+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
10 гыйнвар 2017, 02:00

Кеше башлы ябалак котны ала

Хабаровск шәһәрендә яшәүче 27 яшьлек урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Завадина бик ямьсез чырайлы (өстәвенә, кешегә охшаган!) мәче башлы ябалакны фотога төшереп алган. Бу коточкыч җан иясенә укытучы ханым ике яшьлек кызы Эля белән йортыннан ерак булмаган яшь агачлыкта йөргәндә тап була. Башта ул, куркышыннан һәм көтелмәгән хәлдән коты очып, шулкадәр чәрелдәп кычкырып җибәрә ки, хәтта “тавышым бер-ике чакрымга ишетелгәндер”, ди.

Әмма аның кычкыруына ябалакның исе дә китми, кунган ботагында тыныч кына утыруын дәвам итә, шул ук вакытта бик шомлы карашы белән Галинаны күзәтә. “Белмим, әллә куркудан, әллә әлеге чиркангыч караштан, башым бик каты авырта башлады, – дип яза Г. Завадина. – Элька исә, берни дә булмаган кебек, әлеге җан иясенә бармагы белән төртеп күрсәтеп, рәхәтләнеп кычкырып көлә иде. Мин үземне, әшәке ниятле кешеләр баштанаяк чишендереп, күкрәк­ләремне шакшы куллары белән кыскалап, пычракта аунаткан кебек, бик начар, авыр, укшыгандай хис иттем. Басып торган җирдән йө­гереп китеп качасым килде, ләкин аякларым мине тың­ламады. Бу караш мине баскан урыныма кадаклаган кебек тоелды...”

Тораташ кебек катып калуын бик зур авырлык белән җиңеп, Галина фотоаппаратын “ябалакка” төбәргә һәм төймәсенә басарга үзендә көч таба.

“Ул, мәче башлы ябалак кебек ухылдап куйды да, канатларын җилпеп, очып китте, – дип дәвам итә Галина. – Баш авыртуым да шундук бетте һәм мин үземне элеккечә яхшы хис итә башладым. Нәрсә булгандыр бу, әле дә аңлый алмыйм. Мутантмы? Чит планета вәкилеме? Әллә инде әкиятләр алдашмый, җен-пәриләр чынбарлыкта да бар микән?”

Башта Галинага ышанмыйлар, шаяртырга уйлагандыр, дип шикләнәләр. Әмма үткәрелгән экспертиза нәти­җәсендә фотосурәтнең чынлыгы, монтаж булмавы раслана. Алай гына да түгел, Галина төшереп алган фото­рәсем Англиядә эшләнгән шундый ук сурәттәге кеше-ябалак белән бик төгәл туры килә.

Ул илдә, Эксетер һәм Эксмут шәһәрләре (Девоншир графлыгы) тирәсендә, бел­гечләр фикере буенча, “паранормальлекнең дөнья полюсы” урнашкан. Шушы кечкенә генә территориядә бик еш НЛОлар пәйда була, кайберләре кешеләрне дә урлап алып китә, полтергейстлар котырына, без куркыныч киноларда гына күреп өйрәнгән персонажларга охшаган серле җан ияләре шашына һәм тәртип боза. Монда каян чыкканлыгы да билгеле булмаган тавышлар ишетелә. Күптән түгел, мәсәлән, Иен исемле электрик шундый тавыш­ларның берсен үз өендә магнитофонына яздырып алган, ул бераз әтәч кычкырганга да охшаган. Шунысын да әйтергә кирәк: аның өендә бернинди кош-корт та юк!

Тавышлар гына нәрсә! Бер бахыр эт кич җитүгә өстәл астына кереп поса икән, аны урамга һич чыгарырмын димә! Чыкмас та, чөнки аны берсендә юлбарыс тешле маймылга охшаган ниндидер җан иясе тешләгән. Ул куркыныч җан иясен күргән кешеләр сөйләвенчә, аны бер күрүдә үк чәчләр үрә тора, ди. Кешеләр торагы янына шулай килеп-китеп йөргән арада ул инде әллә ничә этне, песине һәм сарыкны өзгәләп ыргыткан. Һәм иң аптыратканы – бу юлбарыс-маймыл җирдә бернинди дә эз калдырмый, әйтерсең лә һавадан очып йөри, ди!

“Би-би-си” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, шушы графлыкта яшәүче бер хатынның өй ишегеннән вакыт-вакыт чып-чын кан аккан, бу хәл кичләрен булган һәм бик озак дәвам иткән.

Югарыда телгә алынган кеше башлы ябалак 1976 елда шундагы чиркәүләрнең берсенә очып килеп кергән, шул мәхәллә кешеләре моны бик начар хәлләргә юраган. Өстәвенә, аның мыскыллы чырае кешеләргә, чыннан да, гипнозлаган кебек тәэсир иткән. Кыскасы, инглиз­ләрнең котын алган кош та, Галина Завадина фотога төшереп алган ябалак та бер токымнан, ләкин нинди токым ул – шунысы гына билгесез.
Читайте нас: