+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
27 июнь 2021, 19:44

Шаман табутының үче

Аны ачкан “археологлар”ның язмышы аянычлы тәмамланды.

Аны ачкан “археологлар”ның язмышы аянычлы тәмамланды.
Бу хәл ерак 1958 елда булды. Мин, Мәскәүнең геология вузларының берсен тәмамлаган яшь белгеч, фәнни учреждениедә янучан файдалы казылмалар лабораториясендә эшли идем. Диплом эше практикасы вакытында Себердә экспедиция составында Лена елгасы буйлап йөздек, ташкүмер бассейнын өйрәндек. Соңрак шеф, миндә җитәкчелек сәләте күреп, мине отряд начальнигы итеп Амга елгасы буена җибәрде дә, үзе отпуск алып, туган Украинасына сыпыртты.
Шулай итеп, без биш кеше идек: иң өлкәне Павел – сугыш ветераны, өч бала атасы, 37 яшьтә; Вадим да гаиләле, 26 яшьтә, хатыны тагын бер бала тууны көтә; Лиза – ялгыз ана, 6 яшьлек кызы бар; Матвей – минем таныш, рәссам, Себер матурлыгын күрер өчен бик күптән үзен дә ерак сәфәргә алуымны үтенгән иде. Амгага махсус рейс белән очтык, анда агач көймә сатып алдык, үзебезнең биш урынлык резина көймә бар иде. Төркем Амга тамагына кадәр йөзеп төшәргә, ә аннан безне ике ай ярымнан Ленинград геологлары катерда килеп алырга тиеш иде. Амга мине үзенең тынлыгы-тынычлыгы, табигать гүзәллеге белән таң калдырды. Июльдә яр буйларында печәнчеләр дә күренә башлады, ә аларга ярдәмгә килгән кызларның сылулыгына, чибәрлегенә минем ир-егет юлдашларымның һушлары китте: алар шундый зифа, сыгылмалы, озын буйлы, оялчан гына йөзләре искиткеч матур иде. Безнең төркемдәгеләр үзара дус булды.
Көнкүреш мәшәкатьләрен Павел үз өстенә алды, ул көл өстендә икмәк-көлчә дә пешерә белә иде. Аның үз гаиләсен никадәр яратуы сизелеп тора, сөекле хатынын һәм балаларын телгә алмаган көне юк. Бик акыллы, изге күңелле кеше, тормышны яратуы, аңа сөенеп яшәве күренеп тора. Вадим шук-шаян, университетта спортчы, оста шахматчы, төз атучы иде, җилбәзәгрәк егет булып хәтердә калган. Лиза гына бик йомыкай булды, беркем белән дә ачылып китеп сөйләшмәде. Рәссам Матвей исә бер читтә һәрвакыт ниндидер сурәтләр төшерә, пейзажлар яза иде. Юлда без, очраган авылларга кереп, анда үзебезгә азык-төлек запасы туплый идек. Шуларның берсендә өлкән генә яшьтәге бер абзый елга агымының түбәнге өлешендә, боз киткәндә актарылган яр буенда, бер борынгы табутның яртысы күренеп торуы турында сөйләде, ә икенче яртысы электән күмелгән җирдә булуын әйтте. Ул табут бик борынгыга охшаган, бернинди кадак та кагылмаган, юан бүрәнәдән чокып ясалган булса кирәк, капкачы да шулай ук эшләнгән, ди. Матвей белән без икәү агач көймәдә алдарак йөзә идек, башкалар арттарак калды, елга борылышы артында күренмиләр дә.
Теге авылдагы абзый әйткән араны үткәч, мин яр буенда агарып торган бүрәнәне күреп калдым, шул табуттыр инде, күрәсең. Берничә чакрым үткәч, без тукталдык, ярда тукталыр өчен уңайлы урын таптык. Әйберләребезне бушаткач, иптәшләребезне көтә башладык. Бер сәгать юк болар, ике сәгать юк... Дүрт сәгатьтән соң гына күренделәр. Ярга чыккач, дулкынлана-дулкынлана, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә теге табутны ничек итеп чокып чыгарулары турында сөйләргә тотындылар. Икенче өлеше туң җирдә булган икән, шуңа озак булашканнар. Табут эчендә хатын-кыз сөлдәләре булган. Вадим кулъяулыгы эченә төрелгән бизәнгечләрне миңа сузды, анда яшел тышча белән капланган бакыр кисәге, муенса бар иде. Соңгысының төймәләре эре, ак һәм фирүзә төслеләр... Юлдашларым өчәүләп мине әлеге әйберләрне берәр музейга археологик табылдык буларак тапшырырга үгетли башлады. Ләкин мин аларга кулым белән дә кагылмадым, киресенчә, шундый өлкән яшьтәге кешеләрнең бала-чага кебек гамәл кылып, зур гөнаһ эшләүләрен тезеп киттем: борынгы каберлекне туздырып, һәр халыкта булган изге хисләрне, дини һәм милли тойгыларны мыскыл итүләре, көлүләре өчен тиргәдем. Ә ул мәрхүмә элегрәк әллә нинди зур көчкә ия шаманка булса?.. Безнең “археологлар” – төрле милләт вәкилләре: Вадим – якут, Павел – урыс, Лиза – украин. Минем “вәгазьдән” соң алар югалып калды, аннары бер-берсен гаепләргә тотындылар.
Моннан соң күп еллар үтте, бу вакытта мин Себердәге юлдашларымның берсен дә очратмадым. Беркөн бик аралашып йөрмәгән хезмәттәш хатын белән сөйләшеп киттек, ә ул минем юлдашларымның курсташы буларак, аларның хәл-әхвәлләре белән хәбәрдар икән. Баксаң, юлдашларымның берсе дә университетны тәмамлый алмаган. Лиза эчкечелеккә сабышкан, укуын ташлаган, “Үзәктәге кибет янында буталучы алкаш хатыннарга күз сал, аларның берсе – Лиза”, – диде әңгәмәдәшем. Вадимның баласы үлгән, хатыны белән аерылышкан, шешәгә чумган, ул да теге кибет янында гел чуала икән. Павел исә, илаһи зат урынына табынган хатынын хыянәттә тоткач, балалары күз алдында үз-үзенә кул салган...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
Читайте нас: