+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
30 июнь 2016, 02:00

Иҗат мирасы – нурлы йөзләр

Легендар фотохәбәрче Әгъләм Зараевка багышлана.“Кызыл таң”ны тарихи хатирә буларак искә төшергәләвемнең сәбәбе төп һөнәрем журналистика булып, бөтен гомерем шуңа багышланганга бу гәзитне дә хезмәт коралым дип караганга, озак еллар журналистларны укыту барышында да аны иҗат эшенең күргәзмә әсбабы буларак кулланганга гына түгел, мин анда 1955 елдан эшче-хәбәрче булып, ә 1960-68 елларда турыдан-туры редакциядә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшләдем, шул елларда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителдем, уңышлы эшләгәнем өчен гәзитнең 50 еллыгы уңаеннан РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләндем.

“Кызыл таң” – татар телендә чыга торган басмалар арасында 98 еллык тарихка ия, журналистика өлкәсендә дөньякүләм мул тәҗрибә туплаган гәзит буларак аның ул тәҗрибәсе каләм әһелләрен тәрбияләүдә дә бай мирас санала. Шәхсән үзем “Яшь­легемнең бер кызыл таңы” дигән эссе яздым; берникадәр өлеше басылды да. Гәзитнең татар телен үстерүдәге урыны турында фәнни-гамәли кон­ференциядә махсус чыгыш ясадым, башка фәнни хезмәтләремдә дә еш телгә алына.

Менә чираттагы героем да “Кызыл таң”чы, Башкортстанга гына түгел бөтен татар дөньясына яхшы таныш җурналист, фотосәнгать белгече, Бөек Ватан сугышы каһарманы, киң күңелле, кешелекле, җор, тәмле телле Әгъләм абый Зараев.

Гәзиттә мин 1960 елның маенда әдәби хезмәткәр булып эшли башладым. Аңарчы да килеп-китеп йөргәндә Әгъләм Зараев анда иң аралашкан хезмәткәрләрнең берсе иде. Ничек танышып киткәнне хәтерләмим дә инде. Редакциядә оештырылган бер чарадан язма әзерләдек шикелле. Эшче-хәбәрчеләр җыелышы иде бугай. Штатта эшли башлаганчы ук әле (майда) “Кызыл таң”да Г. Ног­мановның “Эшче-хәбәрче И. Низамов” дигән зур гына язмасы басылган иде. Елгачы киеменнән фотосурәт белән. Шул көннәрдәге кыяфәтем. Андый фотоны үзем ясатканым булмады, димәк ки, редакциядә төшерелгән. Зарай булмыйча кем булсын.

Килә килешкә командировкаларга чабу башланды. Күбесе Зарай белән. Август аенда “Башкортстан пионеры” поездыннан бәйрәм репортажы биргәнбез. Шул арада әле икәүләп Уфада йорт төзелешеннән зур репортаж әзерләгәнбез. Саллы фото – ташчылар бригадасыннан берьюлы алты кеше. Фотограф тырышкан: барысы да шат йөзле. Елмаялар. Хәтердә калган: Әгъләм абый сурәткә төшерәсе кешенең иң башта йөзенә дикъкать итә иде, ачык йөзле, елмаюлы карашлы кешеләр белән шундук сөйләшеп китә, кәефен күтәреп җибәрергә омтыла, тагын да ягымлырак, күренеклерәк итеп сурәтләргә тырыша иде. Әмма бу аңарга бер дә җиңел бирелми иде.

“Яшьлегемнең бер кызыл таңы” эссемда мондый юллар бар: “Бу юлы Арланга – республиканың төньягын­дагы яңа нефть төбәгенә чыгарга булдык. Фотограф Әгъләм абый Зараев, барыбыз да күнеккәнчә әйтсәк, Зарай белән. Бу яклар әле Ишембай, Приют кебек даны таралган, асфальтланган яклар түгел. Монда әле үтелмәгән сукмаклар. Бирегә шул сәбәпле тарта да.

“АН-2” канаты астында – башлыча кыргый урман; ара-тирә көзге-көзге якты күлләр, куе яшел ачыклыклар – болары сазлык. Тегендә-монда вышкалар, хәтта сиртмә-станоклар да күренә. Селкенәләр бит! Димәк, нефть чыгарып яталар.

Башта бораулаучылар янына киттек. Һе-һе, киттек, имеш. Китәрсең, бар! Майга каткан комбинезонлы эшчеләр арасында кысылып-бөгәр­ләнеп вахта машинасында башта чайкала-ава, тузаннан төчкерә-йөткерә басу юлларыннан, аннары урман сикәлтәләреннән бардык-бардык та, шып туктап, җиргә төштек. Егетләр сөйләшә-көлешә җәяү китте. Китте дип инде! Алда – сазлык икән. Егетләр бил тиңентен резин итектән. Әштер-өштер генә салынган такта, бүрәнәләр өстеннән алар уйнаклап-биеп кенә үтә. Ә без конторада кигән кыска кунычлы итектән. Мин, үрмәкчедән күрмәкче, елгыр гына тегеләр артыннан ыргылган идем дә, бүрәнә әйләнеп китеп, чак сазга барып төшмәдем. Зарай әле ашыкмый, муенына аскан ике-өч аппаратын кочаклап тирә-юньне карашы белән “кармалый” – әйләнеп үтеп булмасмы, янәсе.

Безнең белән юлда бераз аралашып килгән Әхмәдулла абый: “Әй, егетләр, кунакларны калдырабызмыни!” — дип, арттан килгән егетләрне туктатты. Ул арада өч-дүрт егет, чәбәләнүебезгә дә карамастан, кулларын укмаштырып, “утыргыч” ясап, безне утырттылар да ләмле суны чәчрәтә-чәчрәтә алып та киттеләр.

Ярый әле буровой үзе шактый калку аланлыкта иде. Ә сазлыкның янәшәдә генә икәне шәйләнеп тора. Алмашны көтеп алган егетләрнең берсе беләгенә утырган зур соры черкигә майлы кулы белән сукты да, атасы-анасын куша-куша: “Эт кебек теш­ләшәләр, үләтләр. Сазга кертеп утырттылар да бер шайба китертер өчен дә хет вертолет чакырт, ә түрәләр үзләре борын да күрсәтми”, — дип, сүгенеп китте.

Вахта җитәкчесе икән. Алмашны начар кәефтән, сукранып-сүгенеп каршы алуының сәбәбе – дизель эштән чыккан икән.

Көне буе буровойда булдык. Ул сәгать механизмы кебек эшләде. Конторадан юкка шушы буровойга җибәрмәгәннәр икән – бөтен трестта алда бара, биредә өйрәнерлек, бүтәннәргә таратырлык эшләр байтак иде. Без аларны төпчендек, командировкадан кайткач берничә репортаж язып чыктык. Алар Зарай фото­сурәтләре белән бизәлгән иде. Әхмәдулла агай Хәйруллин турында үзенә бер парча язып бастырганбыз. Сөенеп әйтәм: үз гомеремдә моңарчы Зарайга багышлап язган бердәнбер язмам да шул командировкадан икән. “Слесарь бит мин, энем...” дип атала. 5 июльдә басылган. “Арлан нефть ятышындагы иң ерак скважиналарның берсен бораулап яткан мастер Хәбиб Сөяргулов бригадасына фотохәбәрче килде. Мастер белән сөйләшкәннән соң ул бригаданың өлкән әгъза­ларыннан берсе – слесарь Әхмәдулла агай Хәйруллинны төшерергә булды.

Баһадир гәүдәле Әхмәдулла агай аның бу тәкъдименә тыйнак кына: “Ярар, төшер әйдә, кирәк булгач”, — диде һәм күрсәтмәләрен төгәл үти башлады.

Фотографның күрсәтмәләре бик катлаулы һәм ялкыткыч иде. Үзенең әле болай утырып, әле тегеләй ятып, әле бер аппарат, әле икенчесе белән азапланулары җитмәгән, Әхмәдулла агайны да, болай бас, кулыңны шулай күтәр, башыңны югарырак тот, елмаеп тор, дип йончытып бетерде, әле торбалар өстенә, әле вышка янына китереп ялыктырды. Түзде Әхмәдулла агай, тирләп чыкты, әмма түзде, дәшмәде. Тик фотограф инде эшне бетерәм дигәндә генә, ул аның колагына иелеп:

— Мөмкин булса, энем, син мине насослар янында да бер төшер инде, ни әйтсәң дә слесарь бит мин, – диде һәм теге риза булгач, чиксез шатланып, йөгерә-атлый насослар янына ашыкты.

Аның сүзләре дә, бу хәрәкәте дә үз һөнәрен бик яратуы, аны хөрмәт итүе турында ачык сөйли иде.

Әйе, Әхмәдулла агай Хәйруллин – “Туймазыбурнефть” трестының өченче бораулау конторасында хөрмәт белән телгә алынучы алдынгы кеше. Бөтен гомерен шушы нефть эзләүче буровойларда үткәргән ул. Аның кул астында өйрәнгән күп яшьләр хәзер мастерлар, инженерлар. Әле дә яшьләр аңардан күп нәрсәгә өйрәнә, балаларча тыңлап, һәр сүзенә игътибар итә.

Ә Әхмәдулла агай үзе һаман гади слесарь, һәм ул үзенең шундый гади, шундый кирәкле кеше булуы белән самими горурлана. Менә шуңа күрә дә фотограф, аның соравын үтәп, насослар янында, көндәлек эше урынында төшерде”.
Гәзиттә бу язманың авторы күрсәтелмәгән икән. Хәер, тарих өчен әллә ни зур югалту түгел. Гәзит битен бизәп торган мәһабәт гәүдәле, нурлы йөзле эшченең фотосын кем иҗат иткәне язылган: Ә. Зараев.

Шулай иркенләбрәк йөрелгән тагын бер командировка истә калган. Анысы Башкортстанның бөтенләй кыйбла ягында – Белоретта. Корыч чыбык заводына – 50 ел. Репортаж һәм берничә материал биргәнбез. “Яхшы белән яман бергә йөри”, ди. Шул җәйдә Агыйдел каты ташып, аның буендагы шәһәрләргә зыян килде. Урыннардан репортажлар язылды. Мин генә дә, махсус хәбәрче сыйфатында, Белоретта, Сим сал базасында булганмын. Зарай белән. Шунда самолет көткәндә Урал тавына менеп йөрдек. Зарай чал Уралның чал нараты янына бастырып фотога тө­шергән. Аны мин үзем дә әллә күпме вакыт узгач кына күрдем. Зарай – тыйнак зат, мактанырга, ярарга һич яратмый торган, ясаган, әмма күрсәтергә ыргылмаган. Инде еллар узгач, бу фото “классик”ка әйләнгән – соңыннан аны “Кызыл таң”ның фотоальбомында да бирделәр. Аның астына болай дип язылган: “Матбугатта тәүге адымнарын “Кызыл таң”да ясаган Илдар Низамов хәзер – Казан дәүләт университеты профессоры. Бу рәсемдә ул Белорет шәһәрендә командировкада чагында төшерелгән. 1966 елның 9 июле”.

Гәзит архивын актарам. 1964 ел. 22 август. “Кызыл таң”га багышлап, махсус сан чыгардык. Сәнәгать бүлеге мөдире Әхмәт Нәби улы Насыйровның “Үзебез турында” дигән язмасы зур урын алган. Минем турыда да берничә җылы сүз. Хәер, читкә китмик, темабыз Зарай бит. Һәрвакыт юлда, туктаусыз хәрә­кәттә Зараев. Тырышлыгын билгеләп, шушы санда фоторәсемен бирербез дигән идек.

– Моннан алты ел элек паспорт өчен төшкән фотомнан башка бер нәрсәм дә юк. Ярамас микән, – ди. Күзен дә йоммый. Итекченең итеге, тимерченең пычагы булмый дигәннәре шулдыр инде. Рәссамнан сурәтен ясатырга туры килде. Әлеге эссемда мондый юллар теркәлгән: “ Ә Зарай инде ул “Кызыл таң” төшенчәсенә тәңгәл. Аларны бер-берсеннән бөтенләй аерып булмый. Аның турында да әле сүз бихисап булыр, чөнки татар журналистикасында Әгъләм Зараев — зур тарихи шәхес. Бу репортажда ул шаян да, җитди дә тонда телгә алынган. Чыннан да фотосурәт табылмаган. Текстта В. Рудаковның “Ә. Зараев һәрчак юлда” дип исемләнгән рәсеме бирелгән. Рәссам Зарайны әллә ничә фотоаппарат аскан, иң зурысыннан дикъкать белән, бөтен җанын биреп карап, кемнедер төшергән мәлен дусларча шарж итеп ясаган. Чәчләре дә бөтен дикъкатен күрсәтә – керпе энәләредәй җанлы тырпаешкан. Нәкъ үзе инде”.

Сизгәнсездер, Зараев гәзиттә даими яктыртыла торган җитди, рәсми темаларга алынган. Үзем сәнәгать, төзелеш бүлегендә эшләгәнгә аның бу темаларга белеп, теләп тартылуын сизә идем, ышанычлы каләмдәш, фикердәш дип тоеп. аңа таяна идем. Хәтерлим: Башкортстанның иң төньягында, Яңавылдан да арырак урман эчендә утырган Әмҗә агач-химия заводы ретортаж дигән яңа продукция чыгара башлагач, күрергә дип ыргылып торучы күп булмаган иде. Киттек Зарай белән. Репортаж биргәнбез. Текстта ике фотосы. Чеп-чи химиядә дә — хатын-кызлар. Ярата иде инде хатын-кызны күркәм, чибәр итеп күрсәтергә: боргалый, башларын югары күтәртә, күкрәкләрен киеребрәк бастырта...

Бу темага без даими игътибар иткәнбез. 1965 ел. Стәрлетамак синтетик каучук заводында булганбыз. Аннан берничә материал биргәнбез. Уфаның үзендә дә: химия заводында яңа цехтан репортаж; Уфа нефть эшкәртү заводында Венгриядән килгән белгечләр белән аралашканбыз.

Көндәлек аралашып торганда хезмәттәшең турында, аның холкы-сыйфатлары турында махсус уй­ланмыйсың да. Шулай да мин Әгъләм абыйны күзәтә килгәнмен икән: күпне күргән, сугышны кичкән – танк командиры булган, бу гәзиттә дә күптәннән эшли, төрле хәлләрне башыннан кичергән, хезмәттәшләре арасында да абруйлы, яше ягыннан да миңа абый кеше – болай көндәлек аралашканда да, кайберәүләрдән аермалы буларак, күбрәк уңай сыйфатлары күзгә ташланып торган кеше бит. Командировкалар вакытында, юлда йөргәндә үзебез яза торган хәл-әхвәлләр, кешеләрне күзәткәндә, өйрәнгәндә хезмәттәшемә – Әгъләм абыйга да күз салырга онытмаганмын икән. Менә эссемда мондый юллар тезелгән: “1967 ел. Нефтекама шәһәре. Яшь, перспективалы шә­һәр­ләрдә күңелле – килгән саен үзгәрешкә юлыгасың. Аларда хәрәкәт, яшьлек рухы. Җитешсезлек, кимчелекләре дә баштин ашкан, билгеле. Гади халык гел зарлана, гел тискәре мисалларны гына күрсәтергә, “фаш итәргә” тырыша. Боларына да һич тә кул селтәргә ярамый. Тик күбрәк вакытны, көчне яңа үзгәрешләрне, уңай мисалларны табарга, бирергә омтылына. Менә бит: яңа аэропорт, тәмам төзелеп бетеп, җайлы гына эшләп ята. Һәр рейска автобус килеп, каршы алып тора. Кычкырышмыйча, этешмичә-төртешмичә генә кереп тә утырабыз. Әйбәтне әйбәт димичә нәрсә дисең инде. Ә бит узган ел без Зарай белән килеп төшкәч, шәһәргә барып җиткәнче күпме интеккән идек. Яңгыр коя, җиле салкын. Шәһәр юлына килеп чыккач, шофер, куркып, туктады. “Сезне һәлак итәсем юк, төшегез”, ди. Җәяү киттек. Балалы хатыннар да бар иде. Атлавы кыен, пычрак – тездән, биткә чаклы чәчри. Арка манма су. Көчкә килеп җиттек.

Бу юлы төп юнәлешебез Карман ГРЭСы иде. Беренче тапкыр без бу төзелештә моннан өч ел элек булган идек. Кая карама чокыр, балчык өеме, тәртипсез ташланган төзелеш материаллары, кыскасы, биредә нәрсә буласын тиз генә төшенмәслек “мәхшәр” иде. Хәзер бу объектның исеме җисеменә туры килә инде – бетоннан, металлдан һәм пыяладан корылган мәһабәт бина әллә каян күренеп тора. ГРЭСның морҗасы әзер диярлек. 180 метрлы бу монолит тимер-бетон манара – төзүчеләрнең ел ярымлык хезмәте җимеше. Аның урта бер җиренә бик тә ачык кызыл буяу белән “1967 ел” дип язылган. Бу корылманың мәһабәтлеге Зарай фотоларында горурлык, соклану хисе тудырырлык тасвирланган. Берничә фотолы репортажны икебез­нең исемнән “махсус хәбәрчеләр” дип бастырганнар (21 октябрь).

Ул баруда Зарай белән беренче тапкыр ял итеп, чәй эчеп утырырга да насыйп булган икән. Андагы каләмдәшләребез – бөтен гомерен шушы Николо-Березовкада үткәреп, үзен белә башлаганнан “Кызыл таң”га хәбәрче булып хезмәт иткән Гыйбад абый Исмәгыйлев, әле аңардан бик күпкә яшь, шулай да инде башта безнең, аннары Таһир Ахунҗанов хуплавы белән “Кызыл таң”ның Гыйбад абый урынына үз хәбәрчесе булып ирешкән Эдуард Әгъзамов, бу якларда иңләп-буйлап күп йөргән, икесе белән дә дуслашып беткән Зарай, бер якын түгәрәк булып, озак еллар үткәч очрашкан дус-туганнар кебек, гәпләшеп утырдык. Әле Уфага кайтып, андагы таныш-белешне “юып-чайкап” алабыз, әле монда әйләнеп, төрле хатирәләрне яңартабыз. Үзебез төрле холыклы, төрле иҗади юнәлешле кешеләр, әмма гәзит эше, “Кызыл таң” безне бер гаилә балалары, туганнар итә, әйләнәбез дә шуңа кайтып төшәбез, тулганабыз да шуны сөйлибез”.

Әңгәмәбезнең шулай мәгънәле, файдалы чыгуының сәбәбе үзәктә “Кызыл таң” булу белән бергә Зарай абыебыз – каләмдәшебез дә икән. Аны бер мин генә түгел, башка хезмәт­тәш­ләребез дә ихластан хөрмәт иттек. Алай гынамы, ул инде бу чорда ук гәзит укучыларның да, Башкортстан халкының да хөрмәтенә лаек шәхес булган икән. 1968 ел. “Кызыл таң”га илле яшь. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. “Кызыл таң”ның өч журналистына “Башкорт­станның атказанган мәдәният хез­мәткәре” исеме бирелә: Әгъләм Зараевка, Тамьян Бикмаевка, Гайнислам Галиевка.

Шушы урында “Кызыл таң” эн­циклопедиясеннән өзек китерергә дә вакыт җиткәндер Зараев Әгъләм (Әгъләметдин Зарафетдин улы Зарафетдинов) 1926 елда Балтач райо­нының Уразай авылында туган. Җиденчене тәмамлаган үсмернең Бөре педучилищесында уку хыялы барып чыкмый. Тырышлыгын, сәнгать­кә омтылышын күреп, аны “Марс” колхозы идарәсенә чакыралар да культурник һәм почтальон эшенә тәгаен­лиләр. Фермадагы хисапчы сугышка киткәч, аның урынына Әгъләмне куялар. Исәп-хисап алып бару гына булмый аның эше. Сыерлар көненә өч тапкыр савыла, шул сөтне 40ар килограммлы 5-6 феләккә тутырып ат белән Янбай авылына ташый, сепараттан үткәргәч, каймагын анда калдырып, аертылган сөтне кире алып кайта.

1943 елның 16 гыйнварында унҗидесе генә тулып килгән Әгъләмне сугышка алалар. 1944 елның маенда Севастопольне азат итү операциясе вакытында яралана. Август ахырына кадәр госпитальләрдә ята да яңадан хәрби сафка баса. Танкистлар мәктәбендә укып чыга, сугыш беткәч тә әле яшь танкистларның хезмәте дәвам итә. Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил заводында чыгарылучы танкларны йөртеп карап, Германиягә алып баралар. Әгъләм Зараев Германиядә 1950 елның июленә кадәр Т-34 орудие командиры, танк командиры, рота старшинасы, батальон старшинасы вазыйфаларында хезмәт итә, хәрби гәзитләргә зур-зур мә­каләләр яза, фото эше белән шө­гыльләнә башлый. Бер ел армия гәзите редакциясендә эшли. Старшина Зараев бары тик гәзиттә генә, бары тик фотохәбәрче булып эшләү хыялы белән Башкортстанга кайтып төшә.

“Кызыл таң”га эшкә урнаша һәм биредә аның хезмәт юлы 35 елга сузыла. Ә гомумән алганда, Әгъләм Зараев 40 ел буе “Кызыл таң” гәзитенең символы булды дип һич икеләнмичә әйтеп була. Хәрби батырлыклары һәм тыныч хезмәттәге фидакарьлеге өчен медальләр белән бүләкләнде, аңа “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” һәм “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Менә шундый тырыш та, булдыклы да, сөйкемле дә зат иде Әгъләметдин абыебыз. Аның белән булган соңгы командировкабыз көннәре, сәгатьләре, минутлары белән күз алдымнан, күңелемнән яңарып үтеп китте.

Апрельдә Мәчетле районы “Серп и молот” колхозына илле ел тулуны зурлап үткәрделәр. Бу хакта эссемда мондый юллар теркәлгән: “Юбилейны Өлкә комитеты дәрәҗәсендә кузгатканнар... барлык гәзитләрдә дә колачлы билгеләргә кушылган. Һәр редакциядә икешәр кешедән иҗат бригадасы оештырылды. Без Зарай белән. “Советская Башкирия”дән Валентин Моджин җитәкчелегендә бригада. “Ленинчы”дан Булат Рәфыйков белән бер егет, язма әзерләп, инде китеп тә барган.

Ул елны яз гаҗәп иртә килде. Аэропортта да тездән су, ә аста карлы боз. “У-2”не очу юлына техниклар гына чыгара алмагач, безгә – пассажирларга да булышырга туры килде.

Усть-Икинда да яңгыр каршы алды. Монда кар инде эреп тә беткән, бөтен дөньясы тездән пычрак. Шулай да яз яз инде, кәеф күтәренке. Эше дә мавыктырып җибәрде. Тарихны бүгенге дөньядан, тере кешеләрдән барлыйбыз. Әби, бабайлардан, укытучылардан төпченәбез, факт арты факт, деталь арты деталь терки барабыз. Тик ашыгабыз – материалны көне-сәгате белән тапшырырга кирәк. Булат Рәфыйков әнә кайтып та киткән ди. Безгә дә иртүк кузгалырга. Кунакханәгә бик соң гына кайтып егылдык. Арылган.

Уңышлы сәфәр булды ул. Ике сәхифә бирдек. Өстәвенә әле берничә өстәмә язма (“Чиләксез савучылар”, “Яз капкасын алар ачты” һ. б.) гәзиттә урын алды. Барысы да Зарайның иҗат җимешләре белән бизәлде.

Шуннан соң инде күп көннәр үтте, күп сулар акты, ә халык күпме еллар “Кызыл таң”ны укып килә. Казанга кайтып киткәнемә дә инде ярты гасыр үткән. Аннан соң да әле озак еллар гәзит битләрендә Зарай белән “сәяхәт ителде”. Иң тугры каләмдәше, кү­ренекле шагыйрь Рим Идиятуллин аңа багышлап: “Картлык каршында ветеран һичкайчан баш имәсен, килсә килсен дары исе, дару исе килмәсен”, дисә дә (1986, 12.05.) атаклы Зарай­ның бу мәшәкатьле дөньядан тынычрагына күчүенә дә шактый еллар инде. Ә агаебыз һаман күз алдында, ул каләмдәш дусларының да, укучы халыкның да хәтереннән китми. Аның чын мәгънәсендә тарихи мирас калдыруына дәлилләр җитәрлек.

Гаилә альбомымда Зарай тө­шергән, үз кулы белән биргән берничә фото саклана. Ул төшергән фотолары белән горурланган, аларны бөтен җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән күргәзмәләренә куеп горурланган мәшһүр шәхесләребезне дә беләм, ул сәнгати әсәрләрне илебезнең төрле шәһәрләрендә, чит илләрдә дә карап ләззәтләнергә туры килде. Мондый иҗат җимешләренә бүген дә соклану мөмкинлеге биргән “Кызыл таң”га да мең рәхмәт: фотосәнгать остасы Әгъләметдин Зараевка иң олы һәйкәлне дә гәзитнең үз фотоальбомы (төзүчеләре Фаил Фәтхетдинов белән Фәрит Фаткуллин) сыйфатында “Кызыл таң” куйды. Ул хәзинә китап – шкафымның иң түрендә, күренекле урында, әледән-әле алам да карыйм. Ул басылып чыгуга, тәэсирләнеп, аның журналистикада олуг вакыйга булуын искәртеп, матбугатта бәяләмә дә язып бастырган идем. Шундый бай мирасны хасыйл иткән фотоларның авторлары исемлегенең Ә. Зараев белән башланып китүе күп нәрсә турында сөйли. Альбом, башлыча, Әгъләм Зараев­ның һәм аның шәкертләренең озак елгы иҗади хезмәт нәтиҗәсе. Ә әһә­миятенә килгәндә, аны чын мәгъ­нәсендә бөтен татар халкының тарихи мирасы дип атарга анда урын алган күп шәхесләр ышанычлы дәлил була аладыр.

Һәркайсын милләтпәрвәр, татар җанлы Әгъләм абый карашы белән иркәләп, кул, җан җылысын да салып, җор теле белән дә каршылап-озатып сурәтләгән, тарихка кертеп калдырган. Рәхмәт аңарга!

Шулар белән сокланып сөенгән мизгелдә мин альбомда аның үзенең фотосы бирелдеме икән дип борчылыбрак, беренче битеннән азагынача эчке бер пошыну белән кызыксынып карап чыккан идем. Менә, ниһаять, Аллага шөкер, Зараебызның таныш йөзен күреп сөенергә дә насыйп булды. Альбомда бүтәннәрнең нурлы йөзен тасвирлаган йөзләрчә фотосы арасында үз йөзе-кыяфәтен күрсәткәне – бары берәү. Тырыш та, тынгысыз да, булдыклы да, өстәвенә тыйнак та иде шул. Исеме җисеменә туры килгән: Зарафетдин угълы, ягъни тапкыр, матур, нәзакәтле, ягымлы сөйләүче. Өстәвенә әле Әгъләметдин дә, ягъни иң күп белүче. Үзебездән өстик: иң күп күрүче, иң күп йөрүче дип тә.

Әгъләм Зараевны тарихка кертеп калдырган тагын бер мирас – ул “Кызыл таң” энциклопедиясе (автор-төзүчеләре Фәрит Фаткуллин, Илдар Фазлетдинов. – Уфа: Китап, 2008). Бу уникаль басманы әзерләп чыгаручылар рәтендә дә Ә. Зараев. Анда аның хезмәттәш­ләренең өз йөзләп портреты кергән. Бу соклангыч хезмәтне басманы төзүчеләр югары бәяләгән; энцик­лопедиянең кереш сүзендә алар болай дип бәян иткән: “...Без тагын бер олы шәхескә – матбугат һәм сугыш ветераны, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъләм Зараевка рәхмәт­лебез. Ул “Кызыл таң” редак­циясендә 1950-90 елларда эшләгән кешеләрнең күпчелеген фотога төшергән. Моннан тыш, бихисап тарихи фотолардан репродукцияләр әзерләгән. Бу китаптагы күпчелек фоторә­семнәрнең авторы ул булуы үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк”.

Быел гыйнвар аенда остазыбызга 90 яшь тулган буласы иде. “Кызыл таң”нар да, зур рәхмәт, бу вакыйганы да истә тотып, аның хакында гомерен шулай ук фотоһөнәргә биргән, Әгъләм абый белән озак еллар бер лабораториядә аңардан күп нәрсәгә өйрәнеп эшләгән күренекле фотограф Рәиф Бадыйковның истәлеген бастырды; сөйкемле фотосын да күреп хатирәләрне яңарттык, дога кылдык.

Күренекле сәнгатькәребезнең иҗади мирасын өйрәнергә алынган, киләчәктә алыначак яшь галимнәргә янә бер деталь өстим әле. Тырыш фотографның абруеннан көнләшү­челәр дә булгалый иде. Гәзиттә эшләп көрәп гонорар алырга, түрә, таныш-белешне, туганнарны, күрсәтеп абруй казанырга омтылучылар аны эшче халыкны “кызартып” күрсәтүдә, техницизмда, иҗади эзлән­мәүдә гаеп­ләргә маташучылар да булды. Гөнаһлары үзләренә төшсен. Әгъләм абыйның чын мәгънәсендә югары классификацияле һөнәр иясе, чын иҗат әһеле булуын тарих күрсәтә килә.
“Гел эшчеләрне үзе тегеләй-болай боргалап, бастыртып-утыртып рәсми кыяфәттә төшерә”, — дип бәйлә­нүчеләрнең авызын томаларлык чын сәнгати җимешләре аз түгел иде останың. Алар бүген дә халыкның мирас арсеналында булып, бүген дә яшьләрне осталыкка өнди, өйрәтә.

Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы, язучы.
Читайте нас: