+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
27 август 2016, 02:00

Инкань-ямба парсыз булса яман

Андый вакытта ул урындагы халыкның йортларын ботарлап ташлый.Көньяк Африка Республикасында урнашкан Хоуик шәһәрчегендәге шарлавык бик күп туристларның игътибарын җәлеп итә. Беренчедән, бик матур бу манзара белән сокланучылар саны елның-елында кимемәсә, икенчедән, андагы серлелек, могҗизаны күрергә теләүчеләр саны исә арта бара. Нәрсәсе белән шулкадәр җәлеп итә соң бу төбәк, нинди могҗиза күрергә ашкына халык?

Урындагы халык мондагы шарлавыкны элек-электән сәер, серле һәм шомлы дип исәпли, ә инде якында гына яшәүче зулуслар, артык мохтаҗлык булмаса, бу тирәгә якын килергә дә атлыгып тормый. Аларның ышануынча, зур сулыкта әрвахларның рухы һәм елансыман килбәтсез җан иясе яши, бу сәер һәм шомлы дәү еланны алар “Инкань-ямба” дип атый. Шул ук вакытта бу җан иясе белән очрашу бер дә яхшыга түгел, дип исәпли алар.

Чыннан да, бу урынны бер дә тыныч төбәк дип әйтеп булмый. Утыз метр биек­лектән агып төшкән су кайнап торган кебек, ул бертуктаусыз болганып һәм күбек­ләнеп тора. Зулус халкы вәкилләре әйтүенчә, Хоуик-Фоллз элек-электән мистик көчкә ия урын дип исәпләнгән. Ата-бабалары кебек үк, алар бүген дә кайвакыт шарлавык тирәсенә җыела һәм Инкулункулга (зур аллаларына), Аматхонгога (ата-бабалары рухына) һәм Инкань-ямбага тавык һәм кәҗә бәтиләрен корбан чала. Электән килгән тәртип буенча, су читенә үк якынлашырга берничә генә кешегә — сихер­челәргә генә рөхсәт ителә, калганнар исә суга якынлашырга да курка, чөнки үзләре дә Инкань-ямбаның корбаны булуы бик ихтимал, аның холкы, имеш, бик кырку һәм яман.

Бирегә кайчандыр күченеп килгән ак тәнлеләрнең бүгенге вәкилләре дә, андагы рухларга атап корбан чалмаса да, бу шарлавыкны бик өнәп бетерми, чөнки аның алар арасында да яманаты чыккан. Һәрвакыт кайнап торучы бу болганчык суда кырыклап кеше һәлак булган. Аларның күпчелеген үз-үзенә кул салучылар тәшкил итә дип исәпләнсә дә, полиция алар­ның берничәсен үтерү һәм бәхетсез очрак дип бәяләгән. Хоуик-Фоллз суларына эләккән кешеләрнең берничәсе генә аннан исән-имин чыга алган. Су астында агым көчле бул­ганлыктан, мәетләр су өстенә бик озак калкып чыкмый икән, ә калкып чыкканнарын карасалар, аларның тәнендә инде итләре калмаган диярлек була. Анда яшәүчеләрнең кайберлә­ре моны Инкань-ямба эше дип бәяләсә, икенчеләр, монда зур еланның кысылышы юк, мәетнең итен умырып ашап, судагы кыслалар һәм ерткыч балыклар сый мәҗлесе оештырган, ди.

Гомумән алганда, андагы ак тәнлеләр Инкань-ямба турындагы риваятьләргә бик ышанып бармый. Шулай булуга карамастан, бу серле еланның данын нәкъ менә алар, дөресрәге, “Бизон” рестораны хуҗасы, ирландияле Боб Тини тарата. Бик күп еллар элек сентябрьнең томанлы бер иртәсендә ул шарлавык янындагы күзәтү мәйданчыгына ресторанының реклама тактасын урнаштырырга килә. Арытаба үзе сөйләвенчә, шулвакыт аның карашы, ни сәбәпледер, аска, шарлавыкка төшә һәм ул анда озын муены судан чыгып торган зур гәүдәле елансыман җан иясен күрә. Берничә секундтан ул суга чума һәм күздән югала. Бу тирәдәге сулыкларда зур еланбалыклар (угорь) еш кына очраса да, Тини раславынча, ул күргән су хайваны күпкә зуррак була. Әлеге хәлдән соң Боб тыныч­лыгын җуя һәм, урындагы гәзит аша белдерү биреп, серле монстрны фотога төшереп алган кешегә зур сумма акча вәгъдә итә. Кыскасы, Тининың сөйләүләреннән соң туган шау-шу Хоуик-Фоллзның серле җан иясе тирәсендә моңача күрел­мәгән ажиотаж тудыра, сенсацион хәбәрләр дөньяның күп­челек басмаларында урнаштырыла.

Дөрес, күпләр моңа шик­ләнеп карый: Тини ул җәнлекне чыннан да күргәнме, әллә инде күбрәк туристлар җәлеп итәр өчен бармагыннан гына суырып чыгарганмы? Скептиклар фикеренчә, моның соңгысы дөреслеккә ныграк туры килә сыман, өстәвенә, Боб ул вакытта... урындагы реклама ассоциациясе әгъзасы да була.

Шул ук вакытта Хоуик-Фоллз әлеге серле һәм шомлы җан иясен очратырга мөмкин булган бердәнбер урын түгел диләр. Якында гына тагын берничә зур сулык барлыгы билгеле, шуңа Инкань-ям­баның шуларның берсеннән икенчесенә күченеп йөрүе дә ихтимал. Мондый күченүләр берничә очракта — корылык булып, су кимегән очракта, биләмәләрен йөреп чыкканда һәм үзенә пар эзләгәндә булырга мөмкин икән.

Туземецлар билгеләвенчә, хисләре ташып китеп пар эзләгәндә ул аеруча куркыныч була, ди. Андый чакларда ул, һавага күтәрелеп, якын-тирәдә яңа сулыклар эзли һәм, халыкның ачык зәңгәр төскә буялган өй түбәләрен күл дип уйлап, югарыдан түбәнгә томырыла. Үзенең ничек хаталануын төшеп җиткәндә генә аңлап ала һәм җан ачуыннан корылмаларны, йортларны ботарларга, җимерергә тотына, имеш.

Котырырсың да, инде менә шушы сулыкта кәләш табам да... дип зур өметләр баглап төшкәндә сине зәңгәр калайлы өй түбәсе каршы алсын әле! Инкань-ямбаны кызганып куясың хәтта!

Бу төбәктә еш кына кабатланучы торнадолар һәм гарасатлар да мондый риваять­ләргә куәт биреп, көчәйтеп һәм яшәтеп тора. Мәсәлән, Хоуик тирәсеннән үткән көчле бер давыл вакытында җилнең тизлеге сәгатенә 100 чакрымга җиткән, ул өй түбәләрен җиңеллек белән алып очырган, гасырлар буе үсеп утырган карт агачларны төбе-тамыры белән йолкып алган, ә тавык йомыркасы кадәр зурлыктагы боз халыкның уңышын да суккан, йорт-җирләренә дә зур зыян салган. Гомумән исәпләгәндә, мондый гарасатлардан 4 мең кеше зыян күргән, шуларның яртысы бөтенләй йортсыз калган. Әлбәттә, мондый олы бәла-казалар кичергән урындагы халык Инкань-ямбаның игътибарын җәлеп итмәс, ачуын китермәс өчен ашыгыч рәвеш­тә өй түбәләрен икенче төскә буяп чыккан.

Хоуик-Фоллздан ерак түгел урнашкан кунакханәдә эшләүче Йоханнес Хлонгване Инкань-ямбаны ике тапкыр — 1974 һәм 1981 елларда күрә. Аның сөйләвенчә, икесендә дә су хайванының бер үк вакытта атныкына да, еланныкына да охшаган башы һәм озын муены су өстеннән ун метрлап чыгып торган була. Өстәвенә, башы артында, атларныкы кебек, ялы да игътибарны җәлеп иткән. “Ләкин ул ял кыл яисә төк­ләрдән тормый, — ди Йоханнес, — асылынып торучы тирегә ныграк охшаган иде”. Хәер, бу төбәктә фәнни тикшеренүләр алып барган белгечләрнең ат башлы су җәнлеге хакында элегрәк тә урындагы халыктан күп ишеткәне булган.

Инкань-ямба турындагы борынгы риваятьләр һәм бүгенге хикәятләр үзара шулкадәр үрелгән, чуалган, буталган ки, хәзер инде кайда чынбарлык, кайда халыкның мифологиясе, кайда фантазиясе, кайда курыкканга куш күренгән тәэс­соратлар – аерырлык та, аң­ларлык та түгел. Шушыңа охшаш күпме язмалар белән танышып, күпмесен гәзит өчен әзерләп, мин әле үзем дә кемгә ышанырга да белмим.
Читайте нас: