+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
16 март 2017, 02:00

“Хәрби антыма тугры калдым...”

Безнең заман герое, отставкадагы майор Әдис Нуртдинов бу сүзләрне зур горурлык кичереп әйтә.1957 елның 16 мартында Нуртдиновлар гаиләсендә уллары дөньяга килә. Әти-әнисе Әнүзә Сәрвәр кызы белән Наип Әнвәр улы аңа “Әдис” дип исем кушалар.

Зирәк һәм теремек малай Дүртөйленең 3нче мәктәбендә яхшы укый, спорт һәм җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнә. Мәктәптән соң бер ел геофизика экспидициясендә эшли. 1975-77 елларда Чиләбе шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти. 1978-83 елларда Башкортстан педагогия институтының география факультетында укый. Аннары Дүртөйле балалар туристик базасында эшли, укучылар белән походка йөри, ярышлар һәм туристик слетлар оештыра. Ул сәяхәтчеләр турында укырга ярата, философия белән кызыксына. Эш бар, тормыш үз җае белән барган кебек. Тик ул нидәндер канәгать түгел. Тормышта үз урынымны таптыммы, дигән сорау тынгылык бирми егеткә.

1987 елда ул әти-әнисен һәм туганнарын, дусларын-танышларын аптырашта калдырып, контракт төзеп, Польша Халык Республикасына хәрби хезмәткә китә. Бу илне фашист илбасарларыннан азат итүдә 600 меңнән артык яугир башын салган. Туганнар каберлегендә җирләнүчеләр арасында якташларыбыз да күп. Шуларның берсе — Әдис Нуртдиновның туганы, укчылар батальоны командиры, өлкән лейтенант Хәйрулла Хаҗиәхмәт улы Әмиров.

Ул 1942 елда Авыргазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнеп, 1944 елда Польша һәм Чехословакия чигендә урнашкан Дукла авылын азат иткәндә һәлак була. Яугирнең туганнары, аның ничек һәлак булуы һәм кайда җирләнүе турында белергә теләп, СССР Оборона министрлыгына мөрәҗәгать итә. Аннан “Өлкән лейтенант Х. Х. Әмиров хәбәр­сез югалган” дигән җавап алалар.

30 еллап вакыт үткәч, аның улы Рафат Әмиров исеменә Польшаның Кызыл Хач оешмасыннан хат килеп төшә. Анда туганнар каберлегендә 34нче сан астында билгесез совет командирының күмелгәнлеген ачыклау турында язылган була. Рафат Хәй­рул­ла улы, әтисенең каберен эзләп табып, аннан бер уч туфрак алып кайтуын үтенеп, Польшада хезмәт итүче Әдис Наип улына мөрәҗәгать итә. 1990 елның маенда Әдис Нуртдинов, часть командирыннан рөхсәт сорап, Дукла авылындагы туганнар кабер­легенә бара. Биредәге мемориаль комп­лекста поляк, чех, урыс, немец солдатлары күмелгән. Польша азатлыгы өчен барган сугышта башын сал­ган яугирләр исемлегендә “Өлкән лейтенант Х. Х. Әмиров” дигән язуны эзләп таба. Баш киемен салып, гранит постамент янында ул озак басып тора, туганнар каберлегеннән бер уч туфрак ала...

Бүген өлкән лейтенант Хәйрулла Әмировның кабереннән алып кайткан бу туфрак, аның фотосурәтләре, хатлары һәм аның тормышы, һәлак булуы турында бәян итүче документлар Авыргазы районының Толбазы авылы мәктәп-музеенда саклана.

— 1991 елның язында мин хезмәт иткән частька туган көнемә әтием килде. Ул бу вакытта пенсиягә чыккан иде. Әти җылы киенгән, аркасына рюкзак аскан, Уфадан резина көймәләр алып килгән. Базарга барып, шуларны саттык. Командование миңа машина сатып алырга рөхсәт биргәч, без “Волга” машинасы алдык, аннары әти аны ике ай ремонтлады. Миңа чираттагы ял биргәч, “Союз”га “Волганы” алып кайттык. Башкортстанга кайткач, машинада туган-тумачаларга кунакка йөрдек, — дип хәтерли Әдис Наип улы.

Әдис Нуртдинов, Польшада хезмә­тен­нән соң, 1992 елда эчке эшләр органнарына күчә. Дүртөйле шәһәрендәге 1/5нче тикшерү изоляторында инспектор була, Уфа шәһәренең Орджоникидзе районында милиция бүлегендә эшли.

Җиңел атлетика, кул көрәше, ату белән җитди шөгыльләнә. Республика Эчке эшләр министрлыгында махсус тәгаенләнештәге отряд төзелгәч, мәһабәт гәүдәле башка иптәшләре белән Әдис Наип улына СОБРга күчәргә тәкъдим ясыйлар.

Милиция хезмәткәре Әдис Нуртдинов турында республиканың байтак басмаларында язмалар басыла. “2000 елның 4 маенда Уфаның А. Невский урамындагы бер фатирны таларга килгән кораллы бандитлар кулга алынды. УБОП хезмәткәрләрендә башкалада эшләре яхшы баручы коммерсантларны корал кулланып талау белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркем эш итүе турында оператив мәгълүмат күптән була. Шәһәрдә төрле “адреслар” буенча засадалар куела, яшерен күзәтү өчен видеокамералар урнаштырыла. Алты көннән соң битлек кигән өч җинаятьче эшкуарның фатирына бәреп керә. Йорт хуҗасы ролен милиция өлкән лейтенанты Н. уйный. Ул ролен төгәл башкара: җинаять­челәргә артык каршылык күрсәтми, ул аларны видеокамералар куелган бүлмәгә алып керә. Бандитлар “коммерсант”ны кыйный башлый. Оперативниклар җинаятьчеләр башлыгының: “Акча һәм наркотиклар бир!” дигәнен генә көтеп тора. Берничә минуттан спецназ хезмәткәрләре җинаять­челәрне идәнгә сузып сала”, – дип язды “Криминальный спектр” гәзите.

– Безне, спецназ хезмәткәрләрен, гадәттән тыш хәлләр булган урыннарга җибәрәләр иде. СОБРга бик җитди сынау үткәннән соң гына эләгеп була. Отрядка яхшы мораль һәм физик әзерлек үткән егетләрне генә алалар. Спецназ хезмәткәрләре төшкә кадәр спортзалда шөгыльләнсә, көннең икенче яртысында яңа законнарны һәм хәрби техника, коралларны өйрәнә, – дип искә ала отставкадагы майор Әдис Нуртдинов. – 2001 елда Чечен Республикасына беренче тапкыр өч айлык командировкада булдым.

Әдис Наип улы бер төркем ип­тәшләре белән Грозныйга алты айлык командировкага киткәндә үзләренә Чечен Республикасының яңа Конституциясен кабул итү буенча референдум һәм Президент сайлауны имин үткә­рүне тәэмин итү бурычы йөкләнер дип башларына да китермәгәннәрдер. 2003 елның февралендә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының махсус тәгаенләнештәге милиция отрядына Чечняның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Абдулкәрим Арсахановны һәм комиссия әгъзаларын саклау бурычы куела. Комиссия рәисе сайлау комис­сияләре һәм сайлау участокларының әзерлеген тикшерә, халык белән очрашып, референдумның мөһимлеген аңлата. Рәиснең хәвефсезлеген тәэмин итүче офицерлар аның белән республиканың барлык төбәкләрендә дә була. 2002 елның 27 декабрендә Грозныйның Хөкүмәт йорты янындагы теракт вакытында шартлаудан якташыбыз контузия ала. Госпитальдә озак дәваланганнан соң, табиблар аңа спецназдан башка хезмәткә күчәргә кирәк дигән карар чыгара.

Русия Президентының 2003 елның 27 ноябрендәге указы нигезендә Төньяк Кавказда хезмәт бурычын үтәүдә батырлык күрсәткәне өчен милиция капитаны Әдис Нуртдинов “Җәмәгать тәртибен саклауда күрсәт­кән фидакарьлеге өчен” медале белән бүләкләнә.

2006 елда милиция майоры Әдис Нуртдинов сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә отставкага чыга. Ул Русия һәм Башкортстан Эчке эшләр министр­лыкларының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, “Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен” билгесе, медальләр белән бүләкләнгән.

Әдис Наип улы милициядә хезмәт иткәндә үк Тунис, Төркия, Монголия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кипр һәм берничә тапкыр Кытайда була. Аның юлъязмалары “Вечерняя Уфа”, “Криминальный спектр” һәм башка гәзитләрдә дөнья күрде.

Гомумән алганда, Әдис Нуртдиновны республиканың бик күп басмалары үзенең актив авторы дип атый ала. Аның патриотик тәрбия бирүгә һәм хәрби тематикага багышланган язмалары “Кызыл таң”, “Өмет”, “Криминальный спектр”, “Версия”, “Вечерняя Уфа”, “Перспектива”, Дүртөйле районының “Юлдаш” гәзитләрендә еш басыла. Ул төрле чараларда чыгыш ясый. Республикада киң билгеле “Зәңгәр беретлар”ның администраторы булып эшли, ансамбль үткәргән акцияләрдә актив катнаша.

Дуслары Әдис Наип улын “Сахалинга гашыйк кеше” дип йөртә. Хокук саклау органнары ветераны һәр ел саен Ерак Көнчыгыштагы “Приморский” шифаханәсенә ял итәргә бара. Ул һәрвакыт анда “Восточный экспресс” поездында юллана. Егерме ике тапкыр ялга баруында ул егерме ике җинаять ачуда катнаша! Бурлар, кеше талау­чылар, башка җинаятьчеләр очрамаса, атна буе поездда бару Әдис Нуртдинов өчен үлемгә тиң булыр иде. Гаделсез­леккә, җинаятькә ул битараф кала алмый, чөнки “элекке хокук саклау органнары хезмәткәре” була алмый.

– Мин – оптимист, тормышны яратам. Ике кызым һәм улым бар, өч оныгым үсеп килә, – ди отставкадагы майор Әдис Нуртдинов. – Хокук саклау органнары офицеры буларак, күп вакыт гомеремне куркыныч астына куеп, Ватаныма тугры хезмәт иттем, хәрби антыма тугры калдым...

Фото Әдис Нуртдиновның гаилә архивыннан.
Читайте нас: