+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
24 гыйнвар 2017, 02:00

Сөекле ирен хатын-кыз төшендә дә коткара

Америкада 1881 елда булган бу сәер хәлне бүген дә төгәл генә аңлата алмыйлар.

АКШның көнчыгыш ярлары буенда 28 декабрьдә көчле буран була: һава температурасы нольдән чак кына түбәнрәк, кар катыш яңгыр ява, юлларга яткан җепшек карны салкын җил тиз арада бозга әйләндерә, халык юк-бар йомыш белән өеннән чыкмаска тырыша. Ләкин мондый коточкыч һава торышы да тимер юлы компанияләренең эшен туктатырга тиеш түгел, алар барысы да бер-берсе белән поездларның расписание буенча төгәл йөрүендә ярыша, көндәшлек шартларында йөзен югалтмаска тырыша.

Поезд машинисты Дэвид Гарнет мондый көнне эшкә өеннән теләр-теләмәс кенә чыгып китә, чөнки ул ике көн элек кенә чибәр һәм яшь Мери Уоррен белән никахлашкан, өйдә җылы һәм уңайлы, яшь хатыны, авыз эченнән генә нидер җырлый-җырлый, аш бүлмәсендә нидер пешеренә. Ләкин берни дә хәл итә алмыйсың, эшкә барырга кирәк, берничә сәгатьтән аның поездын көнбатышка алып китәсе бар. Ләкин, әллә начар һава шартларына бәйле, әллә хәләле Мери белән вакытлыча аерылу хәсрәтеннән, аның күңеле тыныч булмый. Юк, Дэвид бу һөнәре буенча күптән эшли, мондый һава шартларында теләсә нинди көтелмәгән хәлләр булу ихтималлыгын да ул белеп тора, рельсларга да боз каткан, юл да юньләп күренмәгән көннәр, еш булмаса да, булыштырып тора.


Депода Гарнет ярдәмчесе белән паровозны җентекләп тикшереп чыга, тормозларның төзеклеген карый. Ярдәмчесе тартманы ком белән тутыра, запаска тагын берничә капчык ком ала, чөнки мондый вакытларда поездны туктатканда тәгәрмәч­ләр астына комны күп сибәргә туры килә.

Ниһаять, паровоз гөрләп эшләп утыра, пассажирлар барлык унике вагонга утырышып бетә, өч тапкыр кыңгырау шалтырый, паровоз кычкыртып ала һәм состав тизлек ала башлый. Локомотивның пыяла белән тышланган кабинасында җылы, ләкин бераздан ул тәрәзәләргә кар ябышып ката, шуңа машинистка да, ярдәмчегә дә минут саен диярлек тәрәзәдән башын тыгып, алдагы юлга карарга туры килә. Андый чакларда көчле җил китереп бәргән карлы яңгыр битне чеметтереп авырттыра, күзләрне кисә. Инде караңгы да төшә, локомотив алдына эленгән фонарь алдагы берничә метрны гына яктырта ала, шуңа тимер юлчылар составны тоемлап һәм Ходайга тапшырып кына алып бара.

Кинәт Дэвид дертләп китә: аңа алдагы фонарь яктысында ниндидер җан иясе күренеп киткән кебек була! Ул битендәге карны сыпырып төшереп, күзләрен уып, тагын алга караш ташлый, анда фонарь яктысына эләккән пардан ниндидер хатын-кыз фигурасы хасыйл була икән. Ул фигура, әле генә бер якынаеп, бер ерагаеп, поезд белән бергә бара; кайвакыт ул юкка чыга да яңадан пәйда була, ул һавадан йөгереп барган кебек тоела. Кабинага якынлашкач, аның йөз чалымнарын күреп калу мөмкинлеге туа.

– Я Хода, Мери бит бу! – дип кычкырып җибәрә Дэвид.

“Миндә галлюцинацияләр башланды микәнни?” дип уйлап куя ул. Ләкин әлеге хатын-кыз фигурасын аның ярдәмчесе дә күргән икән бит! Шуннан кочегар, үз эшен ташлап, болар янына килә һәм, тәрәзәдән башын тыгып, ул да фигура күрүен әйтә. Шуннан соң алар өчәүләп әлеге күренешне күзәтә башлый. Хатын тәрәзәгә якынайган чакларда аның йөзе бик кайгылы, куркулы күренә, шуннан соң Дэвидның бөтенләй коты алына. “Күрәсең, Мери үлгәндер дә, хәзер аның җаны минем белән хушлашадыр”, – ди ул ярдәмчесенә. Тегесе аны тынычландырырга тырыша: “Мери белән өйдә нәрсә булырга мөмкин инде?! Ул хәзер җылы һәм йомшак түшәктә йоклап ятадыр, янында сөекле ире булмаганга гына бераз моңсуланадыр. Мондый караңгы төндә әллә нәрсәләр күренергә мөмкин, шул гына!” Ярдәмчесенең бу сүзләрен ишеткән кебек, Мериның образы шундук юкка чыга һәм башкача күренми.

Дэвид поездны чираттагы станциягә китереп җиткерә. Баксаң, кондуктор да вагон тәрәзәсеннән теге фигураны күргән икән. Шуннан соң ирләр уйга кала: бу күренеш юкка гына булырга тиеш түгел, югары көчләр аларны ниндидер хәвеф барлыгы турында кисәтә. Кыскасы, гәп сатарга вакыт юк, арытаба кузгалырга кирәк. Һава торышында әллә ни үзгәреш юк, карлы яңгыр бетеп, көчле яңгыр гына коеп ява башлый, җил көчәя. Каршыга товар поезды җилдерә, алда Элкхорн елгасы аша салынган күпер якынлаша. Ләкин нәкъ шул мизгелдә паровоз алдында янә Мери Уоррен образы пәйда була! Хәзер исә аның карашы тагын да коточкычрак булып күренә. Куллары белән поездны туктатырга теләгән кебек хәрәкәтләр ясый, карашы исә: “Дэвид, мине тыңла! Минем нәрсә әйтергә теләгәнне аңламый­сыңмыни соң син?!” – дигән кебек. Ә поезд зур тизлек белән баруын дәвам итә, чөнки яшел сигнал утлары алда юлның ачык һәм каршылыксыз булуы турында сөйли. Мери тагын бер тапкыр аңлатырга тырышып үрсәләнеп ала да юкка чыга. Берничә мизгелдән машинист һәм аның ярдәмчесе икесе берьюлы кычкырып җибәрә: “Кызыл ут яна!” Аларның күз алдында гына светофорның төсе алышына.

– Ашыгыч рәвештә тормоз! – дип кычкыра Гарнет.

Тәгәрмәчләр астына ком ташлана башлый, ләкин поезд боз каткан рельслардан инерция буенча шуып баруын дәвам итә.

– Артка бирергә! – дип команда бирә Дэвид.

Хәзер инде тәгәрмәчләр кирегә, артка таба әйләнә башлый. Күпергә җитәрәк берничә генә метр калгач, ирләрнең күз алдында коточкыч күренеш ачыла: күпер юк, рельслар упкынга алып бара, ә аста ярларыннан чыгардай булып елга котырына!

Поездны туктату өчен күрелгән чаралар үз нәтиҗәсен бирә – состав җимерелгән күпергә өч-дүрт метр кала туктый. Моны күреп тетрәнгән машинист ярдәмчесе светофорга күтәрелеп карый һәм катып кала: анда кызыл түгел, яшел ут янып тора! Шунысын да хәтергә төшерик: ул заманда светофорлар белән ерактан торып идарә итү булмый әле, аны махсус хезмәткәр кул көче белән алыштыра. Моның өчен ул үзендә генә була торган махсус ачкыч белән башта тимер тартманы ачарга тиеш була. Димәк, алар светофорда кызыл ут күрү белән поездны туктата башлаганда да яшел ут янган булган! Ни өчен ул аларга кызыл булып күренгән соң? Һәлакәткә юлыгасы кешеләрне бу фаҗигадән кем коткарган?

Бу хәлләргә бәйле рәвештә махсус комиссия җентекле тикшерү үткәрә: күпсанлы шаһитлардан сорау алына, барлык хәл-шартлар анализлана. Ачыклануынча, Элкхорн күпере пассажирлар поезды килеп җитәр алдыннан гына җимерелеп төшә. Бу төндә бер-берсенә каршы килгән ике поезд гына әлеге күпер аша үтәргә тиеш була, товар поезды күперне имин генә үтеп китә, ул Дэвидларга каршы да очрады ич. Юл хезмәткәре дә күпернең барлыгын һәм төзеклеген күрә һәм, поездга юлны ачып, яшел ут яндырып куя. Көчле җил котырынганлыктан, күпернең җимерелеп төшүен ул үз будкасында утырганда ишетми дә. Пассажир поездын каршы алганда ул светофорга янә күз сала һәм локомотив экипажының яшел янганда да поездны туктатырга маташуларын күреп, гаҗәпкә кала. Берникадәр вакыттан поезд туктаган чакта да светофорда яшел ут янып торган була, аның ничек кызылга алмашынып алуын ул аңлата алмый. Ничек кенә булмасын, моны хезмәткәр тиз генә эшли дә алмас иде, чөнки моңа күбрәк вакыт таләп ителә. Кыскасы, бу ничек кенә аталмасын, бик күп гомерләрне саклап калган могҗизага тиң хәл була.

Элкхорн елгасы буендагы вакыйганы тикшергән комиссия машинист Дэвид Гарнетның күрсәтмәләренә бик шикләнеп карый, сүзләрен галлюцинация дип бәяли. Кызганычка каршы, комиссиянең фикерен гәзитләр дә эләктереп ала, бу вакыйга хакында язганда Дэвидны көлкеле хәлгә куеп бәян итә. Иптәшләре Гарнет сөйләгән­нәрне антлар эчә-эчә куәтләп күрсәтмәләр бирсә дә, ул эшеннән гариза язып китә. Комиссия, галлюцинация турындагы баштагы фикерен үзгәртеп, сожрак Дэвидның исемен акласа да, кичергән тетрәнүләр эзсез үтми, ул элекке эшенә әйләнеп кайтмый.

Мери Уорренның күрсәтмә­ләре дә тикшерү эшендә сакланган. Алардан күренүенчә, теге төнне ул, чыннан да, йоклый, ләкин төне буе саташып, куркыныч төшләр күреп чыга. Ул ирен коткарырга тели: төшендә поезд алдыннан йөгерә, аны куллары белән туктатырга тырыша, ләкин паровоз баруын дәвам итә, Дэвид аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламый... Мери манма тиргә батып, куркудан калтыранып, башы бик нык авыртып уяна. Әлбәттә, төшнең күп урыннары онытылган була, исенә төшергәнче ул ирен нинди бәладән коткарырга теләвен дә хәтерләми.

Бу гаҗәеп хәлне берничә дистә еллар аңлата алмыйлар. Шулай да кайбер парапсихологлар, монда телекинез күренеше булуы ихтимал, ди. Телекинетик йогынты тәэсирендә светофор утлары алмашынган һәм бу тәэсир көченең чыганагы нәкъ Мери булган, диләр. Башкалар раславынча, мондый начар төндә ире өчен нык борчылган Мериның баш мие кисәтүче сигналлар җибәргән, ә бик киеренке шартларда эшләгән локомотив бригадасы әгъзаларының да уйлары шушы ешлыкта булган.

Ничек кенә булмасын, тагын бер сорау туа: ирен нәкъ менә Элкхорн елгасы күперендә бәла сагалавын йоклап яткан Мери ничек белгән соң? Бу сорауга җавапны үткән гасырның ахырында гына “Тормыштан соң яшәү” дигән киң билгеле китап авторы, Американың данлыклы табиб-реаниматологы Р. Моуди табарга тырыша. Аның китабында язылганча, кеше клиник үлем кичергәндә аның җаны тәненнән аерылып чыга һәм үзенең гәүдәсе белән ниләр бул­ганын читтән күзәтеп тора. Ләкин, ди автор, тәннән җан аерылу операция өстәлендә пациентның йөрәге тибүдән туктагач кына түгел, башка очракларда да, мәсәлән, көчле стресс кичергәндә, авыр травма алганда, йоклаганда да булырга мөмкин. Бу халәт “тәннән тыш тәҗрибә” дип атала. Ачыклануынча, гадәти вакытларда да үз җанын тәненнән аера алучы кешеләр элек тә булган. Кирәк дип тапсалар, алар махсус психотехника ярдәмендә үзләренең астраль “двойникларын” тәннә­р­еннән аерып чыгарган һәм үзләре барасы теләгән ерак араларга шул “җандашын” җибәргән, алар яңа урында күргән-ишеткәннәрне болары күреп-белеп торган. Бу фаразны Американың Төньяк Каролина штатындагы Дюрхэм шәһәрендә Психологик тикше­ренүләр ассоциациясе үткәргән тәҗрибә дә фәнни яктан раслаган.

Элкхорн елгасы буенда курьер поездының могҗизага тиң хәл-шартларда коткарылуын шушылар белән аңлатып буладыр. Ләкин бу очракта шунысын да өстәргә кирәк: димәк, астраль “җандашны” тоемлап кына түгел, хуҗасының өрәге рәвешендә күреп тә була. Ирен төшендә коткарырга теләгән Мери белән нәкъ шушы хәл булгандыр, дип уйларга кирәк.
Читайте нас: