+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
1 ноябрь 2021, 11:02

“Мин кайтырмын!”

Бу ике очрак та шушы сүзләр белән бәйле.

Әлеге вакыйга 15 ел чамасы элек минем таныш татар малае белән булган. Сәер дә, серле дә хәл. Алар әниләре Фәния апа белән өч малай яшиләр иде, әтиләре күптән үлгәнме, икенче гаиләгә киткәнме, монысын без бервакытта да сорашмадык. Уралда урнашкан безнең поселокта, татарларда гадәти булганча, матур һәм чиста-җыйнак үз йортлары, ихаталары, бакчалары белән яшиләр иде. Минем танышым Илсур – уртанчы малай, аңа ул чакта 16 яшь, абыйсы Җәмил армия хезмәтен тәмамлап, менә-менә кайтып җитәргә тиеш, кечеләре Илфат исә бөтенләй бәләкәй булып, авылда нәнәйләрендә яши иде...

Ул көнне өлкән абыйлары Җәмил телеграмма сугып, армиядән демоби­лиза­цияләнүе, юлга чыгуы һәм бүген үк кайтып җитәчәге турында хәбәр иткән. Илсур белән әнисенең шатлыклары эченә сыймый, кичке ашка мул табын әзерләп, солдатның кайтып җитүен көтәләр. Тышта инде караңгы да төшә, ләкин әрмис егет юк та юк. Болар икәүләшеп аш бүлмәсендә хәлдән таеп, көтеп утыралар: дустым көне буе азык-төлек, тәм-том артыннан базар, кибетләр буйлап чапкан, әнисе тәмле-тәмле ризыклар пешергән. (Әйтергә кирәк, өйгә керә торган ишектән озын коридор туп-туры аш-су бүлмәсенә илтә, аңа чаклы уңда-сулда бүлмәләр иде – монысы арытаба булган хәлләрне күз алдына китерү өчен мөһим).


Көтеп утыралар болар шулай. Илсур әнисенә ятып торырга киңәш итә, абый кайткач уятырмын, ди, әнисе исә: “Ике ел көткәнне ике сәгать кенә түзәрмен, ничек йоклап ятыйм!” – дип каршы төшә, улын үзен ятып торырга күндерә.


“Кухняда чәй эчеп, озак кына утырдым, – дип искә ала Фәния апа. – Улым менә-менә кайтып керер, ишек шакыр кебек, моны көткәннәр – белә. Сәгать төнге икеләрдә тагын чәй ясап алырга дип кузгалдым, борылып карасам, коридорда Илсур басып тора, үзенең авызы колагына җиткән. “Нигә йокламыйсың, улым? – дим. – Җәмил кайтмады әле. Сиңа да чәй ясыйммы?” “Соңрак, әнием, – дип җаваплый Илсур. – Әйдә ихатага чыгыйк әле, мин сиңа бер нәрсә күрсәтәм!” “Анда нәрсә булсын, караңгы төн бит инде!” “Юк, әни, әйдә инде, сиңа ул ошаячак!”
Шулай диде дә, борылып, ишеккә таба юнәлде. Мин берни дә аңламадым, йөрәгем генә еш-еш тибеп куйды: Җәмил кайткандыр да ихатада басып торадыр, бу шук-шаян малайлар миңа сюрприз эшләргә уйлагандыр... Илсурга иярдем. Ул ишекне ачты да миңа борылды: “Әни, әйдә инде тизрәк! Монда кил! Монда син күрсәәәң!..” Шулай диде дә болдырга чыкты, мин дә тупса аша атладым, менә хәзер әрмис улымны күрәм дип өмет­ләндем. Ләкин шул мизгелдә миңа кемдер төнлә өйдән чыкканда “Бисмил­лаһир-рахманир-рахим” дип әйтергә кирәклекне искә төшергән кебек тоелды. Әйттем. Чыктым. Карыйм – ихатада беркем дә юк, шаярып качар урын да юк. Аңламыйм. Капканы барып карадым – бикле.


Яңадан өйгә кердем дә, бисмиллаһ әйтеп ишекне ябып, Илсурның бүлмәсен карыйм: рәхәтләнеп йоклап ята! Иртән әйтүенчә, ул төнлә бөтенләй тормаган! Ә Җәмил балакаем иртән генә кайтып җитте”.


Менә шундый хәлләр. Без яшәгән поселокта сөйләүләренчә, кайчагында өеннән чыгып югалган кешеләр элегрәк тә булыштырган икән.
Фәния апа әйтүенчә, ул хәзер югалган кешеләрнең өйләреннән ничек чыгып китүләрен аңлаган: ниндидер серле көчләр, шайтанмы анда, җен-пәриме, якыннары рәвешенә кереп, аларны ияртеп алып чыгып киткән, ә аның “бисмилласы” моңа юл куймаган...
* * *
Бу тарихны миңа таныш шәфкать туташы сөйләде, ул чакта Ксения реа­нимациядә эшлә­гәндә бүлеккә велосипедтан егылып, башын бик нык имгәткән 10 яшьләр тирәсендәге малайны китергәннәр.
Ул комага киткәннең өченче көнендә дәва­лаучы табиб малайның әти-әнисенә: “Бала­гыз­ның үпкәләрен ясалма җилләтү аппаратыннан өзүгә ризалык биреп, бу турыдагы документларга кул куйсагыз яхшырак булыр кебек. Ул я барыбер үләчәк, я, исән калса да, “яшелчә” кебек хәрәкәтсез тере мәет булачак!” – дигән.
Ата-ана, әлбәттә, моны эшләүдән баш тарткан, шунда минем таныш шәфкать туташы да сүзгә кушылган: “Нигә аппараттан өзәргә?! Кешеләр комада айлар буе ятып та һушына килә һәм сау-сәламәт тормышка әйләнеп кайта!” – дигән. Моңа табиб, кызып китеп, кычкырынган, сүгеп ташлаган, “Мондый чакта шәфкать туташы авызын гына йомып торырга тиеш!” – дип җикеренгән.
Ә кичен Ксения процедуралар бүлмәсеннән коридорга чыкса, анда теге малай басып тора икән. “Син нигә палатадан чыктың? Бар, кер!” – дигән аңа танышым. Малай: “Теге явыз, усал табибка әйтегез әле, ул мине үтермәсен! Мин озакламый кайтачакмын!” – дигән дә палатага кереп киткән. Аның артыннан кереп караса, малай шул килеш комада ята икән. Арыганмындыр, күземә генә күренгәндер, дип уйлап куя хатын.
Икенче көнне кич бала һушына килә, ә аның янына кергән шәфкать туташына ул: “Мин сезгә кайтачакмын дип әйттем бит!” – ди. “Кайчан әйттең?” “Кичә, сез минем төшемә кергән идегез! – дип җаваплый малай. – Ә усал табиб мине үтермәкче булган иде...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: