Республикабызның төп өч гәзитендә — “Совет Башкортостаны”нда (хәзер — “Башкортостан”), “Советская Башкирия”дә (хәзер — “Республика Башкортостан”) һәм “Кызыл таң”да байтак еллар элек эшләгән фотожурналистлар арасында өчесе аерылып тора иде. Болар — Бөек Ватан сугышы ветераннары Анатолий Виноградов, Марат Герасимов һәм Әгъләм Зараев. Алар озын гомер кичерде һәм якты дөньядан бер-бер артлы диярлек китеп тә бардылар.
Алардан өйрәнгән, үрнәк алган яшьрәк буын вәкилләренең дә кайберләре фото остасы булып танылды, югары дәрәҗәләргә иреште, матбугатта эшләвен дәвам итә.
Элекке хезмәттәшебез Әгъләм Зараевның тууына бүген — 95 ел. Бу көннәрдә, шулай ук, “Республика Башкортостан” гәзите фотожурналисты Рәиф Бадыйковның 75 яше билгеләп үтелә. Бу сәхифә аларның тормышына һәм эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук түбәндә аларның чын профессиональ йөзен билгеләүче кайбер эшләрен тәкъдим итәбез.
“Кызыл таң” битләрендә Әгъләм Зараевның фотолары 70 елдан артык (!) даими басылып килә. Редакциябездә 36 ел эшләү дәверендә бөтен җиргә дә өлгерүче бердәнбер фотожурналистыбыз булды. Пенсиядә дип исәпләнгән 10 елда да безнең белән хезмәттәшлекне киметмәде. Үзенең вафатыннан соң да менә ничә еллар инде аның тарихи мизгелгә әйләнгән фотолары басылып килә һәм укучыларыбызда зур кызыксыну уята.
Балтач районының Уразай авылында 1926 елның 26 гыйнварында крестьян гаиләсендә туган бу мөхтәрәм затның төгәл исем-шәриф-ләре Әгъләметдин Зарафетдин улы Зарафетдинов булган. Матбугат тарихына кереп калган Әгъләм Зараев булып ул малай чагыннан йөргән, ә инде 1951 елның сентябрендә шушы исем-фамилияне рәсмиләштереп, паспортын алмаштырган.
Бәләкәйдән үк ул укытучылык эшенә һәм сәнгатькә тартыла. Авыл яшьләре белән бергә спектакльләрдә уйный. Җиденче сыйныфтан соң Бөре педагогия училищесына кереп уку ниятен сугыш җимерә. Унбиш яшеннән тормыш арбасына җигелә. Үсмернең тырышлыгын һәм сәнгатькә омтылышын күреп, аны “Марс” колхозы идарәсенә чакыралар да клуб мөдире һәм хат ташучы итеп тәгаенлиләр. Фермадагы хисапчы фронтка киткәч, урынына Әгъләмне куялар. Исәп-хисап алып бару гына булмый аның эше. Көненә өч тапкыр савылган сөтне 40ар килограммлы 5-6 феләккә тутырып, ат белән Янбай авылына ташый, сепараттан үткәргәч, каймагын анда калдырып, аертылган сөтне кире алып кайта.
17 яше генә тулып килгән Әгъләмне 1943 елның 16 гыйнварында армиягә алалар. Тәүдә Ырынбур өлкәсендәге Тоцк лагерьларында, Куандыктагы уку батальонында аларны хәрби һөнәргә өйрәтәләр. Шуннан Кавказ ягына озатып, укчы полк составында сугышка ныклап әзерли башлыйлар. Ә фронт 18 чакрым гына ераклыкта — диңгез бугазы аша бомбалар шартлаганы ишетелеп тора. Зараев Керчьне дошманнан азат итүдә катнаша. 1944 елның май уртасында Севастополь өчен барган алышларда яралана һәм август ахырына кадәр Карасубазар, Симферополь, Бакчасарай госпитальләрендә ята.
Савыгып, яңадан аякка баскан Әгъләм Зараев Пятигорскида танкистлар мәктәбендә укый. Шунда чакта сугыш та бетә. Ә яшь танкистларның хәрби хезмәт юлы дәвам итә әле. Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәре заводында чыгарылган танкларга утырып, аларны йөртеп карап, Германиягә алып китәләр. Гәзитебезнең булачак күренекле фотожурналисты ул илдә 1950 елның июленә кадәр “Т-34”нең орудие һәм танк командиры, рота һәм батальон старшинасы вазыйфаларында хезмәт итә һәм барлык шушы еллар эчендә хәрби гәзитләрдә мәкаләләр бастыра. Урыс телен яхшы гына өйрәнеп алып, темалар табарга, сюжет төзергә, материаллар җыярга остара.
1947 елда фотоаппаратлы да була. Тиешле кирәк-ярак сатып алып, рәсемгә төшерү белән дә шөгыльләнә башлый. Үзенә кечкенә лаборатория дә эшләп җибәрә. “Сталинская гвардия” дип аталган армия гәзите заданиеләрен электән үтәп йөргәнлектән, аны шунда штатка алалар. Бер елдан типография директоры вазыйфасын тәкъдим итсәләр дә, ул арытаба армиядә калырга теләми — нәкъ шушы вакытта аның елгыларны демобилизацияләү турында приказ да чыга.
Өч медаль белән бүләкләнгән старшина Әгъләм Зараев бары тик гәзиттә фотожурналист булып эшләү теләге белән кайтып төшә туган республикабызга. Аның бәхетенә, шулай ук “Кызыл таң” укучылар бәхетенә, гәзит редакциясенә нәкъ шундый белгеч кирәк чак икән. Бу коллективта 1950 елның сентябрендә аның 36 елга сузылачак хезмәт юлы башлана.
Аны без республикабыз матбугатына бизәлеш ягыннан байтак кына яңалыклар керткән оста буларак та беләбез. Мәсәлән, тематик яктан бер-берсе белән бәйләнгән фотоларны туплап, ягъни фоторепортаж итеп бастыруны гамәлгә кертә. Безнең гәзитләрдә фотоэтюд жанрын барлыкка китерүдә дә аның өлеше бар.
Әгъләм абый белән миңа 11 ел бергә эшләү бәхете тиде. Шул вакытның күп өлеше аның белән колхоз-совхозларда үтте. Командировкаларга аның белән шатланып чыга идем. Чөнки аны кайда да беләләр, хөрмәт итәләр, әйткәнен тыңлыйлар, фотога төшәргә беркемне дә үгетләргә туры килми аңа. Көне буе йөреп, арып-талып, кунакханәгә яисә фатирга кайтып тамак туйдыргач, күзләрне йокы баса. Әгъләм абый черем итеп аладырмы-юктырмы, башкаларга комачауламаска тырышып, берәр почмакка урнаша да, төне буе утырып, көндез блокнотка ашып-пошык теркәлгән язмаларын бик матур почеркы белән күн тышлы калын дәфтәренә күчерә, иртәгәлеккә план төзи. Шуңа да аның эшендә ялгышлыкларга юл куелмады, эшләре һәрчак югары бәяләнде.
Ул БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре иде, матбугаттагы эшчәнлеге өчен дә медальләр белән бүләкләнде. 2007 елның декабрендә вафат булды.
Яшь аермасы төгәл 20 ел булган бу ике оста турында язмаларның гәзитебездә бергә урнаштырылуында ниндидер закончалык та бар. Рәиф Карам улы болай дип сөйли: “Фотога төшерергә бала чактан ук хыялландым. Яшьли генә Уфага килгәч, хыялыма якынайдым. Моңа ике факт йогынты ясады. Беренчедән, тележурналист Виктор Мушкин оештырган фототүгәрәккә йөрдем, икенчедән, яшьтән үк Әгъләм Зараев белән танышу, озак еллар аралашу бәхете тиде. Армиядән соң Уфадагы 3нче төзелеш трестында электрик булып эшли идем. Карл Маркс урамында “Ирәндек” кибете төзелгән вакыт. Күрәм — бер абзый ике төзүчене утыртып куйган да фотога төшерә. Фотоаппаратлары да берничә, берсен ала, берсен куя. Бу — данлыклы Әгъләм Зараев булып чыкты”.
Рәиф Бадыйков Ярмәкәй районының Исламбахты авылында 1946 елның 25 гыйнварында туган. Шундагы мәктәптә 7 сыйныф тәмамлагач, авылның радиочелтәрендә бер ел эшли. Аннан Уфага юл тота, 8нче шәһәр һөнәрчелек-техник училищесында белем ала. Төзелешләрдә балта остасы, электрик булып эшли. 1965-68 елларда армиядә хезмәт итә.
Фотога төшерү белән мавыгуын, бу юнәлештә табигать биргән сәләтен күреп, егетне 1970 елда трестның “Голос строителя” күптиражлы гәзитенә эшкә алалар. Монда эшләгәндә ул шәһәр һәм республика гәзитләре белән актив хезмәт-тәшлек итә, осталардан өйрәнә, тәҗрибә туплый. 1980-83 елларда “Вечерняя Уфа” гәзитендә эшләп алуы яңа иҗат баскычы була.
Һәм инде 1983 елдан аны ул замандагы “Советская Башкирия”, бүгенге “Республика Башкортостан” гәзитенең йөзе дисәң дә арттыру булмас. Бу коллективта гына түгел, башка гәзит-журналлар редакцияләрендә, шулай ук иҗат оешмаларында эшләүчеләр дә Рәиф Карам улын якын күрә, аңардан ярдәм сорыйлар. Бик иртә арабыздан киткән күренекле фоторәссам Рамил Килмәмә-товның сөйләгәне хәтердә: “1976 ел иде. Минем фотоаппаратым ватылды. Төзә-тергә Рәиф Бадыйковның гына кулыннан килер, диделәр, төзелеш трестына барып, аны табарга киңәш иттеләр. Шунда без тәү тапкыр күрештек, таныштык. Ул фотоаппаратымны төзәтеп бирде. “Уйлап табучы, механик, Кулибин ул”, дип әйткәннәренә шунда үзем инандым. Техниканы бик яхшы белә ул, заманына кү-рә сирәк күренеш — машинасы да бар иде әле. Бик ышанычлы кеше. Бервакытта да югалып калмый, килеп туган проблеманы юмор белән хәл итәргә тырыша.”
Рәиф Бадыйков 1970 елдан ук һәртөрле күргәзмәләрдә катнашып килә, 1979 елдан — “Агыйдел” кинофотоклубы, 1985 елдан — Журналистлар, 1991 елдан Фоторәссамнар берлекләре әгъзасы булып тора.
Республика гәзит-журналларында басылган фоторепортажлар сериясе өчен 1995 елда аңа Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе бирелде. Якташлары исә аны “Ярмәкәй районының шәрәфле шәхесе” дигән исем биреп олылады.
Шушы премия лауреатлары турында 2016 елда нәшер ителгән җыентыкта аңа түбәндәгечә бәя бирелә: “Рәиф Бадыйковны белүчеләр, аңа һич тә ачулану мөмкин түгел, диләр. Ул моңа сәбәп бирмәүдән генә түгел, гомумән, аңардан һәрчак яхшылык, изгелек бөркелеп тора. Ә бу сыйфат безнең заманда — алтын бәясе. Ул балачактан шулай тәрбияләнгәндер. Ә инде ниндидер үзенчәлекне, көтелмәгәнлекне сизеп, “эләктереп алу” ул туып-үскән төбәк табигатенең искиткеч матурлыгыннандыр. Аңарда бик яшьли кызыксынучанлык, соклана белү тәрбияләнгән. Мондый сыйфат, сәләт булмаганда журналистикада эшләү бөтен-ләй мөмкин түгел.
Кайчак уйлыйсың: теге яки бу кадрны ничек “эләктереп ала”, рәсемнең ракурсын ничек ялгышмыйча сайлый? Хикмәт шунда: Рәиф Карам улы тирә-ягында ниләр булганын бик нечкә тоемлый. Тагын ул кешеләрне бик нык ярата. Үз героеның кешелеклелек асылы ачык чагылган мизгелдә фотоаппарат кнопкасына басып, чын тылсымчыга әверелә. Р. Бадыйковның фоторәсемнәре үзе кебек үк ихлас һәм киң күңелле. Ул яландагы механизатор яисә җәйләүдәге савучы, яки сабый бала йөзен фотога шундый итеп төшерә ки, сәнгать әсәреме, бу, әллә тормышмы, дип үз-үзеңә ирексездән сорау бирәсең. Ә бәлки, осталыкның югары дәрәҗәсендәге тормыш сәнгатедер?!”
Рәиф Бадыйковның иң яраткан жанры — фоторепортаж, шулай ук портрет, пейзаж. Портретны иң авыры дип исәпли, аның фикеренчә, фото анда сурәтләнгән кешенең нинди һөнәр иясе икәнлеген, аның күңел халәтен тоярлык итеп төшерелергә тиеш. Ә пейзаж эшләү өчен табигать мизгеленең уңайлы мәлен көтәргә кирәк, ди ул. Яшьрәк хезмәттәшләренә шундый киңәшләр дә бирә: “Фотога төшергәндә иң мөһиме — яхшы мохит булдыру, елмайту. Әмма мин кешеләрне эшеннән аермаска тырышам, минем өчен табигыйлек шарт. Җанлы кадрларга өстенлек бирәм”.
Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәиф Бадыйков 1993 елдан бирле художестволы һәм документаль берничә шәхси күргәз-мәсен дә оештырды. Мәсәлән, “Тормыш та, күз яшьләре дә, мәхәббәт тә...”, “Заман көзгесе”, “Мизгелләр”, “Ачышлар юлы” һәм башкалар.