+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
9 февраль 2017, 02:00

Көрәшчеләр затыннан

Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына — 85 ел.Утызынчы еллар башында туып, балачагын сугыш уты көйдергән, күпләре әтисез, хәтта тома ятим калган татар, башкорт малайларының байтагы шагыйрь булып киткән. Егерме яшьләрдә инде әдәбиятка ныклы аяк баскан, үз тавышлары булган ул шагыйрьләрнең шактый өлеше иҗатлары чәчәк атканда — кемдер 40 яшьтән, кемдер 50 яшьтән аз гына үтеп дөнья куйдылар. “Иҗатта янды”, “сугыш чорында сәламәтлеге какшау нәтиҗәсе” дибез андый чакта. Ләкин төп сәбәп анда гына түгел. Зур талантлар үз-үзләрен яклый да, саклый да белми, көндәлек ыгы-зыгы алдында югалып кала. Гаделсезлеккә каршы ачыктан-ачык каләм көче ярдәмендә көрәшкә күтәреләләр һәм шул аркада эреле-ваклы түрәләрнең дошманына әвереләләр. Андыйларның юк-бар хаталарын күпертү, эзәрлекләү, өсләренә ялган гаеп ташлау башлана. Ә иң коточкычы — язган әсәрләрен дөньяга чыгару, халыкка ишеттерү мөмкинлегеннән мәхрүм ителү.

Әле бәяләнеп тә бетерелмәгән таудай әдәби мирас калдырып, нибары 45 яшендә йөрәге ярылып үлгән данлыклы башкорт шагыйре Рәми Гариповның язмышы да шулай булды.

Безнең буын балалыктан чыгып, үсмерлек чорына кергәндә, ул заманга хас булганча, күпләребез шигърият белән “җенләнә” башлаганда бармак белән генә санарлык кумирларыбызның берсе иде ул. Үзен күреп белми идек. Республика гәзитләрендә һәм “Агизел” журналында басылган, радио аша яңгыраган шигырьләре көчле тәэсир ясый иде. Аның мәктәп һәм клуб китапханәләрендә булган “Юрүзән”, “Таш чәчкә”, “Сабантургай җырлары”, “Очу” дигән шигырь җыентыклары кулдан-кулга йөреп тузып беткән була иде. Бу бит әле безнең саф татар авылында!

Шул да мәгълүм булсын: Рәми Гарипов 22 яшендә тәүге китабын чыгарган, 28 яшендә аны СССР Язучылар берлегенә кабул иткәннәр.

Рәми Ягафәр улы Гарипов 1932 елның 12 февралендә Салават районының Аркаул авылында туган. Бу вакытта әнисенә — 19, әтисенә 20 яшь булган. Ике улы тугач, гаилә башлыгы ике ел армиядә хезмәт итеп кайта, шуннан колхозда бригадир, авыл Советы рәисе булып эшли, 1939 елда ДОСААФның район комитетына җитәкче итеп үрләтәләр. 1941 елның мартында туган колхозы рәисе итеп сайланган Ягафәр Мөхәммәтрәхим улына бу вазыйфаны озак башкарырга насыйп булмый: районның беренче доброволец-коммунистлары белән фронтка китә һәм 1943 елның 23 февралендә Сталинград янындагы сугышларда һәлак була.

Шагыйрьнең автобиографиясеннән: “Без дүрт бала торып калдык һәм әниебез — солдат хатыны Гөлмәрьям Хизбулла кызы безне берүзе үстерде. Сугыш вакытында аны “Салават районының комбайны” дип йөртәләр. 1943 елда ул урак вакытында берүзе унсигез гектар җирнең игенен җыеп алды һәм безнең район хатыннарыннан тәүге булып хөкүмәт бүләге алды”.

Гаиләдә иң зур бала булган Рәмигә авыр­лыкларның да иң зуры төшә. Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда ул атлар көтә, өлкәннәр белән бергә печән чаба, уракта тир түгә, урман кисә, ярсу Юрүзән елгасы буйлап сал агыза. Кулы йорт һәм колхоз эшләреннән, көрәк-сәнәктән бушаган арада китапка тотына. Егәрле үсмер беркайчан да вакытын бушка үткәрми. Авылда чакта кушаматы да “Кырмыска” була. Бик тырыш булганга, тәртип яратканга кушканнардыр инде.

Рәми Гарипов яхшы укуы өстенә, сыйныф һәм мәктәп стена гәзитләренең авторы да, рәссамы да, мөхәррире дә була. Алтынчы сыйныфта укыганда шул гәзитләрдә тәүге шигырьләре күренә башлый.

Аркаулда 7 ел укыгач, Уфага килеп, 9нчы интернат-мәктәптә белем алуын дәвам итә. (Хәзер бу уку йорты “Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика башкорт гимназия-интернаты” дип йөртелә). 16 яшьлек шагыйрьнең әсәрләренә республиканың күренекле әдәбиятчылары да игътибар итә. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим истәлегеннән: “1948 елның җәй башында Ленинградтан шагыйрь Михаил Дудин килде. 9нчы интернат-мәктәпкә икебезне очрашуга чакырдылар. Укытучылар, шигырь­ләрен укытып, безне “мәктәп шагыйрьләре” белән таныштырдылар. Элегрәк Гайнан Әмиридән ишетеп калган Рәми Гарипов дигән исем шушы мәлдән минем хәтеремә сеңде, тормышыма керде. Тыштан җәяүле кеше, ә эчендә иярле-йөгәнле ат йөртәчәк егет белән арытабангы ике елда сирәк-саяк очраша тордык. Бу елларда әле ул “кулъязма” гына шагыйрь иде. Шулай да 1950 елда Башкортстан Язучылар берлеге аны Мәскәүгә Әдәбият институтына җибәрергә лаеклы дип тапты. Һәм хаталанмады. Менә ул беренче курсны тәмамлап кайтты. Шушы чак безгә янә Дудин килде, фатирга миндә тукталды. Аның белән күрешү, күмәкләп очрашу өчен Рәми белән Рафаэль Сафин (яшьтәшләр, институт буенча сабакташлар) безнең өйгә ике-өч тапкыр килделәр. Ихатага чыгып, эскәмиягә утырып дүртәүләп фотога да төштек. Бу юлы да безне 9нчы интернат-мәктәпкә кичәгә чакырдылар. Рәми инде анда башкаладан кайткан шагыйрь буларак катнашты һәм ул заман өчен әйбәт шигырьләр укыды. Бер­ничәсен сүзмә-сүз тәрҗемә итеп, Дудинга ишеттердек, аларны ошатты, сабыр хәрәкәтле, инсафлы егетнең үзен дә яратты...”

Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев мәкаләсеннән: “Рәми Гарипов буыны әдәбиятка башлап аяк баскан елларда — сугыштан соңгы унъ­еллыкта — башкорт шигърияте үзенең үсеш юлында иң авыр чорларның берсен кичерде. Тоталитар режимның иң көчәйгән вакытында иҗади фикер, үзаллы кыю караш аеруча чикләнде, шигърияттә буш риторика, ясалма пафос зур урын алды, сүзнең бәясе төште.

1953 елда Р. Гарипов “Әнкәм куллары” дигән шигырь язды. Монда ул үзенең барлык кичереш­ләрен, ятимнәрнең һәм толларның сугыш елларындагы ачы язмышын гаҗәеп тормышчан күре­нешләрдә тетрәндергеч итеп әйтеп бирә алды. Бу шигырьдән “Юрүзән” китабындагы поэзия генә түгел, барлык Р. Гарипов шигърияте, Рәми үзе башлана дияргә мөмкин.

1958 елда Рәми Гариповның “Таш чәчкә” дигән икенче китабының басылып чыгуы әдәбият дәрьясында сизелерлек вакыйга булды, фикер уятты, бәхәсләр тудырды. Җыентыкның “Туган тел” дигән шигырь белән ачылып китүендә тирән мәгънә бар. Бу шигырендә Р. Гарипов иҗатында арытаба үзәктә торачак идея-тематик юнәлеш­ләрнең берсе — туган тел язмышы — милләтнең киләчәге турында уйлану, әсәрдән-әсәргә, елдан-ел көчәя барачак хафалы мотивлар билгеләнде. Милләт язмышы хакында уйлану — Рәми Гарипов иҗатында үзәк тойгы, төп юнәлеш ул китаптан-китапка ялганып, үстерелә, тулылана барды”.

Габдулла Тукайның татарның гимнына әверелгән мәшһүр шигырендәге “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!..” дигән беренче юл эпиграф итеп китерелгән “Туган тел” шигыреннән башланган булса кирәк 25 яшьлек күренекле шагыйрь Рәми Гариповны кыерсытулар. “Башкорт теленә нинди куркыныч янасын? Булмаган проблеманы уйлап табып куерта!” — дип, “Үз халкын гына яратучы башкорт милләтчесе ул!” — дип гаеп ташлыйлар. Шагыйрь кайда гына чыгыш ясаса да, бер нәрсәдән дә курыкмыйча, шул шигырен сөйли, “Туган тел” югарылыгындагы әсәрләр язуын дәвам итә.

Уфада яшәргә мөмкинлек калмагач, 1959 елда ул хатыны, баласы белән туган районына кайтырга мәҗбүр була. “Юрүзән” колхозында һәм “Саргамыш” совхозында комсомол оешмасы секретаре вазыйфасында ялкынланып эшләвен өлкән буын якташлары һаман хәтерли әле. Күз алдына китерегез: “Саргамыш”ка... 24 авыл кергән! Бераздан район гәзитенә бүлек мөдире булып күчә. Лирик шигырьләр белән бергә сатирик-юмористик әсәрләр дә һәм, әлбәттә, аяусыз тәнкыйть мәкаләләре дә яза.

Өч елдан янә Уфага килә. Дүрт кешелек гаиләсе белән кунакханәнең кечкенә бер бүлмәсенә урнаша. Ә менә эш мәсьәләсе! “Совет Башкортостаны” гәзитенә... корректор итеп эшкә алалар. Шуннан... әдәбият бүлегенә күчерәләр.

Шагыйрьнең үткен коралы — каләм. Ләкин Рәми Гарипов каләм көче белән генә чикләнми. Матбугат тарихында билгеле бер фактны искә төшерик. СССРга Никита Хрущев җитәкчелек иткән 1962 елның җәендә КПСС Үзәк Комитеты барлык автономияле республикаларда туган телләрдә нәшер ителүче гәзитләрне урыс телендәгеләрнең тәрҗемәсе рәвешендә генә (дубляж) калдыру турында карар чыгара. Республикаларда, шул исәптән Татарстанда да, милли басмалар берәм-берәм сүнә. Ә Башкортстан... баш күтәрә. Бу хәтәр эшне Рәми Гарипов оештыра. Күпсанлы башкорт һәм татар журналистлары КПСС өлкә комитеты бинасы алдына җые­лышып, беренче секретарьны чакырып чыгара һәм аның бу мәсьәлә буенча ил җитәкчелеге белән сөйләшүен таләп итә.

Мәскәү белән сөйләшү уңай нәтиҗә бирә. “Совет Башкортостаны” һәм “Кызыл таң” гәзитләренә кизәнгән балта читкә алып ташлана. Әмма шагыйрь­нең баш өстендәге балта гына үз урынында кала.

Рәми Гарипов “Агизел” журналында, китап нәш­риятында эшләп ала. “Башкортостан кызы” журналын оештыруга, мәртәбәле басма итүгә, авторлар җәлеп итүгә, җаваплы секретарь буларак, зур көч сала. Пушкин, Лермонтов, Есенин, Блок, Гейне, Рудаки, Хәйям, Гамзатов һәм башка күпләрнең шигырьләрен башкортчага тәрҗемә итә. Мәкаләнең башында саналганнардан тыш, ул үзенең “Яктыга таба”, “Әманәт!”, “Миләш-кәләш”, урыс телендә “Горицвет” дигән китапларын кулына тоту бәхетенә ирешә.

Шагыйрьнең күп тетрәнүләр кичергән йөрәге 1977 елның 20 февралендә тибүдән туктады. Үзе үлгәннән соң Уфада, Казанда, Мәскәүдә башкорт, татар һәм урыс телләрендә дистәдән артык (шул исәптән ике томлыгы) басылып, башкорт әдәбиятын яңа үрләргә күтәрде. 1964 елда ук язылып, көчле кайтаваз тудырган “Табыну (1937)” поэмасы 28 ел үткәч кенә укучылар кулына килеп керде. Шәхси архивында калган әсәрләрен басмага әзерләүдә каләмдәшләре Равил Бикбаев, Сафуан Әлибаев, Динис Бүләков, Тимер Йосыповның тырышлыгы зур булган. Аның турында истәлекләрдән һәм аңа багышлаулардан торган 560 битлек җыентык нәшер ителде.

Рәми Гариповка 1988 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, 1992 елда “Башкорт­станның халык шагыйре” исеме бирелде. Уфада һәм туган авылында аңа һәйкәлләр куелды. Аркаулда моннан тыш, аның йорт-музее да эшләп килә. Рәми Гарипов исемендәге әдәби премия дә булдырылды.

Шәхесенең, иҗатының шулай лаеклы рәвештә зурланачагын шагыйрь сизгәндер. Ләкин нигә бик соңлап? Габдулла Тукай кабере янында әрнеп язган юллары Рәми Гариповның үзенә дә кайтып кала:

...Белми шагыйрь: кем соң аның
Чәчкәләргә бизи каберен?—
Әй кешеләр, үзе исән чакта
Белсәгезче шагыйрь кадерен!..
Читайте нас: