+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
16 июль 2016, 02:00

Корнуоллның ерткыч... песиләре

Бозауларны һәм сарыкларны өзгәләп ыргыткан бу җан ияләре тирә-яктагыларның котын алган.Бөек Британиянең Корнуолл графлыгындагы сазлыкларда сирәк-мирәк очраучы сәер җәнлекләрне кайберәүләр кыргыйланган йорт песиләре генә дисә дә, аларны кү­рүчеләр бик зур ерткычлар турында сөйли. Өзгәләнеп беткән йорт хайваннары һәм ит­ләре умырып ашалган сөякләр, бик ачык булмаган видеоязмалар бу җанварларның чын­нан да барлыгын раслый. Алар сазлыкның кеше аягы сирәк баскан урыннарында гына ауга чыга. Аучылар бу төбәктә элек-электән төлкегә, бурсыкка һәм куяннарга сунарга йөргән, ләкин мәчесыманнар гаиләсеннән эре хайваннар очратмаганнар. Ә хәзер, һич көтмәгәндә, сазлык буйларында гәүдәләре ботарланган бозау һәм сарыклар табыла.

Бу хәлләр 1995 елда башлана. Ул чакта урындагы фермерлар 77 сарык һәм бозауларын югалта. Шул тирәдәге эзләр, үлгән мал тәнендәге тырнак һәм теш җәрәхәт­ләреннән күренгәнчә, алар ниндидер зур ерткыч хайваннар корбаны булган. Сунарчылар сөйләвенчә, сазлыкта алар бик зур гәүдәле песиләр күргән, тегеләре, боларга һөҗүм итмәсә дә, якында гына һич курыкмыйча йөргән, шуңа кайберләрен фотога һәм видеога төшереп тә алганнар. Шул мәгълүматны илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәргәч, ике биолог килеп, гап-гади песиләрне фотога төшереп кайтып киткән, ә бозауларны ерткыч хайваннар өзгәләгән, дигәннәр.

Ләкин кешеләр янып торучы зур күзле ерткыч “песи­ләрдән” һаман курка, аларны караңгыда күргән иң кыю аучыларның да маңгаеннан салкын тир бәреп чыга. Кайбер зоологлар фикеренчә, Ан­глиянең берничә төбәгендә пума кебек ерткыч хайван яшәве дә бик ихтимал. Лондон зоопаркы кураторы Дуглас Ричардсон әйтүенчә, 1976 елда Англия хөкүмәте өйләрендә кыргый җәнлек тотучыларны аларны рәсми теркәргә һәм салым түләргә мәҗбүр итүче карар кабул итә. Әнә шуннан соң акча түләргә теләмәүчеләр пума һәм пантера ише җанварларны иреккә чыгарып җибәргән, алар табигать кочагында тагын да кыргыйланган.

…Аркасына нәрсәдер көчле итеп бәрелүдән Джон тәгәрәп китә. Борылып караса, караңгыда ике зур сары күзнең ялтырап китүен күрә, аннары коточкыч улау тавышы ише­телә. Джон кесәсеннән тиз генә фонарь ала да караңгылыкка төби. Анда фонарь нурлары искиткеч зур кап-кара песи башын, озын казык тешләрен яктырта.

Боларны күрүдән коты очкан Джон җирдә яткан килеш бик ачы итеп кычкыра-кычкыра аты-юлы белән сүгенә башлый. Бу хәлдән аптырап калган җанвар бераз чигенә дә, азрак таптанып торганнан соң, караңгылыкка кереп чума...

Джон Хэмстед серле Корнуолл “песие” исән калдырган беренче кеше була. Өлкәннәр сөйләвенчә, бу канечкеч җан иясе әлеге төбәктә күптән яши, урманда кәбисә елында гына пәйда була һәм кемне дә булса үтермичә китми. Аны ерактан күрүчеләр җанварның зур пантерага охшавын, казык теш­ләренең ярты метрга җитүен, бер сугуда сыерның умырткасын сындырырга сәләтле булуын сөйли.

Серле ерткыч җан ияләре Британиянең башка графлыкларында да яши. “Планеталар парады” тезелгән елда Кент төбәгендә билгесез җанвар торак пунктлары урамнарында йөргән, котлары очкан этләрне ояларына куып кертеп, өйләргә бәреп кергән. Халык, хәвеф­сезлек чараларын алдан күреп, тәрәзә-ишекләргә тимер рәшәткәләр куйдырган, нәти­җәдә бер йортны дача итеп сатып алган, урындагы халык сүзенә колак салмаган шәһәр кешесе генә зыян күргән.

Ямьсез төннәрнең бер­сендә ул йорты алдында кот­очкыч улау тавышы ишетә. Юрганы астыннан башын чыгарып та өлгерми, пыяла челпәрәмә килгән тавыш ишетелә һәм тәрәзәдә зур ерткыч башы пәйда була. Башын янә юрган астына яшергән хуҗа кечкенә ярыктан күзәтә башлый: ул арада йортка бер җанвар сикереп килеп керә; ул бүре, юлбарыс һәм ишкәк аяклы диңгез хайваны кушылган монстрны хәтерләтә. Әлеге җанвар, бик каты мышный-мышный, идән­дә селә­гәйгә охшаган сыекчадан эзләр калдырып, күрше бүлмәгә юллана. Берничә секундтан бөтен йорт дер сел­кенә, дөберди башлый. Мескен бәндә, барлык белгәннәрен укып, Ходайга ялына-ялвара. Иртәнгә могҗиза белән генә исән калган бахыр хуҗа күрше бүлмәнең асты өскә килүен, бөтен мебельнең ботарлануын, савыт-сабаның кырыл­ган булуын, пәрдәләрнең һәм стеналарның теге селәгәйгә батуын күрә. Шушы хәлдән соң әлеге мескен бәндәне авылда башкача күрмиләр...
Читайте нас: