотып, теге капкачларны ачып җибәргәч, һавага сасы, укшыткыч куе төтен күтәрелә башлый... Шушы “сихерчелек малтабарлыгы” белән Лос-Анджелес төбәгендә 25 ел шөгыльләнү дәвамында Хетфилд әлеге эшләрне башкаруга 500 чамасы заказ ала, аларның һәрберсен 10 меңнән 50 мең долларга кадәр бәяли.
Шушы язманы укый башлаганнан алып күпләрегез, әкият инде бу, безнең әби-бабайлар “Әүлия чишмәсе”нә барган, анда су сибешкән, Ходайдан яңгыр сорап ялварган, дип уйлап утыргандыр, бәлки. Шулай, һәр халыкның, һәр мәдәниятнең үз гореф-гадәтләре. Шулай да сүз ахырында бөтен нәрсәне прагматизмга, акчага, долларга корган америкалылар, шул ук Хетфилд мисалында чыннан да могҗизага тиң ике мисал китерәсе килә. Бер тәҗрибәсе вакытында ул тәмам кибеп беткән диярлек Хелмет күленә су тутырырга вәгъдә бирә һәм, нәтиҗәдә, аның гомум күләмен 7 (!) метрга күтәрә! Ләкин Чарльз Хетфилд тагын да шаккатыргыч нәтиҗәгә Мохаве чүлендә ирешә: өч көн буе яңгыр чакыргач, чүлнең һәр квадрат метрына исәпләгәндә, ул мең литр су яудыра!
Менә шундый могҗизага тиң казанышлар да теркәлгән тарихта. Бүгенге җәйләребездә күккә ялварулы карашларыбыз белән тилмерергә язмасын, дияргә генә кала. Ходай безне үзенең рәхмәтләреннән ташламасын.
Данис Дәүләтханов әзерләде.