+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
20 август 2016, 02:00

Тук башаклы “Гомер көлтәсе”

Билгеле шагыйрь Радик Хәкимҗанга — 75 яшь.“1941 ел. Үзенең кара шәүләсен калдырып киткән ел. Кулына мылтык тотардай ир-егетләрне ут эченә илтеп тыккан ел. Итәк тулы бала белән калган хатын-кызларның чәчен агарткан ел. Бишекләренә кара шәүлә булып сарылып, сабыйларның гомергә әтисез калганын искәрткән ел. Мәктәп яшенә дә җитмәгән балаларны колхоз эшенә җәлеп иткән ел. Без — кырык беренчеләр...”

Бу юллар язучы, филология фәннәре кандидаты, педагогия фәннәре докторы, профессор Рафаэль Азнагулов­ның “Яктылык һәм сафлык өләшүче шагыйрь” дигән мәкаләсеннән. Ул билгеле шагыйрь Радик Хәкимҗанның Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрия­тында күптән түгел басылып чыккан “Гомер көлтәсе” дигән шигырьләр һәм җырлар җыентыгында баш сүз булып дөнья күргән.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы Радик Хәкимҗан — шул дәһшәтле елда туганнарның берсе.

Алдан ук шунысын билге­ләргә ­кирәк: беренче шигырь­ләрен мәктәп елларында ук яза башласа да, Радик Закир­җан улына тормышта шигъ­рияттән, гомумән, әдәбияттан шактый ерак торган тармакларда эшләргә туры килә. Бөек Ватан сугышы башланып ике ай үтүгә Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында якты дөньяга аваз салган Радик урта мәктәптән соң Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрен­дәге техник училищега укырга керә. Аны тәмамлагач, хәрби заводта эшли. 1961 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Ватан алдындагы изге бурычын өч ел дәвамында Байконур космодромында үти.

Хәрби хезмәттән соң Уфага кайтып, химия заводына аппаратчы булып урнаша. Темадан читкәрәк китеп булса да билгеләп үтим әле. Бу җәһәттән Радик абый белән безнең язмышлар уртак дип әйтергә мөмкин. Чөнки нәкъ 10 елдан соң, 1974 елда, мин дә хәрби хезмәтне үтеп кайтып, Уфа химия заводына эшкә урнаштым. Шулай ук, аппаратчы булып... Ул елларда Уфада кирпеч заводына яисә химия заводына эшкә урнашучыларны гына пропискага алалар иде.
Әдәбиятка, шигърияткә тартылуы көчле булгандыр, күрәсең, химия заводында эшләсә дә, Радик Закирҗан улы Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

Ул вакытта дипломлы белгечләр катгый исәптә була. Университет тәмамлаган Радик Закирҗан улын “Металлист” җитештерү берләш­мәсенә күчерәләр. Биредә ул җиде ел дәвамында цех начальнигы булып эшли, кадрлар бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара.

Ул чорда халык контроле органнары бик көчле иде. Алар “Халык күзе күп күрә!” дигән лозунг астында эшләде. Җитешсезлекләргә каршы аяусыз көрәшүче, халык мәнфә­гатьләре сагында уяу торучы белгечне 1975 елда Киров районының халык контроле комитеты рәисе урынбасары вазыйфасына тәгаенлиләр.

1977 елда Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгы уңаеннан Уфада Октябрь районы оештырыла. “Олы йортка ни кирәксә, кече йортка да шул кирәк”, дип халык бик урынлы әйткән. Яңа районда хакимият структурасын өр-яңадан оештырырга туры килә. Халык контроленең район комитетын һәм предприятие-оешмаларда аның челтәрен оештыру өчен бу эштә шактый тәҗрибә туплап өлгергән белгеч — Радик Хәкимҗановны чакыралар.

Биредә дә ул җиң сызганып эшкә чума. Контрольчеләрдән килгән сигналлар буенча төрле оешма-предприятиеләрдә тикшерүләр үткәрү дисеңме, законны урап узарга маташучыларны фашлау максатында рейдлар оештыру дисеңме, башка чаралар булсынмы — Радик Закирҗан улы боларның барысын да башлап йөрүче була. Әлбәттә, тырыш хезмәт тиз арада үз нәти­җәләрен дә бирә — 1982 елда Радик Хәкимҗановны Уфа шәһәренең халык контроле комитетына бүлек мөдире итеп үрләтәләр. Бире­дә ул сигез ел — илдә хакимият алышынып, халык контроле органнары бетерелгәнгә кадәр эшли.

— Аллаһка шөкер, гомерем халык мәнфәгатьләрен санлап, һәртөрле бюрократларга, күз буяучыларга каршы көрәштә үтте, — дип горурлык белән искә ала хезмәт ветераны.

Чыннан да, халык контроле органнарының чын-чынлап гади кеше, хезмәт кешесе мәнфәгатьләре сагында торганына бүген, чирек гасыр үткәннән соң, ныклап ышандык шикелле. Яңа хакимиятнең ни өчен, иң беренче чиратта, шушы органны бетергәне дә хәзерге шартларда яхшы аңлашыла...

Хезмәте бик тынгысыз булуга карамастан, Радик Закирҗан улы иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Йокысыз төннәр исәбенә, ял вакытларында, әлбәттә... 1990 елда Башкортстан китап нәш­риятында аның “Таң­нарыма җиләм” дигән беренче шигырь­ләр җыентыгы дөнья күрә. Өч ел үтүгә исә шул ук нәшриятта “Җирге­нәмнең яме” һәм “Күңелем дулкыннары” дигән китаплары аллы-артлы дигән­дәй басылып чыга.

1996 елда Радик Хәким­җановны Русия һәм Башкортстан Язучылар берлегенә кабул итәләр. Бу вакыйга аңа иҗат өлкәсендә тагын да дәртләнебрәк, тагын да ялкынланыбрак эшләргә этәргеч булды, дисәм һич арттыру булмастыр. Чөнки шуннан соң үткән ике дистә ел эчендә аның тагын 10 китабы дөнья күрде. Ике ел саен — бер китап! Бүген ул 13 шигъри китап авторы.

— Шагыйрь буларак үсүемдә “Кызыл таң” гәзитенең ярдәме ифрат зур булды. Узган гасырның 60нчы еллары уртасында “Кызыл таң” редак­циясендә эшләүче Әнгам Атнабаев каләм тибрәтүчеләр өчен әдәби түгәрәк оештырды. Ике атнага бер тапкыр җыелып зур “сөйләшү” оештыра идек. Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин, Муса Сираҗи, Рәдиф Тимершин кебек бүген Башкортстандагы татар әдәбия­тының нигезен тәшкил итүче каләм осталары нәкъ шул түгәрәктән үсеп чыкты, дип исәплим. Үземне дә шул исемлеккә кертсәм, гәзит укучылар тыйнаксызлыкта гаепләмәс, дип өметләнәм. Альберт Котыев (хәзер мәрхүм инде) түгәрәк утырышларына хәтта Бүздәктән килеп йөрде. Бу исемлеккә мәрхүм каләм­дәшләребез Рәшит Гатауллин, Әхмәт Гайсин белән Зиннур Насыйбуллинны да өстәргә мөмкин, — дип хатирәләре белән уртаклаша әңгәмә­дәшем.

...Мин әдәбият белгече түгел. Шуның өчен Радик Хәкимҗанның шигъриятенә бәя бирергә җыенмыйм. Шулай да шагыйрьнең быел гына басылып чыккан шигырьләр һәм җырлар җыентыгы турында күңелемдә туган фикер­ләрне “Кызыл таң” гәзитен укучылар хөкеменә җиткерергә җөрьәт итәм.

Җыентыкның “Гомер көл­тәсе” дип аталуы тәүдә бик аңлашылып бетмәгән иде. Ләкин авторның электән дөнья күргән “Гомер агышлары” (1999), “Язмышым” (2002), “Җырлы гомер” (2008), “Елларым тәлгәшләре” (2011) дигән китапларын күздән кичер­гәннән соң, бәй, шагыйрь 75 яшьлек олуг юбилее уңаеннан узган гомеренә йомгак ясый бит, дигән нәтиҗәгә килдем. Көлтә — авыл кешесе өчен еллык эшнең йомгагы бит инде ул. Шуннан соң: “Ай, маладис, Радик абый, китабын ничек мәгънәле атаган!” — дип авторны күңелемнән мактап та куйдым.

Татар телендә 1000 данә тираж белән басылып чыккан җыентык “Туган җир кадере”, “Гомер юллары буйлап”, “Дәһшәтле еллар авазы”, “Язмыш сынауларын җиңеп”, “Багышлаулар”, “Мәхәббәт җи­мешләре” дигән алты бүлектән тора. Һәр бүлеккә аерым тукталып тормыйм, чөнки аларда нәрсә турында сүз барганы атамаларыннан ук аңлашылып тора. “Багышлаулар” дигән бүлектә исә шагыйрь Акмулла, Тукайдан башлап, Мостай Кәрим, Хәниф Кәрим, Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин, сәхнә йолдызларыбыз Фәридә Кудашева, Әнисә Яхина, Рәвис Заһитов, Сибәгать Яруллин, Фатыйховлар гаиләсе, Хәния Фәрхи белән беррәттән Башкорт­станның халык укытучысы Лиза Әһәдуллина, доктор Рим Гарипов, авыл бригадиры Сәмигулла Хилаҗев, алтын куллы оста Фәрит Хөр­мәтуллинга һәм башка бик күпләргә дан җырлый.

Башкортстан Республика­сының эчке эшләр министры вазыйфасында эшләп, бик иртә арабыздан киткән генерал-майор Рауль Фәйрузовны безнең буын яхшы хәтерли булыр. Радик Хәкимҗанның берничә шигыре аңа багышланган.

Төшкелектә шартлап
сынды имән,
Яфраклары иде
ямь-яшел.
Бу заманның хәтәр
гарасаты —
Көтмәгәндә сукты
ут-яшен!

— дип яза ул “Шартлап сынды имән” дигән шигырендә. Һәм шунда ук:
Ярдәм кулы әллә
сузмадыкмы
Кирәк чакта, давыл,
буранда?
Белсәк иде кеше
кадерләрен
Исән чакта, кыен
булганда!

— дип бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булырга, кешенең исән чагында кадерен белергә чакыра.

Рауль Фәйрузов — ша­гыйрьнең бертуган энесе булуын күпләр белмидер. Тик шунысы бар, икесе дә “Закирҗанович” булсалар да, алар икесе ике атадан туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, Закирҗан Хәкимҗанов фронтка алына. Хатыны Файза кызы Фруза һәм улы Радикны кочаклап ялгыз кала. 1943 елда Закирҗан Хәкимҗанов батырларча һәлак була.

Сугыш тәмамлангач, күк­рәгендәге орден-медаль­ләрен чыңлатып, Закирҗан Фәйрузов кайта. Алар Файза белән гаилә кора һәм уллары Рауль туа. Менә шундый тарих. Азактан ике сеңлесе: Дамира һәм Лиза туа. Шулай итеп биш балалы гаилә булып китәләр.

— Закирҗан абзый безнең бәхеткә сугыштан исән кайткандыр, дип уйлыйм. Ул безгә әниебездәй якын булды, олы тормышка аяк басарга ярдәм итте, — дип Радик абый аны олы хөрмәт белән искә ала.
“Мәхәббәт җимешләре” дигән бүлек исә шагыйрьнең җырларыннан тора. Үзе әйтүенчә, композиторлар аның 700дән артык шигыренә көй язган. Моңа аптырыйсы түгел, чөнки Радик Хәкимҗанның һәр шигыре укыган вакытта ук музыкага салуны сорап торадыр кебек...

Радик Хәкимҗанның җыр­ларын Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Идрис Газиев, Зәйнәп Фәр­хетдинова, Фәдис Ганиев, Гүзәл Әхмәтова, Әнвәр Нургалиев кебек күренекле җырчылар да, сәхнәгә яңа күтәрелгәннәр дә бик теләп башкара.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Радик Хәкимҗанның “Гомер көлтәсе” бик саллы һәм тук башаклы. Олуг юбилее белән ихлас тәбрикләп, аңа иҗади уңышлар телибез. Ходай биргән гомереңне сәла­мәтлектә, бәхет-шатлыкта, гаилә иминлегендә үткәреп, киләчәктә шундый “көлтә”­ләрдән кибән кою насыйп булсын сиңа, Радик абый!

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.
Читайте нас: