Озакламый аның йортына әлеге хикмәтле хәлне күрергә теләүче авылдашлары килә башлый. Берникадәр вакыттан соң алардан тәмам ялкып беткән Катарина бу “портретлардан” ничек тә булса котылырга уйлый. Ләкин ул аларны берничек тә юып бетерә алмый, төрле кер порошоклары, бензин, ацетон да кулланып карый – файдасы булмый. Тәмам аптыраган синьора Верано, махсус кеше чакыртып, әлеге плитәне алмаштырып куя.
Шуннан соң Катаринаның тормышы янә көйләнеп китә. Ләкин озакка түгел. Күп тә үтмәстән шул ук урында элеккеләреннән дә ачыграк булып төсмерләнүче яңа сурәтләр пәйда була. Ул “портретлар” арасындагы урта яшьләрдәге бер хатынны авылдашлары тиз арада танып ала. Ул шушы ук авылда яшәгән, инде күптән вафат булган хатын була. Икенче сурәттә исә Катаринаның карт кына бер күршесе үзенең картәнисен таный. Башкаларны да, гаилә альбомнарындагы иске сурәтләр буенча булса да, таный башлыйлар. Соңрак ачыклануынча, ул мәрхүм-мәрхүмәләр синьора Верано яшәгән йорт урынындагы иске зиратта җирләнгән булган.
Әлеге сәер һәм серле сурәтләр белән паранормаль күренешләр өлкәсендә шөгыльләнүче галимнәр кызыксына башлый. Шуларның берсе, шундагы цемент һәм бетон составын өйрәнгән Русия белгече Сергей Котляр раславынча, әлеге “портретлар” төшерелгән “буяу” моңа кадәр билгеле бернинди пигментка да охшамаган. Сергей һәм әлеге тикшеренүчеләр төркеме фикеренчә, сурәтләрнең ничек пәйда булуын заман фәне аңлатып бирә алмый.
Арытаба галимнәр, синьора Вераноның рөхсәтен алып, әлбәттә, теге плитәләрне куптарып алалар да пыяла савыт эченә саклауга куялар, аннары беренче катның идән астын актаралар. Нәтиҗәдә, 2-3 метр тирәнлектә мәрхүмнәрнең сөякләре табыла. Болардан тыш, балчык катламнарындагы сандыкларда алар Катарина авылдашлары сөйләгән кешеләрнең борынгы фотографияләрен дә табып алалар.
– Мәрхүмнәрнең сурәтләре төрле урыннарда (ташларда, диварларда, түшәмнәрдә) килеп чыгуы безнең мәрхүм булганнан соң да яшәвебездән туктамавыбыз, икенче үлчәм-яссылыкка гына күчүебезне раслый, – ди Сергей. – Әлеге сурәтләрнең пәйда булуы мәрхүмнәрнең үзләре турында белдерәсе килү хакында сөйли. Аларның нәрсә әйтергә теләве билгесез. Мантыйк буенча уйлап карасак, безнең өстебезгә басып йөрмәгез, дип әйтәселәре килгәндер...
Каприфолья авылы мәрхүмнәренең шулай “еллар аша дәшүе” мондый мисалларның берсе генә. Менә тагын берничә очрак.
1935 елда Испаниядә Кордова соборы рухание Хосе Рауль де Фонсека фани дөнья белән хушлаша. Аны җирләгәннән соң бер ай үткәч, храмның көнчыгыш диварында, мәрхүмгә ясин чыккан урын белән янәшә, рухани йөзенә охшаган юеш тап пәйда була. Шуның астында, өстәвенә, мәрхүмнең исем-шәрифләренең баш хәрефләре булып, “Х. Р. Ф” язуы калкып чыга. Шаһитлар сөйләвенчә, бу хикмәт берничә көн саклана.
Шушыңа охшаш хәл 1976 елда Парагвай башкаласы Асунсьондагы Изге Треза чиркәвендә дә күзәтелә. Иртәнге гыйбадәткә килгән халык раславынча, күптән түгел генә штукатуркаланган ап-ак диварда шушы чиркәүдә озак еллар хезмәт куеп, берничә ел элек бакыйлыкка күчкән рухани, синьор Родриго де ла Пень рәвеше озак кына сакланып торган. Бу сурәт аның хөрмәтенә куелган тактаташ янәшәсендә калкып чыккан. Аны бик хөрмәт иткән мәхәллә халкы фикеренчә, бу портрет авыруларны савыктыру көченә ия булган. Бу хактагы мәгълүмат тирә-як төбәккә таралгач, анда гарип-гораба, чирле-сырхаулар агылган. Аналар, елак һәм сигәк балаларын алып килеп, әлеге сурәткә сабыйларын терәгән, “Изге Родриго, могҗиза кылчы!” дип илереп елаган. Алар соңыннан тануынча, шуннан соң теге “вак балык” елавын киметкән һәм төнлә “балыкка баруын” туктаткан, чирләми башлаган.
Әлеге сурәт көннәрдән бер көнне юкка чыккач, Изге Тереза чиркәве мәхәлләсе халкы бер ирнең изге сурәтне мәсхәрәләүче кылыгын сәбәп итеп күрә. Баксаң, әлеге иркәй, күтәне чыгу чирен дәвалыйм, дип, мәрхүм Родриго рәвешен файдаланырга тели һәм баскычка менә дә, ыштанын төшереп, теге сурәткә артын тери. Нәкъ шул чакта гыйбадәтханәгә килеп кергән бер карчык, моны күреп, чәрелдәп җибәрә, аның тавышыннан куркып, бахыр ир баскычтан егылып төшә. Бөтен тирә-якның котын алып кычкырган тавышка халык җыела. Теге иркәйнең нишләгәнлеген белеп алгач, мескенкәйне ару гына тукмап ташлыйлар. Геморройлы ирнең битендәге канын һәм күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләвенә караганда, мондый дәвалану ысулына тирә-якта бер ул гына мөрәҗәгать итмәгән; ул үзе кайбер ханымнарның хатын-кыз чирләрен һәм ирләрнең гайрәт куәтен әлеге сурәткә шул әгъзаларын тери-тери “дәвалавына” шаһит булган...
Мексика башкаласы Мехико метросының бер станциясе диварында да хатын-кыз сурәте пәйда була. Диндарлар раславынча, сурәт бик ачык булмаса да, күпләр аны Мәрьям-ана дип “таныган”. Ничек кенә булмасын, халык бу хәлне Ходай хикмәте дип кабул иткәч, галимнәр дә фәнни яктан аңлатып бирә алмагач, аның алдына яндырылган шәмнәр куйганнар, гыйбадәт кылганнар. Соңыннан тарихчылар дәлилләвенчә, метроның бу станциясе урынында ике гасыр элек хатын-кызлар монастыре һәм зур зират булган. Җир тетрәү нәтиҗәсендә җимерелгән монастырь бинасы астында бик күп монашка мәңгелек каберен тапкан. Шушы тирәдәге храм-чиркәүләр диварында хатын-кыз сурәтләре пәйда булуын халык мәрхүмнәрнең җан авазы буларак кабул итә.
Ничек кенә булмасын, борынгы зиратлар өстеннән үтәргә туры килгәндә “Бисмилла”ңны укып атла, хөрмәтле мөселман кардәшем! Бәлки, син шундый чакларда ерак бабаңның сөякләре өстеннән үтеп барасыңдыр...