+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
28 гыйнвар 2017, 02:00

Алсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне...

Башкортстанның халык чәчәне Фәррах Дәүләтшиннның тууына — 130 ел.Халкыбыз элек-электән чәчәннәр үстергән. Алар халыкның тормышын, гореф-гадәтләрен яхшы белү өстенә, телгә үткер, сүзгә тапкыр, әйтемнәргә бай булган. Чәчәннәр халыкның күңелен ачучы да, киңәшче дә, кирәк вакытта яклаучы хезмәтен дә үтәгән.Фәррах Дәүләтшин – Башкортстан чәчәннәре арасында яратып тыңлана һәм укыла торган җырчы-бәетчеләрнең берсе. Белгечләр аны хаклы рәвештә казак җырчысы Жамбул Жамбаев, урыс сказительницасы Анна Барышникова белән янәшә куя. Халык чәчәненең юбилее уңаеннан әлеге мәкаләне әзерләгәндә Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең фәнни архивында булып, Фәррах Дәүләтшинның әсәрләре белән таныштым. Халык чәчәненең архивы (татар, башкорт, урыс телләрендә латин, кириллица белән кулдан язылган һәм машинкада басылган шигырьләре, бәетләре, әкиятләре, башваткычлары, автобиографиясе, “шәхси листогы”, Гайнан Әмиригә хаты) фәнни архивка 1988 елда тапшырылган һәм 2010 елда эшкәртелгән. Тасвирлама ике өлештән, 26 “эш”тән тора. Кызганычка каршы, Фәррах Дәүләтшинның күп кенә җырлары, бәетләре вакыт үтү белән аның тарафыннан онытылып та калган, кайберләре язылып алынмаган...Шулай ук, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә, Башкортстан дәүләт китап палатасында (матбугат архивы) булып, халык чәчәненең “Сүз табучы сукыр Фәррах әңгәмәләре” (1928), “Йырҙар һәм бәйеттәр: Орденлы халыҡ йырсыһы Фәррах йырҙары һәм бәйеттәре” (1939), “Сәсәндең кәңәштәре” (1947), “Сәсән тауышы” (1967) дигән китаплары, аның турында гәзит-журналларда дөнья күргән мәкаләләр белән таныштым.

Читайте нас: