+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
13 декабрь 2016, 02:00

Террорист кораб

Ул, АКШ Президентының гомерен өзеп, бөтен дөнья тарихын чак үзгәртми кала.Бөек Ватан сугышы елларында АКШ Хәрби-диңгез көчләре составында “Уильям Д. Портер” (DD-579) дип аталган эсминец та була. Бу кораб ул елларда күпләп төзелгән “Флетчер” тибындагы башка эсминецлардан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Ул 1943 елда сафка кертелә, командиры итеп тәҗрибәле офицер, лейтенант-командор Уилфред Уолтер билгеләнә.1943 елның ноябрендә “Вилли Ди” (диңгезчеләр даирәсендә аны үз итеп шулай атап йөртәләр) Норфолктагы хәрби-диңгез базасыннан ашыгыч рәвештә чыгарга һәм АКШ Президенты Франклин Делано Рузвельт җитәкчелегендә тарихта киң билгеле Тегеран конференциясенә баручы Америка делегациясе урнашкан “Айова” линкоры эскортына кушылырга приказ ала.

Причалдан чыкканда ук “Вилли Ди” үзе кебек үк икенче бер эсминецның бортын сыдырып үтә һәм якоре белән тегесенең бортка беркетелгән леерларын (корыч арканнарын), кечкенә көймәләрен, тралларын, коткару салларын умыртып төшерә.

Сыдырылган урыннарын тиз генә буяганнан соң “Вилли Ди”, ниһаять, линкор эскортына кушыла һәм алар (“Айова” һәм өч эсминец) Атлантик океанга чыга. Фашистларның су асты көймәләре ягыннан хәвеф янау сәбәпле, радиотынлык игълан ителә. Шулай тыныч кына йөзгәндә берзаман көчле шартлау яңгырый, кораблар тиз генә немец торпедаларыннан саклану маневрлары ясый башлый, бу паника “Вилли Ди”дан башка корабларга семафор буенча хәбәр биргәнче дәвам итә. Баксаң, шул эсминецның корал стеллажыннан тирәндә шартлый торган бер бомба ялгыш океанга төшеп китеп, су астында шул шартлаган икән! Менә сиңа радиотынлык! Теге шартлаудан соң күтәрелгән зур дулкын эсминецның палубасында бәйләп һәм ныгытып куелмаган барча әйберне океанга юып төшерә, шул әйберләр белән бергә бер диңгезче дә суга оча, ул бахырны коткара алмыйлар, моңа вакытлары да булмый. Бераздан машиналар бүлегендә авария була, күп тә үтмәстән бер казанлыкта пар басымы төшә... Кыскасы, “Вилли Ди”да сәгать саен диярлек бер бәла булып тора, ләкин аны кире Норфолк базасына кайтарып җибәрү турында сүз дә булмый.

1943 елның 14 ноябре иртәсе кояшлы һәм җылы була. “Айова” һәм эскорт Бермуд утрауларын үтеп киткәч, Рузвельт һәм аның белән баручы делегация вәкилләре, дошман авиациясе безгә һөҗүм иткән очракта, аны кире кагу сугышы ничегрәк булыр иде икән, дип, шуны күрү теләген белдерәләр. Линкорның командиры һавага зенитчылар өчен, имеш, дошман самолетлары ролен үтәячәк метеозондларны очырырга приказ бирә. Шаһитлар хәтергә алуынча, бу күренеш шактый көчле тәэссоратлар калдырган. Моңа шикләнмәскә мөмкин, чөнки әлеге метеозондларның баллоннарына дүрт корабтан берьюлы йөзләгән орудие ата бит!

Бу вакытта “Вилли Ди” капитаны, лейтенант-командор Уолтер үзе турында теге бомба шартлавыннан соң калган начар фикерне ничек акларга дип баш вата. Үзен яхшы яктан күрсәтер өчен ул да хәрби тревога игълан итә: эсминецның зенитчылары һава шарларына ут ача, ә калган экипаж үзләреннән берничә генә миль ераклыкта йөзеп баручы “Айова”га торпеда һөҗүме имитациясе әзерли башлый. Ике диңгезчегә торпеда аппаратындагы торбалардан ата торган чын зарядларны (праймерларны) алырга кушыла. Ләкин эсминецның өстендә асылынып торган бәла капчыгы бушамаган булган, күрәсең, торпедачы­ларның берсе бер аппараттагы праймерны... алырга оныта! Озак та үтми, мина-торпеда бүлеге командирының приказлары яңгырый башлый: “Беренче торпеда – ут!”, “Икенче торпеда – ут!”, “Өченче торпеда – ут!” Ләкин баштагы ике торбадан төтен генә чыкса, өченчесеннән үлемечле “сигара” чыгып оча! Куркыштан агарынып каткан эсминецтагылар һуш җыйган арада чын торпеда АКШ Президенты китеп барган линкорга таба артыннан ак күбекләр калдырып җиффәрә генә! “Вилли Ди”ның капитан мостигында паника куба: төрле командалар яңгырый, төрлесе төрле якка чабыша, линкордагыларга хәвеф янавы хакында ничек тә тизрәк хәбәр итәргә кирәк! Шул чакта радиотынлыкны бозарга карар ителә, ләкин линкорның радисты сигналларны кабул итүгә эшләми, тынлыкны саклый. Ә шул ук вакытта бик кадерле секундлар үтә! Ниһаять, линкордан радиосигналны алулары турында хәбәр килә: “баш” кораб тизлеген тиз генә арттыра һәм курсын үзгәртә.

Үзе китеп барган линкорга торпеда һөҗүме ясалуы турындагы хәбәр Президент Рузвельтка да барып ирешә һәм ул адъютантына инвалид коляскасын линкорның борты читенә, леерлар янына ук күчерергә куша, бу һөҗүмнең ни белән тәмамлануын үз күзләре белән күрәсе килә. Ә бу вакытта торпедадан саклану зигзаглары ясаган “Айова” үзенең барлык пушкалары белән бәхетсез “Вилли Ди”га таба борыла һәм аңа атарга әзерләнә, чөнки аның командирлары, әлеге эсминец АКШ Президентына каршы фетнәгә җәлеп ителгән һәм Рузвельт гомеренә куркыныч белән яный, дигән фикергә килә. Бер минуттан линкор борты янәшәсендә генә теге торпе­даның шартлау тавышы яңгырый, ул “Айова” кильватеры эзе калдырган дулкынга бәрелеп шартлый. Ниһаять, барысы да җиңел сулап куя: ахыры ничек булып бетәсен күз алдына да китереп булмаган һәм берничә офицерның үсеш карьерасына зур пычрак нокта куйган куркыныч хәл шулай тәмамлана. Нәтиҗәдә, “командиры һәм бөтен экипажы кулга алына” дип игълан ителгән кораб Бермуд утрауларындагы Гамильтон портына озатыла, анда аларны хәрби трибунал көтә. Бу Америка Хәрби-диңгез флоты тарихында ачык диңгездә чакта кораб һәм аның барча экипажы кулга алынган беренче очрак була.

Эсминец билгеләнгән портка килеп җитү белән аны диңгез пехотасы кордоны уратып ала. Бераздан хәрби суд үзенең ябык утырышларында кораб бортында 14 ноябрьдә ниләр булганын ачыкларга тотына. Берничә сорау алудан соң торпедачы Лоутон Доусон зарядны торпеда торбасында ялгыш онытып калдыруын таный. Барлык вакыйгалар ачыклангач, тикшерү комиссиясе бу хәлләрнең ялгышлык-хаталар тезмәсе нәтиҗәсе булуын таныгач, суд ул нәтиҗәләрне сер итеп сакларга дигән карар чыгара. Лейтенант-командор Уолтер һәм тагын берничә офицер коры җир гаскәрләренә түбән вазыйфаларга тәгаенләнә, ә торпедачы Доусон Хәрби-диңгез флотыннан куыла һәм 14 елга каторга эшләренә хөкем ителә. Ләкин бераздан бу хакта Президент Рузвельтка барып ишетелә һәм ул мескен Доусынны ярлыкый, ул каторгадан азат ителә.

Кызганычка каршы, эсминецның арытабангы язмышында да сәер хәлләр һәм бәхетсез очраклар күп була. Корабны Алеут архипелагы тирәсенә патрульгә җибәргәч, хәрби вахтага басарга әзерләнгәндә аның иң эре калибрлы пушкасыннан ялгыш (ләкин бик төгәл!) атылып киткән ядрә утрауларның берсендә урнашкан Америка гарнизоны штабына төшеп шартлый. Аннары Окинава тирәсенә (Япония белән дә сугыш бара) һава һөҗүмен кире кагучы кораб сыйфатында җибәрелгәч, ул берничә япон самолетын һәм... үзләренең өч самолетын бәреп төшерә. Шул хәлләрдән соң Америка очучылары бу каһәрле эсминецны урап үтә башлый. Әлеге саклык һәм хәвефсезлек чараларын күрү юкка гына булмаган икән, чөнки “Вилли Ди”, япон самолетларын бәреп төшерәм, дип, үзе кебек үк һава сагында торучы “Льюис” корабының бортын һәм өстәрәк урнашкан башка корылмаларын үзенең зенитка пушкаларыннан атып теткәләп бетерә.

1945 елның 10 июнендә “Уильям Д. Портер” һава һөҗүменә каршы дежур торганда бер япон бомбардировщигы, алдагы оборона сызыгын үтеп, сакланучы территориягә якынлаша. Ул очучы самолет борты бомбалар белән шыплап тутырылган камикадзе була. Үзе белән бергә шартлату өчен камикадзе эсминец янәшәсендәге эрерәк транспорт чарасын сайлый. Ләкин зенитка пушкасыннан атылган снаряд барып тигәч, самолет төп курсыннан читләшә һәм “Вилли Ди” янында гына диңгезгә килеп төшә. Әмма диңгезчеләр бер-берсен шулай бик яхшы тәмамланган уңыш белән котларга да өлгерми, нәкъ эсминец астында теге камикадзе үзенең соңгы эшен төгәлләп куя – су астында көчле шартлау яңгырый. Трюмы зыян күргән корабка су тула башлый, ул уң якка янтая. Ярый әле ярдәм вакытында килеп өлгерә, өч сәгатьтән эсминецның бөтен экипажы десант баржасына күчеп утыра. Ә бераздан каһәрле кораб, бөтен дөнья тарихын чак кына үзгәртми калган эсминец Окинава утравы ярлары буенда якынча 800 метр тирәнлеккә бата.

Кайчагында шаккатмалы, кайчак аңлатып та бирә алмаслык бик күп сәер хәлләргә дучар булган “Уильям Д. Портер” эсминецының тарихы әнә шулай тәмамлана.
Читайте нас: