-4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
6 апрель 2017, 02:00

Үлем яшеренгән уйсулык

Анда аяк атларга хәтта шул тирәдә яшәүче кешеләр дә кыймый.Кытайның географик картасында үзенең яманаты белән башкалардан күпкә өстен торучы Хэйчжу (Кара бамбук) уйсулыгыннан да котсызрак урын юктыр. Ул илнең көньяк көнбатышындагы Сычуань провинциясендә урнашкан. Аны башкача тагын “Үлем үзәне” һәм “Кытайның Бермуд өчпочмагы” дип тә атыйлар. Бу атамалар да аңа бик туры килеп тора, чөнки анда булган сәер һәм серле, могҗизалы һәм күңелсез хәлләр шулай дип атарга нигез бирә: биредә ел саен кешеләр һәм йорт хайваннары эзсез юкка чыга.

Хэйчжу уйсулыгы провинциянең административ үзәге булган Чэнду шәһәреннән якынча 200 чакрымда Мэань тавының көнчыгыш битләвенә сыенып утыра. Аның тирә-ягындагы авылларда азсанлы “и” халкы вәкилләре гомер кичерә. Бу уйсулык аларның барысының да котын алып тора. Кара бамбук уйсулыгына керү бик җиңелдән дип әйтеп булмый, ә менә аннан чыгу аеруча нык авыр, кайчагында хәтта мөмкин дә түгел. Раслауларынча, урындагы халык арасыннан берәрсен юл күрсәтүче сыйфатында алу маңгаена мылтык терәсәң генә мөмкин була торган эш, я булмаса ике-өч экспедициягә җитәрлек бик күп акча чыгарып салсаң гына. Хәтта мондый мул акчага кызыгып ризалашучыны табу да бик авыр, ә бамбук чытырманлыкларына илтүче Шимэнь (Таш капкалар) үткеленә, ягъни тау сырты аша үтә торган юлга килеп җиткәч, юл күрсәтүчеләр барысы да каккан казык кебек катып кала.

1966 елның мартында шул бамбук урманына керә торган урында алты хәрби картографның эзләре югала. Берникадәр вакыт үткәннән соң гына урындагы сунарчы аларның берсенә тап була. Тәненнән җаны чак-чак очып китми калган “яугирне” көч-хәл белән генә һушына китерәләр. Ләкин аңына килгәч тә солдат үзе һәм иптәшләре белән ни булганлыгын аңлаешлы гына итеп сөйләп бирә алмый.

1976 елда бу чытырманлыкка бер төркем урманчылар кереп китә һәм... гаип була. Аларның икесе бөтенләй югала, ә аннан исән-имин чыкканнары бер мизгел эчендә кинәт кенә төшкән сәер томан турында сөйли. Аларны чолгап алган куе томан пәрдәсенә кеше колагына ят булган ниндидер сәер тавышлар да өстәлә. Сәгать укларына карасаң, томан 20 минут чамасы шулай торган, ә урманчылар сөйләвенә караганда, ул берничә секундтан таралган...

Юкка чыкканнарның саны-исәбе йөздән арткач, Кара бамбук уйсулыгына теләсә нинди экспедиция хәрби хәрәкәтләрдә катнашуга тиңләштерелмәсә дә, параллель дөньяга сәяхәт кылудан да ким булмый. Арытаба аңа таба юл бер генә яклы була бара, чөнки юкка чыккан кеше һәм хайваннарның калдыклары да табылмый башлый, аларны җир йоткан кебек була. “Үлем үзәне” серенә төшенергә тырышкан галимнәрне әнә шул нәрсә – кешеләрнең эзсез югалуы, бернинди калдыклар да табылмау көрчек алдына куя да инде.

Фән әлеге хәлгә карата үзенең көчсезлеген күрсәткән арада халыкта бихисап төрле имеш-мимеш тарала, кешеләр юкка чыккан бахырларның гомерләре нинди аяныч тәмамлануы турында үзләренең фаразларын тарата. Менә шуларның берничәсе. Сычуаньда аклы-каралы “бамбук аюының” – панданың дөньяның башка бер генә төбәгендә дә булмаган иң зур популяциясе күзәтелә. Ул Кытайның милли символы һәм хайваннар дөньясының бәяләп бетергесез байлыгы исәпләнә.

Кайбер имеш-мимешләргә караганда, әлеге уйсулыкта кеше ашаучы бик зур панда яши, ул үзенең корбаннарын тулысынча кабып йота икән. Башкалар раславынча, серле томан чит планета вәкилләренең очкычлары төшкәндә аны кешеләр күзенә күренмәслек итә, маскировка ролен үти, ә ул гуманоидларның бердәнбер максаты – нәкъ менә кытайлыларны үзләренә урлап алып китү.

Югарыда китерелгән берсеннән-берсе мистик һәм фантастик версияләрнең һаман арта баруы Кытай Фәннәр академиясенең бер төркем җитди галимнәрен махсус экспедиция оештырырга этәрә. Серле уйсулыкка геологларның, биологларның һәм башка өлкә белгечләренең бик яхшы әзер­ләнгән һәм төрле аппаратура белән коралланган экспедицияләре бер-бер артлы килә башлый, барысының да максатлары бер – “Сычуань башваткычын” чишү.

Нәтиҗәләре нинди бул­ган соң, бу башваткычны чишә алганнармы? Соңгы һәм иң җитди экспедиция җитәкчесе Ян Юн жур­налистларның бу соравына уңай җавап биргән. Аның сүзләренә караганда, галимнәр Хэйчжу уйсулы­гының һәр метрына кадәр тикшереп чыккан һәм анда гайре табигый бернинди көчләрнең дә булуын, яшәвен тапмаган. Аның каравы, анда геологик токымнарның катлаулылыгы һәм күптөрлелеге буенча уникаль структурасына тап булганнар, кайбер агачларның черүе нәтиҗәсендә үлемечле агулы газ бүленеп чыгуын ачыклаганнар. Һава шартларының кинәт кенә һәм бик тиз үзгәрүенә китерүче бик катлаулы климатны да билгели галимнәр. Табигатьнең үлемечле трюклары нәтиҗәсендә корбан бул­ган кешеләрне, Ян Юн фикеренчә, чыннан да җир йоткан, алар урмандагы туфракның вакыт-вакыт җимерелеп, ишелеп китүе аркасында шул убылган урыннарга төшеп киткәннәрдер. Менә шушы шартларның, хәлләрнең, про­цессларның бергә җыелып, туры килүе әлеге уйсулыкка шундый яманат тагылуга, аны “Үлем үзәне” дип атауга сәбәп булган да инде.
Читайте нас: