+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
9 август 2016, 02:00

“Көенечләрем дә, сөенечләрем дә үземнеке...”

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов күп еллар республикадан читтә иҗат итте.Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе, шушы көннәрдә 65 яшен билгеләүче Олег Ханов белән гәзит укучыны таныштырып торасы юк. Аның Архангель районының Кызгы авылында тууын, Уфа дәүләт сәнгать институтында белем алуын, иҗади эшчәнлеген Башкорт дәүләт академия драма театрында башлавын белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ә менә республикадан читтә үткәргән еллары, ул чактагы шатлык-борчылулары хакында белмәүчеләр бик күп. Бүген без шулар хакында сөйләшәбез.

“Олег Закирович, ялда икәнегезне беләм, шулай да күрешеп булмасмы?” — дип, кыюсыз гына шалтыратам. Кабул итмәсә дә берни түгел, эш вакытында көне-төне театрда булуын беләм. Шулай күңел биреп эшләмәгәндә театр әлеге зур уңышларына ирешмәс иде дә, бәлки. “Булыр, дүшәмбе сәгать дүрттә мин кабинетта булам”, — диде ул.

Дүрт тула биш минуттан. Иҗат кешеләре сәгатькә бик карап бармый, онытмас микән, дип уйланам. Җитмәсә, отпускада...

Сәгать уклары дүрткә җитте һәм ишектә җитәкче үзе пәйда булды. Менә нинди пунктуальлек! Бу сыйфат үзе үк ихтирамга лаек.

Сөйләшү, әйткәнемчә, читтә узган еллар, төгәлрәк әйткәндә, Олег Хановның “Сатирикон” Русия дәүләт театрында эшләгән еллары хакында барды.

— 1996 елда без Флорид Бүләковның пьесасы буенча “Бибинур, ах, Бибинур!” спектаклен куйдык, — дип сүз башлады Олег Закир улы. — Бераздан Рифкать Исрафиловны эшеннән бушаттылар. Күп шәхси мәнфәгатьләр бәре­леште. Аңа кадәр Рифкать Вәкил улы, уналты ел театрның художество җи­тәкчесе буларак, зур-зур гастрольләр оештырды, спектакльләр куйды, күп артистлар мактаулы исемнәр, бүләкләр алды, лауреатлар булды. Бу кызганыч хәл, чөнки, кем белә, ул эшен дәвам итсә, бәлки, театрның эчке корылышы, генераль сызыгы башкача булыр иде. Әмма ничек булган, шулай булган иде. Ул вакытта “Бибинур, ах, Бибинур!” спектакле Русиянең дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән иде. Аны “Театр язы” фестивалендә дә күрсәттек.

Мин ул чакта театрда эшләми идем. 1989 елда республикада Яшь тамашачылар театры оештырылгач, миңа анда художество җитәкчесе булырга тәкъдим иттеләр. Дүрт ел шунда эшләдем. Аннары, 1994 елның гыйнварыннан алып мин үз теләгем белән эштән киттем һәм шул ук елда Рифкать Вәкил улы мине алда аталган спек­такльгә төп рольгә чакырды.

1997 елда без Мәскәүгә Башкортстан мәдәнияте көннәренә бардык. Мин ул чакта Театр эшлеклеләре берлеге идарәсе рәисе идем, рәсми делегация составында бардым.

Миңа Мәскәүдәге концертка Башкортстаннан чыккан театр әһелләрен, мәдәнияттә һәм әдәбиятта танылган кешеләрне чакырырга йөк­ләтелде. Төп чара “Россия” концерт залында узды. Мин кунак дәшә башладым. Шунда Аркадий Райкин исемендәге “Сатирикон” театры директоры Анатолий Полянкин белән хәбәрләштек, ул заманында Башкортстанда, Стәр­летамак театрында эшләп киткән иде. Мин аны концертка чакырдым.

Анатолий Евсеевич минем хәлләрне сорашты, мин аңа үземнең штатта булмавым, театр белән килешү буенча гына роль уйнавым хакында сөйләдем.

— Мәскәүдә эшләргә теләмисеңме? — дип сорады ул. — Әйдә, мин Костя (Константин Райкин) белән сөйләшим әле, ике көннән җавабымны әйтермен, — диде.

Константин Аркадьевич мине сөйләшенгән минутта кабул итте. Таныштык. Ашыгып, бытыр-бытыр сөйли. Аның сөйләшүе дә, уйнавы да шулай экспрессив. Егерме минутка дип планлаштырылган сөй­ләшү 45 минут дәвам итте. Аннары ул, ашыгуына сылтанып, үз эше белән китте, миңа хәбәр итәргә вәгъдә бирде. Спектакльнең видеоязмасын сорады.

Уфага кайткач, без спек­такльнең видеоязмасын Мәскәүгә җибәрдек. Бу июнь урталары иде. Ә август башында Анатолий Евсеевич, шалтыратып, минем эшкә кабул ителүем хакында әйтте. “1 сентябрьгә килеп җит, фатирың булыр”, — диде.

Мәскәүгә чыгып киттем. 5нче сентябрьдә узган җыелышта мине коллектив белән таныштырдылар. Җые­лышка үземчә бик җитди әзерләнеп бардым: кара костюм, ак күлмәк кидем, галстук тактым. Ә башкалар барысы да гади киемдә, джинсыларда булып чыкты. Үземне ак карга кебек тойдым шунда. Театрда яшьләр күп иде. Минем яшьтәгеләр 2-3 кеше генә. Аркадий Райкин белән эшләгән бер артист бар иде. Константин Райкин үзе миннән бер яшькә генә өлкәнрәк.

Мине Константин Аркад­ь­евичның бүлмәсеннән дүрт адымда гына урнашкан гримеркага, яшь артистлар янәшәсенә утырттылар, аларга староста булырсың, дип шаяртып та куйдылар. Ишеккә мактаулы исемнәрем язып эленде: Русиянең атказанган (1987), Башкортстанның халык артисты (1983), Баш­кортстанның Салават Юлаев исемендәге (1986) һәм Русиянең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт премияләре (1995) лауреаты. Театрда званиеле артистлар күп булмаганга, мин шундук игътибар үзәгенә алындым. Шулай эш башланып китте.

Анда Карло Гольдониның “Кьоджинские перепалки” комедиясен отпускадан соң искә төшерү репетицияләре бара иде. Мин һәр репетициягә йөри башладым, артист­ларның ничек уйнавын, сәхнәдә ничек сөйләшүләрен өйрәндем. Биредә сәхнә уены бик кызу куелган иде. Рифкать Вәкил улы өйрәткәнчә, рольгә тулысынча кереп китеп, үзең аша үткәрү, героең булып уйнау, аның бөтен тойгыларын кичерү юк иде. Күбесе формага,
ритмга корылган. Кыскасы, терминнар, уен ысуллары шул ук булса да, башкачарак уйныйлар.

Сезон ачылды. Мин кө­н­нәрне һаман да театрда үткәрәм. Иртән — репе­тицияләрне, кич спектакль­ләрне карый барам. Күбесе ихлас соклану тудыра иде. Аеруча Уильям Шекспирның — “Ромео һәм Джульетта”, Бертольт Брехтның — “Трехгрошовая опера”, Эдмон Ростанның “Сирано де Бержерак” әсәрләренең куелышы ошады. Режиссер Валерий Фокин Франц Кафка әсәре буенча куйган “Превращение” спектакле мине бөтенләй шаккатырды, нык тәэсир итте.

Коллектив концертлар да куя иде. “Сатирикон” ял иткән дүшәмбе көннәрендә театр сәхнәсе башка театрларга арендага бирелә иде. Шуларны да карадым. Ул чакта мин Русия Президенты каршында эшләп килүче дәүләт пре­мияләре буенча комиссия әгъзасы булгач, бик күп театрлар, аларның директорлары белән таныш идем.

Октябрьнең 20ләрендә яңа әсәрнең — Дени Дидро романы буенча Милан Кундера язган “Жак и его господин” пьеса­сының репети­цияләре башланды. Шунда миңа эпизодик роль бирделәр. Мин тагын да тырышыбрак эшкә керештем. Константин Райкин хәтта җые­лышларда минем эшкә карашымны башкаларга үрнәк итеп куя башлады. Шуннан егетләр кырын карагач, үзем катнашкан спектакль­ләргә генә йөри башладым.

Көтмәгәндә, 22 ноябрьдә, “Ромео һәм Джульетта” спектаклендә Монтеккины уйнаган актер эштән китте. Мине шул рольгә куйдылар. Текстымны тиз генә ятлап, репетициягә килдем.

Бу театрда кызык тәртип бар: артист репетициядә үзенә кагылышлы өлешне уйнап кына кайтып китми. Коллектив тулысынча чакырыла. Хәтта массовкада катнашучылар да костюмнарын кия, ут, музыка тиешенчә куела, шулай җентекләп эшлиләр. Мин яңа рольдә уйнаганда бераз дулкынландым булса кирәк. Сәхнәдән уйнап чыкканда бер артист минем сөйләм телем дөрес булмаувын әйтте. Имеш, мин үзебезчә тамак белән сөйләшәм, ә урыс теле бит тел очында гына. Константин Аркадьевич бу хакта: “Синең акцентың юк, әмма сөйләмдәге мелодиканы төзәтергә, төрки ноталарны бетерергә кирәк булачак”, — диде. Шуннан тел өстендә эшне башладым. Текст­ны егетләргә укый идем, алар минем хаталарны төзәтте.

Аннары, Константин Райкин яшьләрнең сөйләм телен үстерү өчен бик файдалы бер эш башкара иде. Аның чакыруы буенча ГИТИСтан ике тел белгече килеп, көн саен бер сәгать дәресләр үткәрде. Бу минем өчен дә бик файдалы булды, йомшак кына тәнкыйтьләрен җиткереп, хаталарымны тө­зәттеләр.

Сезон үтеп китте. “Жак и его господин”ның премьерасы уңышлы узды. Башка спектакльләргә дә керттеләр. Киләсе елда билгеле грузин режиссеры Роберт Стуруа Уильям Шекспирның “Гамлет” трагедиясен куйды, миңа Полоний ролен бирде. Күнегүләр бушка узмаган булып чыкты. Константин Аркадьевич бу спектакльдә минем тавышым дөрес, яхшы яңгыравын белдерде, котлады, рәхмәт әйтте. Коллектив белән дә уртак тел табылды. Украинага, Грузиягә, Израильгә, Болгариягә гас­трольләргә бардык. Айрис Мердокның “Слуги и снег” спектаклендә зур роль бир­деләр, әмма мин ул чакта Ырынбурга эшкә күчәргә хәл иткән идем. “Олег, Мәскәүдән китмиләр!” — дип әйтте бу хакта Константин Аркадьевич.

Чынлап та, рольләрем булды, таный башлаганнар иде, матбугатта иҗатым турында мәкаләләр чыкты. Тик ул чакта миңа 49 яшь иде. Бу яшьтә тормышны яңадан башлау авыр. Улым медицина университетын тәмамлый, кандидатлык диссертациясе яза. Хатыным Анфиса минем белән Мәскәүгә килде. Эш хакы әллә ни юк, җитмәсә, фатир да үземнеке түгел.

Туганнарың, телең, тама­шачың, менталитетың башка булу бик авыр тоелды. Һәм мин дустым, режиссер һәм педагог Рифкать Исрафилов янына Ырынбурга китәргә булдым. Анда миңа ике бүлмәле фатирга ордер да бирделәр.

Иҗат ягыннан хилафлык булса да, Мәскәүдән китеп, тормыштагы бурычымны үтәдем, дип уйлыйм. Бәлки, мин анда тагын да үскән булыр идем, башка пландагы рольләрем булыр иде. Әмма Ырынбурда да мин зур-зур рольләр уйнадым. Баргач та Михаил Лер­монтовның “Маскарад” драмасында Арбенин роле бирелде. Ырынбур дәүләт сәнгать институтында укыту эше белән дә шөгыль­ләндем, анда профессор, Петр академиясенең мохбир әгъзасы булдым. Спектакль­ләрдә зур-зур рольләр уйнау гына түгел, аларны кую мөмкинлеге дә булды. Ырынбурда соңгы уйнаган ролем Ричард III (У. Шекспир) — һәр артистның хыялы.

Ырынбурда тугыз ел эшләдем, шулай күп еллар Башкортстаннан читтә узды. Бу — танышу, аралашу, тәҗрибә туплау еллары. Сагыну хисләрендә кайнаган еллар...

2009 елда мине ул чакта Салават дәүләт башкорт драма театры директоры Наилә Байкова-Сәфәргулова баш режиссер итеп эшкә чакырды. 2012 елдан мин — Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе...

***

Йөздән артык роль башкарган тәҗрибәле актердан: “Сәхнәдә уйнау авырмы, әллә җитәкчелек итүме?” — дип сорыйм.

Олег Закир улы моңа көлеп кенә куя.

— Беләсезме, — ди ул, — актерлык уены зур канәгатьлек, шатлык китерә. Бигрәк тә әйтергә теләгәнеңне тамашачыга җиткерә алсаң. Ә җитәкче эше борчылудан, күпсанлы мәшәкатьләрдән генә тора. Зарлана дип уйламагыз, мин тормышыма барысы өчен дә рәхмәтлемен. Иҗатташ дусларыма, хезмәттәшләремә. Хатыныма — ул мине һәрчак аңлап яшәде, бу бик зур ярдәм. Улыма — фамилиягә тап төшермәде. Һәр көнебезне нурландырып торучы оныгым Алсуга. Барыгызга да рәхмәт!
Читайте нас: