Барлык яңалыклар
Серле сериал
16 август , 13:10

Погонлы халык та аптырашта...

Тәфтишчеләр дә ачыклый алмаган сәер вакыйгалар бар.

Погонлы халык та аптырашта...

Утыз еллык журналистлык стажы булган Игорь Надеждин “Лента.ру”да хәбәрче булып эшләгән чорда хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән серле һәм сәер меңнәрчә вакыйга турында ишеткән. Арада, әлбәттә, уйлап чыгарылганнары да, шаяртулар да булгандыр, ләкин кеше ышанмаслык һәм онытылмаслык чыннары да бихисап. Погонлы халык аларның кайберләрен берничек тә аңлатып бирә алмый, биредә фән дә көчсез. Әлбәттә, үзләрен матчасы киткән кешегә исәпләмәсен өчен алар рәсми рапортларда болар хакында ничек бар, шулай яза алмаган. Менә шуларның кайберләре.

Балта-өрәк“Бу хәл 2000 еллар башында булды, – дип сөйли бүген инде юстиция полковнигы, криминалист, юридик фәннәр докторы Н., – 3нче гыйнварда без Мәскәү прокуратурасының Тикшерү идарәсе дежур тикшерүче-криминалисты Виктор белән бер тәүлеклек кизүгә керештек. Эш гадәттәгечә бара, берничә җинаять урынына барып кайттык.

Сәгать 16.30да дежур бүлеккә шалтыраттылар: транспорттагы патруль милициясе электричкада канга буялган бер иргә игътибар иткән. Башта аны исеректер дә берәр җире киселгәндер дип уйладык. Ачыклануынча, аның тәненең бер җирендә дә хәтта сыдырылган урын да юк, кан чит кешенеке. Шул ук вакытта ул ир, исерек булмаса да, үзен сәер тота, сөйләшүенең рәте юк, исем-фамилиясен дә әйтә алмый, нидер әйтмәкче булып авызын ача, тик тавышы чыкмый.

Әлеге ирне тентегәч, кесәсеннән паспорты табыла, яшәгән урыны башка­ланың авыл йортлары да сакланып калган бер бистәсендә икәнлеге ачыклана. Шунда чыккан наряд хәбәр итүенчә, йорт асылмалы йозакка бикләнгән, болдырда кан эзләре. Ишекне ватып керсәләр, анда “яшәү белән сыеша алмаучы күпсанлы тән һәм баш яраларыннан һәлак булган билгесез хатын-кыз гәүдәсе” (протоколча) табыла. Ул район оперативникларына ярдәмгә Виктор белән без дә юлландык. Хәбәр алынганнан соң сәгать ярым чамасы үтүгә без барып җиткәндә урындагы милиционерлар андый вакытта башкарыла торган эшләрне тәмамлап килә иде инде.

Кырык минут үтүгә безне башкаланың икенче районына – ике инкассаторны үтереп, алардан юлбасарлар 1,5 миллион сум талап алган җинаять урынына чакырттылар. Виктор белән безгә анда төне буе эшләргә туры килде, өйгә иртәнге тугызда гына кайтып китә алдым. Ләкин көндезге берләрдә миңа кичәге хезмәттәшем шалтыратты һәм ялда булсам да эшкә килүемне үтенде. Гаҗәп, ләкин ул телефоннан бернәрсә дә аңлатмады.

Виктор мине прокуратура ишеге төбендә үк каршы алды да шунда ук дежур бүлмәсенә алып кереп китте. Андагы өстәлдә кичә шәхси йортта үтерелгән хатын бүлмәсендә төшерелгән һәм бүген генә эшләнгән фотосурәтләр ята иде. Аннан ап-ачык күренүенчә, бүлмәнең нәкъ уртасында, люстра астында, балта ята, аның тимере һәм сабы канга баткан

.– Син аны кичә күрдеңме? – дип сорады ул.

– Юк...

Шуннан соң ул миңа кичә әлеге йорттан алынган әйберләр исемлеген сузды. Анда: идәннән канлы такта кисәге, стаканнар, чәйнек, теш щеткасы, киемнәр, канлы обой... Ә балта юк иде!

Без бер-беребезгә карашып тордык та янә теге йорт адресы буенча киттек. Мин ул өйне әле дә яхшы хәтерлим: иске, соры бина, чирәп түбәле, тәрәзә рамнарындагы буявы купшаклап беткән, ишек өстенә кагылган ат дагасы тутыккан, тирә-ягында шундый ук карт бакча. Һәм, ни гаҗәп, якын-тирәдәге агач ботакларына кар сарыган, ә бу бакчадагыларныкы шәрә иде.

Мөһерле кәгазьне ертып, эчкә үттек, ут кабыздык. Балта юк иде. Ишек төбендә бераз таптанып тордык та урамга тәмәке тартырга чыктык. Аннары Виктор сумкасыннан фотоаппаратын алды да тагын да фотога төшерер өчен өйгә кереп китте. Шунда без телефон белән дә фотога төшереп карарга булдык. Һәм барысы да кабатланды – фотода балта аермачык күренеп тора, ә карар күзгә күренми иде! Шуннан соң миңа целлофан пакет тоттырып, Виктор перчаткалар киде дә балта яткан урынны сәрмәргә кереште. Тотып алып күтәргәч, балта безнең күзләргә дә күренә башлады! Ләкин аның сабы фотодагы кебек ап-ак түгел, соры төсле булып чыкты.

Шул ук вакытта җинаятьтә гаепләнүче бернәрсә дә хәтерләми иде, үзе раславынча, кичтән өендә йокларга яткан, ә иртән милиционерлар кичтән китереп салган дәваханәдә уянган. Мәрхүмәне ул таныды: бу – үзенең хатыны белән аерылышып, яңа тормыш корган аның беренче мәхәббәте булган икән, матур итеп, бәхетле булып яши генә башлаган булганнар...

Ул гаебен барыбер танымады, прокуратура чит кеше җинаятен миңа япсара, дип сөйләде. Шул ук дәваханәдә җан бирде кебек, гомер буе тайгада йөргән тап-таза ирнең йоклаганда йөрәге туктаган...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.

(Интернеттан алынды).

(Дәвамы бар).

Автор:Ример Насретдинов