Күптән түгел шушы рубрикабыз астында без бик уңай, өй хуҗаларына яхшы мөнәсәбәттә булган, алай гына да түгел, хуҗабикәгә һәм аның кечкенә кызына бәләкәй генә бүләкләр ясап куандырган бичура турында язма бастырган идек. Гел алай гына булмый икән ул, җәмәгать, аларның да төрлесе була икән! Сурәтләрдә аларны йомшак йонлач тәнле, бигрәк матур чырайлы, янәшәдәге мендәргә салып йоклатырдай ярты метрлы сөйкемле карт итеп төшерсәләр дә, төнлә синең карават читенә килеп утырып, юрганыңны тарткалаганнарын тибеп төшерердәйләре дә очрый икән. Менә шуңа Интернеттан бер мисал.
“Мәктәптә укыган еллар, без ул чакта Уфада коммуналкада яши идек, – дип яза Мирсәет исемле бер абзый. – Ике гаиләгә ике бүлмә, ә бәдрәф, ванна, коридор, кухня, төрле иске-москы белән тулы кладовка – уртак. Без һәрвакыт үз бүлмәбездә яшәсәк, күршеләр даими алмашынып торды. Өстәвенә, яңалары килгән саен юньсезрәкләре кереп урнашты. Фатирыбызга ияләшкән ул яман бичураны да шул алама күршеләрнең берсе үзе артыннан ияртеп алып керде, күрәсең.
Барысы да вак-төяк әйберләр – калак, чәнечке, кайбер савыт-саба югалудан башланды. Соңрак, кемдер өйдә ялгызы гына булганда, фатирда аннан башка тагын кемнеңдер барлыгын тоя башлады, кайвакыт исә зур булмаган бер нәрсәнең ачык ишек яныннан выжт итеп кенә үтеп китүен дә күрдек.
Ниһаять, аның белән күрешү көне дә килеп җитте. Мин өйдә өстәл артында ялгызым гына дәресләр әзерләп утыра идем. Берзаман күз кырые белән генә күрәм: ишек янында кемдер басып тора! Буе метрдан артыграктыр, кара-җирән йонлы, гәүдәгә киңчә генә. Мин аны шундук машинаның алгы пыяласы янына асып куя торган маймыл сувениры белән чагыштырдым.
Ул, шунда басып, мине күзәтә, ә мин – күз кырые белән генә аны. Вакыт агышы тукталган кебек булды. Шунда мин кинәт кенә аңа таба борылдым, ул шунда ук коридорга чыгып йөгерде. Мин, җиңелчә шок хәленнән бераз һуш җыеп, урындыктан сикереп тордым да коридорга ташландым, ә анда инде беркем дә юк! Ишек төбендәге бөтен киемнәрне, элгечләрне, кладовканы актардым – юк. Берничә көн үткәннән соң ул минем кызыксынучанлыгым өчен үч алырга килде...
Болытлы төн иде. Фатир тәрәзәләре зур булмаган агачлар үсеп утыручы буш мәйданга карый, янәшәдә генә биш катлы тагын бер коммуналка, аның янындагы бердәнбер урам фонареннан тонык яктылык безнең пәрдәләр арасыннан үтеп, бүлмәне бераз яктыртып тора.
Төн уртасы үткәннән соң сулар һава җитмәгәнлектән уянып киттем. Селкенә дә алмыйм, көч-хәл белән башымны тәрәзәгә таба борам, ә аннан бернинди яктылык та үтми, дөм караңгы. Шуннан соң әнине чакырмакчы булам, ләкин бер сүз дә әйтә алмыйм, гырылдыйм гына. Үпкәләремдә һава бетүен тоеп, ничек тә ныграк итеп гырларга тырышам. Шуннан соң әни уянып китте дә утны яндырмыйча гына хәлемне сораша, нәрсә булды, ди. Теге караңгылык шундук юкка чыкты, ул ваннадагы суны агызган кебек каядыр агып китте. Аннары мин дә җиңел итеп тын ала башладым, ә әни, төнге утны кабызып, соравын кабатлый. Әмма мин аңа һаман җавап бирә алмыйм, чөнки җитәрлек сулыш алып өлгермәгән идем әле. Бераздан гына, ниһаять, әнигә тын алуы авыр булды, дип җавапладым да, кухняга чыгып, су эчтем һәм күкрәктәге авырлык юкка чыкты.
Коридорда теге бичура артыннан йөгереп йөрүләр һәм аның мине төннәрен бууы тагын берничә тапкыр кабатланды әле. Без гаиләбез белән аннан күченеп киткәч кенә бу мәхшәрләрдән котылдык. Моңа кадәр мин, төрле вариантларны уйлап чыгып, бичураның кайда яшәгәнлеген ачыкладым. Юк, кладовкада түгел, ә ванна астына урнашкан дигән фикергә килдем. Ванна суын агыза торган урында зур булмаган тишек таптым, ул кечкенә өнгә, мәгарәгә охшап тора иде. Бу урынга беркем дә, беркайчан да кереп, актарып йөрми иде, өстәвенә, анда җылы да, коры да.
Моннан күченеп киткәндә әйберләрне машинага төягәндә мин тегенең оясы янына кәнфитләр куйдым. Без җыенган арада ул да безгә ияреп, йөк машинабызга күчеп утырмасын өчен бер шөгыле булсын әле, мәйтәм. Шулай булып чыкты да, ул безнең арттан иярмәде, чөнки яңа яшәү урыныбызда без башкача бернинди сәер хәлләр дә күрмәдек, тоймадык. Шулай да өске каттагы буш фатирда төнге уникедән бергә кадәр кемдер почмактан почмакка йөренде дә йөренде. Тавышына караганда, аның бер аягы агачтан иде бугай. Моны без генә түгел, күршеләр дә ишеткән. Шөкер, бераздан бу тавыш та тынды.
Берсендә миңа үзебезнең элекке коммуналка яныннан үтеп китәргә туры килде. Без күченгәннән соң бушаган бүлмәбезгә башкача кеше кертмәделәр, шулай итеп элекке күршеләребез анда тулысынча хуҗа булып калды. Мин тәрәзәләргә игътибар белән караш ташладым, алар тузанга һәм пәрәвез җепләренә батып беткән иде. Бу бик сәер, димәк, хуҗа булып калган күршеләребез аны тагын бер торак бүлмәләре итеп файдаланмаган. Кысыкта яшәүдән туйган күршеләр анда шундук күченергә тиеш иде бит! Теге җан иясе боларга да тынгылык бирмәгән, димәк, бәлки әле тагын да яманрак затка әйләнгәндер...”
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.