+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
22 ноябрь 2016, 02:09

Табутларга кем тынгы бирми?

Чиркәү базына урнаштырылган мәетләрне кем бастырып куйганлыгын беркем дә аңлата алмаган.Искиткеч могҗизага тиң күренешләре белән киң билгеле Барбадос утравының Христос чиркәвендә XVIII гасырда бик бай плантаторлардан булган Уолрондлар гаиләсе үз нәселе өчен җир астында каберлек-пулат төзи. Аңа керү урыны бик зур мәрмәр плитә белән ябылып куелганлыктан, ул, каберлектән бигрәк, кальга-крепостьны яисә шәхси баз-мәгарәне хәтерләтә.

1807 елда анда Уолрондлар кавеменнән миссис Томасина Годдардның табутын төшереп урнаштыралар, ә бер елдан, тәүгеләренең нәселе корыганлыктан, бу каберлек шундый ук плантатор-колби­ләүче Чейзлар нәсе­ленә күчә.

Бераз вакыттан соң (1808 һәм 1812 елларда) Чейзлар анда төрлечә вафат булган ике кызларын җирли. Икенче кызлары­ның табутын урнаштырган шул ук 1812 елда мәгарәне тагын ачарга туры килә, чөнки гаилә башлыгы Томас Чейз җан тәслим кыла. Нәкъ менә шул вакытта халык бик тә гаҗәп күренешкә тап була: ике кызның да кургаштан эшләнгән табуты... вертикаль рәвештә бастырып куелган була! Ләкин бирегә чит кешеләрнең үтеп кергәнлеген дәлилләүче бернәрсә дә булмый, калган­нарның табутлары җирләгәндә ничек урнаштырылган булса, шул килеш тора.

Шундый ук хәл 1816 елда тагын кабатлана. Әлеге нәсел­дән тагын берәүне җирләр өчен базны ачсалар, Чейзлар гаиләсе әгъ­заларының гына табутлары янә тәртипсез хәлгә китерелгән! Ә бит моны җиңел генә эшләнә торган хулиганлык дип тә бәяләп булмый, чөнки соңгы тапкыр бирегә Томас­ның мәетен алып кергәндә аны таза-таза сигез ир күтәреп керткән булган! Әмма бу юлы аның да табуты вертикаль күтәрелеп, стенага сөяп куелган була.
Бу хактагы чыш-пышлар, имеш-мимешләр утрауда яшәүче халык арасында яшен тизлегендә тарала. Шуңа да чираттагы кардәш-ыруларын җирләр өчен мәгарә авызын сигез атнадан янә ачарга туры килгәч, сәер хәлләрне үз күзләре белән күрергә шактый халык җыела. Һәм, әйтергә кирәк, кешеләрнең могҗиза көткән өметләре тулысынча аклана: баз капкачы булып хезмәт иткән теге галәмәт зур мәрмәр таш үз урыныннан күчмәгән булса да, Чейзлар нәселенең дүрт табуты да янә тәртипсез хәлгә китерелгән була.

Әлеге вакыйгалардан соң халык куркуга калгач һәм пошаманга төшкәч, Барбадосның губернаторы, лорд Комбермер хәлләрне үз контроленә алырга була. 1819 елда табутларны тиешле тәртиптә урнаштыру белән үзе җитәкчелек итә һәм теге мәрмәр плитәне урынына урнаштыргач, аның һәр поч­магына губернаторның мө­һере сугыла. Ләкин бер ел үтүгә чиркәүгә якын яшәүче халыктан куркыныч хәбәрләр килә башлый: алар әлеге каберлектән аңлашыл­маган ниндидер шомлы тавышлар ишетелүе турында чаң суга, шунлыктан, губернаторга янә Христос чиркәвенә юлланырга туры килә.

Урынга килеп җитү белән иң башта таш плитәгә сугылган губернатор мөһерләрен тик­шерәләр: барысы да исән, тәртиптә. Ләкин эчкә үтү белән тагын шул ук күренеш каршы ала – Чейзлар нәселенең барлык вәкилләренең дә табутлары тәртипсез хәлгә ките­релгән, бер почмакта миссис Годдардның кечкенә табуты гына урыныннан кузгатылмаган.

Бу хәлләргә ул вакытта да, хәзер дә аңлатма бирә алмыйлар. Авыр эш үзәкләренә үткән кол негрлар хуҗала­рыннан үч алу максатында шулай эшләгән дип тә фараз итеп булмый, чөнки алар авыр плитәне бернинди эз калдырмыйча ачып керә һәм табутларны бернинди шик тудырмаслык итеп күчереп куя алмаслар иде. Җир тетрәү дә бер Чейзлар нәселен генә “борчып” калмас иде. Ул вакытта әлеге хәл-вакыйгалар киң билгеле Шерлок Холмсның “атасы”, язучы сэр Артур Конан Дойльгә дә барып ирешә. Бөек язучы фикеренчә, гадәттән тыш көчләр әлеге табутлар мәетләрнең тиз таркалуына юл куймаучы кургаш белән тышлануына “ризасызлык” бел­дергән булырга тиеш. Өстәвенә, ул гайре табигый көчләрнең, имеш, тагын шуңа да бик активлашкан булуы ихтимал: Томас Чейз һәм аның бер кызы үз-үзенә кул салган булганнар...

Ничек кенә булмасын, бу хәлләр урындагы халыкта бик озак елларга сузылган зур гауга-ызгышлар китереп чыгара, алар хәтта 150 ел үткәч тә вакыт-вакыт яңарып китә һәм властьларга да тынгылык бирми. Шунлыктан, мәгарәдәге барлык табутларны аннан чыгарырга карар ителә. Туган-тумачаларының мәетләрен варислары арытаба нишләткән­дер, анысы безгә билгесез, әмма бүген ул шомлы каберлек-пулатның эче буш, анда җилләр генә уйный һәм җил бөтереп алып кереп киткән чүп-чар гына очып йөри... Һәм кайчагында кеше ыңгырашкан һәм шыгыр-шыгыр табут күчергән тавышлар ишетелеп калгандай була...
Читайте нас: