+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
10 ноябрь 2016, 02:00

Коточкыч хәл: 13е җомгага туры килә!

Саннарның безгә сихри тәэсир көче хакындагы хорафатларга ышану дәвам итә.Хәтта дәверебезнең күренекле рациональ фикер йөртүчесе булып танылган Зигмунд Фрейд та хорафатларга ышанудан азат була алмаган. “Психоанализ атасы” дип йөртелүче бу галим бик озак вакыт 51 яшьтә үлүдән куркып йөргән. Моңа аны иң якын дусты, дипломлы табиб, билгеле отоларинголог, кеше гомеренең барлык мөһим даталары 28 һәм 23 саннарына бәйле, дип исәпләгән Вильгельм Флис инандыра. Бу саннарны ул “хатын-кыз һәм ир-егетләр циклы”ның дәвамлылыгы белән аңлата. Әлеге исәпләүләрендә Флис кеше тормышындагы вакыйгаларны 28 һәм 23не я кушудан, я алудан килеп чыккан саннарга нигезләнеп аңлата. Аның “фәнни тикшеренүләре” Фрейдны шулкадәр мавыктыра һәм сокландыра ки, ул аны хәтта “Биологиядәге Кеплер” дип атый.

“Үләсе” елын исән-имин генә үтеп киткәч, Фрейд вафат буласы елын өй телефоны номерыннан (1-43-62) эзли башлый. Димәк, 43 яшьне ул үтеп киткәнлектән, игътибарны соңгы санга юнәлтергә кирәк. Шулай итеп, хәзер инде ул 62 яшьтә үләргә җыена башлый. Ә чынында исә данлыклы психоаналитик 83 яшьтә генә бакыйлыкка күчә. Аның каравы, Флисның исәпләүләре кайбер очракларда, чыннан да, дөреслеккә туры килә: үзе ул 1928 елда вафат була, ә Фрейд 1939 елның 23 сентябрендә җан тәслим кыла.

Йолдызлар тәэсире белән – астрологлар, язу рәвеше белән – графологлар, учтагы сызыклар белән хиромантлар шөгыльләнсә, саннар тәэсирен нумерологлар өйрәнә. Соңгылары ниндидер могҗиза белән 46 санының аерым сихри көчкә ия булуын исәпләп чыгарган. Аны бик гади итеп аңлаталар: инглизчә тәрҗемәдә 46нчы псалмның (дини текст) 46нчы сүзе – “shake”, ә ахырдан 46нчы сүз “spear” булып, икесе бергә “Shakespeare” килеп чыга. Ни өчен шулай соң? Чөнки бу тәрҗемә эшләнгән 1610 елда Шекспирга... нәкъ 46 яшь була. Болай дип “нигезләргә” маташу көлке тоелса да, Вильгельм Флисның 28 һәм 23 цикллары бәян ителгән “Тормыш агышы” китабындагы бу тәгълиматка сылтанулардан биоритмнар теориясе тарафдарлары бүген дә туктамый. Моны да аңлап була, чөнки әлеге саннарны кушудан, алудан һәм башка төрле математик “операцияләрдән” килеп чыккан нәтиҗәне әллә күпме тарихи датага һәм вакыйгага туры китереп була.

Кайбер саннарга бәйле хорафатларның бик күбе хәзерге калькулятор һәм электроника заманында юкка чыкса да, күпләре һаман да “сәер һәм серле” булып калуын дәвам итә. Әйдәгез, хәзер шуларның иң билгелесенә – “13” санына игътибар итеп карыйк.

Композитор Рихард Вагнер тормышында бу сан, чыннан да, могҗизага тиң дип әйтергә мөмкин. Ул 1813 елда туа, 13 февральдә үлә, туган елындагы саннарның суммасы да (1+8+1+3) 13кә тиң. Аның Байрейттагы театры 13 августта ачыла. Ул барлыгы 13 опера иҗат итә. Веберның Вагнерга нык тәэсир иткән “Ирекле укчы” операсының премьерасы 13 октябрьдә була. Вагнерның 1844 елның 13 апрелендә язып бетергән “Тангейзер” операсы Парижда 1861 елның 13 мартында зур уңышсызлыкка тарый, ләкин шул ук шәһәрдә 1895 елның 13 маенда киң танылу яулый. Композитор үз эшчәнлеген капельмейстер булып башлаган Рига театры 1837 елның 13 сентябрендә ачыла...

Вагнер эмиграциядә 13 ел була. Байрейтта яшәгән соңгы көне – 13 сентябрь. Аның янында коллегасы Лист Венециядә 1883 елның 13 гыйнварында була, ә үлгән елы Германия бердәмлегенең 13нче елына туры килә. Әйткәндәй, югарыда бәян ителгән барча мәгълүмат “1000 могҗиза китабы”ннан алынды, ә ул 1913 елда нәшер ителгән...

“13” саныннан куркучылар булган кебек үк, җомга көннән шикләнүчеләр дә күп. “Җомга хорафатына” ышанучылардан иң билгелеләре булып Наполеон һәм Бисмарк санала. Тарихта калган мәгълүматларга ярашлы, җомга көнне император бернинди сугышлар да алып бармаган булса, “Тимер канцлер” бернинди килешүләргә кул куймаган.

Һәм, әлбәттә, җомга 13енә туры килгәндә әллә нинди күңелсез вакыйгалар вәгъдә итүчеләр, фаразлаучылар тагын да арта төшә. Шундый көннәрдә теркәлгән начар хәл-вакыйгаларны фәнни яктан аңлатырга тырышучылар да бар. 1984 елда, мәсәлән, Германиянең Автоһәвәскәрләр җәмгыяте шул елда җомгага туры килгән 13нче числода юл-транспорт фаҗигаләренең гадәттәгедән 30 процентка артык теркәлүен хәбәр иткән. Кызганычка каршы, бу “экспертлар” бер еллык мәгълүматлар белән генә эш иткән. Табибларның 1993 елгы “Бритиш медикл джорнэл” басмасында китерелгән саннар да бик ышандырмый. Андагы мәкаләдә бәян ителүенчә, 13е җомгага туры килгәндә дәваханәгә эләгү ихтималлыгы 25 процентка арта. Ләкин, шул ук вакытта, беркем дә, нигәдер, шул фактка игътибар итми: әлеге хорафатка ышанучы кешеләрнең бу көнне үз-үзләрен ниндидер күңелсез хәлгә көйләве, эчтән шуңа ышануы, шуңа күрә үзен киеренкелектә тотуы, “бәла көтүе”, “нервынный” булуы нәтиҗәсендә күңелсез хәлләргә таруы түгелме бу? Мондый хәлләр махсус әдәбиятта да чагылыш тапкан. Мәсәлән, шундый көн тәэсирендә курсның кинәт төшүеннән куркып, инвесторлар акцияләрен ашык-пошык сата башлый һәм бу, чыннан да, акцияләр курсының кинәт төшүенә китерә.

Ничек кенә булмасын, җомга турында да, 13е хакында да гел начар яктан гына язмыйлар. Мәсәлән, күпләр өчен җомга – атнаның соңгы эш көне, алда – яллар яисә бәйрәмнәр. Бу көнне эш атнасы бетү шатлыгыннан ир-егетләр, җыелышып, азрак сыйланып та ала, аларча әйтсәк, “Пятница – тяпнется”.

Ә җомганың мөселман халыкларында нинди изге көн булуын сөйләп торасы да юктыр. Бу көнне диндарлар мәчеткә җомга намазына җыела, диндәшләрен изге гамәлләрне ешрак кылырга чакыра, гөнаһлардан арынырга өнди. Яшьләребез, бу көнне бәхетлегә санап, җомгада туйларын үткәрә, кавыша, гаилә кора, бу көннең изгелеген күз уңында тотып, ныклы, җитди мөнәсәбәтләргә нигез сала.

Франция короле Людовик XIII (13нче!) өчен дә җомга изге көн булып саналмады микән әле?! Король бу санны шулкадәр нык ярата ки, хәтта Анна Австрийскаяга да бу туташ 13 яшьлек булганда өйләнә.

Менә шундый хәлләр, кемдер “13” саныннан куркып, коты очып яшәгәндә башка берәүләр 13 яшьлек кызлар белән бәхет оясын кора.
Читайте нас: