Шулай итеп, компания җитәкчелеге анда скважина борауларга карар итә. Моның өчен башта тиешле тикшеренүләр үткәрелә, урын сайлана һәм җиһаз-корылмалар урнаштырыла. Нәкъ менә шул вакытта Д. Беккер җитәкчелеккә бу урында бораулаучыларның су таба алмаячагын әйтә, якынча 50 метр тирәнлектә бераз су чыгачагы, аның да тозлы булачагы хакында белдерә. Ләкин аның бу сүзләрен игътибарга алмыйлар, тиешле тикшеренүләр үткәрелүе турында әйтеп, авызын йомалар.
Үз сүзләрен сүз итеп, скважинаны барыбер шул урында бораулагач кына Д. Беккерның хаклы булганлыгы раслана. Берникадәр вакыт узгач, җитәкчелек әлеге “сәер хезмәткәр”не исенә төшерә һәм “сулы” урын табып бирүен үтенә. Җир асты суларын эзләүчеләр элек тә булган һәм моның өчен алар, гадәттә, талчыбыклар файдаланган. Әмма Беккерга бернинди чыбыклар да кирәк булмый, ул, кулларын күкрәк турысында кушырып, компания территориясе буйлап акрын гына әрле-бирле йөренә башлый.
Якынча ярты сәгать шулай йөренгәч, ул туктый һәм фирма хезмәткәрләренә шул урынны билгеләргә куша. Бу вакытта Беккерның бөтен тәне калтырануына бөтенесе дә игътибар итә. Шуннан соң ул арытаба китә һәм гәүдәсе тагын дерелди башлаганчы йөренә. Яңа урын беренчесеннән 500 метр арырак була. Монысын да билгеләп куялар. Әмма фирма җитәкчелеге Беккерның бу “ачышларын” шарлатанлык дип бәяли һәм әлеге экспериментны хәзер инде күзләрен бәйләп кабатларга мәҗбүр итә. Ләкин бу хәлдә дә ул башта билгеләнгән урыннарда туктала. Барыбер шикләнсә дә, җитәкчелек шунда бораулап карарга рөхсәт бирә. Һәм, ни гаҗәп, беренче скважинадан ук чыккан су шулкадәр күп була, икенчесен бораулап та тормыйлар.
Д. Беккер үз сәләтен моңа кадәр дә файдаланган була. Ул шәһәрдән 30 чакрымда, корылыклы төбәктә туып-үсә. Анда яшәүче фермерлар сулы урын таба алса гына уңышлы эшчәнлеккә исәп тота ала, шунлыктан алар электән Беккерның картәтисенә мөрәҗәгатъ иткән була. Нәкъ менә ул оныгын әлеге ысул белән су табарга өйрәтә дә инде.
Ләкин онык картәтисен дә уздырып җибәрә: ул кайда су барлыгын гына ачыклап калмый, суның төче яисә тозлы булуын да әйтеп бирә ала. Моның өчен ул тимер акчалар файдалана, эзләү барышында бер учына – көмеш, икенчесенә бакыр тәңкә кысып тота. Әгәр су төче булса, көмеш акчалы кулы бик каты калтырана башлый, тозлы булса – бакыр тәңкәлесе.
Бу искиткеч сәләтне галимнәр дә аңлатып бирә алмаган. Менә шундый инде ул Ходай бәндәсе – үзе бер могҗиза!