Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, Уфаның 1нче һөнәрчелек-техник училищесында токарьлыкка укый, шул ук вакытта җәмәгать тормышында актив катнаша, үзешчән сәнгать белән мавыга, шәһәр профсоюзларының хор коллективларында җырлый, “Строитель” клубының үзешчән театрында спектакльләрдә уйный. Менә сиңа токарь!
Училищены тәмамлаганнан соң, Уфа моторлар төзү заводында эшли башлый ул. Үзен яхшы яктан гына таныткан эшче буш вакытын да файдалы үткәрә: хор һәм драма түгәрәкләрендә дәресләр алып, завод каршында эшләп килүче Калинин исемендәге Мәдәният сараеның агитация бригадасында катнаша. Завод коллективы егетнең талантын күрә һәм аны Уфа сәнгать училищесына укырга юллый. Һәм ул 1969 елда — училищеның вокал бүлеген, ә соңрак, 1981 елда, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
Башкала тормышында кайнап яшәве, белемен камилләштерүе егетнең сәләтен үстерә, иҗади мөмкинлекләрен киңәйтә. 1967 елда Уфаның һөнәри-техник оешма коллективлары Польшага гастрольгә бара, Уфа исеменнән чыгыш ясау Фәрит Бикбулатовка йөкләтелә. Башкорт халык авыз иҗаты гәүһәрләрен тәкъдим иткән чыгышлары искиткеч уңыш яулый. Яшь җырчының чагу таланты хакында хәтта чит ил гәзитләре дә язып чыга.
Фәрит Хәйбулла улы Башкортстан дәүләт телевидениесендә 21 ел дәвамында хезмәт сала. Диктор, мөхәррир, музыкаль редакциянең баш мөхәррире вазыйфаларын башкара. Эш дәверендә үзен кабатланмас, гадәти булмаган шәхес, квалификацияле журналист, профессиональ җырчы, талантлы куючы (постановщик), көн кадагына суккан темаларга телевидение тапшырулары, кызыклы фестивальләр, күпсанлы конкурслар, бәйрәмнәр әзерләүче итеп таныта. Шул ук вакытта җырлавын да дәвам итә. “Зөлхиҗә”, “Сибай”, “Урал”, “Шәүрә” һәм башка күп җырлары зур популярлык яулый.
Сәләтле яшьләрне һәм иҗат коллективларын үстерүдә, аларга ярдәм күрсәтүдә Фәрит Бикбулатовның өлеше зур. Аның хәйрия эшенә дә зур игътибар бүлүе билгеле. Иҗат коллективларын, яшь талантларны җәлеп итеп, ул дәваханәләрдә, балалар йортларында, мәктәпләрдә зур бәйрәм концертлары оештыра.
Фәрит Бикбулатов — башкорт эстадасы җырларын башкаручы буларак, халык сөюен яулаган, милли һөнәри сәнгать үсешенә зур өлеш керткән кеше. Аның башкаруында профессиональ һәм үзешчән композиторларның җырлары шлягер булып китте. Төп сәбәбе: лирик тавышының тембры күңелгә ятышлы. Концертлары һәрчак тулы залларда уза. 1990 елда аның җитәкчелегендә “Башкортстан” иҗат клубы булдырыла.
Музыка сәнгатендә зур казанышларга ирешкән өчен Башкорт АССРының Югары Советы Президиумы карары белән Фәрит Хәйбулла улына 1978 елда — “Башкорт АССРының атказанган артисты”, ә 1986 елда “Халык артисты” исеме бирелә. Шулай ук, Фәрит Бикбулатов телерадиотапшырулар буенча СССР дәүләт комитетының, Тынычлык саклау комитеты, Уфа шәһәр Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Җырчы, иҗат коллективлары белән гастрольләргә йөреп, башкорт халкының сәнгатен киң җәмәгатьчелеккә тарата, аңа Мәскәү, Бурятия, Татарстан, Якутия, Германия, Польша тамашачылары алкышлый. 2005 елның июнендә Фәрит Бикбулатовка “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исем бирелә.
Соңгы елларда Фәрит Бикбулатов тамашачылар каршына яңа сыйфатта да килеп басты. 2010 елда Аксаковның йорт-музеенда аның иҗади эшләре күргәзмәсе ачылды. Үзе әйтүенчә, рәсем төшерү белән ныклап мавыгуы 60 яше тулганда гына башлана. Әсәрләренең төп темасы — туган Башкортстанының табигате, үзе туып-үскән якларның матурлыгы. Пейзажларыннан, нәкъ җырларындагы кебек, яктылык, наз сирпелеп тора. Профессиональ рәссамнар Фәрит Хәйбулла улының эшләрен югары бәяли. Аларның белдерүенчә, рәссам үз эшләрен башкаларга күрсәтергә ояла. Дуслары, туганнары соравы буенча гына ул иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итә.