Аларны сихерләп тә кияү күрү бәхетеннән мәхрүм итеп була икән.
Зөһрә Уфадагы киң билгеле бу югары уку йортының матур кызлары арасында да иң чибәрләренең берсе иде. Шат, ачык күңелле, аралашучан бу шәһәр кызының ихлас көлү тавышы теләсә нинди компания үзәгендә яңгырап торды, аны очрашуга чакыручы егетләр дә бихисап булды. Студентлар гына түгел, яшьрәк укытучылар да аның артыннан күзләрен майландырып, ә өлкәнрәкләре селәгәйләрен агызып, көрсенеп карап калалар иде. Ләкин “студентка, матурушка, комсомолка” кызның гына берсенә дә һушы китмәде, гашыйк та булмады, һаман да җенессез бер зат кебек йөри бирде...
Үзе белән бер курста укучы Сәлимнең дә үзен ошатуын ул сизенә иде, әлбәттә, ләкин кыз аны дус-ахир буларак кына күрде. Сәлим аңа чәчәк гөлләмәләре бүләк итте, кинога һәм театрга чакырды, әмма Зөһрә, һәрвакыттагыча, кыңгырау кебек тавышы белән чыңлап-челтерәп көлеп җибәреп, егетне үпкәләтмәслек итеп кенә тәкъдим-чакырулардан баш тартты. Үзенең игътибарына кызның битараф булуын аңлаган башка егет булса, ул күптән инде аны ташлап, башка студенткалар артыннан чаба башлар иде, ләкин Сәлим кызның битарафлыгын күрмәгән кебек йөрүен дәвам итте. Ә 14 февральдә, Гашыйклар көнендә, егет аларның өенә килде һәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
Зөһрә бу тәкъдимгә бик аптырады, ләкин егеткә ул аларның төрле кешеләр булуы, бер-берсенә туры килмәүләре, яхшы һәм ныклы гаилә төзи алуларына бик шикләнүе турында йомшак кына итеп аңлатырга тырышты. Ләкин гашыйк егет һаман үзенекен сөйләде, саф хисләренә ышандырырга маташты, сүз арасында мавыгып китеп, сихер белән мавыгуы, кызны – үзенең язмышы, ә үзен Зөһрәнең ире буларак кына күрүен шул магия таблицасы буенча исәпләп чыгаруы турында әйтеп ташлады. Бу сүзләргә шаккаткан кыз, тәмам ачуы кузгалып, ахыр чиктә егетне фатирыннан куып дип әйтерлек чыгарып җибәрергә мәҗбүр булды. Ул аның үпкәләвен көткән иде, ләкин егет, серле елмаеп, әйтеп куйды: “Ярар, синеңчә булсын! Кияүгә чыгасың килми икән, чыкмассың!”
Шул көннән башлап Сәлим кыз артыннан йөрүен туктатты, очрашкан вакытларда да Зөһрә аның карашында, күзләрендә ниндидер ачу катыш тантана итүен чамалый иде.
Югары уку йортын тәмамлап, төрлесе төрле якларга таралышкач та кызлар бер-берсе белән аралашуын туктатмады. Еллар үтте, ахирәтләре кияүгә чыгып, балалар үстерә башлады. Телефоннан аралашканда да барчасы кызының-улының ничек үсүе, нинди уңышларга ирешүе белән мактанышып алырга яратты, Зөһрәнең генә һаман ире дә, балалары да юк иде. Юк, ул элекке кебек үк чибәр, аралашучан булып калды, ир-егетләр дә аның тирәсендә күп бөтерелде, ләкин ул мөнәсәбәтләр тора-бара җитди төс ала башлагач кына ничектер бер сәбәпсез үзеннән-үзе юкка чыга, тәмамлана иде.
Бервакыт ул үзенә бозым, сихер салынуы турында чынлап торып уйлана башлады. Тәкъдиме кире кагылган егет тә ниндидер магия турында ычкындырды бит, юкка гына сөйләнмәгәндер, үч итеп, ниндидер сихер ярдәмендә аны гомерлеккә ир бәхете, рәхәте күрүдән мәхрүм иткәндер! Моңа ышануы да кыен, әлбәттә, ләкин бу дөньяда ни булмас дисең?!
Укуларын тәмамлаганнан соң, ачыклануынча, Сәлим беркем белән дә аралашмаган, дипломын алган да юкка чыккан. Аны эзләп табу мөмкинлеге калмагач, Зөһрәгә, ни чарадан бичара дигәндәй, күрәзәчегә барудан башка чара калмады.
Аны өстенә ниндидер кара-коңгырт балахон кигән урта яшьләрдәге татар хатыны каршы алды. Зөһрәгә аны бик сәләтле күрәзәче, хәтта сихер-бозымнардан коткара алучы “белгеч” буларак тәкъдим иткәннәр иде. “Ахалай-махалай” тибындагы төрле ритуалларын да үтәп тормастан, бу хатын клиенткасының шик-шөбһәләрен шунда ук раслады: “Әйе, сиңа бозым салганнар, “гаиләсезлек-никахсызлык таҗын” кидергәннәр, аны урыслар “венец безбрачия” дип атый. Һәм моны син бик яхшы белгән ир-егет берничә ел элек эшләгән, син аны бик каты рәнҗеткәнсең...” Хәзер Зөһрәгә моны кем эшләве, ул кешенең Сәлимме-түгелме икәнлеге дә бик мөһим түгел иде инде, иң мөһиме – ул сихердән котылып булу-булмавы!
Күрәзәче хатын борын төбеннән үзе генә белгән телдә ниндидер әфсен-төфсен укыды да Зөһрәгә әллә ни зур булмаган тастымал бирде. “Кияүгә чыгасың килсә, иртән юынганнан соң битеңне шушы тастымал белән сөрт”, – диде. Кыз мондый нәрсәләргә бик ышанып бармый иде, әлбәттә, ләкин кая барсын, күрәзәче янына шуның өчен килде бит инде! Шуңа да әйтелгәннәрне, кушылганнарны вакытында һәм төгәл үтәп барырга тырышты, файдасы булмаса да зыяны булмас әле, дип уйлады.
Якынча бер айдан аларның эшенә яңа начальник, Зөһрәнең яшьтәше килде, бераздан аңа күз төшергәли башлады. Ә бер елдан бергә укыган төркемдәшләре, курсташлары белән вацаптан язышканда Зөһрәнең дә битендә аның ире һәм кечкенә улы белән төшкән фотосы пәйда булды...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).