+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
8 декабрь 2016, 02:00

Каһәрле йөзек

Аны кигән кешеләр ни өчен бер-бер артлы вафат булган?Испания короле Альфонс-XII 1885 елның 25 ноябрендә 28 яшендә көтмәгәндә үлеп киткәч, гәзитләрдә түбәндәге эчтәлекле мәкалә дөнья күрә, ә соңрак аны Европаның барлык дип әйтерлек матбугаты күчереп баса.

“1878 елда Альфонс-XII үзенең икетуган сеңлесе, герцог Монпасьеның кызы, принцесса Мерседеска өйләнгәч, яшь хатынына, башка затлы бүләкләр белән беррәттән, нәселләренең мөһере сугыл­ган йөзек бүләк итә. Яшь королева аны шундук бармагына киеп куя һәм башкача салмый да. Бер айдан ул көтмәгәндә... вафат була. Бик яратып өйләнгән хатыны бармагыннан йөзекне Альфонс үзе салдырып ала һәм аны истәлеккә әниләре яклап Мерседес белән уртак нәнәйләре, королева Христинага бүләк итә.

Берникадәр вакыттан соң нәнәләре дә дөнья куйгач, үзенә кире кайтарып бирелгән йөзекне король үзенең сең­лесенә, инфанта (принцесса) Мария-дель-Пилерга бирә. Инфанта әлеге бүләкне алганнан соң берничә көн үтүгә шулай ук көтмәгәндә җан тәслим кыла.

Әлеге йөзек Альфонска өченче тапкыр кире әйләнеп кайткач, ул аны вафат булган хатыны Мерседесның сеңле­се, шулай ук икетуганы, герцог Монпасьеның икенче кызы Христинага бүләк итә. Әлеге хәлдән соң өч ай да үтми, Христинаны да табутка салалар. Барлык шушы дүрт үлем бер ел эчендә – 1878 елда була.

Король Альфонс йөзеген үзенә инде дүртенче тапкыр кайтарып бирүләрен үтенә, ләкин үзе кими. Шулай җиде ел үтеп китә, туганнарны һәм якыннарны югалту ачысы да басыла төшә. Хорафатларга бик ышанып бармаган король әлеге йөзекне үзе йөртергә карар итә һәм сентябрь ахырында бармагына киеп куя. Шулай итеп, ике ай да үтми, 25 ноябрьдә “Испания короле” исемен уникенче кеше булып йөрткән Альфонс Бурбонский Мадридтан ерак булмаган резиденциясендә таң белән егерме сигез генә яшендә соңгы сулышын ала.

Корольнең күкрәк читлеге бераз зәгыйфьрәк була булуын, ләкин гомум сәла­мәтлегендә җитди тайпылышлар күзәтелми, хәтта вафатына бер атна кала да үлеменең шулкадәр якын булуына бернәрсә дә ишарәләми. Шулай итеп, затлы нәселдән бер-бер артлы биш кеше – ике королева, ике принцесса һәм бер король – әлеге йөзекне кигән килеш бик сәер шартларда якты дөнья белән хушлаша.

Бу зиннәтле йөзек ка­һәрләнгән булгандырмы, бозым салынгандырмы, беркем дә бернәрсә дә белми. Шуңа да аны король үлеменнән соң үзенә алучы табылмый. Шушы хәлләрдән соң бу йөзекне Мадрид шәһәрен төрле бәла-казалардан саклаучы дип исәпләнүче Изге Альмуденская статуясына бүләк итәләр, ләкин аның да бармагына кидермиләр, ә гади генә тасма белән муеныныа асып куялар.”

Король Альфонс вафатыннан соң Испания гәзитләрендә менә шушы язма дөнья күрә дә инде. Кызганычка каршы, каһәрле йөзекнең кайда һәм нинди ювелир тарафыннан эшләнүе, аның король кулына килеп кергәнче кемнәр кулы аша үтүе хакында язмада бернинди мәгълүмат та булмый...
Читайте нас: