+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
18 октябрь 2016, 02:00

Нострадамус

Эпидемия вакытында меңнәрчә кешене коткарган Мишель нишләп үз гаиләсен саклап кала алмаган?Мишель де Нотрдам 1503 елда Франциянең Прованс төбәгендәге (кантонындагы) Сен-Реми шәһәрчегендә туа. Аның әнисе ягыннан ата-бабалары медицина өлкәсендә аеруча сәләтләргә ия була. Туганнарының берсе хәтта герцог Калабрийский сараенда табиб вазыйфасын башкара. Мишельнең әтисе яклап христианлыкка күчерелгән яһүд бабалары арасында да билгеле эскулаплар булуы билгеле. Шуларның берсе, Петр Абрахам Саломон, Иерусалим короле, граф Рене Прованскийны тәре походы барышында озатып йөри. Әтисе борынгы яһүд ыруы Иссахар нәселеннән, ә бу ыру кешеләренең даны бик сәләтле күрәзәчеләр буларак та тарал­ган була.

Башлангыч белемне Мишель өендә әнисе яклап картәтисе Жан де Сен-Ремидан ала. Нәкъ менә шушы карт аңа йолдызлы сихри күк йөзен өйрәнү белән шулай җитди мавыгуга оеткы сала. Нәтиҗәдә, кечкенә чагында ук малайны “Бәләкәй астроном” дип йөртә башлыйлар.

Картәтисе вафат булганнан соң Мишель Авиньонга китә һәм үзен табигый фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә багышлый. Анда ул укытучылары белән зур низагка керә, чөнки астрологияне һәм Коперник теориясен яклап бәхәсләшә. Ә инде 22 яше тулуга үзенең табиблык мәктәбе белән Европада киң билгеле Монпелье университетына укырга керә.

1526 елда Экс шәһәрендә булган чагында тирә-якта йогышлы чума авыруы эпидемиясе башлана. Шул вакытта ук фармацевтика остасы булып танылган Мишель әлеге чиргә каршы дару уйлап таба. 1529 елда, 26 яшендә, медицина факультеты кафедрасында аңа докторлык гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Шушы вакыйгадан соң ул, үзенең фамилиясен латинчалатып, “Нострадамус” дип үзгәртә.

1534 елда ул Адриет исемле кызга өйләнә, хатыны аңа малай һәм кыз бүләк итә. Ләкин 1537 елда янә котырынган чума эпидемиясе вакытында Мишель зур тетрәнү кичерә: меңнәрчә кешене үлемнән алып калган табиб үз гаиләсен – хатынын һәм балаларын саклап кала алмый. Шушы аркада хәтта аннан читләшә башлыйлар, җен-шайтаннар белән аралашуда гаеплиләр, урамда урап үтәләр. Бу хәлләргә түзә алмыйча, ул шәһәрдән чыгып китә.
1548 елда Мишель де Нострадамусны Салон де Крога чакыралар. Шушы шәһәрдә ул чыгышы белән Венециядән булган аксөяк, бик яшьли тол калган Анна-Понция-Жемел-ле исемле хатынга өйләнә. (Шунысы да мәгълүм булсын: ул Мишельне алты тапкыр әти кеше итә.) Нәкъ әлеге шәһәрдә ул үзенең күрәзәлек сәләтен беренче тапкыр ныклап тоя. Улы Цезарьга язган хатында бәян итүенчә, ул бу сәләтен төрле мистикага кагылышлы китапларны яндырган чакта сизеп кала. Шуннан соң инде ул бөтен дөньяга киң билгеле центурияләрен (күрәзәчелек текстларын) яза башлый. Барлык астрономик күрсәткечләр һәм астрология буенча математик исәп-хисаплар, тикшеренүләр бүген Нострадамусның чыннан да гайре табигый сәләтләргә ия булганлыгын раслый һәм бу сәләт өчен Мишель Ходайга гомер буе табынудан, рәхмәтләр укудан туктамый.

Центурияләренең беренче өлешен бастырып чыгарганнан соң, 1555 елда, Нострадамус Парижга күченә, аны Франция короле Генрих II сараена чакырып алалар. Мишельнең сәләтләре патша сараена якын булган аристократия арасында киң танылу ала, хәтта Екатерина Медичи үзе динас­тиясенең киләчәк язмышы белән кызыксына. Монархны фаҗигале үлем көткәнлеген һәм Валуа нәселенең ни белән тәмамла­начагын белеп торган Нострадамуска, әлбәттә, җиңелдән булмый. Ул король якыннарын ничек тә тынычландырырга тырыша һәм ул чакта кулыннан килгән кадәресен генә эшли ала – король гомеренә куркыныч янавы турында кисәтеп куя. Ләкин Генрих күрәзәченең кисәтүләрен санга сукмый һәм ул “әкиятләргә” кул гына селти. Нәтиҗәдә, күрәзәлек тормышка аша: Мишельнең катренында (фал шигырендә) “карт арыслан” дип атал­ган Генрих дошманлашкан граф Габриэль де Монтгомерины бергә-бер алышка чыгарга чакыра. Кызганычка каршы, алтын йөгер­телгән хәрби киемдә, битлектә сугышкан корольнең уң күзенә граф сөң­гесенең кыйпылчыгы килеп тия. Бу ярадан король 1559 елның 10 июлендә вафат була. Ә хәзер Нострадамусның бу хәлләр хакында күпкә алдан язылган катренына күз салыйк: “Яшь арыслан бергә-бер алыш яланында карт арысланнан өстен чыгачак, ул аның алтын читлектәге күзен яралаячак, бу аның газапланып үлүенә китерәчәк” (1нче центурия, 35нче катрен).

1564 елда Нострадамус янына королева Екатерина Медичи улы Карл IX белән килә, соңрак Мишель үзе алар янына бара. Нәкъ шушы мизгел рәссам Вальверан картинасында сурәтләнә: рәсемдә Медичи утырып тора, аның артына улы Карл баскан; алар янында Нострадамус бер кулын – ачылган китап битенә, икенчесен кечкенә Карлның башына куйган. Күрәзәлек кылынганча, киләчәктә Карл король булачак. Һәм бу хәл 26 елдан соң, 1590 елда, Валуалар династиясен дәвам итүче ирләр калмагач тормышка аша.

Авыру Нострадамус янына 1566 елның 1 июлендә аның биографы Шавиньи килә. Мишель аңа: “Таң атканда син инде мине исән килеш күрмәячәксең!” – ди. Һәм, чыннан да, 2 июль иртәсендә ул, бума чире өянәген булдырмаска тырышып, караватыннан торып утыра, басып атлап китә һәм һушын югалткан килеш эскәмиягә ава. Аның үлеменә шаһит булган кешеләр сөйләвенчә, ул тыныч кына җан тәслим кыла, чөнки Мишель үз үлеменең кайчан буласын да алдан белеп торган.

Аның гәүдәсе, үзенең васыятенә ярашлы, саркофагка салына һәм Салон шәһәре чиркәвенең диварына басып торган хәлдә (вертикаль рәвештә) урнаштырыла. Бу эшләрне бик төгәл үтәүне хатыны Анна Жемел күзәтеп тора, ул иренең соңгы теләген җиренә җиткереп башкара. 1791 елда, Француз революциясе вакытында, бер якобинец әлеге чиркәүгә ут төртә, ә бөек күрәзәченең сөл­дәләрен таратып ташлый. Икенче көнне үк аның үле гәүдәсен табып алалар. Үзенең каберен ачкан һәркемне үлем көтәчәген алдан әйтеп калдырган Нострадамусның тагын бер күрәзәлеге шулай чынга аша.

Мишельнең зур өметләр баглаган өлкән улы да сәләтле кеше булып таныла – ул Провансның тарихын яза. Король Людовик XIII Цезарь Нострадамуска дворян (кавалер) дәрәҗәсе бирә һәм сарай камергеры вазыйфасын ышанып тапшыра. Икенче улы Мишельнең язмышы аяныч тәмамлана: аны махсус рәвештә явыз ният белән ут төртүдә гаеплиләр һәм үлем җәзасына хөкем итәләр. Нострадамус кызларының берсе генә кияүгә чыга.

Мишель Нострадамусның альманахлары да киң танылу яулый, аларда аның яшерен күрәзәлекләре урын алган, авыл хуҗалыгы өчен фаразлары бәян ителгән. Бу бөек шәхеснең мирасы 1555-56 һәм 1567 елларга исәпләнгән ике оракулдан тора, аларда якынча 140 күрәзәлек теркәлгән. Боларның барысын да Нострадамусның варисы Винсент Сева король Генрих IVгә бүләк итә.

Нострадамусның центурияләре – аның бөтен тормышының күрә­зәчелек әсәрләре, алар бөтендөнья әдәбият тарихына кертелгән һәм чын-чыннан үлемсез. Һәр центурия 100 катреннан тора, ә 7нчесендә алар 42. Сакланып калган шигырь-катреннарда XVI гасырда яшәгән табиб һәм астрологның күп гасырлар вакыйгаларын алдан күрүен раслый. Ул катреннарда Наполеон, Гитлер, Сталин һәм башка киң билгеле тарихи шәхесләрнең язмышы бәян ителгән. Болардан тыш, киләчәктә пар ярдәмендә йөрүче машиналар, кешеләрне күтәреп очачак зур һава шарлары, телефон, тимер юл, телеграф, термометр, электр лампочкалары, самолетлар, җиһан ракеталары, атом бомбасы һәм башкалар уйлап табылачагы әйтелә. Кыскасы, бүген без прогрессның нинди җимешләреннән файдалансак, барысы турында да диярлек телгә алына.

Нострадамус әсәрләрендә Русия язмышына да зур урын бирелгән, аларда Октябрь революциясе, Бөтендөнья сугышлары һәм үзгәртеп кору турында да бәян ителә. Нострадамус фаразынча, Русия 2003 елдан янә көчле дәүләт булып таныла башлаячак. Бүгенге сәяси вакыйгалардан чыгып, без моны чыннан да шулай дип, бәлки, әйтә алабыздыр. Моңа, әлбәттә, һәркемнең үз карашы, үз фикере. Нострадамус фараз итеп калдырган вакыйгаларның үткән елларга һәм бүгенге көнебезгә кагылышы турында күп бәхәсләшергә була, чөнки ул катреннар үтә дә образлы тел белән язылган, шуңа күрә аларның чынбарлыкка туры килүе хакында вакыйга булгач кына “туры китерә” башлыйлар. Ничек кенә булмасын, кешенең мөмкинлекләре турында без әле үзебез дә бик аз беләбез. Бөек күрәзәчеләр (шул исәптән Ванга да) калдырган мираска әлегә фәнни аңлатма юк, ләкин бу әле тормышыбызда мондый фактлар юк дигән сүз түгел.
Читайте нас: