+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
9 февраль 2017, 02:00

Әдипнең автографлары

Галимҗан ИБРАҺИМОВның тууына 130 ел тулуны каршылап.Татар әдәбияты классигы, педагог, галим-филолог, журналист, сәясәтче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗат мирасы инде шактый өйрәнелсә дә, әле күп кенә мәсьәләләр ачыклауны, хәзерге заман таләпләре нигезендә бәяләмә бирүне сорый. Аның төрле елларда төрле кешеләргә, оешмаларга бүләк иткән китапларындагы автографлары да шушы юнәлештә башкарыласы эшләрдә мөһим чыганак булып тора.Максатчан эзләнүләребез нәтиҗәсендә Г. Ибраһимовның әлегә киң даирә укучыга билгеле булмаган автографлары да табылды. Аларның кайберләре шәхси архивларда, кайберләре гыйльми оешма, китапханә фондларында сакланганлыгы ачыкланды. Без биредә аларның инде мәгълүм булганнары белән бергә туплап, хронологик тәртиптә тәкъдим итүне хуп күрдек. Гарәп һәм латин хәрефләрендәге текстлар хәзерге татар графикасына күчерелде.

1. “Хөрмәтле анама гаҗи­занә бер ядкяр буларак тәкъдим итәм: Галимҗан. 1910 – октябрь”.

Автограф әлегә билгеле бул-ганнарының иң элгәргесе. Ул Г. Ибраһимов, абыйсы Шакир­җан Ибраһимов (1884–1961) һәм дусты Шаһит Әхмәдиев (1888–1930) белән бергә төшкән фотоның икенче ягына язылган һәм әнисе Бибихәсәнә Заһи-дулла кызына (1862–1921) адресланган. Төп нөсхәсе Казанда Әлфия Шамованың шәхси архивында саклана. Беренче мәр­тә­бә Г. Ибраһимов “Әсәрләр”-е­­нең 9нчы томында (Казан, 2000) бастырылган. Текст төп нөсхәдән алынды.

2. “Иптәшем Гыйбадулла Алпаров әфәндегә ядкяр ителде. Галимҗан. 1912 – февраль 23. Казан”.

Автограф Казанда 1912 елда нәшер ителгән “Сөю-сәгадәт (Карт шагыйрьнең тәэссораты)” хикәясе китабын танылган тел галиме, әдипнең якташы Гыйбадулла Хәбибулла улы Алпаровка (1888–1936) бүләк иткән­дә титул битенә язылган. Китап­ның хәзерге вакытта кайда икән­леге мәгълүм түгел. Аның фото­күчермәсе Казанда Ә. Шамова­ның шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә Г. Ибраһимов “Әсәрләр”енең 9нчы томында бастырылган. Текст фотокүчер-мәдән алынды.

3. “Иптәшем Әхмәдгәрәй Хә­сәни әфәндегә ядкяр. Га-лим­җан. 1913 – декабрь. Казан”.

Автограф Г. Ибраһимовның “Васита” ширкәте ачык хат карточкасы итеп эшләткән фото-сының икенче ягына язылган. Ул нашир, язучы, тәрҗе­мәче, “Гасыр” нәшриятын оештыручы (1907–1921), “Аң” журналының нашире һәм мөхәррире (1912–1918) Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәнигә (Хәсәнов) (1883–1934) адресланган. Төп нөсхәсе Казанда Ә. Шамованың шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә Г. Ибраһимов “Әсәр­ләр”енең 9нчы томында бастырылган. Текст төп нөсхәдән алынды.

Шунысын да әйтергә кирәк, Г. Ибраһимовның күп кенә әсәрләре “Гасыр” нәшриятында да бастырылган.

4. “Борадәр газизем Ша­кир­җан әфәнде җәнабләренә ядкяр итәм: Галимҗан. 1913 – Киев – март”.

Автограф Г. Ибраһимовның яшь вакыттагы фотосының икенче ягына язылган һәм Шакирҗан абыйсына адресланган. Төп нөсхәсе Казанда Ә. Шамованың шәхси архивында саклана. Текст шуннан алынды һәм беренче мәртәбә бастырыла.

5. “Мөхтәр иптәш, Дәү­лә­кәндә хозур үткәрелгән бер­ничә көн хатирәсе итеп моны һәдия итәм. Ләкин бер шарты бар: син яхшы рәсемнә­реңнән берсен миңа бирергә тиеш. Галимҗан – 1914 – август. Дәүләкән”.

Автограф Г. Ибраһимовның ачык хат карточкасы итеп эш­ләткән фотосының (ул анда ак эшләпәдән һәм плащ-накидкадан) икенче ягына язылган. Төп нөсхәсе Казанда Ә. Шамованың шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә “Г. Ибраһимов турында истәлекләр”дә (Казан, 1966), аннан соң Г. Ибраһимов “Әсәрләр”енең 9нчы томында, “Галимҗан Ибраһимов: Мәкалә­ләр, истәлек-хатирәләр”дә (Казан, 2007) бастырылган. Текст төп нөсхәдән алынды.

Мөхтәр Вилдан улы Ибра­һимов (1885–1969) – Г. Ибра­һимовның якын кардәше (Вилдан – Гыйрфанның бертуган энесе). Рәсем хакында ул үзе­нең “Туганым турында” дигән ис­тә­легендә болай язып калдырган: “1914 елның җәе әле дә исемдә. Ул елны мин Дәү­ләкәндә укытучылар әзерләү курсларында укый идем. Минем яныма Галимҗанның дусларыннан берсе булган Булат Сәлиев килде. Бу егет “Галия”дә Галимҗан белән бергә укыган. Урыс, гарәп, фарсы һәм үзбәк телләрен бик яхшы белә иде. Революциядән соң ул Ташкент университетында тарих һәм археология фәннәре профессоры булды. Үзбәк телендә берничә тарих китабы бастырып чыгарды.

Сәлиевның миндә кунакта икәнен ишетеп, беркөнне – Мәҗит Гафури, ә икенче көнне Галимҗан килеп төште. Шулай итеп, без Дәүләкән станция-сендә бер төркем “Галия” шә­кертләре җыелдык һәм көн­нәребезне шәкертләрчә уен-көл­келәр белән үткәрдек, көй­мәдә йөрдек, болыннарга чыктык, җырладык, биедек, кыскасы, ул көннәр онытылмас булып күңелгә утырып калды. Шунда үткәргән матур көннәр­нең истә­леге булсын дип, Галимҗан миңа үзенең бер рәсемен бүләк итте. Ул рәсем әле дә саклана. Галимҗан җәйге плащтан, ак эшләпәдән. Бу рәсем күпләргә мәгълүм”.

6. “Кадерле дустым Мотаһар Ибраһимовка ядкяр: Галимҗан. 1916 – декабрь 20 – Уфа”.

Автограф Г. Ибраһимовның Уфада яшәгән вакытындагы фотосының икенче ягына языл­ган. Төп нөсхә Казанда Ә. Шамованың шәхси архивында саклана. Текст шуннан алынды һәм беренче мәртәбә бастырыла.

Мотаһар Ибраһимов белән Г. Ибраһимовның әтиләре бертуган.

7. “Хөрмәтле мөфәссир Зыяэддин әл-Кәмали хәзрәт­ләре.

Русия мөселманнары арасында Коръәннең саф һәм дөрест рухын аңлату юлында кылган хезмәт­ләреңезгә унъеллык бәйрәм мөнәсәбәте белән бу олуг китапны җәна­беңезгә һәдия итәмез.

Мәдрәсәи галияи диния­нең һәйәте тәгълимия әгъза­ларыннан: Галимҗан Ибра­һимов, Фатыйх Сәйфи (Имзалар). 1916, декабрь. Уфа.”


8. “Русия мөселман агарту юлында олуг хезмәтләр кыл­ган мөхтәрәм Зыяэддин әл-Кәмали җәнабләренә Мәдрә­сәи галиәнең һәйәте тәгъ­лимиәсе тарафыннан:

Мөхтәрәм мөдәррис!

Бөтен ислам дөньясын кап­лап алган авыр кара төн үтеп, һәр тарафта, шул җөм­ләдән Русия мөселманнары эчендә дә, яңа якты мәдәни бер хәят эзләнү башланган, халкымызның һәр сыйныфы, бигрәк тә яшьләр, борынгы мәдрәсәләрне ташлап, сахрада адашкан юлчылар кеби кая барырга, йөрәклә­рендәге гыйлемгә сусауны ни белән кандырырга гаҗиз булган бер дәвердә Сез үзегезнең бетмәс-төкәнмәс иҗтиһадыңыз, мисалы булмаган тәвәккәллегеңез белән һич юктан Мәдрәсәи галиәи диния кебек олуг бер гыйлем йорты вөҗүдкә китереп, гый­лемгә, тәрбиягә сусаган яшь­ләргә зур нәдәмәт иттеңез. Борынгы ысул белән гакыллары богауланган, фикерләре туңган татар яшьләренә киң уй бирдеңез, шәхсыятьләрен кысынкы җир астыннан чы­гардыңыз һәм шул яшь­ләргә халкымызның иң караңгы почмакларына таралган киләчәк хәятнең хуҗала­ры, булачак меңнәрчә бала­лар­ның аң вә тәрбияләренә билвасыйт хезмәт иттеңез. Тәңренең бик бәхетле колларына гына насыйп була торган бу олуг хез­мәтеңез белән Сезне тәбрик итәбез һәм авыр язмышлы, кайгылы халкы­мызның алдагы бәхет бинасын төзү өчен тагын күп еллар хезмәт итүеңезне бер Алла­һыдан телибез.

Мәдрәсәи галияи диния­нең һәйәте тәгълимиясе әгъ­за­ларыннан: Галимҗан Ибра­һимов, Гыйниятулла Терегулов, Фатыйх Сәйфи, Закуан Богданов, Ибраһим Юманкулов (Имзалар). 1916 сәнә, 26 декабрь”.


Автографларның төп нөсхә­ләре, чыганакларда хәбәр ителгәнчә, Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның (1894–1993) шәхси архивында, фотокүчер­мәләре Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә, Казанда Ә. Шамованың шәхси архивында саклана. Беренче мәр­тәбә Г. Ибраһимов “Әсәр­ләр”е­нең 9нчы томында, аннан соң “Тулпар” журналының 2013 ел­гы 1нче санында бастырылды. Текст фотокүчер­мәләр­дән алынды.

“Мәдрәсәи Галия” – Уфада 1906 елда өч катлы кирпеч бинада ачылган югары дини уку йорты. Уку-укыту курсы якынча 30 фәннән торган. 1914 елдан музыка укытыла башлый. Анда Идел буе, Урал һәм Көнчыгыш Себердән, Урта Азиядән, Кавказдан, Кырымнан шәкертләр укыган.

1916 елның 26 декабрендә “Галия” мәдрәсәсенең унъеллык юбилее билгеләп үтелә. Бу уңай белән аны нигезләгән һәм гамәлгә куйган Зыяэддин әл-Кәмалиның (1873 –1942) эшчән­леге югары бәяләнеп, аңа бирелгән бүләкләр арасында әлеге автографларның беренчесе язылган Коръән һәм икенчесе язылган тәбрикнамә дә бар. Бу хакта Самад исемле авторның “Тормыш” гәзитенең 1917 елгы 3 гыйнвар санында бастырган “Мәдрәси Галия”нең ачылуына ун ел тулу мөнәсә­бәте белән булган мәҗлес” дигән мәкаләсендә болай хәбәр ителә: “Галимҗан әфәнде сүзен Зыяэддин әл-Кәмали хәзрәтне тәбрик итү белән тәмам итте вә аңар һәйәте тәгълимия исеменнән адрес тәкъдим итте вә бер Коръән һәдия кылды”.

1919 елда мәдрәсә ир балалар өчен икенче баскыч гомуми белем мәктәбе итеп үзгәртелә, ә 1920 елда ябыла. Аннары бина озак еллар акылга зәгыйфь балалар өчен мәктәп итеп файдаланылды. Илдә үзгәрешләр башлангач, ул яңадан мөселманнарга кайтарып бирелде һәм анда Ислам университеты эшли.

9. “1) Кем ыңгырашса, шу­ңа ярдәм кулын суз!”
“2) “Мин үзем өчен яшә­мәдем һәм яшәмәм!”
“3) Хәзерге көнлек телә-гемез – федерация, җиргә социализация һәм барча инсан­нарның ирекле, тигез, бәхет-ле булуларыдыр. Галимҗан”.


Автографының төп нөсхәсе Бөре шәһәрендә яшәп мәрхүм булган Вәсфи Гыйльмияр улы Гыйльмияровта (1893–1978) булган. Фотокүчермәсе Казанда Ә. Шамованың шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә факсимилесе “Кызыл таң” гә­зитенең 1967 елгы 11 март санында (1918 ел дип күрсә­тел­гән), аннан соң тексты “Казан утлары” журналының 1987 елгы 3нче санында, Г. Ибраһимов “Әсәрләр”енең 9нчы томында бастырылган. Текст фотокү­чермәдән алынды.

Автограф хакында язучы Афзал Шамов (1901–1990) “Казан утлары” журналында шундый тарих китерә: “1917 елның августында укытучы Вәсфи Гыйльмияров, Г. Ибраһимовны Бөре шәһәренә бара торган Агыйдел пароходында очратып, аңардан хатирә итеп бер-ике сүз язып бирүен үтенә һәм аңа кулындагы блокнотын суза. Әдип шундук аңа күңелендәге өч фикерне язып бирә”.

Биредәге “...җиргә социализация...” дигән сүзтезмә эсерлар фиркасе лозунгысыннан, чөнки ул вакытта Г. Ибраһимов большевиклар фиркасе әгъзасы булмый.

10. “Татар әдәбияты җәм­гыяте рәисе: (Имза танылмый)

Татар әдәбияты хадим­нәренең Үзәк берлеге рәисе: Галимҗан Ибраһимов (имза)
Секретарь: (Имза танылмый)
Эш йөртүче: (Имза танылмый)”.


Автографның төп нөсхәсе Казанда тарих фәннәре кандидаты, доцент Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллинның шәхси архивында саклана. Ул “Тугры, гомуми, тигез, яшерен һәм мө­тәнасиб сайлауга нигезлән­гән Учредительный собрание” (Казан, 1917) дигән китапның 29нчы битендә буш урынга языл­ган. Текст шуннан алынды һәм беренче мәртәбә бастырыла.

11. “1919, 3 сентябрь – Солтанморат.

Габделәхәт иптәш Сөләй­мановка Сибириядә 1919 елдагы революциядә подпольный хез­мәттән исән-сау кай­туның ядкяре. Галимҗан Ибраһимов”.


Автограф Г. Ибраһимовның Колчак тылыннан йөреп кайткач киемнәрен дә алыштырмый төшкән фотосының икенче ягына язылган. Төп нөсхәсе Казанда Ә.Шамованың шәхси архивында саклана.

Автографтан аста Г. Сөләй­манов тарафыннан болай дип язып куелган: “Алучы Сөләй­манов Әхәт. Галимҗан туганның революция вакытында төшкән карточкасын 1919 ел 20 сен­тябрь­дә алдым. Карточканы алгач бик шатландым. Сөләй­манов Әхәт”. Текст төп нөсхәдән алынды һәм беренче мәртәбә бастырыла.

Ә. Сөләйманов (1885–1962) – Г. Ибраһимовның яшьлек дусты, Солтанмораттан биш чакрым ераклыктагы Әпсәләм авылы кешесе.

Рамил Исламов,
филология фәннәре докторы.
(Дәвамы бар).
Читайте нас: