+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
25 февраль 2017, 02:00

“Кар кешесе” артыннан

Кушнаренкода ул табылмады. Караидел урманнарында юкмы икән?Инде яңа гасырның да 17нче елын ваклап киләбез, ә менә табигатьтә гаять зур могҗиза булган бу җан иясе һаман да табышмак булып кала әле. Маймылсыман әлеге җанварны (әллә кешеме?) Җир шарының төрле төбәкләрендә очратмаган булсалар, бер тирәдәрәк кенә күрсәләр, фәкать дәлилләргә ышанучы галимнәр моны шул тирәдә яшәүчеләрнең “матчалары киткән” дип кенә аңлатыр иде, әлбәттә. Ләкин аларны планетаның әле бер, әле икенче кыйтгасында очрату фән әһелләрен көрчек алдына куя.Сенсация артыннан куучы каләмдәшләребез дә бу шик-шөбһәләрне көчәйтүгә үз өлешен кертә. Исемдә, берничә ел элек үзәк басмаларның берсе республикабызда нәшер ителүче кушымтасында “кар кешесе”н хәтта безнең Кушнаренко районында “күрүләре” хакында язып чыкты. Без, әлбәттә, мондый “соры матбугат” алымнарыннан ерак торабыз һәм галимнәр фикеренә колак салырга тырышабыз.

Электән ачыкланган һәм теркәлгән очракларга нигез­лән­сәк, “кар кешесе”нең гадәти яшәү урыннары булып Памир, Кавказ, Һималай һәм Тянь-Шань таулары тирәсе исәп­ләнә. Ә гадәти булмаган төбәкләргә Төньяк Американы кертергә мөмкин, ул якларда бу җан иясен “Бигфут” (зур аяк) дип йөртәләр.

Юл хезмәткәре Дени Чапмен хатыны һәм ике баласы белән Руби-Крик дигән авылда яшәгән. Беркөнне аның хатыны урман ягыннан үзләренең өенә таба атлаучы, буе ике метр ярымнан да озынрак булган кешесыман бер затны күреп ала. Коты очкан хатын балаларын эләктереп ала да ире янына йөгерә. Дени, мылтыгын алып, йорт янына кайта һәм урман авызына килә. Ул анда аю-мазар очратырмын дип уйлый. Ул, чыннан да, ниндидер эзләрне таба, ләкин ул аю эзләре булмый! Аларның тирән­леге – 5-6, озынлыгы 40 сантиметрдан артыграк була, адым арасы да метрдан күбрәк. Эзләр шундагы ком-ташлы урында калган...

Серле җан иясе белән очрашулары турында Америка индеецлары да сөйли. Алар бәян итүенчә, “Сасквач” (шулай ук “олы аяк” дигәнне аңлата) Американың төньяк-көнба­ты­шындагы кеше аягы сирәк баскан урманлы районнарда һәм Канадада яши. “Моның индеецлар фольклорыннан берәр персонаж гына булуы мөмкин”, – дип шик белдерә Калифорния университетыннан антропология профессоры Алан Дандес. Ләкин күп кенә энтузиаст-тикшеренүчеләр һәм җитди генә галимнәр фике­ренчә, Сасквач – Боз чорыннан ук сакланып калган кешесыман эре маймыллар популяциясе. Гасырлар дәвамында алар тайганың кырыс шартларына ияләшкән. Аучылар һәм урындагы халык аларны ешрак Вашингтон штатының төньяк-көнчыгышын­да, сүнгән Сент-Хеленс вулканы тирәсендә очрата икән. Скаманиа графлыгына караучы бу төбәктә хәтта Бигфутка сунарны тыючы закон да бар! Бу аның чынлыкта барлыгына хәтта зур-зур галимнәр дә шикләнгән затка аучылыкны тыючы бердәнбер хокукый акттыр.

Тагын бер очракта әлеге зат­ны бөтенләй көтелмәгән урында очраталар: Сиэтлдан ерак түгел урнашкан Бельвью шәһәрчеге кешеләре карда искиткеч зур эзләргә тап була, аларның һәрберсе 50 сантиметрдан да зуррак икән! “Эзләр кешенекенә охшаган, ләкин бик зур иде, – ди шунда яшәүче Глэдис Тотланд. – 1981 елда да күршеләр урман буенда тәне куе йон белән капланган дәү-дәү җанварлар күрүе турында сөйләгән иде. Дөресен генә әйткәндә, без аларга ул чакта ышанмаган идек, ә хәзер менә эзләрен үзебез дә күрдек...”

Бу тарих исә ерак 1897 елда ук башлана. Карт индеец Т. Вакава ул чакта ауда була, бер боланны эзәрлекли. Бер күл янында зур куакка охшаган нәрсәгә тап була. Аңа якынлашкач, борынына әче мускус исе килеп бәрелә. Ныклабрак караса, куак дигәне баштанаяк ат йоны кебек куе йон белән капланган җан иясе була. Индеец якынлашкач, әлеге зат “Найяа-а-ах!” дигән кебегрәк аваз чыгара. Эңгер-меңгер вакыт булса да, карт аның йонлач битендә ачык коба күзләрне яхшы күрә. Әлеге җан иясе калкынгач, индеец аңа тынычландыручы ым ясый һәм кулындагы балыклар тезмәсен бер читкә куеп чигенә. Тегесе исә ымны аңлый һәм, әлеге балыкларны алып, чытырманлыкка кереп югала. Югалыр алдыннан ул бер мизгелгә генә туктый да, бераз сузыбрак, “Элегооомм” ди. Шушы вакыйгалар турында карт индеец сөйләгәннәрне аның оныгы язып куйган була һәм әлеге язма матбугатта күптән түгел генә басылып чыга.

Шунысы да кызыклы: әлеге зат белән очрашканнан соң берничә атна үткәч, индеец сәер тавышка уянып китә. Тышка чыккач, ул алачыгы алдында берничә болан тиресе табып ала, урман ягыннан ул аңа инде таныш булган тавышны ишетә. Бу хәлдән соң да карт индеец­ның күтәр­мәсендә сасквачлар әле җиләк-җимеш, әле утынлык коры-сары, әле башка урман байлыклары калдырып китә торган була...

1967 елда сасквачны озак кына эзләгән тикшеренүчеләр Р. Паттерсон белән Р. Гимлин Калифорниянең төньягындагы Блафф-Крик районында ана сасквачны кинотасмага төше­реп алалар. Тере гуманоидның барлыгын танырга теләмәү­челәр бу язманы инкарь итәргә тырышып караса да, бик күп тикшеренүчеләр (шул исәптән совет галимнәре дә) кинотас­маның чынлыгын раслый. Пат­терсон исә ана сасквач эз­ләренең гипс күчермәсен ала, аның дөреслеген тикшер­гән приматология галимнәре­нең зак­лючениесе бертөрле була: “Бу очракта ялган, фальсификация булуы мөмкин түгел”.

Бу затлар белән Кытайда очрашу очраклары әлегә әллә ни өйрәнелмәгән, чөнки бу ил галимнәре шушы өлкәдәге тикшеренү эшләрендә бик катнашып бармаган. Ләкин аннан алынган мәгълүматлар да “кар кешесе”нең барлыгында шик калдырмый.

“Аның буе ике метрдан да озынрак, күкрәге кешенекеннән киңрәк. Маңгае алга чыгыбрак тора, күзләре тирәнгә урнашкан, танау тишекләре киеренкелек­тән киерелгән. Ияге дә чыгынкы, иреннәре калын. Алгы тешләре атныкы кебек зур, эре. Күзләре коңгырт, кара чәчләре 30 сантиметрлап булыр, иңнәренә төшеп тора. Танавы һәм колакларыннан тыш, бите кыска йон белән капланган. Куллары тезләренә кадәр төшеп тора. Койрыгы юк иде, тәне йонлач. Ботлары юан, кыска, балтыр сөягеннән дә кыскарак. Адымнарын киң итеп атлый. Ул ир заты иде. Мин менә шушыларны күреп өлгердем”, – дип тасвирлап бирә Кытай Фәннәр академиясе галимнәренә 33 яшьлек Панг Ен Сенг 1977 елның октябрендә.

Кытай риваятьләренә караганда, бу серле затлар илнең Циньлин-Башан-Шеньнунцзя районында шундый ук зур пандалар һәм Җир шарының бүтән бер генә төбәгендә дә күзә­телмәгән башка хайваннар яшәүче районда еш очрый. Кыргый йонлач бу затлар, кайбер фикерләргә ярашлы, кешесыман эре маймылның – гигантопитекның – сакланып калган токымы. Мондый маймыллар күптән үлеп беткән дип исәпләнсә дә, Кытайның әлеге районында әле дә яшәүче зур пандалар шул гигантопитек белән бергә-бергә янәшә яшәгән. Шулай булгач, зур пандалар әле дә исән булгач, ни өчен әле эре маймыллар исән калмаска тиеш? Өстәвенә, бу районда сирәк очраучы башка төр җәнлекләр дә, үсемлекләр дә сакланып калган ич!

“Кар кешесе” белән очрашулар турында тагын да кызыклы бер очрак сөйли. Галимә Майя Быкова аның белән бер очрашу өчен дә Һималай тауларын дис­тәләрчә ел гизә. Һәм, ниһаять, 1987 елда аңа уңыш елмая. Майя Генриховнага аның күп­тәнге танышы, манси миллә­теннән булган Владимир Вейкин чакырып хат яза: “Безнең үзебез яшәгән җирдән якынча 70 чакрымда, тайга эчендә, кечкенә агач йорт бар, анда соңлаган аучылар кунып чыга. Картәти анда кайчак айлар буе куна-төнә ята иде. Аның сөйләвенчә, сугыштан соңгы елларда, бигрәк тә август айларында, ешрак таң алдыннан, алачык янына кемдер килеп йөри башлаган. Соңрак исә аның йортка якында гына йөрүен картәти дә, әти дә берничә тапкыр күзәтеп торганнар. Алар аны “Тамгалы” дип атаган, чөнки сул кулы белә­зектән терсәгенә кадәр ак йон белән капланган. Ул, йорт янына ук килеп, тәрәзәгә шакый торган булган. 1985 елда аны өч тапкыр күргәннәр. Бу җан иясен, ниһаять, мин дә күрдем. Бу җәнлек Сез күптән эзләгән зат булырга тиеш. Килегез, үкен­мәссез!”

“Без кышлауга килгән көннең төнендә үк “Тамгалы” килде, – дип дәвам итә Майя Генриховна. – Без тышка ул тәрәзә чирткән тавышка уянып чыктык һәм бер-беребезгә 5 метрлап кала тукталып катып калдык. Ул зур, йонлач һәм кызыл күзле иде. Бернинди койрыгы да, мөгезе дә, тоягы да юк. Тышкы кыяфәте буенча аны кеше белән генә чагыштырып була. Аның тән төзелеше гармонияле һәм дөрес пропорцияле иде. Көчле икәнлеге дә күзгә ташлана, чөнки мускуллары йоннары астында да күренеп-сизелеп тора. Муены кыска, учларының һәм аяк табанының зурлыгы шундук игътибарны җәлеп итә. Аны маймыл белән дә, аю белән дә чагыштырып булмый. Без шулай бик озак булып тоелган минут буе бер-беребезгә карашып тордык. Тәэссорат­лар турында сөйләп тору да артык. Ул да безгә битараф кала алмады, иреннәрен ачмый гына “Кхе!” диде, әйтерсең лә озак тын торганнан соң тамагын кырып куйды...

Шулай карашып торганда өй артыннан, ләң-ләң килеп, “Бокс” кушаматлы көчек килеп чыкты да безнең янга йөгереп килде. Ул бер үк вакытта бик курыккан иде, безне дә якларга тырышып өрә. “Тамгалы” бу хәлне бәялә­гән кебегрәк караш ташлады да агачлар арасына кереп югалды...”

Менә шундый хәлләр, иптәш­ләр. Ышанмаган кешене ышандыру авыр. Бәлки, кирәкмидер дә. Ләкин Җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүчеләрнең берьюлы “ычкынуы” да ышандырмый. Утсыз төтен булмый, диләр, шунысын да онытмыйк. Сүз башында телгә алынганча, безнең каләмдәшләр Сасквачны Кушнаренко районында таба алмады. Караидел районы урманнарында берәр Бигфут йөрми микән, кем минем белән шул тарафларга юлга чыгарга риза?
Читайте нас: