+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
10 октябрь 2021, 13:28

Югалып табылган һәм танылган Бартини

Үзе – искиткеч сәләт иясе, туган гаиләсе генә юк...

Югалып табылган һәм танылган Бартини
Югалып табылган һәм танылган Бартини
Үткән чыгарылышта без китеп барган җиреннән яисә тирә-якта кешеләр алдында кинәт кенә юкка чыгып, берничә көннән генә түгел, хәтта еллар үткәч тә нәкъ шул урында пәйда булган кешеләр турында бәян иткән идек. Сүзебез ахырында ул язмада киң билгеле конструктор Роберт Бартини да телгә алынды. Бүгенге язмабыз аның хакында.

Роберт (Роберто) Людвигович Бартини (1897-1974) – билгеле совет авиаконструкторы, физик, яңа принциплардагы очу аппаратлары (экраноплан) проектларын, 60тан артык самолет проектын эшләгән кеше.
Рәсми версиягә ярашлы, ул – итальян булган, ләкин Австро-Венгрия империя­сендә яшәгән граф Людовико де Барти­ниның никахтан тыш туган улы. Чын-чыннан әкияти тарих: имеш, аны графтан авырга калган хезмәтче кыз тудырган, аны графка тугры бакчачы бусагасында калдырганнар, бахыр баланы кызганып, аны графиня уллыкка алган һәм Роберт бәхетле гаиләдә михнәт күрмичә үскән. Барысы да шулай кебек, ләкин... бернинди дә Бартинилар нәселе бөтенләй булмаган, Европа илләрендә андый затлы нәсел теркәлмәгән.
Арытаба бераз ачыграк, аңлаешлырак кебек. Балачагы һәм үсмер еллары турындагы тарихында “ак таплар”дан соң, Беренче бөтендөнья сугышында Роберт Бартини Көнчыгыш фронтка эләгә, арытаба – әсирлек, аннары Октябрь револю­ция­сеннән соң азат ителгәндә ул инде – коммунист һәм ВЧКның чил илләр бүлеге хезмәткәре. Арытаба – Италиядә легаль булмаган разведка эше. Анда ул ике ел эчендә Милан политехник институтының һава суднолары факультетын тәмамларга, очучы дипломы алырга, шул ук вакытта әтисеннән калган мирастан коммунистларга даими финанс ярдәме күрсәтергә өлгерә.
Барысы да шома гына барган кебек, ләкин мифик әтисеннән нинди мирас калган соң аңа? Әйткәндәй, ул акчалар Коминтерн документлары буенча да үтмәгән. Алай гына да түгел, Робертның чын фамилиясе – Ороджи, ә чын әтисе барон Формах булган дигән хәбәр дә бар. Монда шул ук тарих кабатлана: Формах Ороджи дигән кеше Европа аксөякләре шәҗәрәләрендә бөтенләй юк. Кыскасы, адым саен мистика.
Италиядә диктатор Муссолини приказы буенча Бартини үлем җәзасына хөкем ителә, ләкин төрмәдән качып өлгерә (әллә моны коммунистлар оештырганмы?). Бер версия буенча, безнең илгә ул самолетта килгән, икенчесенә ярашлы – су асты көймәсендә. Ничек кенә булмасын, 1922-25 елларда аны Кытайда, Цейлонда, Сүриядә, Карпатта, Германиядә һәм Австриядә күргәннәр, шуннан соң гына ул совет Русиясендә төпләнеп кала.
Ходынкадагы фәнни-тәҗрибә аэродромында гади лаборант-фотограф булып башлап, Бартини ике ел эчендә искиткеч карьера ясый. 1927 елда аның мундиры петлицаларын инде комбриг ромбы бизи, ә үзе СССР Хәрби-һава көчләренең фәнни-техник комитеты составына кертелә. Ләкин чиновник эше аңа ошамый, шуңа иң әһәмиятле фирмага – самолетлар төзү бюросына эшкә күчә, анда киң билгеле Д. Григорович, С. Лавочкин һәм С. Королев белән бергә эшли. Бу бюрода ул уникаль гидросамолетлар: очучы “МК-1” крейсеры, якын разведка өчен “МБР-2” һәм ерак разведка өчен “МБР-3” конструкторлары төркемен җитәкли.
1939 елда Бартини конструкциясе буенча төзелгән “Сталь-7” самолеты яңа дөнья рекорды куя – 5000 чакрымны сәгатенә уртача 405 километр тизлек белән очып үтә, ләкин моны ул үзе белми кала, чөнки бер ел элек аны Муссолини файдасына шпионажда гаепләп кулга алалар. Үлемнән аны, Сталинга “Башы искиткеч шәп эшли” дип, Климент Ворошилов коткара, шуннан соң конструкторны НКВДның төрмә бюросына күчерәләр.
Бервакыт, сугыш башланган вакытта Бартини бюрода Берияне очрата һәм үзен азат итүләрен сорый. Лаврентий Павлович аңа шарт куя: “Дөнь­яда иң яхшы перехватчик уйлап тапсаң, азат итәм!” Берникадәр вакыттан Бартини тавыш тизлегеннән дә тизрәк очучы реактив истребитель проектын тәкъ­дим итә, ләкин Туполев аны кире кага, “безнең сәнәгать­нең моңа көче җитмәячәк”, ди.
1946 елда төрмәдән азат ителсә дә, конструкторлык бюросында Бартини тагын бер ел эшли әле.
СССРда атом бомбасы булдырылгач, аны Төньяк Америка континентына кадәр илтеп җиткерергә сәләтле самолет төзү турында мәсьәлә калкып чыга. Бомбардировщик проектлары күп тәкъдим ителә, ләкин Бартининыкы суперяңа, хәтта бүгенге фантастик кинолардан алынган кебек була, ул чактагы ПВО кораллары аның алдында көчсез булыр иде. Ләкин, һәрвакыттагы кебек, аның бу проектын да кире кагалар. Әйткәндәй, Бартини бомбардировщигына охшаш самолетлар 70нче еллар ахырында гына барлыкка килә. Нәтиҗәдә, бу юнәлештә 20 еллык торгынлык. Ничек кенә булмасын, Бартини ике дистә ел алга караш ташлаган булган...
Шулай да кем булган соң ул – Роберто Бартини? Киләчәкне күрә белгән авиаконструктормы? Гениаль физикмы? Башка дөньялардан килгән кешеме? Без инде боларны бервакытта да белә алмаячакбыз. Өстәвенә, үзе кебек үк, аның архивлары да серле рәвештә юкка чыккан. Ләкин ул яшәгән, безнең арада яшәгән, һәм инде шушы факт кына да аптырарга да, сокланырга да җитәдер...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: