Якташыбыз, шәркыятьче галим, гарәп теле белгече, Коръәнне тәрҗемә итүче Гордий Саблуковка татарлар шулай дәшкән
Интернет челтәрендә “Башкортстанның төньягында Аскын авылы – Гордий Саблуковның туган авылы” дигән язмалар да очрый. Чынлыкта исә, Гордий Семенович Уфадан 80 километр ераклыкта урнашкан Архангельск авылында туган. Хатаның сәбәбе: Аскын авылының һәм Архангель авылы урнашкан Аскын елгасы атамаларының туры килүе. Архангельдәге бакыр кою заводы шулай ук “Аскын заводы”дип аталган.
Гордий Саблуковның туган елын бик күп чыганакларда 1804 ел дип күрсәтәләр. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Чөнки, “Гордий Саблуков шушы елда туган” дигән архив язмасы әле табылмаган. Сакланып калган формуляр исемлекләрнең күбесе Гордий Саблуковның туган елы итеп 1803 елны күрсәтә. 1804 ел бары тик соңгы формуляр исемлектә генә күрсәтелгән, күрәсең, бу дата башка чыганакларга күчкәндер. Гордий Саблуковның кабер ташында: “...скончавшийся 29 января 1880 года на 78 году жизни”, дип язылган. Димәк, ул 1803 елда, хәтта 1802 елда ук туган булган, ләкин 1804 елда түгел.
Шулай итеп, Гордий Саблуков Ырынбур губернасының Стәрлетамак округы Архангель (Аскын) заводының Михайло-Архангель чиркәве рухание гаиләсендә туа: әтисе – Симеон Гуриевич Саблуков (1759-1835), әнисе – Евдокия Семеновна Саблукова (1774-1859). Евдокия Саблукова 1774 елда рухани гаиләсендә туган. Шул ук елны аның әтисе, 30 яшьлек Семен Дмитриевичны Емельян Пугачев восстаниесендә катнашучылар үтерә. Саблуковларның Анна (1805-79 елдан соң вафат) һәм Прасковья исемле кызлары туган.
“Башкирец Халид, рыжий старик...”
Гордийның телләр өйрәнүгә һәвәслеге кечкенәдән була. Малай Аскын бакыр эретү заводы янәшәсендәге башкорт авылларында яшәүчеләр белән аралашып, алардан аерым сүзләр һәм хикәятләр язып ала. Соңрак Саблуков Ислам дине белән кызыксына башлавы турында болай дип яза: “Башкирец Халид, рыжий старик, который, говоря мне, еще небольшому (в году 1817), что Бог один, только веры розны, возбудил в моей душе мысль, которую я сам себе сказал тогда: “Узнаю же я твою (мохаммеданскую) веру!” был из деревни (аула) Тимирбаевой, которая от завода Аскинского, на южной стороне, в 8 верстах”.
Аскын заводына иң якын уку йорты — Уфа шәһәрендә, Гордий Саблуков 1814 елның сентябрендә Ырынбур руханилар училищесына һәм 1818 елның 5 ноябрендә Ырынбур руханилар семинариясенә укырга керә.
1830 елда, Мәскәү руханилар семинариясен тәмамлаганнан соң, Гордий Саблуков үзенең иптәше Кандалинцев белән туган ягы Архангель авылына кайта. Юлда алар Ростовтагы Варницкий монастырена, элекке Ырынбур архиепискобы Августин янына керәләр. Рухани аскет тормышы алып бара һәм галимнәр турында яхшы фикердә булмый. “Бакалавр, профессор” дигән сүзләрне Августин бөтенләй яратмый. Ул кунакларны кабул итә һәм: “Хәзер дьякон булырсың инде дип уйлыйм?”— дип сорый. “Мин бу сүзләргә җавап бирә алмадым, – дип искә төшерә Гордий Семенович. – Мин дәшмәдем һәм күңелемнән генә уйладым: әйе, минем диакон буласым, ягъни чиркәүдә дини хезмәт саласым килә”.
Тик язмыш, дөресрәге, Ходай ихтыярына каршы барып булмый. Гордий Саблуков рухани түгел, ә миссионер-галим була. Фән һәм укытучылык эше аның күңеленә якын. Шулай ук сәламәтлегенең начарлыгы да аның рухани юлын сайламавына сәбәп булган. Евфимий Малов “Некролог”та Гордий Саблуковның шундый сүзләрен китерә: “Не обстоятельства и не духовно-училищная служба довела меня до старости в светском звании, я давно об этом решил вопрос. Когда он у меня стоял в свое время на очереди, я подумал: едва ли я при своем слабом здоровьи могу вынести труды пастырского служения. Богослужение, назидание, требоисправления, особенная жизнь, какая требуется и ожидается от каждого пастыря, – все это меня сильно затрудняло. Я решил: лучше останусь на духовно-училищной службе в звании мирянина, быть может, лучше буду полезен, и – остался таковым до сих пор. Думаю, что и для меня такая жизнь была полезнее”.
1830 елда Гордий Саблуков Саратов руханилар семинариясендә гражданнар тарихы һәм яһүд теле укытучысы булып эшли башлый. Аның телләрне өйрәнүгә зур мәхәббәте булуы билгеле. Мәскәү руханилар академиясендә белем алганда программадан тыш үзлегеннән Инҗилне иврит телендә укып чыга. Саратовта Гордий Саблуков Троянский һәм Болдырев грамматикалары буенча татар һәм гарәп телләрен мөстәкыйль өйрәнүен дәвам итә.
Гаилә христиан бурычын үтәргә комачауламый...
Гордий Семеновичның Атаевскийлар гаиләсе: Василий һәм Аристарх, аларның сеңлесе Пелагея, әти-әниләре Иссидор Родионович һәм Федосья Ивановна белән кайда һәм ничек танышуы билгесез. Күрәсең, танышу Уфа чорына туры килә.
Гордий Саблуков һәм Пелагея Атаевская 1834 елның мартында никахлашалар. Гаилә турында фикерләрен ул 1832 елның 5 июлендәге “Слове в день Казанской Божьей Матери”да әйтә. Аның фикеренчә, “иҗтимагый һәм гаилә тормышы христиан бурычын үтәргә комачауламый”.
Тарих, археология һәм нумизматика
Үзе дә борынгы тарих белән кызыксынучы Саратов епискобы Иаков (Вечерков) яшь укытучыда археология һәм нумизматика фәннәре белән кызыксыну уята: Идел буендагы Үкәк шәһәре хәрабәләрендә табылган борынгы акчаларны тикшереп, аңлатма яздыра, Гордий Саблуковның беренче фәнни мәкаләләрен Казан император университетының Гыйльми язмаларында бастыруга җибәрә.
Семинария укытучысы аена 21 сум хезмәт хакы алган. Нумизматика белән кызыксынучы җир биләүче һәм чиновникларның борынгы акчаларын тикшереп, билгеләмә язу, аны почта аша озату шактый чыгымнар таләп иткән. Хатны алу өчен – 3, ә җибәрү өчен 10 тиен түләргә кирәк булган. Югары вазыйфалы нумизматлар үзләре түгел, ә аларның ышанычлы кешеләре Гордий Саблуков белән хат алышкан.
1843 елда Русия Халык мәгарифе министрлыгы Саратов губернасында археологик казыну-эзләнү эшләренә билгеле археолог һәм этнограф Александр Терещенконы (1806-65) җибәрә. Александр Власьевич татар телен дә, гарәп телен дә белми, аңа тәҗрибәле ярдәмче кирәк була. Мондый ярдәмчене ул Гордий Саблуковта таба. Ул аңа гарәп теленнән белем бирә, татар грамматикасы, сүзлекләр, гарәп хрестоматиясе җибәрә, һиҗри ел таблицасын төзи. Александр Терещенко белән тарих, татар көнкүреше, борынгы заман нумизматикасы буенча бай мәгълүмат белән уртаклаша.
Николай Чернышевскийның татар теле укытучысы
Әлбәттә, Гордий Саблуковка көнчыгыш телләрен мөстәкыйль өйрәнү җиңел булмый. Үзенең сүзләренә караганда, беренче өч елда ул бик аз гына алга китә. 1837 елдан Саратов руханилар семинариясендә татар телен укыта. Аның укучылары арасында билгеле язучы һәм философ Николай Чернышевский була. Академик Игнатий Крачковский “Чернышевский и ориенталист Г. С. Саблуков” дигән мәкаләсендә: “...Он (Н. Чернышевский) занимался у Саблукова четырьмя языками: арабским, персидским, татарским и древнееврейским; в аттестате, выданном семинарией 9 января 1846 г. нашли отражение только занятия “татарским, познания в котором оценены как “очень хорошие”. Среди ученических тетрадей сохранились записи по татарскому языку, Чернышевский целиком списал составленную Саблуковым рукописную татарскую грамматику”, дип бәян итә.
“СССР Үзәк дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивы фондында Николай Чернышевскиның иске имля белән гарәп графикасы нигезендә язылган берничә берәмлек татарча кулъязмасы саклана. Аларның язылган вакыты Николай Чернышевскийның Саратов руханилар семинариясендә укыган елларына туры килә...
Кулъязмаларның барысы да татар телендәге чыганаклардан күчерелгән булуына шик тумый. Аларның күпчелеге – тарихи, ә кайберләре дини эчтәлекле текстлар, мөнәҗәтләрдән гыйбарәт.
Николай Чернышевскийның тәрҗемәи хәленнән мәгълүм булганча, ул Саратов семинариясенә укырга 1828 елның 24 июлендә керешә. Бу вакытта аңа ундүрт яшь була. Семинариядә ул Көнбатыш Европа, шәрык һәм татар телләрен өйрәнә. Шәрык һәм татар телләрен семинариядә аңа Гордий Саблуков укыткан. Үзенең остазына Николай Чернышевский гомере буена тирән ихтирам хисен саклап кала”, дип язды 1989 елда “Казан утлары” журналында филология фәннәре кандидаты Җәмил Зәйнуллин.
Саратовта Гордий Саблуков көнчыгыш телләрен белүче буларак киң танылу ала. Билгеле урыс тарихчысы, этнограф, публицист, әдәбият белгече, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе Николай Костомаров мөхәррирлек иткән “Саратовские губернские ведомости”да Гордий Саблуковның Алтын Урда һәм кыпчак ханлыклары тарихы буенча мәкаләләре даими басылып тора. Аның турында хәбәр Саратов губернасыннан читтә дә тарала. Александр Терещенко аша Саблуков турында Петербургта академик Христиан Френ белә. Тыйнак һәм ярлы дини семинария укытучысының хәлен белеп, галим аңа шәркыят һәм нумизматика буенча китаплар җибәрә.
Гордий Саблуков Виктор Розен, Иосиф Готвальд, Николай Ильминский, Илья Березин, Шиһабетдин Мәрҗани кебек галимнәр белән дә хезмәттәшлек иткән.
Татар галимнәре Гордий Саблуковның Ислам динен яхшы белүенә таң калган, кайберләре аны яшерен мөселман дип исәпләгән. Чөнки мөселман булмаган кеше Ислам динен бу кадәр яхшы белә алмый. Татарлар Саблуковны “Гордий бабай” дип йөрткәннәр, аны шәһәрдә генә түгел, ә авылларда да яхшы белгәннәр. Бу турыда “Саратовские губернские ведомости” (1846 ел, № 25) гәзите яза.
Саблуков турында хәбәр Казанга да барып ирешә. 1847 елдан башлап Казан руханилар академиясе каршында Евангелие һәм православие дини китапларын татар теленә тәрҗемә итү комитеты эшләп килә. Анда иң яхшы тәрҗемәче кирәк була. Татар теле укытучылары: Казаннан рухани Александров, Саратовтан Гордий Саблуков һәм Әстерхан семинариясеннән тагын бер укытучыга тәрҗемәләр ясарга кушалар. Әстерхан тәрҗемәчесенең эше канәгатьләндерерлек түгел дип табыла, Казан рухание тәрҗемә итә алмавы турында әйтә. Гордий Саблуковның тәрҗемәсен Николай Ильминский канәгатьләнерлек дип таба һәм академия ректоры архимандрит Григорийга аны Казанга чакырырга кирәк дигән фикерне әйтә.
Гордий Саблуковка 19 ел яшәгән һәм эшләгән Саратов белән хушлашу җиңел булмый. Саратовта яшәгәндә Саблуковлар гаиләсендә ике кыз Ольга (1836) һәм Августа (1838) дөньяга килә. 1847 елда хатыны Пелагея Исидоровна вафат була. Шул ук елны, 7 октябрьдә, улы Всеволод туа. Күрәсең, хатын бала тапканда үлгәндер...
Николай Чернышевский үзенең остазына шундый эчтәлекле хат юллый: “Почтеннейший и любезнейший Наставник Гордий Семенович!
...От глубины души я разделяю скорбь Вашу и всех знающих Вас о потере Пелагии Исидоровны. Более, нежели для кого-нибудь, должно быть тяжело остаться одиноким для Вас, при Вашем характере и образе жизни, при Вашем желании отстраниться бы, если бы было можно, от всех других несносных мелочей житейских, которые теперь всею своею тяжестью и докучливостью легли на Вас. Тем более тяжела эта потеря для Вас теперь, когда для Ваших малюток так нужна была бы материнская заботливость…
С истинным уважением и преданностию честь имею быть Вашим покорнейшим слугою Николай Чернышевский.
27 апреля 1848 года. С. Петербург”.
1849 елда Гордий Саблуков Казан руханилар академиясендә – грек теле һәм руханилар семинариясендә татар теле укытуга чакырыла. Бер үк вакытта ул Александр Касимович Казем-Бек җитәкчеләгән дини китапларны татарчага тәрҗемә итү комитетына әгъза итеп алына.
Казанда җитәкчеләр яңа хезмәткәрне югары бәяли. 50нче еллар башында Саблуковның чины шактый үсә (титулярный советниктан (1848) статский советник (1852) дәрәҗәсенә кадәр җитә), әмма карьерада алга китә алмый. Замандашлары аны бик тыйнак кеше дип искә ала.
Ул чактагы рухи һәм сәяси проблемаларның берсе – чукындырылган мөселманнарның кире Исламга кайтуы. Казан руханилар академиясенең мөселманлыкка каршы бүлегендә эшләүче буларак, көчләп чукындырылган татарларның кире Исламга кайту очракларын тикшерү комиссиясе эшендә катнаша, яңа керәшеннәр авылларында була, кешеләрне үгетли, дини бәхәсләр алып бара. Ислам белгече буларак, ул мондый эшләрдә эксперт булып чыгыш ясый һәм Казан руханилар академиясенең Эчке идарәсенә отчет яза. Күп очракта гаепләнүчеләрнең “гаепләрен” киметеп булганда ул моны эшләргә тырышкан.
50нче елларның беренче яртысында Гордий Саблуков бик актив эшли: укыта, тәрҗемә итә, миссионерлык кыла. Гади дөньяви хатлар язарга ул яратмаган. Шуның өчен 1854 елда сиксән яшьлек анасыннан аңа шелтә дә эләгә. Верхнеуральск шәһәрендә Гордий Семеновичның әнисе Евдокия Семеновна, сеңлесе Анна Семеновна Кремлева яши.
1856 елның 5 июнендә Гордий Семеновичның йортында янгын чыгып, аның күпьеллык хезмәтләре юкка чыга.
Гордий Саблуков пенсиягә чыга. Изге Синодның Обер-прокуроры Алексей Петрович Ахматов фәнни, укытучылык һәм миссионерлык өлкәсендә ирешкән уңышларын исәпкә алып, аны Новгород губернасының Грузия авылында яңа ачылган миссионер институтына укытучы итеп чакыра. Ләкин ул бу тәкъдимнән баш тарта.
1862 елда 13 ел эшләгән академиядән үз теләге белән пенсиягә китә. “Саблуков лаеклы ялга китте”, дип әйтеп булмый. Аның эше кимеми. Күпчелек вакытын Коръәнне урысчага тәрҗемә итүгә багышлый. Дин белеме, филология, этнография, тарих, археология, нумизматика, Ислам белгече буларак, белемнәре белән теләп уртаклаша. Өендә татар балаларына (мәдрәсә шәкертләренә) – урыс теле, урыс балаларына татар теле укытуы мәгълүм. 1867 елда, пенсиядә булуына карамастан, татарчага тәрҗемә ителгән дини китапларның цензоры итеп билгеләнә. Мәскәүдә чыга торган гәзитләр аңа Казандагы хәбәрчеләре булырга тәкъдим итә.
Еш кына татарлар Саблуковка гарәп теленнән дару үләннәре атамасын латин теленә тәрҗемә итүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Гомумән, мөселманнарның Саблуковка мөнәсәбәте тирән ихтирам белән сугарыла. Аны мөҗтәһидләр (илаһият галиме, Коръән аятьләреннән һәм хадис шәрифләрдән яңа хөкем чыгара белгән зур галим) белән чагыштыралар. Евфимий Малов “Некролог”та болай дип язган: “...Шакирды удивлялись Гордию Семеновичу. Так, один из них (в 1871 году), спросил его, почему он не женился (после вдовства своего в другой раз)? Гордий Семенович показал шакирду этому полный сундук и шкаф книг и при этом сказал: “Вот, Хасан, если бы я женился, то мне нужно было бы заниматься с женой, ходить с нею к знакомым, к себе принимать знакомых, а книгами заниматься было бы мало времени”. “Удивляемся мы, говорил Хасан мне, как Гордий бабай постоянно занимается книгами, он просто “мучтагид” (мөҗтәһид). При этом Хасан передал об мучтагиде имаме Агзаме и др., у коих было много учеников и кои постоянно занимались наукой. С ним то и сравнивал Хасан Гордия Семеновича. Называя его мучтагидом, Хасан прибавлял, что он “таза”, т.е. чистый, праведный человек”.
Фән тарихында Гордий Саблуков киң колачлы галим буларак танылу ала. Билгеле булуынча, Библияне татар теленә тәрҗемә итүнең яңа этабы 1847 елда патша Николай I Фәрманыннан башлана. Составына шәркыятьче галимнәр Мирза Мөхәммәт Гали (Александр Касимович) Казимбәк, Гордий Саблуков, Николай Ильминский кергән махсус комиссия төзелә. 1851 елда Казимбәк тарафыннан һәм Ильминский катнашында тәрҗемә ителгән “Иоанн Златоуст Литургиясе, причащение кануны, причащение догалары”, 1852 елда Гордий Саблуков тәрҗемәсендә (Николай Ильминский төзәтмәләре белән) “Догалык” (“Часослов”) текстлары әзерләнә. Әлеге гыйбадәт китапларына Библиядән бик күп өзекләр кертелә. Соңрак Яңа Гаһед тулысынча татар теленә тәрҗемә ителә: Инҗил тәрҗемәсе (1855) — Александр Казимбәк, Апостол тәрҗемәсе (1860) Гордий Саблуков тарафыннан эшләнә.
Гордий Саблуков Коръән Кәримне гарәпчәдән урыс теленә тәрҗемә итә (Казан, 1878 ел), аның тәрҗемәсе – беренче басма Коръән. Бу тәрҗемә 1878, 1894 һәм 1907 елларда өч мәртәбә басыла. Гордий Саблуковка кадәр Коръән урыс теленә я француз, я инглиз телләреннән тәрҗемә ителә торган булган. “Приложение к переводу Корана” (1879), “Коръәнгә аннотацияләр” (1879), шулай ук ике зур хезмәт: “Сведения о Коране” (Казан, 1884) һәм “Сличение магометанского учения о именах Божиих с участием о них христианским” (1873) бар. Аның Коръән тәрҗемәсе әле дә гыйльми һәм тарихи әһәмиятен югалтмаган.
“Русиянең XIX гасыр уртасы һәм икенче яртысындагы ориенталистларның танылганнары арасында профессор Гордий Саблуков та бар. Аның мирасы төрки һәм Ислам дөньясын тикшергән хезмәтләрендә чагылыш таба.
...Гордий Саблуков ныклап торып максатчан рәвештә Коръәнне өйрәнә, аны тикшерә башлый. Билгеле булганча, Саблуков тарафыннан гарәп теленнән урыс теленә турыдан-туры тәрҗемә ителгән Коръән беренче тапкыр нәшер ителгәнче Русиядә XVIII гасырдан башлап Изге китапның Көнбатыш Европа телләреннән тәрҗемәләре генә була. Ислам диненең төп кануннарын бәян иткән Изге китап — Коръәннең урыс теленә оригиналыннан тәрҗемә ителеп дөнья күрүе Русиядә аны өйрәнүнең яңа чоры башланган дигән сүз.
Шул рәвешле “Саблуков Коръәне” (фәндә ул шулай аталып йөртелә) үз заманының әһәмиятле вакыйгасы була һәм бик тиздән сирәк китаплар исемлегенә теркәлә. XIX гасырның икенче яртысында шәркый фәннәрне өйрәнү-тикшерүнең үзенчәлеге шунда ки, ул Ислам тарихын ике караштан — миссионерлык һәм фәнни академик караштан торып өйрәнү, шул юнәлештәге фикерләр көрәшенә кайтып кала”, — дип язды профессор Сәвия Михайлова “Казан утлары” журналында басылган “XIX гасырда Казан университетында шәрык телләрен өйрәнү” дигән мәкаләдә.
“...Моңа кадәр Коръәннең урыс телендәге тәрҗемәләре француз, инглиз телләрендәге басмаларга нигезләнеп башкарылса, XIX йөзнең соңгы чирегеннән турыдан-туры гарәп теленнән тәрҗемә ителгәннәре дөнья күрә башлый. Урыс телендәге шундый тәрҗемә авторларының берсе шәрекъ һәм гарәп телләре белгече Гордий Саблуков була. 1877 елда аның тәрҗемәсендә Коръәннең яңа басмасы Казанда нәшер ителә. 1894 һәм 1907 елларда ул кабаттан бастырып чыгарыла. Гомере буе Коръәнне урыс теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән һәм “Коръән тәрҗемәсенә кушымталар”, “Коръән турында мәгълүматлар”, “Мөхәммәд динендәгеләрнең кыйбла турындагы фикерләре” кебек хезмәтләр язып калдырган Гордий Саблуков тәрҗемәсе тулы бер гасыр буена бу өлкәдә урыс фәне һәм җәмгыяте ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндергән мөһим чыганакка әверелә”, – дип яза Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәрит Миңнуллин.
Гордий Семеновичның балалары кыска гомерле була. Егерме тугыз яшендә – кызы Ольга Гвоздева, аннары Казан Император университетының юридик факультеты студенты булган егерме өч яшьлек улы Всеволод вафат була. Соңгы елларда Гордий Семенович кече кызы Августа Гордеевна һәм аның тормыш иптәше, Казан руханилар академиясе профессоры Иван Порфирьевның гаиләсендә яши. Оныклары Ольга, Екатерина, Николай һәм Сергей картәтиләрен уңышлары белән шатландыралар.
Гордий Саблуков 1880 елның 29 гыйнварында (10 февралендә) Казанда вафат була.
– Гордий Саблуков – фәнгә риясыз хезмәт итү үрнәге күрсәткән шәхес. Ул Казан руханилар академиясенең иң өлкән профессоры булган. Аның кызы Августа Гордеевнаның ире академик, урыс теле белгече, Казан руханилар академиясе профессоры Иван Яковлевич Порфирьев (1823-90), икенче кызы Ольга Гордеевнаның ире Казан руханилар академиясе профессоры Иван Петрович Гвоздев (1819-73). Иван Порфирьев – безнең карт картәтиебез, профессор, Соловки монастыре кулъязмалары буенча фәнни хезмәтләр авторы. Аның уллары Николай һәм Сергей (безнең картәти) дөньяви галимнәр иде. Николай Порфирьев (1863-1930) – математик, Казан университеты профессоры. Сергей Порфирьев (1869-1942) тарихчы-архивчы галим, Бөек Болгардагы “Ак пулат” һәм урта гасыр чыганакларын өйрәнү буенча фәнни хезмәтләре белән танылды. Аның уллары Васьян һәм Глеб та – билгеле галимнәр. Казан университетының табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы Васьян Сергеевич Порфирьев (1907-90) Идел-Кама төбәгенең ылыслы-яфраклы урманнарын өйрәнү белән шөгыльләнде. Геолог һәм палеонтолог, фән кандидаты Глеб Сергеевич Порфирьев (1911-59) – Шөгер (Ромашкино) нефть яткылыгын ачучыларның берсе, “Башнефть” трестының геологоразведкасында эшләде, аннары Ленинградта яшәде. Гомумән, Гордий Саблуковның нәселен дәвам итүчеләр фәнгә зур өлеш керткән һәм бабалары кебек бик тыйнак кешеләр булган.
Саблуковлар нәсел агачының бер ботагы Казанский фамилиясен алган. 2009 елның көзендә кайбер матбугат чаралары Русиянең билгеле актрисасы Нонна Гришаеваның ата-бабалары шушы нәселдән дип язды, ләкин бу архив материаллары белән дәлилләнмәгән, дөреслеккә туры килми, – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Васьяновна Порфирьева.
P.S. Автор мәкаләне язуда ярдәм иткән өчен Гордий Саблуковның нәселен дәвам итүчеләр Ирина Порфирьева белән Алексей Липовецкийга, “Архангельский вестник” гәзите журналисты Александр Кожевниковка, Архангель авылының 1нче мәктәбе укытучысы Мария Рыжиковага рәхмәт белдерә.