Кечкенәдән йөрәгенә салынганБүгенге көндә авылдашларының гына түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең дә зур ихтирамын казанган имам Нур Яркәев 1956 елның 29 августында никах белән кушылган һәм тормышларын Аллаһ кушканча алып барган Минсафа Әвис кызы белән Хәмдетдин Сәях улының тату гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Сүз дә юк, ике кыздан соң малай туу аларның болай да күркәм тормышын тагын да мәгънәлерәк, нурлырак итә һәм алар әтисенең әнисе Газизә әбекәй киңәше белән аңа Нур дип исем кушалар.
Нур, башка авыл малайлары кебек үк, кыш урамда кар бәрешеп, җәй Мәтәү елгасы буенда уйнап, су коенып үсә. Теләп хуҗалык эшләрендә булыша, китап укырга ярата. Зиһенле, кызыксынучан малай мәктәптә һәрчак яхшы укый, пионер эшләрендә катнаша. Әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, ике – Дан һәм бер Ватан сугышы орденнары кавалеры Хәмдетдин Сәяхетдин улы – авылның ихтирамлы кешесе була, дин тыелган заманнарда да мулла вазыйфаларын үти, биш вакыт намазын калдырмый. Башка малайлардан һәм укучылардан аермалы буларак, Нур да, апалары кебек үк, һәр иртәне әти-әнисенең намазга торуын, Рамазан аенда ураза тотуын күреп, изге Коръән аятьләрен, догаларны күңеленә сеңдереп, гаиләдә яшәгән милли һәм дини гореф-гадәтләрне ихтирам итеп үсә, Гает бәйрәмнәрен шатланып каршы ала.
Мәтәүбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Нур Хәмдетдин улы Бәләбәй авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм механикалаштыру техникумында укый. Совет Армиясенә алына. Хезмәтен тутырып кайткач, ул чакта “Авангард” исемен йөрткән туган колхозында эшли башлый. Җитәкчеләр ихтирамлы, җаваплы егетне тиз күреп ала. Колхозның баш энергетигы Мөнәвәр Зәйруллин каты чирдән дөнья белән хушлашканда үзе урынына Нур Яркәевны куюны әйтеп калдыра. егет аның эшен намус белән дәвам итә, читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында гыйлем эсти.
Ә 1993 елдан Мәтәүбаш авыл Советы рәисе булып эшли башлый. Нәкъ шушы елларда авылга газ кертү киң колач ала, бүген һәр йортта зәңгәр ягулыктан файдалана алуларында Нур Хәмдетдин улының да тырышлыгы зур. Газ кертергә өстән биргән план рәиснең алдан күрүчәнләге, тырышлыгы белән арттырып үтәлә. Газ кертер өчен байтак акча таләп ителә. Ә авыл кешесенең, аеруча пенсиядәгеләрнең, андый акчасы кайдан булсын?! Нур Хәмдетдин улы өйдән-өйгә йөреп, мөмкинлек барында ничек тә газ кертеп калдырырга өнди, эш өчен хакны бүлеп түләү хәстәрлеген күрә. Көненә ике, хәтта өчәр тапкыр район үзәге Бәләбәйгә барырга туры килә аңа. Авыл халкы вакытында газ кертеп кала алганы өчен бүген дә аңа рәхмәт укый.
Авыл бит ул зур бер гаилә шикелле, ә рәис – бөтен нәрсә өчен җаваплы гаилә башлыгы: исәннәрнең кадерен белергә (авыр тормыш хәлендәгеләргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә, күперләрне, юлларны, чишмә-инешләрне тәртиптә тотарга...), үлгәннәрнең каберен белергә (зиратны, каберлекләрне чистартып, койма-киртәләрен яңартып, буяп торырга, хәтер кичәләре үткәрергә һ.б.) ягъни авыл җаны сүнмәсен-сүрелмәсен өчен берөзлексез куз өстәп торырга кирәк. Һәр кешенең күңел халәте, һәр гаиләнең татулыгы аеруча мөһим. Сабыр холыклы, тыйнак рәискә гаилә тормышын җайга салу җәһәтеннән дә, бүтән төрле киңәшләр сорап та, эч серләрен сөйләргә дә авылдашлары эш вакытында гына түгел, кичке якта да еш килә, хәтта төнлә килгән чаклары да булгалый. Ул үзе дә кабинет саклап утыручылардан булмый: авылга еш чыга, әле бер урамда, әле икенче урамда күренә, йә авырып киткән авылдашы, йә ялгыз көн күргән әбекәйнең хәл-әхвәле белән кызыксына. Тәкәбберлекнең ни икәнен дә белмәгән гадел хезмәткәрнең эшеннән авыл халкы бик разый була. Тик тормыш, син дигәнчә, ал да гөл генә бармый шул, аның үз сынаулары. Авылдашларының кайгы-көенечләрен якын алгангамы, Нур Хәмдетдин улының сәламәтлеге какшый. Инде үзе шикелле ипле-әдәпле укытучы кыз Зөлфиягә өйләнгән, ике малай үстергән, төп нигездә тәрәзәләре көлеп торган йорт салган, үзләре белән кадер-хөрмәттә яшәгән әти-әнисен Ислам дине кушканча тәрбияләп соңгы юлга озаткан, үзенә дәваханә юлын шактый таптарга, берничә мәртәбә операция өстәленә ятарга туры килә. Шулай итеп, тугыз ел эшләгәннән соң Нур Хәмдетдин улы авыл Советы рәисе вазыйфасыннан китә. Ә халык: “Картәтиеңнең, әтиеңнең эшен дәвам ит, әйдә, дини йолаларны үтәүне үз өстеңә ал”, – дип сорый. Шулай итеп, кечкенәдән Аллаһының барлыгы һәм берлеге йөрәгенә салынган Нур Хәмдетдин улы авыл халкын асылыбызга кайтаруны, ислам дине тәгълиматларын өйрәтүне һәм шулар нигезендә тәрбияләүне максат итеп куеп, тагын да җаваплырак имам вазыйфасын башкарырга тотына.
Безнең Нур хәзрәтЯратып, зурлап, аның хакында яхшы сүз әйтми калмый авылдашлар, туганнар. Ихлас яраталар аны, чөнки ул авыл халкының ышанычын һәрдаим аклап тора. Әтисе, авыл мулласы Хәмдетдин Сәях улы үрнәгендә, өч яшеннән ул укыган догаларны ишетеп, дини тәрбия алып үскән, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, 475 еллык укытучылар династиясе вәкиле Нур Хәмдетдин улы ислам дөньясының, диненең нечкәлекләрен, рухи мәдәният тарихын, әдәп, әхлак мәсьәләләрен бөтен тирәнлегендә өйрәнер өчен башта Октябрьскийда өч ел мәдрәсәдә укый, аннары Уфадагы Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Ислам институтында биш ел гыйлем алып, дипломлы имам булып чыга. Гыйлемле, гадел, җаваплы имам 2001 елдан бирле Мәтәүбаш авылында менә шушы үтә нечкә вазыйфаны йөрәге кушканча, намус белән башкара. Яшьләргә никах уку, балага исем кушу, соңгы юлга озату кебек кеше гомерендәге мөһим чорларга бәйле дини йолаларны җиренә җиткереп үти, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең тиешенчә һәм күркәм оештырылуына ирешә. Андый чараларга, Коръән мәҗлесләренә нәкъ менә аны чакыру өчен мәтәүбашлылар гына түгел, бөтен тирә-як авыллардан чират торалар. Ул бервакытта да баш тартмый: махсус блокнотына көнен, сәгатен язып куя, төгәл вакытына килеп җитә. Моңлы мәкаме, ягымлы тавышы белән тиешле Коръән аятьләрен укуыннан, эчтәлеген аңлатуыннан, мәгънәле вәгазеннән мәҗлестәгеләр бик канәгать кала, күңелләренә җиңеллек, рәхәтлек ала. Миңа калса, чын, заман таләп иткән имам нәкъ аның кебек: намуслы һәм җаваплы, гыйлемле һәм ихлас, сабыр һәм тыйнак булырга, һәркем белән уртак тел таба белергә, кешеләрне, яшәүне яратырга тиеш. Нинди генә хәлдә дә Нур хәзрәт тавышын күтәрмәс, ә бәлки тыныч кына, кеше күңеленә хуш килерлек итеп яхшылап аңлатыр, кирәген төшендерер.
Заманында Мәтәүбаш авылында ике мәчет булган. Әмма алар, ул чактагы имамнарның исемнәре, кызганычка каршы, болганчык еллар корбаннары булып, тарихта гына калган. Ниһаять, узган гасырның 80-90нчы елларында илдә дини яңарыш башлангач, 2007 елда шушы авылдан чыккан билгеле шәхес – Бөек Ватан сугышы ветераны, бөтен гомерен урманчылык эшенә багышлап, зур казанышларга ирешкән, бүгенге көндә дә исән-сау, тиздән 96 яшен тутырачак Якуп Юныс улы Әюповның Уфада яшәүче улы, ул вакытта “ЖилКомСтрой” сервисының генеральный директоры булып эшләгән Зөфәр Әюповның башлангычы һәм акчалата ярдәме белән яңа мәчет салу эше башланган иде. Авылыбызның күрке һәм изге йорты булачак бу мәчет әлегә салынып бетмәсә дә (чөнки ул шәһәрләрне бизәрдәй зур), айлы биек манарасы әллә кайдан күренеп тора, әле үк авылдашларны изгелеккә, әдәп-әхлакка өнди. Аны аякка бастыруда читтә һәм авылда яшәгән күп авылдаш-ларның, шул исәптән акчалата аеруча зур ярдәм күрсәткән Илшат Биккининның, Розалия Акбашеваның өлеше һәм, иң беренче чиратта, Нур Хәмдетдин улының тырышлыгы зур. Бу тырышлык артында күпме эш-мәшәкать, уйлану-сөйләшүләр, материаллар, эшче көч эзләп оешмадан оешмага чабуларны ул үзе генә беләдер. Азга калган эш тәмамланыр һәм мәчет ачу тантанасын күрер көн килер дип өметләнә Мәтәүбаш халкы. Нур Хәмдетдин улы, мәчет эшләми дип тормый, гает намазын мәктәптә уздыра, дини йолаларны җиренә җиткереп үти. Вафат булганнарны соңгы юлга озату, якыннарының кайгысын уртаклашу, женаза уку кебек җиңел булмаган йолаларны нәкъ аның башкаруын телиләр, чөнки ул булган җирдә, ул үтәгән эш-гамәлдән, ул сөйләгән сүздән кешеләр җаннарына тынычлык ала, җиңеләеп китә. Гомумән, үзенең яшәү рәвеше белән халыкны тәрбияли имам: ул урамнан үтеп киткән чакта хәтта салмышлар да аның күзенә чалынмаска тырыша.
Аннары Мәтәүбашта бик озак еллар күпләр оныткан бик матур йола яшәп килә. Язгы чәчүгә төшкән көнне яше-карты, бала-чага кырга чыга, тәүге буразналарга йомырка тәгәрәтер алдыннан юмарт җир, җыелган халык Нур хәзрәтнең тирән эчтәлекле вәгазен тыңлый. Ул ягымлы тавышы белән азан әйтеп, Җир-ана куенына тәүге орлыкларны чәчә. Изге йоланың кадерен белгән “Чулпан” җәмгыяте җитәкчесе Урал Нәбиуллинның үтенече белән оештырыла бу.
2012 елда күрше Тузлыкуш авылында Бәләбәй шәһәре һәм районы хакимиятенең элекке башлыгы, тумышы белән шушы авыл егете Риф Газизовның тырышлыгы белән салынган мәчет ачылгач, Нур Хәмдетдин улы һич авырсынмыйча, кышкы буран, көзге яңгыр дип тормый, җомга саен үз машинасында монда килеп, теләгәннәргә гарәп теле графикасын, ислам дине нигезләрен өйрәтә башлый. Бу саваплы эшен ул бүгенге көндә дә дәвам итә. Аның дәресләренә мәчеткә йөргән шәкерте, Башкортстанның атказанган укытучысы, хаклы ялдагы Рәсимә Фазлетдинова шулай ди.
– Ходай Тәгаләнең пәйгамбәре дәрәҗәсендәге кеше ул Нур хәзрәт, аның сөекле улы. Әти-әнисе бик белеп Нур дип исем кушкан, аның йөзеннән дә, күзләреннән дә нур бөркелә, ул әйткән сүзе, килеш-килбәте белән күңелләрне дәвалый, сихәтли. Бөтен булмышы иман белән төрелгән. Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге булган Нур Хәмдетдин улы халкы өчен туган изге җанлы кеше. Гомумән, киң билгеле, тирән тамырлы Яркәевлар нәселе Ислам дөньясы эчендә ул. Мин Нур хәзрәткә чиксез рәхмәтлемен. Ул безгә, шәкертләренә Ислам дөньясын ачты, күп нәрсәләр өйрәтте һәм өйрәтә: башта дәрес үткәрә, ә аңа шулкадәр әзерләнеп килә, аннары җомга намазына басабыз. Соңыннан һәркайсыбыздан Коръән аятьләрен укыта, сорауларга җавап бирә, сүзләрнең әйтелешенә, тавыш куелышына, барысына да игътибар итә. Хәзер мин һәр иртәне Коръән китабын укудан башлыйм, Аллаһка шөкер, инде берничә мәртәбә укып чыктым, Ходай кодрәте беләнме, аннары эшләремне дә җиңел генә эшләп куям.
Аллаһ урнаштырган тәртип беләнКайчандыр бер чыганактан укыган юллар искә төште. “Аллаһ куйган тәртипне кешеләрнең күбесе кабул итми, адәм балаларының гомере бәрелеп-сугылып, һаман нидер эзләнеп, өзгәләнеп, бәхетсезлектә үтеп китә... Кешеләрнең бик азлары гына үзләрен барлыкка китергән Аллаһка буйсынып, Ул урнаштырган тәртип белән яши”. Яркәевларның яшәү рәвеше нәкъ менә Ул, Аллаһ, урнаштырган тәртип белән, дип икеләнми әйтергә була. Бу аеруча аларның бер-берсенә булган матур мөнәсәбәтендә, гаять туган җанлы булуларында ачык чагыла. Бертуганның өчесе дә, матур гаилә үрнәге булып, туган авыллары Мәтәүбашта яшиләр. Дөрес, олы апалары Әдибә Хаҗиева ерак Балтач районында гомер кичерә иде, әмма тормыш иптәше мәрхүм булгач, туганнар киңәшләшеп, бергә җиңелрәк булыр дип, аны Мәтәүбашка күчерделәр. Авылның тәүге укытучысы Кашафетдин Фазлетдиновның нигезен саклап, шунда йорт салып яшәгән аның улы, инде бакыйлыкка күчкән, шулай ук “Авангард” колхозы рәисе, тарихчы буларак, үзе турында якты истәлек калдырган Айрат Кашафетдин улының өен сатып алырга насыйп була аңа. Балтач районында укытучы булып эшләп абруй казанган, Русия Федерациясенең мәгариф алдынгысы тормыш иптәше Нурулла белән мәрхәмәтле бер ул, бер кыз үстергән Әдибә апа бүгенге көндә туганнарына көндәлек эшләрендә ярдәм итеп, күркәм тормыш белән яши. Кайткан, кергән һәркемгә йөзе ачык, сый өстәле әзер аның. Инде шактый олы яшьтә булса да, хәтере искиткеч яхшы, зиһенле: дөньяви һәм дини китапларны су кебек эчә, белмәгән сүрәсе, белмәгән догасы юк. Республика дәрәҗәсендә уздырылган Коръән уку конкусларында призлы урыннар яулый. Икешәр югары белемгә ия улы Азат белән килене Айгөл Уфада җаваплы эшләр башкара. Корбан бәйрәмнәрендә кайтып, корбан чалып, якыннары белән бәйрәм шатлыгын уртаклашалар.
Әдибә апаның кызы Найлә, шулай ук, югары уку йорты тәмамлап, Бәләбәй шәһәрендә мәктәп-интернатта урыс теле һәм әдәбияты укыта, республика дәрәҗәсендә уздырылган Шәҗәрәләр конкурсында, укытучы Яркәевлар династиясенең нәсел агачын өйрәнеп һәм төзеп, аны яклап, икенче урын яулады. Бу тирән тамырлы нәселнең ничә буын вәкилләренең мөгаллимнәр, имамнар, укытучылар, остазлар булуы үзе үк Ходай Тәгаләнең кодрәте беләндер ул.
Нур Хәмдетдин улының икенче апасы, Башкортстанның мәгариф алдынгысы Габидә ханым һөнәре буенча да, булмышы буенча да укытучы. Гомере буе Мәтәүбаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытты, озак еллар мәктәп директоры булып эшләде. Нәфис сүз остасы буларак, мәктәптә, авылда ягымлы тавышы, матур әдәби теле белән ул үткәргән, алып барган бихисап чаралар – авыл бәйрәмнәре, әдәби кичәләр әле булса күңелне җылытып, яктыртып тора. Олысын-кечесен бергә җыйган бу бәйрәмнәрдә күпме кеше фәһем, гамь алды, күңелен баетты. Габидә ханым моңлы тавышы белән халык җырларын башкарып та авылдашларының җанын иркәләде. Элемтәче булып озак еллар эшләгән, шулай ук җаваплылыгы, холык-фигыле белән авылдашларының ихтирамын яулаган тормыш иптәше Искәндәр белән алар бер ул, бер кыз үстерделәр, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар.
Уллары Илдар Бөгелмәдә малайлар лицее директоры буларак, бу уку йортының эшен оештыргач, Казанда 7нче лицей-интернатта директор урынбасары булып эшли. Һөнәре буенча шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илдар Искәндәр улы — Мәскәүдә узган Бөтенрусия конкурсында милли телләр укытучылары арасында икенче урынны яулаган мөгаллим, тормыш иптәше Лилия бүләк иткән өч сабыйга үрнәкле әти.
Кызлары Галия, шулай ук, югары белемле укытучы, бүгенге көндә өч баласына изге Әни вазыйфасын җиренә җиткереп үти.
Ә Нур белән Зөлфия гаиләсендә, әйткәнемчә, бер-бер артлы ике егет үсте. Бүгенге көндә, икесе дә Уфада югары уку йортларын тәмамлап, һәркайсы үз өлкәсендә күңел биреп эшләп йөриләр. Айдар — “Рослесинфорг” агентлыгында инженер, ә Азамат исә Республика башкорт лицей-интернатында математика һәм информатика укыта. Икесе дә ураза тота, биш вакыт намазны калдырмыйлар.
Бу өч гаилә дини бәйрәмнәрне бергә уздыруга, туган-тумачалар белән аралашуга, барып хәлләрен белүгә зур игътибар бирә; печән хәзерләү, мунча салу, умарта карау, бәрәңге утырту һәм казу кебек эшләрне бергә башкара. Өч гаиләдә дә, хәтта оныкларга кадәр, ураза тоталар. Шик юк, шушындый тәртипле, мәгънәле мохиттә үскән яшь буын Яркәевлар да, бөтен җаны-тәне белән Аллаһ кушканча, әти-әниләре яшәгәнчә яшәргә әзерләнә.
Менә шулай, Яркәевлар нәсел-нәсәбенең кайсы гына вәкилен алсаң да, ул әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек сыйфатларына ия, яхшылык, итагатьлелек, кешелеклелек, намус кебек бик күп күркәм сыйфатларны эченә алган дингә карата зур ихтирам йөрткән гыйлемле кеше.
Авыл тормышын балкытыпБыелгы ел Зөлфия Миңнегали кызы белән Нур Хәмдетдин улы Яркәевлар гаиләсе өчен истәлекле даталарга бай булды. Март аенда Мәтәүбаш мәктәбендә чит телләр укытучысы, директор урынбасары, Башкортстанның мәгариф алдынгысы Зөлфия Яркәевага 55 яшь тулды һәм аны яраткан укучылары, укытучылар коллективы шушы гомер бәйрәме белән ихлас котлады, әллә күпме мактау кәгазьләренә Бәләбәй районы хакимиятенең тагын бер почет грамотасы өстәлде. Энциклопедик белемгә ия, укытучыны мәктәпнең тоткасы дип юкка гына әйтмиләр.
Балалар тәрбияләп, авыл тормышын, мәчет салуны хәстәрләп, еллар агымсудай аккан да аккан. Нур Хәмдетдин улына да шушы көннәрдә 60 яшь тула.
Ә күптән түгел алар бөтен авыл тормышын балкытып, кече уллары Азаматка туй уздырды! Мул сыйлы һәм бик күпләрне кунакка дәшкән бу яшьлек, мәхәббәт туе бик күңелле үтте! Уен-көлкегә, җыр-биюгә, яхшы сүзгә, изге теләкләргә, матурлыкка корылган эчкесез тантананы тартма-тартма аракы чыккан, минут саен “Әче!” дип кычкырган туйлар белән чагыштырырлыкмы соң?! Килен төшерү йоласы тәгъбир әйтүдән башланса, туй табыны изге Коръән сүзеннән башланды. Азамат кәләшне дә сайлый белгән, Благовар төбәгенең ипле, чибәр кызының исеме дә Җәннәт. Кәләш белән кияүнең матурлыгы, җыр-биюгә осталыгы бер сокландырса, туйга килгән дусларының – Уфада бергә укыган, бергә эшләгән яшьләрнең үзләре шикелле үк тәртипле-тәрбияле, җор һәм нәфис сүзле, оста булулары, туйны чын мәгънәсендә затлы чара дәрәҗәсенә күтәрүләре, икенче көнне иртәнге намазга басулары тагын таң калдырды. Аллаһка шөкер, алтынга тиң яшьләребез бар.
Нур Хәмдетдин улы кечкенә балаларны бик ярата, апаларының оныкларын тезенә утыртып, сөеп ала, хәлләрен сораштыра, бер дә бетми торган сорауларына җавап бирә. Шушы затлы нәселнең затлы дәвамчысы булырдай сабыйлар алып кайтып, әти-әниләрен сөендерсен иде Азамат белән Җәннәт. Амин.
Зәйфә Салихова,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре.