А. С. Попов исемендәге Радиоэлектроника һәм элемтә фәнни-техник җәмгыятьнең лабораториясендә 15 ел элек тикшеренүчеләр төркеме белән гадәти булмаган гипнозлау тәҗрибәләре үткәрелә. Әйтергә кирәк, бу идея инде яңа булмый. Сәхнәдә чыгыш ясаучы гипнозчының өлкән яшьтәге ирне аңа, имеш, биш яшь дип инандыргач, теге олы абзыйның биш яшьлек бала кебек сакауланыбрак сөйләшә башлавына, ботка ашамыйм яисә балалар бакчасына барасы килми, дип елавына беркем дә әллә ни аптырамый бит! Моңа гипноз тәэсире дип кенә карыйлар.
Шулай, өлкән генә яшьтәге бер хатынны гипноз ярдәме белән ерак үткәннәргә “кайтаргач”, ул үзен, имеш, Испаниядә тореадорның үгезләр белән алышында – корридада итеп күрә. Гипноз алынып, һушына килгәч, ул тирә-яктагылардан: “Нәрсә ул “торо”? Анда барча халык гел шушы сүзне әйтеп кычкырды”, – дип сорый. Ул әлеге сүзнең испанча “үгез” дигәнне аңлатуын бу тормышта да белмәгән.
Тәҗрибәләр шулай дәвам итә, ә тормыш, үз чиратында, яңадан-яңа табышмаклар тудырып кына тора. Менә 1970 еллардагы тагын бер могҗиза.
Көнбатыш Берлинда яшәүче 12 яшьлек Елена Маркард, бик каты җәрәхәтләнүдән соң һушына килгәч, чип-чиста итеп итальянча сөйләшә башлый, гәрчә бу телне моңа кадәр бөтенләй белмәсә дә. Өстәвенә, ул үзенең исемен Розетта Кастельяни дип тәкрарлый, Италиядә 1887 елда тудым, 1917 елда вафат булдым, ди. Еленаны үзе әйткән адрес буенча алып баргач, ишекне аңа... күптән үлгән Розеттаның кызы ача. Елена, аны танып: “Менә минем Франса исемле кызым!” – ди. Могҗизамы? Әлбәттә!
Сезгә кайчак тирә-ягыгыздагы хәл-вакыйгалар инде кайчандыр булган кебек тоелганы юкмы? Чит шәһәрдәге ниндидер урам, бина бик-бик таныш кебек булмадымы? Ниндидер халәтне инде элек кичергән кебек түгелме? Шулай тоела гынамы бу, ягъни дежавюмы? Кешеләрдән фикер сорашу нәтиҗәләре күрсәтүенчә, аларның дүрттән өч өлеше (яртысы гына да түгел!) нәрсәнедер тану хисе, тойгысы кичергән. Ә аңлашылмаган таныш ым кагулар, хәрәкәтләр? Мәсәлән, күлләвек аша сикереп чыгучы ир кайвакыт, үзен озын итәкле күлмәк кигәндәй хис итеп, костюм пинжәгенең чабуын күтәрә. Икенче берәү беркайчан да үстермәгән мыегының очларын бөтереп утыргандай хәрәкәтләр ясый...
“Җаннарның күчүе: әкиятме, әллә инде могҗизамы?” дигән бер мәкаләдә сүз Һиндстанда яшәгән Титу исемле малай хакында бара. Бердәнбер көнне ул үзенең исеме Суреш Варма булуы, аның Ума исемле хатыны һәм ике баласы барлыгы хакында сөйли башлый. Ул, имеш, Агра шәһәрендәге кибет хуҗасы. Мондый сүзләрдән котлары очкан әти-әнисе үзләре генә Аграга китәләр һәм анда элек чыннан да шундый исемле кеше яшәгәнлеген ачыклыйлар. Баксаң, андагы Варманы биш ел элек үзенең кибете алдында башына атып үтергәннәр икән. Титуның югарыда телгә алынган сүзләрен әти-әнисе Варманың тол калган хатынына сөйләгәч, Ума (аның исеме дә туры килә!) ике баласы белән бераз вакыт үткәч әлеге сәер малайны күрергә килә. Титу аларның өчесен дә таный. Шунысы да игътибарга лаек: мәрхүм Варма үлемечле яра алган урында – Титуның башында зур миң була!
Реинкарнация, ягъни җаннарның икенче кешегә күчүе турындагы концепция, невроз һәм фобия кебек кайбер психик авыруларны дәвалаганда яхшы нәтиҗә бирә. Шулай, 45 яшьлек бер инженер үзендә бер сәбәпсезгә курку хисе һәм аркасында авырту тоя, бу хәл аның артыннан 2-3 кеше атлап килгәндә генә кабатлана. Регрессия (үткәндәге яшәеш турында хәтерне яңарту) сеансы вакытында ул үзенең аркасына атып үтерелүен күрә. Бу очракта да сәер хәл кабатлана: тәненә пуля кергән урында аның аркасында хәзер зур миң барлыгы ачыклана. Ирнең курку һәм авыртыну хисе берничә психологик әңгәмәдән соң гына юкка чыга…
Мондый мисалларны тагын күп китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин даими рубрикабыз астында дөнья күреп килүче язмаларны укып баручылар аңлагандыр инде: Владимир Высоцкий җырлаганча,
Хорошую религию придумали
индусы
Что мы, отдав концы,
не умираем насовсем...
Индуслар тоткан дин бик күпләрне тынычландыра ала, чөнки алар үзләренең җаны киләчәктә теләсә нинди тереклек иясенә генә түгел, хәтта ташка яисә агачка күчәчәгенә һәм бу дөньяда кем сыйфатында булса да тагын яшәячәгенә ышана. Тик шунысы да бар, җәмәгать: әлеге вакытта тәнегездә зур миң булган урыннар юкмы? Дөнья хәлен белеп булмый, шуны бүген караштырыгыз әле…