+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
18 октябрь 2021, 09:41

Немец җаны инглизгә күчкән

Һәлак булганнан соң өч дистә ел үткәч, ул Англиядә туган балага “оялаган”

Немец җаны инглизгә күчкән
Немец җаны инглизгә күчкән
Инглиз Карл Эдон – Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан Люфтваффе очучысының реинкарнациясе, дип әйтергә тулы нигез бар. Карлның тарихы 90нчы елларда Англиянең аномаль күренешләрне тикшерүче галимнәре тарафыннан җентекле өйрәнелә һәм бүген дә гаҗәпләндерүдән туктамый.

Карлга биш яшь булганда ул рәсем төшерү белән мавыга башлый. Берсендә ул бер сурәте өстендә бик озак утыра. Әнисе Вэл, аны җентекләп карагач, анда самолет һәм ниндидер символлар төшерелүен күрә. Сурәт хакында сорашкач, Карл: “Монда мин үземнең самолетны ясадым, аның әле билгеләре – туры канатлы бөркетләре дә бар”, – дип җаваплый. Икенче “билгене” исә әнисе шундук танып ала, сурәттә... свастика төшерелгән була. Бу хәл ананы сискәнергә мәҗбүр итә, ләкин барысын да балага телевидение йогынтысына япсара һәм тынычлана.
Берничә айдан Карл үзенең алты яшенә янә самолет сурәте төшерә, ләкин бу юлы инде эчке яктан, очучы кабинасыннан, анда идарә пульты ясалган була. Рәсемне әтисенә күрсәткәндә бала эре, кызыл кнопкага да күрсәтә һәм аны, монысы – бомба ташлый торган төймә, ди. Соңрак ул самолетның “Мессершмитт” бомбардировщигы булуын да әйтеп бирә. Шуннан соң Карлның әти-әнисе баланың ике яшьлек чагында ук куркып, “Самолетымны бәреп төшерделәр! Аягым өзелеп чыкты! Каным ага, үләм!” дип кычкырып, саташып уянган чакларын искә төшерә. Ул чакта Карл аягының “өзелгән” урынын да күрсәткән, нәкъ шул җирдә аның тумыштан ук зур, кып-кызыл миңе булган.
Кабина сурәтен төшергән көнне әнисе Карлдан “ул чакта” нинди кием киюләре турында сораша. Малай, күзен дә йоммыйча, “тезгә кадәр булган күн итекләргә балаклары кыстырылган соры чалбар һәм кара куртка”, дип җаваплый. Икенче көнне үк әтисе Джим, улының сурәтләрен тотып, урындагы Мидлсбро шәһәре китапханәсенә юллана. Андагы китапта ул малае сурәтләгән нәрсәләрнең барысы да туры килүен күреп шакката.
Соңрак 1942 елның 15 гыйнварында Мидлсбро тирәсендә инглизләр тарафыннан бәреп төшерелгән “Мессершмитт-110” бомбардировщигы турындагы хәбәргә юлыга. Самолет килеп төшкән урында өч немец очучысының мәетен табалар һәм аларны шундагы зиратта җирлиләр. Очучылар дүртәү булган, диләр, ләкин анысының гәүдәсе табылмый. Очкыч калдыкларын кузгатмыйча, шул ук чокырга күмеп куялар.
Карл Эдон әлеге вакыйгадан соң 30 ел үткәч, 1972 елның 29 декабрендә туа. Малай тугач та әнисе бик нык гаҗәпләнә, чөнки үзе дә, ире, баланың апасы һәм абыйсы да кара чәчле, коңгырт күзле, ә Карл зәңгәр күзле, аксыл-сары чәчле, тән төсе дә аксылрак була.
Үсә төшкәч, Карлның 7 яшенә иптәшләре тәм-том белән чәй эчәргә килә. Шунда ул аларга үзенең 25 яше дә тулмастан ничек үлүе, канга батып ятуы турында сөйли, боларны ишеткән әнисе һушын югалтып егыла. Мәктәптә исә ул вакыт-вакыт әтисенең “Фриц” исемле булуы, абыйларының берсе сугышта үлүе турында сөйли. Карлның мондый чаклары, ягъни үткәндәге хәтере “ачылып киткән” вакытлары, кинәт кенә башланып китә дә бераздан югала торган була.
1983 елда Карл белән Вирджиния университетыннан реинкарнация күренеш­ләрен өйрәнүче психиатр Иен Стивенсон кызыксына башлый. Ләкин малай аңа яңа вакыйгалар турында сөйли алмый, чөнки инде бу яшьтә элекке тормышы турындагы хәтере акрынлап югала бара. Мәктәптән соң тимер юлда эшли, өйләнә, ике кызы туа, ә 1995 елда аны эшеннән ерак түгел 37 тапкыр пычак белән чәнчел­гән килеш табалар...
1997 елда урындагы эшчеләр канализация участогында казу эшләре барышында иске парашют тукымасына юлыга. Шунда ук әлеге урынны, бу тирәдә сугыштан соң калган бомба саклануы да ихтимал, дип, хәрбиләр әйләндереп ала. Арытаба анда “Мессершмитт-110” бомбардировщигы калдыкларын казып чыгаралар, соңрак аның 1942 елда бәреп төшерелгән нәкъ теге самолет булуы раслана. Ә тирәнгәрәк казыгач, анда кеше сөлдәләре табыла. Ул теге вакытта табылмаган дүртенче пилотныкы булып чыга. Униформасы калдыклары буенча мәетнең кемнеке булуы, исеме дә ачыклана: Генрих Рихтер. Аның бер аягы өзелгән була – нәкъ Карл Эдон үзендә күрсәткән урында. Рихтерның сөлдәсен башта күмелгән өч очучы янына җир куенына тапшыралар. Тагын да берничә елдан Милдсбро тарихчысы Билл Норман Рихтерның туган-тумачаларыннан аның сугышка кадәр төшкән фотосын табу бәхетенә ирешә һәм тышкы кыяфәте белән Карл Эдонга никадәр нык охшашлыгына таң кала. Әлеге фотоны ул Карлның әти-әнисе Вэл белән Джимга да күрсәткәч, алар бөтенләй өнсез кала...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: