+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
25 июль 2021, 13:36

Туздырылган оя

Кошлар моның өчен аның үзенең җилкәсен чукып канаткан...

Туздырылган оя
Туздырылган оя

Кошлар моның өчен аның үзенең җилкәсен чукып канаткан...

Безнең эштәге коллектив зур түгел, озак еллар бергә эшләгәнлектән, туган көннәрне күңелле үткәргәнлектән, бер-беребезне яхшы белгән кебекбез. Сания исемле хатынның туган көнен билгеләгән көнне дә мул өстәл артында җыелдык, ашадык-эчтек, сыйландык, җырлашып та алдык. Иң көр тавышлы җырчыбыз Аннаның гына бу көнне тавышы ишетелмәде. Бик сәерсендем, бер арада моның сәбәбен ачыкларга булып, бераз читтәге почмакка чакырдым. Башта ык-мык килеп утырса да, соңрак ачылып китте, ул бәян иткәннәрне аның исеменнән язарга булдым.

“...Мин гомер буе үз почмагым турында хыялландым. Әти-әниләр белән яшәгәндә – үз бүлмәм турында. Без бер бүлмәле фатирда биш кеше яшәдек, беребез өстендә икенчебез ятып йокладык диярлек. Аннары әни дүртенчегә авырга калды, моның өчен аңа ачуым әле дә сүрелмәде. Бу кадәр кысанлыктан, тавыш-гаугадан соң үскәч үз фатирымны булдырачакмын һәм анда үзем теләгәнчә яшәячәкмен, дип хыялландым.
Мәктәпне тәмамлау белән өйдән киттем, Уфадагы колледжга укырга кердем, ахирәтем белән тулай торакка урнаштык. Ләкин бу тынычлык та озакка бармады: ахирәтем икенче торак тапты, ә минем янга янә өч кешене кертеп тутырдылар. Ул кызларның эчеп тавышлануыннан тәмам гарык булгач, төнгелеккә эшкә урнаштым, идән юдым. Эт булып арый идем, ләкин үз почмагым турындагы хыял миңа көч бирде. Аннары булачак иремне очраттым. Шуннан соң, ниһаять, мең газаплар белән үзебезгә ике бүлмәле фатир сатып алдык! Бәхетнең җиденче катында идем!
Ләкин бәхет озакка бармады, иремнең туганнарының ялларга, бәйрәмнәргә кунакка килүе ешайды, өстәвенә, куна да калалар. Аннары ирем хәбәре белән исәнгерәтте: әти-әнисе һәм энесе безнең белән яшәячәк, чөнки “монда шәһәр, уңайлыклар, картларны хәстәрләргә кирәк, энем дә бәләкәй, янәшә булсын...” Ә “бәләкәй” энесенә инде... 28 яшь! Нык каты талаштык, минем тавыш урамдагыларга да ишетелгәндер, мөгаен. Фатирның яртысы минеке, мин аны күпме бил бөгеп, тир түгеп эшләп сатып алдым һәм аның туганнары белән түгел, үзебез тынычлыкта яшәргә телим! Шулчак ирем: “Фатир миңа язылган, монда мин хуҗа! Ошамаса, дүрт ягың кыйбла!” – дип җикеренде.
Ачуымнан калтырана башлаган идем инде, кулыма пычак алудан куркып, урамга чыгып киттем. Күпмедер атлаганнан соң бераз тынычландым. Карасам, төннәрен үзем идән юган китапханә янына килеп җиткәнмен. Анда һәрвакыт тыныч, рәхәт! Керә-керешкә үк мине анда гомер буе эшләгән Евдокия Николаевна елмаеп каршы алды, чәй эчәргә чакырды. Сөйләшеп утырдык, шунда сытылып киттем дә барысын да аңа сөйләп бирдем.
Әбекәем озак кына сүзсез утырды да әйтеп салды: “Сиңа ярдәм итә торган бер ысул бар, ләкин аны эшләсәң, бернәрсәне дә кабат кайтарып, үзгәртеп булмаячак!” Бу коточкыч хәлләрдән котылыр өчен мин барысына да риза идем.
Даша түтәй сөйләвенчә, Пасха бәйрәме алдыннан ялгызың урманга барып, бала чыгарырга җыенган, йомыркалар салган кош оясын табарга кирәк икән. Үзең белән үтмәс пычак һәм шырпы алырга. Шундый оя тапкач, андагы йомыркаларны ватып бетерергә, ә нәни кошчыклары чыккан булса, аларны да кызганмыйча юк итәргә! Ояны яшәргә яраклыгын калдырмыйча туздырырга, чит-читләрен бөтенләй янып китмәслек, пыскып торырлык итеп яндырырга кирәк булачак. Олы кошлар кайткач, ояның туздырылган, яшәргә яраксыз булуын күрәчәк һәм башкача әйләнеп кайтмаячак. Да­ша түти миңа ояны туздырганда әйтелә торган сүзләрне дә өйрәтте, эшеңне бетергәч, шунда ук кайтып китәргә кирәк­леген һәм артыңа борылып карарга ярамаганлыгын да әйтте.
Кыскасы, тәвәккәл­ләдем. Нәкъ Пасха атнасы җит­кәндә өйдә түзеп торырлык түгел иде инде. Боларны хәл итү җен-пәриләр яр­дәмендә булса булсын, чукынып китсен дөньясы, дип, урманга киттем. Кыскасы, барысын да әбекәй кушканча эшләдем. Кайтырга чыктым, артымда кошлар чыркылдаша, ояларын күргәннәр, димәк. Артыма әйләнеп карамыйча атлаганда берсе җилкәмне килеп чукымасынмы! Очлы томшыгы ярасыннан хәтта кан атылып чыкты!
Пасха үтте, ә үзгәреш юк та юк. Файдасы тимәде, кош оясын юкка туздырдым, дип үкенә дә башлаган идем инде. Ләкин берничә көннән иремнең “бәләкәй” энесе Сахалинга яшәргә һәм эшләргә китте, ә тагын бер атнадан биатай белән бианай машиналарында бәрелеп үлделәр. Аларны җирләгәннән соң ирем, мине ташлап һәм фатирны миңа калдырып, икенче хатынга китте, аның авырлы булуын әйтте. Ике атна эчендә фатирда ялгызым торып калдым. Тыныч хәзер. Бер атнадан үзем операциягә барам, эчемдәге “астагы катны” кисеп алып ташлаячаклар, балам булмаячак. Беләсеңме, бернәрсәгә дә үкенмим, тормышта миңа беркем дә ярдәм итмәде, менә җен-пәриләрнең генә ярдәме тиде...”
...Сөйләвен тәмамлап, Анна кинәт кенә торып басты да китеп тә барды, мин исә озак кына һуш җыеп утырдым. Кыскасы, операциядән Анна уянмады. Үзебез акча җыеп җирләдек. Тугыз көненә зиратка барсак, Аннаның кабере кошлар тизәгенә бат­кан иде! Ире фатирларын сатты, ләкин мошенникларга туры килеп, бер тиенен дә ала алмады. Җанын шайтаннарга саткан бу адымга бармаса, Анна үзе дә, кош балалары да исән булыр иде, дип уйлыйм...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: