Тургуилла үзәнен Пиреней тауларының 11 калкулыгы, тау түбәләре уратып алган. Ә шуларның нәкъ уртасында халыкны үзенең искиткеч матурлыгы, чип-чиста ачык зәңгәр суы белән шаккатыручы, сокландыручы Алет күле урнашкан. Бу урыннар турында бик күп легендалар һәм риваятьләр яши, шуларның берсенә ярашлы, нәкъ шушы тирәләрдә хатын-кыз башлы бүреләр халыкның котын ала. Шуның өчен дә кешеләрне бу алдаткыч матурлыктан сак булырга, әлеге күлгә бик якын килмәскә, бу үзәннән ерак йөрергә чакыручы кисәтү биредә буыннан-буынга тапшырылып килә, чөнки Алетның искиткеч матур суларында бик күпләр сәер һәм серле рәвештә юкка чыккан.
Риваятьләргә ярашлы, бу күл буенда бик мәкерле сихырчы хатын-кызлар яши. Алар соңга калган юлчыларны, мосафирларны үзләренә якынрак алдатып чакырып ала да икенче үлчәмдәге дөньяларына алып кереп китә икән. Ул кешеләрнең кайберләре берничә атнадан бу дөньяга әйләнеп тә кайта, ди, ләкин инде тышкы кыяфәтләре шактый картайган була, ә “тегендәге” тормыш турында сөйләгәннәре тыңлаучыларның котын ала, чөнки бик коточкыч хәлләр турында бәян итә икән алар. Аларга, әлбәттә, берсе дә ышанмаган, ә берничә айдан “тегеннән” кайтучыларның барысы да акылын җуйган, сантыйланган.
Шулай итеп, 1972 елның сентябрендә яшь геолог Поль Леблан төркеменнән артта кала һәм Тургуилла үзәнендә Алет күленнән ерак түгел адаша. Бик нык дулкынланган иптәшләре Польне төн буе эзли. Бу да уңыш белән тәмамланмагач, бу урыннарның һәр квадрат метрын вертолеттан да тикшереп, тагын берничә көн эзлиләр, ләкин барысы да нәтиҗәсез була.
Ике ай үткәч, Поль Гузе-Нейж дигән курорт шәһәрчеге тирәсендә пәйда була. Урындагы халык аның сөйләүләреннән һәм сорауларыннан бик көчле курку, стресс кичерә. Геолог сөйләвенчә, аңа 33 яшь, әмма кешеләр аңа кыяфәте буенча илледән дә ким бирми. Ул, имеш, озак еллар храмда рухани булып хезмәт иткән, мәхәллә халкы белән берлектә үзләрен хатын-кыз башлы явыз бүреләрдән коткаруын үтенеп, Ходайга ялварган.
Поль үзенең кайчандыр геолог булганлыгын да хәтерли, әмма бу бик озак еллар элек булды, ди. Әлбәттә, аның сөйләгәннәренә бик күпләр көлеп кенә караган, аны “матчасы киткән” дип уйлаганнар, әмма ата-бабаларыннан тапшырылып килгән риваятьләрне хәтерләүчеләр аңа ышанган. Чыннан да, элек риваять дип кенә кабул ителгән хәл-вакыйгалар чын булса, риваять тә риваять кенә булып калмый бит!
Менә шундый хәлләр, иптәшләр. Хатын-кыз башлы бүреләр бу тирәләрдә элек тә булганлыктан, Алет күле буенда яшәүчеләр хәзер бу хәлләрнең алдагы юбилей елын көтә. Кызыксынып та, куркып та...