+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
11 февраль 2017, 02:00

Кабердә терелгәннәр

Алар мәет ярганда да сикереп тора, табут эчендә дә бәргәләнә.Англия язучысы һәм биологы Лайелл Уотсонның “Ромео хатасы” дип аталган китабы үлемнең никадәр могҗизалы һәм серле булуын тәгаен мисалларда бик ышандырырлык итеп дәлилли. Аның фикеренчә, табигатьтәге бу гади дә, катлаулы да күренешкә киләчәктә дә берничә буын табиб һәм философлар үзләренең тикшеренү эшләрен багышлар әле. Ләкин, үлемнең табигате турында романтик һәм фәлсәфи фикерләрдән тыш, медицинаны тәгаен гамәли проблема – үлемне төгәл билгеләү мәсьәләсе борчый. Бу үткән гасырларда, үлем фактын раслау өчен иң “җитди аппаратура” булып пациентның авыз-борынына көзге куеп карау булган чорларда да, бүген – йөрәк һәм баш мие эшчәнлегенең аз гына билгеләрен дә тоярга сәләтле катлаулы электрон җиһазлар уйлап табылгач та актуальлеген югалтмый.

1964 елда Нью-Йорк морг­ларының берсендә мәетне яру эше скальпель белән беренче кисеп җибәргәч тә тәмамлана. Ул чакта “мәет” яткан җиреннән кинәт кенә сикереп тора һәм патоло­гоа­натомның бугазына ябыша.Табиб бу хатасы өчен гомере белән түли: ул, куркуыннан йөрәге шартлап, шул моргта ук җан бирә. Төрле нәтиҗәләр белән тәмамланган мондый “терелүләр” элек тә күзәтелгән.

Теософиягә нигез салган Е. П. Блаватская “Фаш ителгән Изида” дигән хезмәтендә документлар белән расланган түбәндәге очракларны мисал итеп китерә: “Брюссель шәһәрендә яшәгән бай гына берәү 1816 елның бер якшәмбесе иртәсендә тирән летаргия йокысына чума. Дүшәмбе көнне аның табуты капкачын кадакларга җыенганда ул кинәт кенә торып утыра һәм, күзләрен угалап алгач, үзенә каһвә һәм гәзитләр китерергә куша... Мәскәүдә бер бай коммерсантның хатыны 17 көн дәвамында каталептик хәлдә ята. Аны берничә тапкыр җирләмәкче булалар, ләкин тәне бозылмаган һәм таркалмаганлыктан, якыннары моңа каршы була. Ике атна ярым шулай ятканнан соң хатын күзләрен ача...

1842 елда Бержерак шәһәрендә яшәгән берәү кичтән йокы даруы эчә, ләкин иртән уянмый. Аның азрак канын да агызып карыйлар (ул чактагы дәвалау ысулларының берсе), бу да ярдәм итми. Шуннан соң аны үле дип игълан итәләр һәм җирлиләр. Берничә көннән аның йокы даруы эчкәнлеген искә төшерәләр һәм кичекмәстән кабердән казып алалар. Аның гәүдәсе әйләнеп яткан була, табуттан чыгарга маташу билгеләре дә күренеп тора... “Санди Таймс” гәзитенең 1838 ел, 30 декабрь санындагы хәбәренә ярашлы, Түбән Гаронна шәһәрчегендә берәүне җирләгәндә инде берникадәр туфрак катламы астында калган табуттан сәер тавышлар ишетелә башлый. Кабер казучылар, котлары очып, эш коралларын атып бәреп, кайсы кая качышып бетә. Шунда калганнар табутны яңадан өскә күтәреп ачып караса, мескенкәйнең йөзе коточкыч хәлдә катып калган, кәфене ерткаланып беткән, бармаклары кәкрәеп каткан була...”

Дөньякүләм билгеле шагыйрь Франческо Петрарка 20 сәгать буе үлгән кеше сыман селкенми дә ята һәм тагын да дүрт сәгатьтән җирләнергә тиеш була (ул вакыттагы закон буенча, кешене мәрхүм булганнан соң бер тәүлек үткәч кенә җирләү рөхсәт ителә). Берзаман ул кинәт кенә уянып китә, “Нигә өстемә җылы юрган япмадыгыз, өшедем бит!” дип, хезмәтчеләрен сүгеп ташлый. Әлеге хәлдән соң шагыйрь тагын 30 ел яши һәм иң яхшы сонетларын иҗат итә...
Андый иҗади шәхесләрдән без БДУның филология факультетында укыганда профессорыбызның Николай Гогольнең дә сәер үлеме турында сөйләгәне истә калган. Билгеле булуынча, аның да иң нык курыкканы тереләй җирләнү була. Авырый башлагач, ул ашаудан баш тарта, үзенең бөтен тәненә икмәк йомшагы ябыштыруларын үтенә. Асылда исә Николай Васильевич ачтан үлә. Һәрхәлдә, шулай дип сөйләгәннәре истә калган. Соңыннан каберен ачып карагач та аның үлеп бетмичә җирләнү факты раслана, табут эчендә бәргәләнгән, тактаны тырнап, кулларын канатып бетергәнлеге ачыклана...

Шунысы да игътибарга лаек: узган гасырларда күп кенә илләрдә ашыгыч рәвештә җирләүне тыючы законнар гамәлдә булган. Югарыда Петрарка һәм Гоголь белән булган мисалдагы кебек, бу вакыт үлемнең чыннан да раслануы өчен кирәк булган. Мюнхендагы мәһабәт кенә бер бинада ул заманнарда кинәт кенә җан тәслим кылган кешеләрне рәт-рәт итеп тезеп сала торган булганнар. Аларның гәүдәләрен бау белән бәйләп, җепнең икенче очын шундагы хезмәткәр бүлмәсендәге кыңгырауларга ялгаганнар. Һәм бу ысул, чыннан да, сирәк-мирәк булса да үз нәтиҗәсен биргән.

Җирләү процедуралары тәмам­лангач та табутта терелү очраклары, бик күп булмаса да, теркәлеп тора. Шулай, 1856 елда Мюнхен зиратындагы каберләрнең берсеннән тавыш ишетелгәч, аны ачуга руханидан һәм полициядән рөхсәт алуга шактый вакыт үтә. Ниһаять, рөхсәт алынгач, каберне ачалар, ләкин ул чакта бахыр үлгән була инде. Чарасызлыктан анда мескенкәйнең бәргәләнү эзләре, кулларын тешләп бетерүе аның чыннан да тереләй җирләнүе хакында сөйли. 1873 елда шундый ук хәлдән соң күптән түгел генә авырлы килеш җирләнгән яшь хатынның каберен ачалар. Моның шаһитлары яшәү өчен аяусыз көрәшү эзләрен күрә. Әлеге көрәш табутта бала табу белән тәмамланган, ләкин сабый да, аның газиз әнкәсе дә һава җитмәгәнлектән тончыгып үләләр...

Яшәү белән үлем арасындагы бу сәер халәтнең һәм шундый ук могҗизалы терелүнең сере нәрсәдә соң? Каталепсия, летаргик йокы һәм үлемне әлегә кешене күпкырлы, берничә яссылыкта яшәүче җан иясе итеп караучы эзотерик тәгълимат тарафдарлары гына аңлатып бирә ала. Алар фикеренчә, физик дөньядагы һәр затның һәм предметның башка дөньяга караучы һәм башка материядән торучы икенче бер энергетик (яки нечкә матди) “игезәге” бар. Кеше дә шундый икенче затка ия һәм менә нәкъ шул зат җанга-аңга ия булып тора. Кеше гәүдәсе һәм аның икенче энергетик заты үзара бәйләнгән, Көнчыгыш фәлсәфәсендә бу элемтәне “көмеш җеп” дип атыйлар. Экстрасенслар һәм күрәзәчеләр раславынча, бу затлар арасындагы энергетик бәйләнеш чыннан да көмеш яисә ак җепкә охшаган. Аны йокы, һуш югалту, клиник үлем кебек халәтләр вакытында, энергетик һәм физик затларның өлешчә аерылган чагында гына күрергә мөмкин. Үлем исә шушы энергетик бәйләнеш бөтенләй өзелгәч һәм нечкә материяле зат биологик гәүдәсенә кайта алмагач теркәлә. Үлгәннән соң энергетик (астраль) зат аңны (җанны) яшәешнең икенче яссылыгына алып китә һәм җирдәге фани дөньядан аермалы бул­ган икенче төрле тормыш башлана.

Каталепсия (ялган үлем) эзотерика күзлегеннән караганда нәрсә соң? Бу – организмның яисә психиканың, ә кайчагында икесе берьюлы чирле булу нәтиҗәсендә астраль затның физик заттан аерылып торуы. Ләкин бу чакта энергетик бәйләнеш өзелми, ул өзелмәгән вакытта тормышка әйләнеп кайту мөмкинлеге саклана. Менә шушы халәт үлем дип бәяләнеп, кеше җирләнә икән, мескен каталептик бердәй үк коточкыч сайлау алдында кала: я ул шул табутта тончыгып үлә, я... вампирга әверелә. Менә ни өчен вампирлар турындагы хәбәрләр әкият түгел. Эзотерика яклылар фикеренчә, бу – коточкыч, ләкин, бәхеткә, бик сирәк чынбарлык.
Читайте нас: